Дәреснең
этабы һәм аның максаты
|
Укучылар эшчәнлеге
|
Укытучы эшчәнлеге
|
I этап. Оештыруөлеше.
Максат
– укучыларны
активлаштыру,
уңай шартлар булдыру
|
Укытучыны
һәм бер-береңне сәламләү, бер-берсенә елмаю
Үз-үзләренең
дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
|
Дәресне
башлап җибәрү, уңай атмосфера булдыру:
-Хәерле
иртә, укучылар, бер-берегезгә карап елмаеп алыгыз әле. Кәефләрегез күтәрелеп
киттеме? Шушындый матур кәеф белән без дәресебезне башлап җибәрәбез.
Укучыларның
дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
|
II этап. Белемнәрне активлаштыру.
Максат–
яңа
материалны кабул итәргә әзерләү
|
Укытучы
укыган сорауларга җавапларны смарт тактада төртеп күрсәтәләр.
Дөрес
җавапларга кул чабалар.
Парларда
сүзләр төзиләр.
Өстәмә
эш: шул сүзләр белән җөмләләр төзергә.
|
-Балалар,
әйдәгез, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп алыйк әле.
Смарт
тактада биремнәр үтәү.(Сл. №1-9)
-Балалар,
узган дәрестә без нинди аваз өйрәнгән идек әле?
-Конвертлардагы
иҗек-кушылмалардан партадаш иптәшегез белән сүзләр төзисез. Барысын да төзеп
бетергәч, кулларны күтәрәсез.
|
III этап.
Проблема
кую.
Максат-
дәреснең темасын, максатларын билгели алу.
|
Хикәяне
тыңлыйлар.
Сүзләрнең
нинди авазлардан башланган булуын ачыклыйлар:
-Барлык
сүзләр дә [к]
авазыннан башлана.
Үз
фикерләрен әйтәләр.
Дәреснең
темасын әйтәләр, максатларын билгелиләр.
|
-
Ә хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм. Әлеге хикәя нәрсәсе белән башка
хикәяләрдән аерылып тора икән?
- Күрше
Кәримнең кечкенә кәҗәсе колхоз келәтенә кереп кәбестә кәчәне кимергән. Кәҗәне
колхоз каравылчысы күреп, күсәк күтәреп кырга кадәр куган. Күрше Кәримнең
кечкенә кәҗәсе каравылчыдан куркып, койрыгын күтәреп качкан.
-
Бу текст башкаларыннан нәрсә белән аерыла?
-
Балалар, ничек уйлыйсыз, ни өчен мин сезгә шушындый гадәти булмаган барлык
сүзләре дә [к] авазыннан башланган хикәя укыдым икән?
-
Димәк, бүгенге дәрестә нинди тема үтәрбез икән? Дәрескә нинди максатлар
куярбыз?
-
Әйе, без бүген дәрестә [къ] һәм [к] авазларын белдерүче К,к хәрефләре белән
танышырбыз. (Слайд №10)
|
IV этап.
Яңа
белемнәр ачу.
Максат
- [къ] һәм [к] авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү, К,к хәрефләре белән
таныштыру
|
Табышмакларның
җавапларын әйтәләр.
Сорауга
җавап бирәләр.
[къ]
һәм [к] авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәнәләр.
|
-
Ә хәзер табышмаклар чишеп алыйк әле.
Зур сары шар, эче тулы халык.(кабак)
Җир астында алтын казык, без алдык аны
казып.(кишер)(слайд №11)
-
Кабак, кишер сүзләре нинди аваздан башлана?
|
|
Колакларын
каплап, саңгырау тартык булуын ачыклыйлар.
Схемалардагы
авазларны анализлыйлар.
Физкультминут: музыка астында
рәтләр буенча йөриләр. Музыка туктагач, бер-берсен сәламләп, [к] авазыннан
башланган сүзләр әйтәләр.
“кыяр”
сүзенең хәреф-аваз санын аңлаталар.
Парларда
эш: иҗек-кушылмаларны укыйлар.
Баганалап
бирелгән сүзләрне чиратлап укыйлар, билгене, предметны белдергән сүзләрне
өстәп әйтәләр.
|
-Әйдәгез,
[къ] һәм [к] авазларын әйтеп карыйк әле. Авызның кайсы өлеше белән әйтәбез?
Яңгыраумы, саңгыраумы икәнен ничек билгеләрсез?
-Ә
хәзер “кабак”, “кишер” сүзләренең схемаларын карап китик. (слайд №12,13)
-К,
к хәрефләре белән таныштыру.(сл. №14)
Физкультминут үткәрү:
музыка белән.
Дәреслек
буенча эш:
-56
биттәге сүзләрне анализлау(“кыяр” сүзенең хәреф-аваз санына игътибар иттерү);
-Ә
хәзер иҗек-кушылмаларны парларда бер-берсенә укып күрсәтегез.
-Баганалап
бирелгән сүзләрне чиратлап укып баруны, сүзләр өстәп әйтүне оештыру.
(“укалы”,
“күксел” сүзләренең мәгънәләрен аңлату)
|
V этап.
Ныгыту.
Максат
– уку күнекмәләрен үстерү
|
“Туган
ягым” текстын бер укучы укый, калганнар карап бара.
Әңгәмәдә
катнашалар.
“Кама
ярында” текстын бер укучы укый, калганнар карап бара.
-Елга
исемнәре баш хәрефтән языла.
Тизәйткечнең
мәгънәсен аңлатып карыйлар.
Башта
әкренрәк, аннары тизрәк итеп, тизәйткечне әйтергә өйрәнәләр.
|
“Туган
ягым” текстын бер укучыга укыттыру, кыскача әңгәмә оештыру.(слайд №15)
“Кама
ярында” текстын тагын бер укучыга укыттыру, Кама елгасы турында кыскача
белешмә: Кама елгасы Татарстан территориясе буйлап 3 8 0
километр
ага .
Аның борынгы исеме – Чулман.
-“Кама”
сүзе ни өчен баш хәрефтән языла икән?
Тизәйткеч
әйтү:
Кара карга
кунган карга,
карга кунган ак
карга.(слайд
№16)
-Бу
тизәйткечне ничек аңлыйсыз?
«Кем
күбрәк белә?» уены уйнау.(Ике рәт укучылары, чиратлашып, [к] авазыннан
башланган сүзләр әйтәләр, каты һәм йомшак әйтелешкә игътибар итү.)
|
VI этап.
Рефлексия.
Максат
– дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.
|
Дәрестә
өйрәнгәннәрне искә төшерәләр,
нәтиҗә
ясыйлар һәм теләгән смайликлар янына басалар.
|
-
Бу дәрестә нәрсәләр белдек?
-[къ] һәм
[к] авазлары турында ни әйтә аласыз?
-Балалар,
әгәр дәрестә сез барысын да аңласагыз һәм үзегезне актив катнаштым дип
уйласагыз, елмаю ясалган сары смайлик янына басыгыз, әгәр укырга бераз
авырсынсагыз һәм әле бик тырышмадым дип уйласагыз, яшел смайлик янына, әгәр
берни дә аңламасагыз кызыл смайлик янына басыгыз.
-Дәрес
тәмам. Барыгызга да рәхмәт.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.