Ютазы муниципаль районы
Бәйрәкә гомуми урта белем бирү мәктәбе
Күзгә күренми торган җепләр
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Саляхова З.С.
2 сыйныф “Әйләнә-тирәбездәге дөнья” дәресенә
технологик карта
“Күзгә күренми торган җепләр” темасы буенча технологик карта
Терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне күзәтү; Кеше белән әйләнә-тирә табигать арасындагы бәйләнешне ачыклау;
Табигый компонентлар чылбыры белщн танышу
Бурычлары
Сөйләм телен,бәйләнешле сөйләмне,хәтерне үстерү;
Дуслык, иптәшеңә ярдәмчеллек , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
Көтелгән нәтиҗә
Белергә тиеш: - «табигатьтә күзгә күренми торган жепләр» төшенчәсе, табигатьтә үзара бәйләнешләр урнаштыра алырга тиеш.
Төп төшенчәләр
Бәйләнеш, компонент, күренмәс җеп, узара бәйләнеш
Предметара бәйләнеш
Татар теле,әдәби уку, рәсем. математика
Ресурслар
-төп
-өстәмә
Әйләнә - тирәбездәге дөнья 2 класс өчен дәреслек, “Әйләнә - тирәбездәге дөнья” китабына эш дәфтәре ;компьютер;
Презентация, терек һәм терек булмаган табигать рәсемнәре, парларда эшләү өчен рәсемле карточкалар
Эшне оештыру
Әңгәмә,класс белән бергә, парларда эшләү.
Үткәрү технологиясе
Өйрәтү һәм үстерү тибындагы биремнәр
Үстерешле биремнәр
I оештыру өлеше
I оештыру өлеше
Яхшы кәеф урнаштыру.
Бер-берегезгә,безгә килгән кунакларга карап елмайдык һәм тыныч кына урыннарга утырдык.
-Куллар ?
-Урында!
-Аяклар?
-Урында!
-Терсәкләр?
-Урында!
-Гәүдә?
-Төз!
Яхшы кәеф урнаштыру.
II Актуалләштерү
Табигатькә күзәтү
II Актуалләштерү
Балалар, тышка карагыз әле, бүген көн нинди?
-Матур, болытлы, суык...
Без нинди класста утырабыз?
-Якты, зур, җылы...
Барлык тереклек тә җылыны,суыкны сизәме?
Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Көз җитеп, суыклар башлангач сулыклар нишли?
-Туңа.
Бөҗәкләр кая булып бетә? Кошларга ризык каламы соң?
-Бик аз.
Кошлар тагын нәрсә ашыйлар?
-Орлыклар.
Ә орлыклар кайдан килеп чыга?
-Үсемлекләрдән.
Үсемлекләр белән тагы кемнәр туена?
II Актуалләштерү
Әңгәмә
Слайд
Хайваннар, кошлар тормышындагы үзгәрешләр нәрсәдән килеп чыга? Кошлар җылы якларга китә, чөнки аларның кайберләре сулыкларда яшиләр, күпләре бөҗәкләр белән туеналар.
Слайд
Слайд
Карагыз әле, без искә төшергән терек һәм терек булмаган табигать арасында бәйләнеш бармы?
-Бар.
III Дәрес темасы.
III Дәреснең темасын кую.
Безнең Сораучык сезгә почта китергән .
Ул үзе ишеткән бер вакыйганы язып җибәргән.
“Бер картның ябалак дусты булган. Бервакыт картның ябалакка ачуы килгән.
-Көн буе йоклыйсың да йоклыйсың, бер ни дә эшләмисең.- дигән. Ябалак бабайга үпкәләмәгән, ләкин болыннан тычкан тотмый башлаган. Карт башта берни дә сизмәгән, ә тычканнар бик күп булып үрчегәннәр. Төклетура ояларын туздырганнар. Төклетуралар болындагы тукранбаш үләнен серкәләндермәгәннәр, бөтенләй башка җиргә очып киткәннәр. Озакламый болында тукранбаш үләне беткән, сыерга ашарга калмаган. Сыерның сөте бик нык кимегән. Менә бит табигатьтә бөтен нәрсә бер-берсе белән ничек бәйләнгән. Бабай да эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган, Ябалакка барып гафу үтенгән.
III Дәреснең темасын кую.
Слайд
IV Ни өчен күзгә күренмәс җепләр?
IV Ни өчен күзгә күренмәс җепләр?
Табигатьтә бөтен нәрсә дә бер-берсеннән башка була алмый.
Әле карап үткән кебек ,әгәр кортлар , бөҗәкләр булмаса үсемлекләр серкәләнә алмас иде, орлыкланып җиргә коелып яңадан үсеп чыкмас иде. Үләннәр булмаса. бик күп үлән ашаучы җәнлекләр һәлак булырлар иде, ит белән туенучы хайваннар да ачтан үләрләр иде. Ә менә үлгән хайваннарның үләксәләре кая китәләр соң?
-Барлык үләксәләрне дә табигать үзе эшкәртеп бетереп бара икән. Мәсәлән, тирес кортлары, могилҗник дигән бөҗәкләр үләксәне җиргә күмәләр, шуңа аларны санитарлар дип йөртәләр. Тагын нинди бөҗәк, хайваннар , кошлар санитарлар дип йөртеләләр (бүре, кырмыска, козгын)? Хаттә күзгә күренми торган микроблар да санитар булалар. Алар калдыкларны эшкәртәләр, ә инде эшкәртелгәне туфракка ашлама булып бара. Үсемлекләр шул ашлама белән усәләр. Үсемлекләрне үз чиратында тагы хайваннар ашый.
IV Ни өчен күзгә күренмәс җепләр?
Нәтиҗә
Слайд
Слайд
Слайд
Шулай булгач безнең табигать арасында нәрсә барлыкка килә? Бәйләнеш.
V Экологик прогноз.
V Экологик прогноз.
“Прогноз” дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Нәрсә ул? Мәсәлән, һава торышын алдан күзәтү, әйтү дигәнне аңлата.
Ләкин экологик прогноз да булырга мөмкин.
Уйлагыз әле, әгәр болында бөҗәкләр, елгаларда балыклар үлеп бетсәләр нәрсә булыр иде.
V Экологик прогноз.
Дәреслекнең 64-65нче битләрен укыгыз.
VI физминутка
VI физминутка
Кош исемнәрен әйтсәм – “очасыз”,
Йорт хайваннарына – чүгәлисез,
Кыргый хайваннар булса- өскә күтәреп кулларыгызны чабасыз
VI физминутка
Чыпчык, бүре, тычкан, сыер,торна, саескан, поши, төлке, сарык, карга,бозау, бурсык.
VII Үткәннәрне ныгыту.
VII Үткәннәрне ныгыту
Карточкадагы рәсемнәрне сызыклар белән тоташтыр.
VII Үткәннәрне ныгыту
VIII Проект яклау
VIII Проект яклау
Нинди хайваннар була. Алар нәрсә белән туклана?
VIII Проект яклау
Өйэше буенча һәр бала үз эшен яклап чыга
IX Ныгыту. Нәтиҗә Парларда эшләү
IX Ныгыту. Нәтиҗә
Чылбырга бәйләнеш буенча исемнәрне язып чыгарга.
IX Ныгыту. Нәтиҗә
Рәсемнәр аерым битләрдә бирелә.
XI Дәрескә йомгак.
XI Дәрескә йомгак.
Без сорауга җавап бирә алдыкмы? Ни өчен табигатьтәге бәйләнешне күзгә күренмәс җепләр дибез?
XI Дәрескә йомгак.
Бәйләнешне уклар ярдәмендә күрсәт.
Табигатьтәге күзгә күренми торган бәйләнешне сүзләр белән яз.
Җавап:
_________________________________________________________
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.