Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Көтелгән
нәтиҗә
|
1
этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат:
дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру
|
Хәерле булсын көнебез,
Хәерле булсын дәресебез.
Сез минем иң яхшы,тырыш укучыларым. Һәр эшне
булдырасыз, туган телебезнең тирән хәзинәсен белергә омтыласыз.Туган телебез
булган татар телен сөябез, ихтирам итәбез, тел гыйлемен тагын да тирәнрәк
өйрәнергә омтылабыз.
|
Бер-берсенә
карап шушы сүзләрне әйтәләр.
|
|
2
этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
Максат: гаиләгә
карата мәхәббәт уяту, аның мөһимлеге турында күзаллау булдыру
|
I.
Укучылар, әйдәгез әле
дәресне, күңелләрне күтәреп, шигыр тыңлаудан башлыйк.
Л.Бәдретдинова
“Безнең гаилә”
Безнең гаиләдә дүрт кеше –
Әти, әни, мин, энем.
Матур яшәүнең бар сере,
Татулык дип мин уйлыйм.
Җир йөзендә бар гаилә дә
Яшәсен иде тату.
Шул чагында булмас иде
Ятимлек ачысын тату.
Минем бүген бер теләгем –
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә –
Милләтнең күркәмлеге.
|
Укучылар
үзләренең гаиләләрен
күз алдына
китерәләр. Берничә укучы үз гаиләләре турында сөйли.
|
Коммуникатив:
- бүтәннәрне сөйләвен тыңлый һәм аңлый белү;
- үз
фикерләренә ышандыра белү.
|
3
этап. Уку мәсьәләсе кую
Максат:
Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе
кую).
|
Укучылар, шигырь нәрсә турында? Темасын әйтегез. Текст эчтәлеген 1-2 җөмлә белән әйтеп бирә аласызмы?
-
- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Гаилә сүзен охшаш мәгьнәле кайсы сүзләр белән алыштырып була?
|
Җаваплар тыңлана
-шигырь якын кешеләр, гаилә турында. Темасы - гаилә.
-Шатлыкларны
бүлешергә,серләрне уртаклашырга,яратып кына үпкәләшергә чын гаилә кирәк.
-Гаилә
турында
|
Метапредмет УУГ
регулятив:
- дәреснең максатын билгеләү,
- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне
планлаштыру.
|
4
этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: Яңа теманы
«ачу» (эзлеклелекне билгеләү, укучыларның проблеманы хәл итудә катнашуы)
|
1нче
бирем:
Укучылар, әйдәгез гаилә
сүзен анлатмасын сүзлектән табып карыйк Безгә кайсы сүзлек
ярдәмгә килер
|
-
Аңлатмалы
сүзлек
Сүзлек өстендә эш -татар теленең
аңлатмалы сүзлеген һәм рус теленең аңлатмалы сүзлеге белән эш
Мәгънәләре
ачыклана, аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.
Үзбәя. Үзбәя
өчен критерий:
а) сүзлектән
файдаланып сөйләп бирә алса - «3»;
б) сүзлектән
файдаланып сөйләп бирә, сүзтезмәләр төзи алса - «4»;
в) әлеге сүзләр
белән җөмләләр төзи алса - «5».
|
Шәхси
УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
-парларда эшли
белү.
Регулятив
УУГ:
- уку
бурычларын кую;
Танып
белү УУГ:
-
тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
Коммуникатив
УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне
тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
- үз
фикерләреңә ышандыра белү.
Шәхси УУГ:
- уку зшчәнлеге
һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.
коммуникатив:
-Проблеманы ачыклау
- бүтәннәрнең
сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
-- үз
фикерләреңне тулы,
төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .
Метапредмет УУГ
регулятив:
- үзара контроль
булдыру.
|
2 нче бирем: Гаилә
сүзен сыйфатлар белән киңәйтеп языгыз
|
Көтелгән
җаваплар:
Гаилә- дус,
тату, зур, бердәм, ышанычлы, яхшы, сәламәт.... һ.б.
Үзбәя. Үзбәя
өчен критерий:
а) сүзлектән
файдаланып кына яза алса - «3»;
б) сүзлектән
файдаланып һәм үзе дә исенә төшерә алса - «4»;
в) бар сыйфатларны
да үзе язса- «5».
|
3 нче
бирем: Укучылар, сезнең гаиләгез шушы билгеләмәгә туры киләме?
|
Көтелгән җавап..
Алар арасындагы бәйләнеш табабыз.
|
4
нче бирем: Буген Гаилә төшенчәсенә
башка хисләрне дә ачыклап китәрбез. Хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз.
Биремнәрне башкару безгә «Гаилә нигезен»н ныгытырга ярдәм итәр
1 нче бирем. Гаилә турында нинди мәкальләр беләсез? Мәгънәләрен аңлатыгыз.
|
төркемнәрдә
эш.
Әни
күңеле балада, бала күңеле далада.
-Оясында
ни күрсә, очканда шул булыр.
-Ата-ана
теләге утка-суга батырмас.
-Ата-ана
бердәм булса, балалары күндәм булыр
Үзбәя.
Үзбәя өчен критерий:
а)1-2 мәкаль тапса , эчтәлеген аңлата алмый –“3”;
б) 3-4 тапса, эчтәлеген
аңлата алса –“4”; в) 4-5 тапса, эчтәлеген аңлата алса –“5”.
|
5нче
бирем:
Гаилә турында нинди әсәрләр,
шигырьләр укыганыгыз
|
Төркемнәрдә эш.
Ф.Яруллин
"Нәни дәүләт".. һ.б.
Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:
а)
бер әсәр(шигырь) генә тапса – “3”
б2-3
тапса -“4”
в)
3-4 тапса -“5”
|
6нчы
бирем: Гаилә
мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан әкиятләр беләсезме?
|
Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:
а)
бер әсәр(шигырь) генә тапса – “3”
б2-3
тапса -“4”
в)
3-4 тапса -“5”
|
Фикерләребезне
гомумиләштерик:
Димәк, чын гаилә нинди сыйфатларга
ия булырга тиеш?
|
Җаваплар тыңлана
Үзбәя. а)сүзтезмәләр белән генә сөйли, дуслары ярдәме белән – “3”
б -
Җавабы тулы“4”
в)
Җавабы тулы, эчтәлекле, дәллиләп сөйли-“5
|
Моннан чыгып, гаилә ныклыгына, татулыгына комачаулый
торган факторларны языгыз.
|
Акчасызлык,
битарафлык, наркомания, начар холык, юл куя белмәү, эшсезлек, хыянәт,
эчкечелек, ызгыш-талаш
Үзбәя. а)2-3 фактор гына язу – “3”
б -
4-5 фактор язу “4”
в)
Җавабы тулы 6-7 фактор язу -“5
|
Танып-белү УУГ
Билгеләрен аерып алу максатыннан анализ
|
5
этап. Беренчел ныгыту.
|
«Гаилә нигезе» - схема төзү
Гаилә
нигезе нык, ышанычлы булсын өчен, нәрсә кирәк?
|
Төркемнәрдә иҗади эш
башкару
а) дусларына
гына таянып эшләсә- «3»;
б) Схемасы 100%
тулы булмаса- «4»;
в)
Дәрестә алган мәгълүматларга нигезләнеп , тулы схема төзесә - «5».
|
Танып-белү УУГ
Синтез, модельлләштерү
|
6этап.
Рефлексия.
III.
Максаты:
(үз эшчәнлекләрен һәм тулаем сыйныфның
эшчәнлеген бәяләү)
|
Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә
ясадык?
|
Үзбәя. Үзбәя
өчен критерийлар:
а) Нәрсә
эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык?
сорауларына үз
фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;
б) куелган
сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;
в) сорауларга
укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;
г)укытучы яисә
иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”.
|
коммуникатив:
- бүтәннәрнең
сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
-- үз
фикерләреңне тулы,
төгәл,ачык һәм
аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау
|
Дәрескә
гомуми бәя.
|
Укучылар,
бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.
Билгеләр саны
ачыклана.
Укучылар белән
килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга
куела.
|
Укучылар гомуми билге куялар.
|
Метапредмет
УУГ
регулятив:
- дөрес һәм
ялгыш эшләнгән эшне аера белү.
- үзара контроль
булдыру.
-үз
эшчәнлекләрен бәяләү.
|
6
этап. Өй эше бирү
|
Өй эше дифференциаль рәвештә
бирелә
1.
«Безнең гаилә -иң дус
гаилә» темасына «Яңарыш » гәзитенә 10-12 җөмләдән торган мәкалә язып
килергә.
2.
Гаилә темасына язылган шигырьләр
туплап килергә.
3.
Гаиләне ныгыта торган 5 сыйфат
язып килергә
|
|
Метапредмет(УУГ)
регулятив:
-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда
дөрес карар кабул итү белү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.