Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Технологическая карта урока на тему "Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә" 4 класс

Технологическая карта урока на тему "Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә" 4 класс

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:





4 сыйныфта татар теленнән

Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә” темасына


проект эше















Дәрескә аннотация

Проектта 4 сыйныфта татар теленнән “Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә” темасына дәреснең технологик картасы бирелгән. Технологик карта “Перспективалы башлангыч мәктәп” УМК буенча федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә төзелгән. Технологик карта төзегәндә «Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри беле бирү мәгариф учреждениесеИдел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификциясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге тәкъдим иткән структура кулланылды. Дәрес эчтәлеге ФГОС таләпләрен искә алып төзелде. Проектта “Җөмлә” темасы буенча белемнәрне кабатлаганда җөмлә төрләрен аерырга һәм җөмлә арасында тыныш билгеләре куярга өйрәткәндә укучылар эшчәнлегенең төрләре, интерактив тактада эш алымнары, информацион –коммуникатив технологияләр кулланылышы бирелгән. Кушымтада тарату материалы, контроль-бәяләү материалы үрнәге куелган. Проект башлангыч сыйныф укытучыларына файдалы.













Проектның актуальлеге

Дәрес башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларында куелган таләпләрнеистә тотып планлаштырылды. “Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы – аның эчтәлеген, алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү”, ягъни белем алу белән бергә, универсаль уку гамәлләре дә формалаштыру тора.Татар теле дәресләре “белем бирүгә, җәмгыятькә һәм мәдәнияткә мөнәсәбәтле максатны тормышка ашыра: укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү”. Бу максатка түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була: “балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү” . Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыру барышында башлангыч сыйныф укытучылары “Перспективалы башлангыч мәктәп” УМК белән укытканда методик материал җитеп бетмәү сәбәпле, кыенлыкларга очрыйлар. Югарыда язылганнардан чыгып, әлеге проект актуаль дип санала. “Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә ” темасын үзләштергәндә 4 сыйныф укучылары да аерым кыенлыкларга дучар булалар. Төгәлрәк әйтсәк, алар җөмлә төрләрен бутыйлар. Язганда тыныш билгеләрен дөрес куймылар. Дәрес “фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, укучыларга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, системалылык, аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота”. Укыту процессы эшчәнлекле укытуга (системно-деятельностный подход) нигезләнгән, ягъни “эшчәнлек аша укыту”га. Дәрес укытучы –укучы, укучы –укучы үзара бәйләнешендә бара. Бу бәйләнеш, үз чиратында, татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз мөмкинлекләреңне күрсәтергә омтылу, уку процессында актив катнашучы булу, үз фикереңне курыкмыйча әйтергә өйрәтә.









Проктның максаты:4 сыйныфта татар теленнән «Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә» темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм куллану.

Проектның бурычлары:

  • татар теле дәресләренә технологик карта төзегәндә ФГОС таләпләрендә эшлекле якын килү принцибын кулланырга өйрәнү;(изучить требования ФГОС к разработке технологической карты урока тат.яз. на основе принципа системно-деятельностного подхода);

  • 4 сыйныфта татар теленнән «Перспективалы башлангыч мәктәп» УМК караган «Җөмлә . Гади һәм кушма җөмлә» дәресенең технологик картасы эчтәлеген һәм структурасын ачыклау (определить структуру и содержание технологической карты урока тат.яз. по теме «Җөмлә . Гади һәм кушма җөмлә.» в рамках УМК «Перспективная начальная школа»;)

  • «Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә» темасы буенча дәрескә дидактик материал әзерләү (разработать систему дидактического обеспечения урока по теме «Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә» включающая в себя презентацию, раздаточный материал);

  • «Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә» темасына УУГ бәяләү өчен контроль-бәяләү материалын эшләү (разработать контрольно-измерительный материал для оценки планируемых результатов обучения по теме ) ;

-Гомуми белем бирү мәктәбе шартларында дәрес үткәрү һәм аның эффекттлылыгын бәяләү(провести урок в условиях общеобразовательной школы и оценить его эффективность для формирования представлений обучающихся о видах предлоңений по интонации и цели высказывания, развитие УУД.)





Татар теленнән “Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә” темасына дәреснең

технологик картасы


Максат. Җөмлә турында белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.


Бурычлар:

дидактик:

  • җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү, гади һәм кушма җөмлә төрләрен өйрәтү өчен җирлек тудыру;

үстереш:

  • логик фикер йөртүне, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен, грамоталы язу, дөрес интонация белән уку күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;

тәрбияви:

  • туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек, туган як табигатен ярату, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру;

сәламәтлекне саклау:

  • эшчәнлекнең төрле төрләрен һәм актив ял итүне, ИКТ кулланып, сыйныфта комфортлы һәм ышанычлы атмосфера тудырып укучыларның сәламәтлекләрен саклау.


Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре: сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмлә төрләрен аеру, кушма җөмлә арасында тыныш билгесен кую, дөрес куллану.

Танып белү:танып-белү максатын кую,логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын файдалану, модельләштерү.

Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив:белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.


Төп төшенчәләр: Җөмлә, гади һәм кушма җөмлә төрләре, сөйләм, интонация, оештыручы үзәк


Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив, сингапурча укыту алымнары (эй ар гард, сималтинус релли тэйбл)

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары:фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.

Контроль: укытучы контроле, үзара , үзконтроль.

Чыганаклар :Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014;

Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014;

Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014;

Мультимедиа проекторы, интерактив такта, компьютер, презентация, кагыйдәләр өчен сүзләр язылган 3 конверт, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары.







Дәрес этаплары


Ресурс

Материалның эчтәлеге

Уку эшчәнлеген оештыру формалары

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)






ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУН – танып –белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре




1 этап. Оештыру -мотивлаштыруУкытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару


















Укучыларның белемнәрен тигезләү.

Энергизатор.

1-слайдта еламаеп торучы кояш чыга.




























Конвертларда сүзләр язылган карточкалар



Интерактив такта








Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Кул тотышып дуслар, басыйк әле –

Нинди матур булды түгәрәк.

Әйтерсең лә ләйсән яңгыр кебек,

Тамчы тама җиргә сибәләп.



Укучылар кул кысканда сөйлим:

Өләшәм күңел җылысын

Көндезен, кич һәм иртә.

Бүлә булсаң, бүлеп була,

Юмартлыкка ни җитә!

Юк минем алтыным, көмешем,

Юк миндә миллиооннар –

Күңелем байлыгы – хисләрем

Мә, алыгыз, оланнар! –

Алып, сез дә өләшегез.

Җылынсын өшегәннәр.

Бер шатлыкны ике итә

Җылылык өләшкәннәр.

Мин биргән җылылык сезгә дәрес буена җитәрлек көч бирсен. Без бергә –бергә дәресебезне уңышлы гына уздырырбыз, дип уйлыйм.

Шушы күтәренке кәефтә барыбызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлап җибәрик!


-Дәресебезнең башында дәрестә утыру, эшләү кагыйдәләрен ныгытыйк. Ул кагыйдәләрне мин бөек галимебез

Р. Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алдым. Һәр төркемдә конвертлар бар, ә аларда сүзләр язылган карточкалар . Сез шул сүзләрдән кагыйдәләр төзергә тиеш буласыз.



-Кагыйдәләрне барыбыз бергә укыйк әле.

-Сез нәрсәләр укыдыгыз?

-Бу кагыйдәләрне җөмләләр дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? 1-3 сыйныфта алган белемнәргә таянып, җавап бирик әле.


Укучылар кыенсынып торса, җөмлә схемасы чыга һәм алар әйткәннәр экранда чыга бара.


.


  • Җөмлә турында белемнәрегезне бер-берегезгә кабатлагыз.

Уен “Импульс”






























Төркемнәрдә эш




Исеме иң кыска укучы укый, иң күп хәрефлесе интарактив тактада сүзләрне куя бара







Фронталь

Әңгәмә









Парларда

Укучылар кулга –кул тотынышып түгәрәккә баса.Укытучы бер укучының кулын кысып аңа үзеннән “көч” (импульс) тапшыра.Укучы үз чиратында янәшә торган иптәшенең кулын кысып хәрәкәтне кабатлый.


Укытучыга үз “көче” укучылар санынча тапкырланып кире кайткач, уен тәмамлана.










Укучылар урыннарына утыралар.






Карточкаларда язылган сүзләрдән, кагыйдәләр (җөмләләр) төзиләр.


Һәр төркемнән бер укучы укый, икенчесе интерактив тактада сүзләрне куя бара.

  1. Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.

  2. Дәрескә күңел сал.

  3. Сораган сүзне аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

  4. Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.


-Кагыйдәләр.




Көтелгән җаваплар:


  1. Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән башлап языла.

  2. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

  3. Җөмлә ахырында нокта, өндәү сорау билгеләре куела.

  4. Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән.

  5. Җөмләнең иясе һәм хәбәре бар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую.

































ТБУУГ: үз сөйләмеңне төзү, билге-символлар

РУУГ: планлаштыру.

КУУГ: башкаларны тыңлый, аңлый белү;

-үз фикереңне әйтә белү.

2 этап. Уку мәсьәләсен кую. Укытучы өчен максат:яңа белемнәрне кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү



Презентация







































ЭЙ АР ГАЙД


1. Матур язу күнегүе.

-Дәресебезне матур язу күнегүе белән башлыйбыз.

-Ә нәрсә язасын белер өчен миңа сораулар бирегез. Мин сезгә җавап биреп барам.









- Алдагы хәреф: борын авазын белдерүче авазларның берсе, алфавитта иң алда торганы

-Әле генә әйткән хәреф алдында нинди хәреф тора?

-Шушы өч хәрефне тоташтарып язабыз.

-Нинди сүз язасын белер өчен, мин әйткән табышмакның сыйфатын табыгыз:

Җир астында җиз казык,

Без аны алдык казып.

-Һәм тагын бер сүз:

Ручка, дәфтәр – уку-язу әсбаплары,

Ә урындык, шкаф - ...

-Дәфтәрләрне ачтык, матур итеп числоны һәм “сыйныф эше” дип язабыз. Ә тема язар өчен 1 юл урын калдырабыз.




2. Проблема кую.

-Матур язуның тартык аваз хәрефләре тезмәсен укып карагыз әле.

-Сузыклар өстәсәң, нинди сүз чыгар?

-Димәк, дәресебезнең темасы нинди икән?


Ә без җөмлә турында нәрсәләрне инде беләбез соң?

Почмагына исемегезне язып куегыз. Карточкада билгеләмәләр язылган. Әгәр дә сез дөрес дип саныйсыз икән билгеләмәне, + тамгасы куегыз, юк икән- минус тамгасы куегыз сул як баганага

(Вакыт бирелә)


Тактадагы җөмләләрне укыгыз әле.

Төркемнәрдә эш: бу җөмләләрне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга.


Яз җитә. Яз җитте, кошлар кайтты.




Нәтиҗә. ( проблема куела) Димәк, бу җөмләләр баш кисәкләре күп булу белән аерыла.

Ә ни өчен икенче җөмләдә өтер куелды микән? - менә бу сорауга без сезнең белән дәрес дәвамында җавап табарга тырышырбыз.

Теманы язып куегыз инде буш юлга.

Гади һәм кушма җөмлә

Әңгәмә

Фронталь













































Индивидуаль












Төркемнәрдә
















Сораулар бирәләр.

(Көтелгән җаваплар:

-хәрефме - сүзме?

-тартык аваз хәрефеме, сузыкмы?

-яңгыраумы – саңгыраумы?

-парлымы –парсызмы?

-алар күп бит

-Һ хәрефе?

-Җ хәрефе?)

-М хәрефе

-Җ хәрефе


-Л хәрефе.


Җмл җмл җмл җмл җмл



-Җиз.










-Йорт җиһазлары.


Матур язу.

җмл җмл җмл җмл

җиз җиз җиз

җиһан җиһан җиһан

Алдан язып бетергәннәр шул сүзләр белән җөмлә төзеп язалар.




-Җөмлә.



Карточкаларда тамгалар куялар












Төркемнәрдә эшлиләр. Охшаш һәм аермалы якларын әйтәләр.

Охшаш. Икесе дә җөмлә.

Баш хәреф белән башлана.

Ия һәм хәбәре бар.

Аремалы



Икенче җөмләдә ике ия һәм ике хәбәр бар.



ТББУУГ: логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү

КУУГ: башкаларны тыңлый, аңлый белү;

-үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.








































ТББУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ: прогнозлау (алдан фаразлау)

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

3этап. Танып-белү эшчәнлеге.

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Җөмлә турында белемнәрне искә төшерү.

Укучылар өчен максат:

Җөмләләргә билгеләмә чыгару. Үз фикерләрен дәллилләү.


Интерактив такта

презентация

-Мәкальләрне уку һәм аларга ясалган рәсемнәрне карау


  • 1нче рәсем кайсы мәкальгә туры китереп ясалган?

Баш кисәкләрен тап

  • 2 нче рәсем кайсы мәкальгә туры китереп ясалган? Бу мәкальдә ничә зат эш башкара?

  • Бу мәкальдә ничә оештыручы үзәк бар дип уйлыйсыз?

-Оештыручы үзәкне дөрес билгеләү алгоритмын төзик әле.





  • Төркемнәргә эш:

  • 1 төркем гади җөмләләрне таба,

  • 2 төркем кушма җөмләләрне таба,

  • 3 төркем – кушма җөмләләрне гади җөмләләргә тарката.

  • Ачышыгызны бер-берегезгә аңлатагыз.

  • Нәтиҗә ясыйк. Димәк, гади һәм кушма җөмлә оештыручы үзәккә бәйлеме?

  • Нәтиҗәне бер-берегезгә әйтегез.


  • Нәтиҗәне тагын бер кат әйтик әле:


  • С л а й д т а ч ы г а

-Нәтиҗәнең дөреслеген тикшерик. Дәреслек авторлары ни дигән? Укыйк әле.

Нәтиҗәне бер-берегезгә кабатлагыз.







Әңгәмә

































































Язманы укыйлар




Көтелгән җаваплар:

-Алма төшми.

-Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.

-Ике зат эш башкара.

-Ике оештыручы үзәк бар.

Алгоритм.

  1. Җөмләне укы.

  2. Баш кисәкләрне тап.

  3. Ничә оештыручы үзәк барлыгын билгеләү.






Төркемнәрдә эшлиләр.













Нәтиҗәне бер-берсенә кабатлыйлар








Дәфтәрләргә җөмләләрне язалар

ТББУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.


Физкультминутка

6, 11, 12 слайдлар.



Күзләр өчен күнегүләр эшләү


4 этап. Белемнәрне ныгыту.Укытучы өчен максат:

Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:

Белемнәрне дәреслек һәм карточкалар кулланып камилләштерү.


Материалны ничек үзләштергәннәрен беренчел тикшерү

Дәреслек
















Карточка



СИМАЛТИНУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

106 нчы күнегү.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,

-беренче җөмләне күчереп яз,баш кисәкләрнең астына сыз.

-җөмләнең өтергә кадәр булган беренче өлешен укы.

-бу кисәк гади җөмлә була аламы?

Үз фикереңне дәлилләп бир.

-Икенче өтергә кадәр булган өлешне укы. Нәрсә яки кемнәр турында әйтелү аңлашыламы? Аңлашылсын өчен җөмләнең кайсы өлешен кире кайтарып укырга кирәк?


Җөмлә ахырына тиешле тамгаларны куеп, җөмлә чикләрен дөрес билгеләп күчереп яз.


Яз җитте, кошлар кайтты, тирә-як яшеллеккә кумелде, шомырт чәчәк атты, күбәләкләр оча башлады. Кешеләр бакчага чыктылар, җир казыдылар, түтәл ясадылар, суган утырттылар, су сиптеләр.



Җөмләләрне эчтән укыйлар.


Һәр төркемнән 1 укучы укый.- кемнең исеме иң күп хәрефләрдән –шул укый










Укучылар җөмләләрне язалар, үзара тикшерәләр, бәялиләр

(№1 нче белән № 3 нче һәм №2 нче белән №4 нче дәфтәрләрен алышып бер-берсенең эшен карандаш белән тикшерә.Фикер алыша.)


РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.









ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

КУУГ:партнер гамәлләре белән идарә итү;

ШУУГ:кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру.




5 этап. Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү.

Укытучы өчен максат: Җөмләләрдән оештыручы үзәкне табарага өйрәтү..

Укучылар өчен максат:

Җөмләләрне аера белү, оештыручы үзәкне таба белү.


Экран
























С Л А Й Д



  • 107 нче күнегү.

-Кушма җөмләләрдән торган мәкальләрне күчереп яз. Баш кисәкләрнең астына сыз.

-Бу мәкальләр мәгънәләре буенча охшашмы?

-Биредә нәрсә турында сүз бара?

.

Нәтиҗә ясыйк инде: Гади җөмләләрдә оештыручы үзәк бер генә була.

76-77 биттәге кагыйдәләрнене укыту.


.






Әңгәмә

Төркемнәрдә уйлыйлар:












76-77 биттәге кагыйдәләрне укыйлар..









ТББУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.









6 этап. Модельләштерү. Нәтиҗә ясау.Укытучы өчен максат:

Белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру.



Мөстәкыйль рәвештә 108 нче күнегүне башкаралар.

-Ничә гади, ничә кушма җөмлә бар?

-Кушма җөмләдә ничә оештыручы үзәк бар?




-Оештыручы үзәкне дөрес билгеләү алгоритмын төзик әле


Үзләре модельләштерәләр.



Укучылар һәр җөмләнең иясе белән хәбәрен генә язып алалар.



Алгоритм.

  1. Җөмләне укы.

  2. Баш кисәкләрне тап.

  3. Ничә оештыручы үзәк барлыгын билгеләү.



Үзбәя.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу.

ТББУУГ: фикерләүдә логик фикер төзү.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һзм дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

7 этап. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Укытучы өчен максат:

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү.

Укучылар өчен максат:

Үз фикереңне дәлиләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллану.



Укытучы өчен максат:

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Укучылар өчен максат:

Өй эшен дөрес башкару

Интерактив тактада





Карточка

ЭЙ АР ГАЙД



Текст язылган. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре куелмаган.





Рефлексия.

Дәрес башында бирелгән таблицаны кабат тутыру.“Уңышларыбыз”



-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Бер генә җөмләдән торган җөмлә нинди җөмлә була?

-Ә нинди җөмлә кушма җөмлә була?

-Кушма җөмлә эчендәге гади җөмлә арасына нинди тыныш билгесе куела?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк? Тормышта нигә кирәк ул безгә?




Өй эше: өч дәрәҗәдә бирелә.

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш

  2. Карточкалар : тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне язарга.

  3. Гади һәм кушма җөмләләрне кулланып, яз темасына хикәя язарга.



Укучылар урыннарда укып чыгалар, чиратлап чыгалар һәм рәттән тыныш билгеләрен куя баралар.



Таблицаның уң як баганасына фикерләр турысына “+” яки “-“ тамгаларын кыеп чыгалар, дәрес башындагы белемнәре белән чагыштыралар









ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

КУУГ: фикерне әйтә белү



Йомгаклау.


  • Әлеге технологик карта укыту процессын оптимальләштерергә ярдәм итә. Дәрестә интерактив тактада эшләү, дидактик матеиаллар, җөмллә чикләрен билгеләү һәм тыныш билгеләре кую кебек эш төрләре, сингапур укыту системасы алымнары кулланып укучыларда ТБУУГ(үз сөйләмеңне төзү, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү), ТУУГ (кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, прогнозлау (алдан фаразлау), үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү), КУУГ(фикерне әйтә белү күршең белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, башкаларны тыңлый, аңлый белү); ШУУГ (үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү) формалаштыру өчен җирлек тудыра. Өй эше укучыларга индивидуаль якын килеп 3 дәрәҗәдә бирелә.

  • Проектны башлангыч сыйныф укытучыларына татар теленнән “Җөмлә. Гади һәм кушма җөмлә” темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин; укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында мастер класслар уздыру өчен кулланырга тәкъдим ителә.







Кулланылган әдәбият:

  1. Татар теле һәм әдәбяты. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен, 1-11 ссыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Үрнәк программалар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011

  2. Э л е к т р о н Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа. 1-4 сыйныфлар. Төзүче-авторлары: Ч. М. Харисова, И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина. Казан, 2011

  3. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014

  4. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014

  5. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014



















Кушымта


Число

17.04.2015

1, исеме

2,

исеме

3, исеме

4,

исеме






Миңа бу дәрестә ошады...





Миңа бу дәрестә авыр булды...





Мин бу дәрестә аңладым...





Мин үземнән...

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел













ЭЙ АР ГАЙД


Исемегез_____________

_____________________


Фамилиягез__________

_____________________


Сул багана


Уң багана

Әйе “+”, Юк “-“

Кагыйдәләр

Әйе “+”, Юк “-“


Җөмлә сүзләрдән тора



Җөмлә тәмамланган уйны белдерә



Җөмлә сүзне белдерә



Җөмләдә сүзләр ничек теләсәң, шулай урнаша



Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән



Бер генә җөмләдән торган җөмлә гади җөмлә була.



Ике яки берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә була.



Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләлр арасына өтер куелмый.



Кушма җөмләдә ике яки берничә оештыручы үзәк була



Гади җөмләдә оештыручы үзәк бер генә була.



Гади җөмләдә дә, кушма җөмләдә дә оештыручы үзәк булмый.





23

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 03.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров78
Номер материала ДБ-316838
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх