Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру
|
Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
-
- Исәнмесез, балалар! Тышта барыгыз да күргәнегезчә яз ае. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге
теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.
Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
|
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
Белем һәм
күнекмәләрне формалаштыру
Дәрескә максат кую, укучылар-да белемгә
омтылыш тәрбияләү.
Физминутка
ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР
|
Укытучы өчен максат фигыль турында элек
үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: фигыльне таба билгели
белү, үткән заман хикәя фигылен табу .
Үткән заман хикәя фигыленең төрләре турындагы
белемнәрне камилләштерү.
|
Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү
өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга
тиеш.
Слайд.1
ӘДАФБАДӘИӘБАДГДБӘЫАЬ
1)-Нинди сүз килеп
чыкты?
-Фигыль.
1.Фигыль турында үткәннәрне кабатлау. Нәрсә ул фигыль?
Әйдәгез, сорауларга җавап бирик.
Слайд 2.ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра)
Сораулар:
1) фигыль-сүз төркемеме?
2) фигыль кем? нәрсә? соравына җавап бирәме?
3) фигыль эш, хәрәкәтне,хәлне белдерәме? 4)
фигыль ике заманда төрләнәме?
5)килде сүзе үткән заман хикәя фигылеме?
6) фигыльгә юклык
формасында –а,-ә кушымчасы ялганамы?
2. Өй эшен тикшерү.
-Балалар, Сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде
әле? (Үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес урнаштырырга К1, 110бит.) Слайд 3.
Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз?
-Әйе,үткән заман хикәя фигыле. Димәк,без бүген
дәрескә нинди максат куябыз?
-Әйе,без бүгенге дәрестә үткән заман хикәя фигыле
турындагы белемнәрне ныгытырбыз. Слайдлар 4,5,6
Елның кайсы вакыты? Җылы яктан нәрсәләр очып
кайталар? Аларга нәрсәләр ясарга кирәк?
(Тәрбияви момент)
1. Матур язу күнегүе.
- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур
итеп күчереп языгыз.
Җ, җ Кошлар җылы яктан кайтты. Слайд 7
(Музыка-Көй “Табигать, чишмә, сыерчык-сандугач тавышлары” )
Слайд 8.Финк-Райт-Раунд Робин.(Подумай- запиши- обсуди в команде)
Фигыльләрне төркемнәргә аерырга
Кит! Бар!
Яса! Эшлә!
Сикер! Укы!
Ела! Кайт! Көл! Эшлә!
Слайд9
Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Зарядкага бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылдылар, киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.
|
Укучыларның җаваплары тыңлана. Фигыль турындагы белемнәрне искә төшерү
-Фигыль сүз төркеме,предметның эш-хәрәкәтен,хәлен
белдерә.Фигыль заман,
зат-сан белән төрләнә.
Балалар укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес
булса басалар,дөрес булмаса утырып торалар.
Балалар өйдә дөрес язып килгән үткән заман хикәя фигыльләрне укыйлар.
Укучылар, карточкалардагы фигыльләрне укып, 2
заманда әйтәләр
Валерия Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйли.
Калган укучылар, шигырдән үткән заман хикәя ф. Табарга тиеш (Аудирование)
Матур язу өстендә эш. Дөрес утыру, (терсәкне
парта өстенә куеп, башны тоту.) Үткән заман хикәя фигылен табу. Сорауларга
җавап бирү.
-Уйлагыз да, башта телдән әйтәләр, 2 сүзне ике
төркемгә аерып язалар.
Хәзерге зам. Үткән зам.
Китә Бара Ясады Китте
Көлә Ясый Барды Көлде
Сикерә Укый Укыды Елады
Елый Эшли Эшләде Сикерде
Кайтты
ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером Балалар бер-берегез артыннан баса. Бер укучы
,ул лидер,нәрсә эшли, башкалар шуны кабатлый...
|
ТБУУГ: фигыль,үткән заман фигыле билгеләрен
аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып
гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм
коллектив фикер алышуда катнашу
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль
ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм
аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
|
Уку мәсьәләсен кую
|
Укытучы өчен максат:
Фигыльнең барлык һәм юклык формалары турындагы
белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат: карточкадагы “Туган көн”
текстын уку,фигыльләрне дөрес итеп барлыкта һәм юклык формаларына дөрес итеп
кую
|
Слайд 10. Карточкалар белән эш.
1.Биремне уку.
2 Карточкадагы “Туган көн” текстын уку.
3.Үткән заман хикәя фигыленең барлык һәм юклык
формаларын искә төшерү.
4.Үткән заман фигыльләрен төркемләп язу.
|
Укучыларның җаваплары. Бирелгән карточкалардан
үткән заман хикәя фигыльләрне табып, барлык
һәм юклык формаларына куеп язу
-Барлык,юклык формалары була.
Барлыкта Юклыкта
Булды Булмады
Юклык кушымчалары: -ма,-мә,-мый, -ми
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль
ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм
аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
|
Танып-белү эшчәнлеге.
Физминутка
|
Укытучы өчен максат:
Үткән заман хикәя –фигыленең зат-сан белән
төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү
Укучылар өчен максат: үткән заман хикәя фигыленең
зат-санын белү,сөйләм телен үстерү
|
Слайд 11. Фигыльләрнең
зат-санын билгеләргә.
- Үткән заман хикәя фигыльләрнең кайсы
зат-санда икәнен ничек билгеләргә мөмкин?
Слайд 12
Рәсенәргә карап эш-хәрәкәтне билгеләү
|
Балалар рәсемнәргә карап, фигыльләрне әйтәләр
(Хәзерге һәм үткән заман ф.) Телдән эшләү.
Үзбәя.
Очты, очты, каргалар очты (балалар кулларны
өскә күтәрәләр...) Уен
|
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Тест.
|
Укытучы өчен максат: Балаларның фигыль
турындагы белемнәрен тикшерү.
|
Слайд
13 РЕЛЛИ РОБИН
Укучыларга тест эшләтү
сораулар бирү
Әгәр җаваплар дөрес
булса, КЕМ? Соравына җавап булган сүз килеп чыгарга тиеш. (“ӘНИ”)
Өлкәннәргә хөрмәт,
ата-анага хөрмәт тәрбияләү.(Тәрбияви момент)
|
Һәр бала эшли, соңыннан үз тестларын
бер-берсенә биреп, тикшерәләр. Кемдә бер хата юк «5»
Бер хата “4”, ике хата “3” билгеләрен куялар
(карандаш белән)
|
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген
тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү
инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат
туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы
күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.
|
Укытучы өчен максат, дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм
киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү,
дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны
башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
|
Слайд 14.
-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык?
Авырлыклар булдымы? Барысы да аңлашылдымы?
Слайд.15
Өй эше. 5 нче күнегү, 110 бит
Билгеләр кую.
.
|
Балаларның җаваплары
Слайд.Үзбәя.
Өй эшен аңлаганнарын билгеләү
Укучылар, сез үзегезгә билге куегыз. Өстәлдәге билгеләр
арасыннан үзегезгә тиешлесен сайлап алыгыз. Кемнәр үзен мин бүген 5 легә
эшләдем дип уйлый? Кемнәр 4 легә эшләдем дип уйлый.? Бүген 3 ле алучылар
юктыр да инде. Молодцы. Барыгыз да яхшы эшләдегез.
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен
чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен
билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре
турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.