Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Физика Другие методич. материалыТехнологическая карта урока по физике на тему "Свет. Источники света" на татарском языке

Технологическая карта урока по физике на тему "Свет. Источники света" на татарском языке

Скачать материал
Скачать тест к этому уроку
библиотека
материалов

Тема: «Яктылык. Яктылык чыганаклары»   

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу

Җиһазлар: такта , люменисцент лампа, презентация, плакат “Айһәм Кояш тотылышлары”

Максат:

Укучыларда яктылык чыганаклары һәм аларның төрләре, яктылыкның таралу законнары турында белемнәр барлыкка китерү, бу белемнәрне ай һәм кояш тотылу күренешләрен аңлату өчен куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Метапредмет:

- регулятив ууг:-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру;

-танып белу ууг: -тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

- коммуникатив ууг:-башкаларныңсөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү;

Предмет (фән буенча): яктылык чыганаклары һәм аларның төрләре, яктылыкның таралу законнары турында белемнәр үзләштерү, бу белемнәрне ай һәм кояш тотылу күренешләрен аңлату өчен куллана белү

.

Дәреснең технологик картасы


1.Дәресне оештыру, мотивация

(1-2 минут)


Укучыларны сәламләү. Яңа материалны кабул итәргә хәзерләү

Укытучыны сәламләү. Яңа материалны кабул итәргә хәзерләнү

(фронтальэш)



2.Актуальләштерү

(4-5 минут)


Яктылык безнең тормышта нинди роль уйный


Слайд 1-8

Яктылык күренешенә мисаллар китерегез

Нинди фән яктылык күренешләрен өйрәнә?

Укучылар белән диалог оештыра һәм слайдлар буенча сораулар бирә

Тәҗрибә карау һәм сорауларга җавап(фронталь,

Группада эш формасы)




Мисаллар китерәләр


Фән

Бирем:бергенǝ минутка күзегезне йомып карагыз ǝле. Үзегезне ничек хис итǝрсез икǝн? Гомер буе караңгыда яшәсәгез нәрсә булыр иде?  


Бирем:слайдта нинли яктылык күренешләре бирелгән?


Т.Б.: физика өлкәсендә белмәгән белемнәрне билгеләү

К.: укытучыны һәм иптәшләренең фикерләрен тыңлыйлар.


Р.: таныш арасыннан таныш булмаганны билгелиләр һәм дәрес бурычын билгелиләр

3. 3.Яңа материалны аңлату

(9-10 минут)



« яктылык», «яктылык чыганаклары», «яктылык бәйләме», «яктылык нуры»

терминнары белән танышу.


Яктылык чыганаклары төрләре




«ноктадай яктылык чыганагы», «күләгә», «ярымкуләгә» терминнары белән танышу , яктылыкның туры сызык буенча таралуын исбатлау ай йәм кояш тотылу табигатен аңлату

Слайд 9-11

Нинди җисемнǝр яктылык чыганагы ролен үти ала? ¨     кояш ¨     учак, ¨     шǝм, ¨     йолдызлар, ¨     яктырткыч бɵҗǝклǝр (алар ның тǝнендǝге кечкенǝ генǝ яшел «фонарь» «янып» тора, тотып карасаң да  кул пешми. Бɵҗǝкнең  аркасын дагы якты тапның темпера турасы ǝйлǝнǝ- тирǝдǝге һаваныкы кадǝр диярлек) һǝм үсемлеклǝр, ¨    песи, хайван  күзлǝре һ.б.


демонстрация лампочка һәм фонарик


Слайд 13-15

Без нәрсә күрәбез?

Ярымкүләгә нәрсә ул?

Слайд 16-17

Яңа материалны презентацияне кулланып аңлата, яктылык чыганакларын демонстрацияли, сораулар бирә


Укытучы биргән информацияне кабул итәләр, биремнәрне дәфтәрдә эшлиләр, күзәтәләр сорауларга җавап бирәләр, рәсемнәр ясыйлар, үз мисалларын китерәләр

(фронталь и индивидуальэш)





Укытучы биргән информацияне кабул итәләр, биремнәрне дәфтәрдә эшлиләр, күзәтәләр сорауларга җавап бирәләр, рәсемнәр ясыйлар, үз мисалларын китерәләр.үз эшләренә комментарий ясыйлар.


Бирем:яктылык билгеләмәсен язарга, 7 төсне бер-бер артлы эзлеклелектә әйтергә

Бирем: яктылык чыганагы билгеләмәсен язарга,

Яктылык чыганагы төрләре схемасын ясарга һәм үз мисалларыгызны әйтергә

Бирем:дәфтәргә яктылык бәйләмен, яктылык нурын ясарга

Бирем:нинди нәтиҗә ясарга була?

Бирем: бериш мохитта яктылыкның туры сызык буенча таралу законын язарга Кем бу законны ачкан?

Бирем:ни өчен без күләгә күрәбез? Ноктадай яктылык чыганагының билгеләмәсен языгыз. Ноктадай яктылык чыганакларына мисаллар китерегез.


Бирем: Ай йәм Кояш тотылуның аермасы нидә?

Т,Б.: күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар

К.: фикер алышалар һәм киңәшләшеп уртак фикергә киләләр

Р.: эшчәнлекне планлаштыралар һәм коррекциялиләр.

4.Белемнәрне беренчел ныгыту

(4-5 минут)


Модель ФРЕЙЕР: яктылык чыганагы – билгеләмә, хас булган билгеләр, мисаллар, хас булмаган билгеләрне язарга

Укучыларның эшен күзәтә, язганнарны анализлый

Бирем белән танышалар һәм аны үтиләр, үзләрен тикшерәләр (индивидуаль эш)


Бирем:модель ФРЕЙЕР өстендә эшләү


Т.б.: яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерәләр

К.: партнерны тыңлыйлар, биремне үтәүдә хезмәттәшлек итү

Р.: яңа белемнәрне үзләштерүне коррекциялиләр.

5.     Мөстәкыйль эш

(8-10 минут)

Һәрбер укучыга тест бирелә һәм эшләп бетергәннән соң артта утырган иптәше белән эшләрне алмашып тикшерәләр һәм эшне бәялиләр

Приложение 1.


Тестны эшлиләр.

Укытучы биргән инструкция буенча эшләрне бәялиләр (индивидуаль эш формасы)

Бирем: тестта 5 бирем, тиңдәшле рәвештә билге куела. 4 җаваптан дөресен сайлап алу

Т.б.: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу

К.: укытучының сөйләмен ишетү һәм бер-берсенең эшен бәяләү

Р.: эшчәнлекне планлаштыру һәм аны бәяләү

4. Өйрәнгәннәрне

ныгыту күнегүләре

(6-8 минут)

Слайд 18. Халык авыз иҗатыннан яктылык темасына багышланган мәкальләр , әйтемнәр, табышмаклар мисалга китерелә. Слайд 19.Г.Тукай шигырьләрен укый

(приложение 2)

Укучылар нинди

яктылык чыганагы яки яктылык күренеше сүрәтләнгәнен әйтергә тиеш(фронталь и индивидуаль эш формасы)

Бирем: слайдта мәкальләр , әйтемнәр, табышмаклар

язылган Г. Тукай шигырьләре

бирелгән

(15 апрель- Г.Тукайның үлгән көне)

Т.Б.: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу һәм аңлы сөйләм теле өстедә эшләү.

К.: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

Р.: үз-үзеңне һәм партнёрыңны тикшерү.

6.Дәрескә йомгак. Рефлекcия

(3-5 минут)

.

Слайд 20

Дәрестә үткәнгә рефлексия:

  1. Нинди яңалык белдегез?

  2. Дәрестә нәрсә охшады?

  3. Нәрсә авыр тоелды?

Дәрескә нәтиҗә


Үз фикерләрен әйтәләр






Яңа тема белән танышу азагындагы кәефне чагылдыралар


Т.Б.: нәтиҗә ясыйлар

К.: үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр

Р.: үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;







Приложение 1


Вариант 1

1.Кайсы яктылык чыганагы үзлегеннән яктыра?

А) Ай Б)Кояш В)Су өслеге Г)Кайнар чәйник

2.Җылылык яктылык чыганакларын табыгыз

А) электр лампасы Б)люменисөент лампа В)Поляр балкыш Г)Светлячок

3.Үтә күренми торган җисем артында ачык күләгәсе барлыкка килә, әгәр

А) чыганак бер һәм ноктадай

Б)җисем размерлары зур булган чыганак белән яктыртыла

В)җисем 2 чыганак белән яктыртыла

Г)экраннан җисемгә кадәр ераклык зур

4. Ай тотыла, әгәр

А)Ай Җирдән төшкән күләгәгә эләгә

Б)Ай Кояшны каплый

В) Кояш Айны каплый

Г)Җир Кояш белән АЙ арасына керә

5.Ярымкүләгә барлыкка килә, әгәр

А)Яктылык чыганагы ерак булса

Б) Яктылык чыганагы якын булса

В) Яктылык чыганагының кайбер нокталарыннан яктылык төшмәсә

Г)Күләгә ярты гына булса






Җаваплар



Вариант 2

  1. Кайсы яктылык чыганагы кайатрылган яктылык белән яктырта?

А) Светлячок Б)Шәм В)Яшен Г)Планета

2. Салкын яктылык чыганакларын табыгыз

А)Реклама утлары Б) йолдыз В) ) электр лампасы Г)Шәм

3. Үтә күренми торган җисем артында ачык күләгәсе барлыкка килә,

әгәр

А) җисем размерлары зур булган чыганак белән яктыртыла

Б) чыганак бер һәм ноктадай

В)яктылык чыганагы бик якты

Г) яктылык чыганагы бик сүрән

4.Кояш тотыла, әгәр

А)Ай Җирдән төшкән күләгәгә эләгә

Б)Айның күләгәсе Җиргә төшә

В) Кояш Айны каплый

Г)Җир Кояш белән АЙ арасына керә

5.Күләгә барлыкка килә. Әгәр

А)Яктылык чыганагы ерак булса

Б) Яктылык чыганагы якын булса

В) Яктылык чыганагының кайбер нокталарыннан яктылык төшмәсә

Г)җисем үзенә төшкән яктылыкны үткәрмәсә









  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Скачать тест к этому уроку
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
Учебник: «Физика», Перышкин А.В.
Тема: § 63 Источники света. Распространение света

Номер материала: ДБ-805576

Скачать материал
Скачать тест к этому уроку

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Информационные технологии в деятельности учителя физики»
Курс профессиональной переподготовки «Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «ЕГЭ по физике: методика решения задач»
Курс профессиональной переподготовки «Разработка эффективной стратегии развития современного вуза»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.