Максатлар:
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
“Буш вакыт” темасын һәм темага караган сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, балаларны татарча үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;
Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру; тел запасын баету; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, кызыксучанлык, коллективта эшли белергә өйрәтү.
Балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.
Укучыларны үзләренең буш вакытларын дөрес кулланып файдалы итеп үткәрергә, начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләргә, үзара ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбияләү.
Метапредмет: укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Бурыч:
укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга йогынты ясау, буш вакытны файдалы үткәрергә омтылыш тәрбияләү;
УУГ:
Регулятив:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
-алган белемнәрне һәм күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Ш ә х е с к ә кагылышлы:
-узара аралашу культурасы тәрбияләү;
-төгәллелек, җаваплылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү;
Җиһазлау:
Ноутбук, экран, проектор, дәрес планы, презентация, үз белемнәрен бәяләү өчен карточкалар, маркерлар.
Материал:
7 сыйныф өчен дәреслек “Күңелле татар теле”, Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014
Методлар :
Белемнәрне системалаштыру, анализ, проблемалы укыту;
Алымнар:
Карточкалар белән эшләү, укытучы сөйләме, сорау-җавап әңгәмәсе, рефлексия, критик фикер йөртү, сингапур структурасы.
Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру.
Предметара бәйләнеш:
Физкультура, рәсем, әйләнә - тирә
Дәреснең технологик картасы
Дәреснең темасы | Минем буш вакытым |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | П р е д м е т | Метапредмет | Шәхескә кагылышлы |
| Файдалы һәм файдасыз буш вакыт | Нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү
| Буш вакытны файда белән үткәрергә кирәклеген аңлау. |
Дәрес төре | ЛГКК |
Җиһазлау | Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (42 -43бит); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, карточкалар, сүзлекләр китабы.
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Оештыру-мотивлаштыру
Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
- Хәерле көн, укучылар!
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген ничәнче?
- Атнаның нинди көне?
- Һава торышы нинди?
- Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк.
Дәрескә игътибарлы булу.
- Хәерле көн!
- Бик яхшы.
- Бүген ундүртенче декабрь.
-Җомга.
- Бүген көн салкын, кар ява, болытлы.
Коммуникатив:
укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру
II.Уку мәсьәләсен кую.
Белемнәрне актуальләштерү.
Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәләрен ачыклый.
(“Минем буш вакытым” темасына презентация, дәреснең темасын китереп чыгару, максатын билгеләү)
Буш вакыт нинди вакыт була икән?
Рәсемнәргә карагыз һәм иптәшегез белән фикерләшегез әле, бу балалар нишлиләр? Сез үз фикерегезне 3-4 җөмлә ярдәмендә белдерә аласыз. (Укучылар парларда эшлиләр)
Ягез, беренче рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?
Икенче рәсем буенча?
Ә өченче рәсем буенча?
Әйтегез әле, сез кайчан кинога барасыз, урамда дусларыгыз белән уйныйсыз, Интернетта утырасыз?
Дәрестән соң, мәктәптән соң, кич, мәктәптән кайткач, өй эше эшләгәч.
Ә бу нинди вакыт? Если не помните по-татарски, можете говорить по-русски.
Это наше свободное время.
Ә татарча? Сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.
Свободное время- буш вакыт.
Темага караган сүзләрне ныгыту.
5,6,7 слайдлар
Группаларда эш.
Укучылар җавабы.
Рәсемнәр таратыла, укучылар җөмләләр төзиләр
(Һәр рәсем буенча 1-2 җавап тыңлана).
Дәреслек белән эшләү
42 бит 4 күнегү
Танып-белү:
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру
Коммуникатив:
тыңлый белү, фикер алышуда катнашу.
Регулятив:
күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнекмәсе. Аңлап һәм ирекле сөйли белү.
Коммуникатив: монологик сөйләм, хезмәттәшлек.
парларда эшли белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау
III.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Тема буенча белемнәрне ныгыту
Презентация буенча рәсемнәр күрсәтелә, бу ниди вакыт: файдалымы, файдасызмы?
Таблица тутыралар.
- Буш вакытны файдалы үткәрү
Буш вакытны файдасыз үткәрү
.
Танып-белү:
Аңлап , кирәкле мәгълүматны таба белү.
Коммуникатив:
Коллектив фикер алышуда катнашу
Регулятив:
укучының эшчәнлеген бәяләү.
IV.Физкультминутка
Татар көенә бию хәрәкәтләре .
Сораулар бирелә.
Балалар, ә бию файдалымы?
Әйе.
Димәк, бию ул файдалы буш вакыт. Ә сезнең арада кемнәр биергә ярата? Бию түгәрәгенә йөрүче бармы?
V.Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
Как скажешь о том, что:
- свободное время – полезное время;
- в свободное время ты смотришь интересные фильмы;
- в свободное время ты читаешь книги;
- в свободное время ты ходишь на плавание;
- в свободное время ты с папой играешь в шахматы.
(Ситуатив күнегүләр өстендә эшләгәндә, укучыларның игътибарын һәрвакыт тиешле кушымчаларга юнәлдерергә кирәк. Ситуацияне чишкәндә кыенлык туса, укучы җөмләне башта русча вариантта әйтә ала).
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Буш вакыт- файдалы вакыт;
Буш вакытта мин кызыклы фильмнар карыйм;
Буш вакытта мин китаплар укыйм;
Буш вакытта мин йөзүгә йөрим;
Буш вакытта мин әти белән шахмат уйныйм;
Диалоглар төзиләр, сөйлиләр.
Дустыңнан сора, ул буш вакытта нишли икән?
Укучыларның җаваплары.
Танып-белү:
Белемнәрне структуралаштыру, аңлап һәм ирекле җавап бирү.
Коммуникатив: монологик һәм диалогик сөйләм, хезмәттәшлек.
VI.Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
Укучылар группада бер зур биттә нинди файдалы һәм файдасыз вакытны язалар, рәсемнәр дә ясарга мөмкин.
Бер –берсенең рсәсемнәрен укыйлар (группаларда алынышып)
Метапредмет:
Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнекмәсе.
VII.Өй эше турында мәгълүмат, күрсәтмә бирү
Өй эше: 1 группа (көчсезрәк( йомшак) балалар)
Анкета "Минем буш вакытым"
1. Буш вакытымны файдалы үткәрәмме?
___________________________
2. Синеңчә, сиңа буш вакыт тиешенчә җитәме? _______________
3. Син буш вакытыңны ничек үткәрер идең? (Билгеләргә кирәк)
- музыка тыңлыйм яки телевизор карыйм;
- укыйм;
- дусларым белән очрашам;
- әти-әнигә булышам;
- кружокларга һәм секцияләргә йөрим;
- спорт белән шөгыльләнәм;
- компьютер уеннары уйныйм;
- саф һавада йөрим;
- тагын (үз вариантың)
2 группа.Үзеңнең буш вакытыңны яса.(уртача)
3 группа Буш вакыт турында видеоролик төшерергә (көчле укучыларга)
Көндәлекләренә өй эшен язып куялар.
Регулятив:
үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
VIII.Рефлексия
1. Рефлексив кабатлау.
Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.
- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?
- Нәрсәләр белдегез?
2. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.
Танып-белү:
туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив:
әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.
Регулятив:
коррекция