Дәрес этаплары
|
Дәрес этабының максаты
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку
гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль
уку гамәлләре
|
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
|
Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
Елмаеп карагыз дөньяга ,
Рәхәт бит яшәве, шулаймы,
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга,уйларга бик җайлы.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
|
Шигырьне хор белән әйтү
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда
хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
|
Укытучы өчен максат:
Исем турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә
төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: исемнең соравын ,мәгънәсен аңлата белү.
|
1.Клок Баддис ярдәмендә парлашу.
2.Таймд Пэа Шэа.
3.Исем турында иптәшең нәрсә диде?
4.Экранга карыйк , әйтелгән фикерл әрнең
дөреслеген тикшерик.
5.Экрандагы картина буенча исемнәрне атыйк.
6. Матур язу күнегүе.Сүзлек диктанты. Абдулла Алиш,әкиятче,Кызыл
Калфак, герой, шәһәр,Болгар,
“Сертотмас үрдәк,”әкият.
7.Орфаграммаларны күрсәтегез.
8.Сүзләрне 2 төркемгә бүлегез.
|
1.Парлашалар.
2. Парларда исем турында белгән белемнәрне бер-берсенә
сөйлиләр.(билгеле бер вакыт аралыгында).
3.Исем турында сөйлиләр.
4.Экранда язылганнарны хор белән уку.
5.Рәсем буенча исемнәрне атау.
6.Бер укучы тактада яза,калганнары дәфтәрдә.
7.Орфаграммаларны билгеләү.
8.Ике төркемгә бүләләр.
|
ТБУУГ: исемнәрнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә
формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
Уку мәсьәләсен кую
|
Укытучы өчен максат:
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең
темасын, максатын билгели белү
|
.- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?
Экранда күрсәтелә.
-Дәрескә нинди максат куярсыз?
|
Укучыларның җаваплары
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
Ялгызлык , уртаклык исемнәр турында яңа белемнәр туплау.
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр
кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
|
Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.
|
Укытучы өчен максат: Ялгызлык , уртаклык исемнәр турында яңа белемнәр
тупларга ярдәм итү.
Укучылар өчен максат: Ялгызлык , уртаклык исемнәр турында
мисаллар китереп раслый белү
|
Классташларыгызның сөйләмен тыңлап үтик.
Экранда күсәтелә.
|
Балаларның җаваплары
Сабирҗанов Фәнил ялгызлык исемнәр кертеп гаиләсе турында сөйли.
Укучылар сөйләмдәге ялгызлык исемнәрне әйтәләр.
Хусаинова Миләүшә йорт хайваннары турында сөйли.
Укучылар сөйләмдәге ялгызлык исемнәрне әйтәләр.
|
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Динамик пауза
|
|
Укытучы исемнәрне бутап әйтә .
|
Ялгызлык исем әйткәндә кулларны өскә күтәрәләр, уртаклык исемдә
парлашалар.
|
|
Яңа белемнәрне ныгыту
|
Укытучы өчен максат:
яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр
ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият
кулланып камилләштерү
|
Дидактик уен.
-Тау сүзенә ялгызлык исемнәр әйтик.
-Авыл сүзенә ялгызлык исемнәр әйтик.
-Нинди исемнәрне уртаклык исемнәр дибез.?
-Нинди исемнәрне ялгызлык исемнәр дибез.?
-Ялгызлык исемнәргә нәрсәләр керә?
Бирелгән текст өстендә эшләү.
|
Балаларның җаваплары
Тау-Урал
Тау-Кавказ
Тау-Саян
Укучылар кагыйдәләрне чыгаралар. Дәреслектәге кагыйдә белән
чагыштырабыз.
Укучылар тестны күчереп язалар. Ялгызлык исемнәрне билгелиләр.
|
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда “Аңлатмалы сүзлек” куллану
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү,
иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү
|
Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге
булдыру
Укучылар өчен максат: Ялгызлык,уртаклык исемнәр турында белемнәрне
практик куллана белү
|
Сингапур алымы
|
Парларда эшләү.
Укучылар терәк- схемага таянып җавап бирәләр.
Уйланылган сүз ялгызлык исем, чөнки ........
Уйланылган сүз уртаклык исем, чөнки ....
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
|
Уку эшчәнлеген йомгаклау.
|
Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне
бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган
белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
|
1. Рефлексия.
- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә
нәрсә бирде?
2. Белемнәрне бәяләү.
3. Өй эше.90 нчы күнегү. хикәя тРәсем буенча ялгызлык, уртаклык исемнәрне
кулланып хикәя төзеп яз.
|
Балаларның җаваплары
|
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.