Оештыру,
мотивлаштыру
(2
минут)
|
Укытучы өчен:
уңай психологик халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте
тудыру
-Исәнмесез!
Дәрескә әзерлекне тикшерәбез.Әйдәгез,
дәрескә нинди кәеф белән килдегез икән , шуны билгелик. Парталарда өчәр
түгәрәк ята. Кызыл түгәрәк-
“ Мин дәрестә актив эшләргә әзер”,
сарысы- “Кәефем юк, актив эшләргә әзер түгел”, зәңгәре- “Миңа барыбер,
эшләргә дип ашкынып тормыйм”ди. Кәефегезгә туры килгән түгәрәкне сайлагыз.
Дәрескә кайсы мәкальне девиз итеп сайларга мөмкин.
1.Гыйлем акча белән килми,
Тырышлык белән килә.
2. Аз сөйлә, күп эшлә.
3.
Хезмәте каты - җимеше татлы.
-Мәкальләр
нәрсә турында?
-Нәтиҗә ясау өчен, мин җөмләне башлыйм,
ә сез дәвам итәсез. Димәк, без дәрестә... (тырышып һәм актив эшләргә әзер)
|
Дәфтәрләрен, дәреслекләрен, сүзлекләрне
тикшерәләр. Үзләре сайлаган түгәрәкне күрсәтәләр. Дәрескә девиз сайлыйлар.
Көтелгән җаваплар:
-Мәкальләр тырышлык турында.
Тырыш кеше генә зур уңышларга ирешә.
|
ШУУГ-үзмаксат кую,
тырышлыкның яхшы нәтиҗәләр бирүен аңлау.
КУУГ -сыйныфташлар
һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
РУУГ- үзбәя,
фаразлау.
|
Белемнәрне
актуальләштерү
(5 минут)
|
Укытучы өчен: өйрәнелгән тема буенча укучыларның
белем дәрәҗәләрен,укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау.
Укучы
өчен: уку эшчән-легенең аерым төрләрен активлаштыру максатын-нан биремне
үтәү.
|
Укытучы бирем тәкъдим итә. Аның
шартларын аңлата.
Бирем. Терәк сүзтезмәләр һәм җөмләләр
ярдәмендә “Рәвеш турында сөйләшик” темасына диалог төзү (парларда эшлиләр).
Терәк сүзтезмәләр һәм җөмләләр
язылган карточкалар таратыла:
рәвеш белдерә, сорауларга җавап бирә,
башка сүз төркеменнән аерыла, сүз төркемен ачыклый, җөмләдәге функциясе.
|
Бер- берсенә рәвеш турында сорау
бирәләр, җавап алалар. Ике укучы әзер диалогларын класс коллективына тәкъдим
итә.
-Рәвеш җөмләдә нәрсәне белдерә?
-Нинди сорауларга җавап бирә?
-Ул нинди сүз төркеме?
-Башка сүз төркеменнән аерыламы? Аерылса,
ничек?
-Нинди сүз төркемнәрен ачыклап
килә?
-Җөмләдә нинди функцияләрне үти?
Нәтиҗә ясыйлар.
|
Предмет: рәвеш турында
өйрәнелгән материалга нигезләнеп сөйли һәм аңлата белү.
ТБУУГ-дәреслектә
булган мәгълүматтан файдалана һәм гомумиләштерә белү.
РУУГ- кагыйдәләрне
истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.
КУУГ- коллектив фикер
алышуда катнашу, сорауларга һәм җавапларга төзәтмәләр кертү.
|
Проблемалы
ситуация булдыру
Уку мәсьәләсен
кую (12 минут)
|
Укытучы өчен: яңа белемнәр кабул итүне
оештыру һәм үзләште-рүгә юнәлеш бирү. Укучылар өчен: максат кую, дәреснең
темасын формалаштыру.
|
Укучыларның
белемнәрен активлаш-тыра, проблемалы ситуация тудыра.
Карточкалар
тарата. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.
2 нче карточка
Бирем.
Бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатып түбәндәгечә тикшерегез: салмаг-
рак (тамгалар куела).
Сирәк,
аз-маз, икеләтә, бервакыт, тиз- тиз, күз ачып йомганчы, яланаяк, ерак,
көмештәй, бер тында.
-Бу
дәрестә нинди тема өйрәнербез? --Нинди уку максатлары куярбыз?
-Сүзләрне,
төркемләп, таблицага тутырыгыз (интерактив тактада).
-Ни өчен
шулай төркемләдегез? Алар бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?
Интерет ресурс материалын күрсәтү
суффиксальный: быстрый —
быстро, творческий — творчески;
|
Сүзләрне,
төркемләп, интерактив тактада таблицага тутыралар. Укытучының сорауларына
җавап эзлиләр, бер фикергә килеп, шуны формалаштыралар. (Бу сүзләр-
рәвешләр. Алар бер- берсеннән төзелешләре белән аерылалар)
Буш
калган шакмакка рәвешләрнең ясалышы төрләрен язалар. Рәвешләрнең рус телендә
ничек ясалуын интернет ресурста күзәтү, чагыштыру. Нәтиҗә ясау. (Татар
телендә рәвешләр ясалышының 5 төре, ә, рус телендә 3төре бар.)
148
биттәге кагыйдәне укыйлар, үзләренең белемнәре белән чагыштыралар.Рәвеш
ясалышы буенча модель төзиләр, модель буенча 1-2 укучы чыгып сөйли.
|
Предмет: Рәвешләрнең
ясалышы темасына кирәкле мәгълүматны туплау.
ТБУУГ-танып белү
мәсьәләләрен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую; тамга- символик гамәлләр-не
куллана белү, уку мәсь-әләсен чишү өчен анализ, синтез, классификцияләү,
чагыштыру гамәлләрен тормышка ашыра белү.
КУУГ- үз фикереңне
тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
РУУГ-җавап
алгоритмын планлаштыра белү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.