Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыТехнологическая карта по технологии на тему "Яңа ел чыршысы"

Технологическая карта по технологии на тему "Яңа ел чыршысы"

Скачать материал

Тема

Яңа ел. Яңа елга әзерләнү.

 

Проект

Яңа ел чыршысы.

 

Теманың максаты

Балаларның күзәтүләреннән чыгып, кыш килгәч әйләнә-тирәбездә була торган үзгәрешләр турындагы белемнәрне гомумиләштерү

Яңа ел чыршысы ясарга өйрәнү.

Хезмәт культурасын һәм парларда эшләү күнекмәсен формалаштыру.

Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Яңа ел бәйрәменең йолаларын белергә;

Үсемлекләрне сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

 

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-Яңа ел

-чыршы

-материал

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, музыка, куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләре.

Пространствоны оештыру

Фронталь эш, шәхси эш, төркемнәрдә эш.

 

Төп һәм өстәмә ресурслар

Н.И.Роговцева, Н.В.Богданова, И.П.Фрейтаг. “Технология” дәреслеге, компьютер, мультимедийный проектор, экран, слайдлар, төрле материаллар, инструментлар.

Технология дәресе

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның өйрәтүче һәм үстерелешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

I этап. Оешты-ру өлеше.

Максат – укучыларны активлаштыру.

Дәрестә үз-үзеңне тотуны формалаштыру һәм аларны дөрес куллану.

Инструктаж үткәрү, укучыларны эшкә әзерләү.

I этап. Оештыру өлеше.

Күк йөзендә якты кояш балкый,

Классларда укучылар укый.

-         Тыныч кына утырдык. Дәрескә әзерләндек. Дәрестә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен кайсыбыз әйтеп бирә?

 

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.

 

I этап. Оештыру өлеше.

Ни өчен әлеге кагыйдәләрнең барысын да һәркайсыбызга белергә һәм үтәргә кирәк?

 

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат – Яңа ел бәйрәменең традицияләрен һәм символла-рын белү.

 

 

ПР: Яңа ел бәйрәменең сим-волларын белү.

Табышмакның җавабын белергә.

 

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашырга, үз фикереңне әйтә һәм аңлатып бирә белергә.

Табышмакның җавабын табуда фронталь эш оештыру, укучыларга Яңа ел бәйрәменең символларын күрсәтү, проблеманы чишүдә барлык укучыларны да катнаштыру.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

-          Бүген без сезнең белән тылсымлы бәйрәмгә кунакка барырбыз, ләкин аның өчен без әлеге табышмакның җавабын табарга тиеш. (Слайд.2)

-         Урман кар белән капланса,

       Пәрәмәч исләре чыкса,

       Чыршы өебезне бизәсә,

        Бу нинди бәйрәм була?

-          Яңа ел бәйрәме.

(Слайд 3)

-         Яңа елның нинди символларын беләбез?

(Слайд.4)

-         Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, уенчыклар, бүләкләр.

-         Яңа елның күрке нәрсә, димәк?

-         Чыршы.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

 

-          Яңа ел кеше тормышын-да нинди роль уйный? Ул кешегә нәрсә өчен кирәк? Ул безгә нинди файда китерә?

 

Танып – белү универсаль уку гамәлләре.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

Максат – укучыларны чыршы ясарга өйрәтү.

Ылыслылар бе-лән таныштыру.

 

ПР: Ылыслы агачларны танып белергә, ясарга, сакларга өйрә-нергә.

Ылыслы агач-лар турында сөйләүдә катнашырга.

 

Проектны ясау-да актив булыр-га.

 

Төркемнәрдә эшләүдә бер-береңә булы-шырга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа ел чыр-шысы ясауда катнашу.

Ылыслы агач-лар турында сөйләү. Аларга сакчыл караш тәрбияләү.

 

 

 

Төркемдә эш-ләүне оештыру, практик эшне җитәкләү.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

-         Ди мәк, без бүген сезнең белән ылыслы агачлар, аларның тормышы белән танышырбыз.

(Слайд. 5,6) Слайдтагы рәсемнәр буенча чыршы, нарат турында сөйләшү.

-         Чыршы һәм нарат нарат-чалар семьялыгыннан, мәңге яшел ылыслы агачлар. Алар Татарстарн Республикасының ылыс-лы урманнарындв төп агач токымнары булып исәпләнәләр. Бу үсемлек-ләр кешенең хуҗалык эшчәнлеге һәм табигать өчен , тулаем алганда бик кыйммәтле. Төзү мате-риалы буларак бик киң кулланыла.Алардан тө-зелгән йортлар ничә йөз еллар тора. Бу үсемлек-ләрнең бөреләре һәм ылыслары медицинада кулланыла. Наратның үзагачын эшкәртеп эфир майлары, скипидар, канифоль, дегет алалар.

Әгәр җөйге эссе көнне, кырда яки болында йөргәннән соң, караңгы чыршы урманынакерсәң, шунда ук салкынча дым-лы һаваны сизәсең.

Чыршы – 250 ел яши, ә нарат 400 елга кадәр яши ала.

-          Ләкин алар бу гомерне яши алалармы?

-         Юк.

-         Ни өчен?

-         Аларны бик күпләп кисәләр. Чыршыларны бик яшьтән Яңа ел бәйрәме өчен кисәләр.

(Слайд.8)

-          Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-         Чыршыларны сакларга кирәк!

-         Әйдәгез әле, укучылар, Яңа елга чыршыны урманнан түгел, ә үзебез ясап карыйк. Булдыра алырбызмы?

-         Булдырабыз

-         Балалар, чыршыны нинди материаллардан ясарга мөмкин?

-         Кәгазь, пластик, тукыма, табигый материал, азык-төлек һ.б. (Слайд. 9)

-         Ә без нәрсәдән ясап карарбыз соң?

-         Кәгазьдән.

-         Моның өчен безгә нинди инструментлар кирәк булар икән?

-         Карандаш, линейка, ак-бур, кайчы, клей, степлер.

-         Әйдәгез бергәләп чыршы ясап карыйк.

 

            Бергәләп чыршы ясау.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

 

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

 

 

 

 

 

-         Әлеге үсемлекләр кайда үсә?

-         Нинди шартларда үсә?

-         Аның үсешендә кешенең хезмәте куелганмы?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

 

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

 

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.

 

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Парларда практик эш.

 

IV этап. Ныгыту өлеше.

Максат – Чыршы турында белем-нәрне тирәнәйтү.

 

ПР: Чыршы турында җырлар белү.

Җырларның сүзләрен белү.

 

IV этап. Ныгыту өлеше.

 

-         Чыршы безгә нәрсә өчен кирәк булды әле?

-         Яңа ел бәйрәменә.

-         Ә без Яңа ел бәйрәмендә нәрсәләр эшлибез соң?

-         Биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз.

-         Чыршы турында нинди җырлар беләбез?

-         ...

-         Әйдәгез берсен җырлыйбыз?

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Матур ул һаман да.

 

IV этап. Ныгыту өлеше.

 

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

 

Танып белү универсаль уку гамәлләре.

 

Коммуникатив уку гамәлләре.

Vэтап. Йомгаклау.

 

Максат:Дәрестә эшләнгән эшкә йомгак ясау.

 

V этап. Йомгаклау.

 

-         Дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Нинди белемнәр тупладыгыз? Алар тормышта нәрсә өчен кирәк?

-         Эшебез уңышлы булдымы?

-         Булдырдыгыз! Молодцы!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Технологическая карта по технологии на тему "Яңа ел чыршысы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Патентовед

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

    Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф сис­темасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

     Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

   Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

     Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә­рәҗәдәге мәгариф системасына (феде­раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе­ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә­ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

    Төп укыту программаларын үзләш­терү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр уку­чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш­ларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрә­җәләрендә (республика, төбәк, аерым мәга­риф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гый­барәт.

    Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми бе­лем программаларының барлык төрләре­нең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек­нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

   Метапредмет нәтиҗәләренә стандарт­ларда универсал уку эшчәнлеге дип бил­геләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысала­рында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә фай­даланылырга мөмкин.

    Яңа стан­дартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүлен­гән. Универсал уку эшчәнлеге термины пе­дагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фән­не өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль норма­ларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әй­ләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү про­цессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнек­мәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыру­ны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кер­түне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгъ­лүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләште­рүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәш­лекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аң­лый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыш­тыра бөлүне үз эченә ала.

      Укучыларның уку елында алган белемен бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

— билгеле бер уку фәне өлкәсендә функ­циональ грамоталылык параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр; алга таба белем алу өчен кирәкле база төшенчәләренә, төрле рә­вештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм анализлау күнекмәсенә ия булу;

— өйрәнелә торган объект һәм күренеш­ләрнең уку-укыту модельләре белән эш­ләргә сәләтлелек;

— тормышта очрый торган төрле типик проблемаларны хәл итү өчен туплаган бе­лемнәрне куллану күнекмәсе алу;

— төрле социаль рольне үтәү, контроль һәм үзконтрольгә сәләтлелек.

Педагогик совет уку елы нәтиҗәләре буенча башлангыч мәктәпне тәмамлаучы­ларның төп мәктәптә укырга әзер булуы ту­рында карар кабул итә.

      Базис укыту планы, элеккеге стандарт­лардагы кебек үк, кече яшьтәге укучылар­ның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлеклә­рен, шулай ук башлангыч мәктәпнең алга таба белем алу нигезе икәнлеген аңлауга юнәлтелгән. Ләкин, шуның белән бергә, ул бу юнәлешләрне конкретлаштыра һәм үс­терә.

    Базис укыту планы — төп гомуми бе­лем мәктәбе программасының мөһим өлеше. Аның инвариант һәм вариатив өлешләре бар. Инвариант өлештә мәк­тәптә дәресләрнең мөмкин булган иң зур гомуми күләме (аңа бюджеттан акча бүлеп бирелә), уку фәннәре составы һәм аларны һәр сыйныфта, һәр уку елында өйрәнү вакыты күрсәтелгән.

Базис укыту планының вариатив өле­шенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьлә­рен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өс­тәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү, тәрбия программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт би­релә.

  Башлангыч һәм төп мәктәптә базис укыту планының инвариант өлеше укыту өчен би­релгән вакытның — 65% ын, ә вариатив өлеше — 35. Планның вариатив өлеше укучыларның яшь һәм психик үзенчәлекләрен, белемгә ихтыяҗын һәм кызыксынуын искә ала. Ва­риатив өлешкә бирелгән вакытны төбәкләр, шулай ук аерым мәгариф учреждениеләре укытырга теләгән фәннәрне, курсларны (алар инвариант өлештә күрсәтелгән) өйрә­нү өчен файдаланырга мөмкин. Планның вариатив өлеше атнасына алты көн укытуга исәпләп төзелгән. Укучыларның мөмкин булган иң күп нагрузкасын билгеләүче гигиена таләпләре системасын искә алып, I сыйныфка укыту планының вариатив өле­ше тәкъдим ителми.

Яңа стандартлар нигезендә  I сыйныфта дәресләр – 35 әр, II-IV ләрдә 45 әр минут дәвам итә.    I сыйныфта уку елы – 33, II-IV ләрдә 34 уку атнасы тәшкил итә.  

 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 653 756 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.01.2015 652
    • DOCX 25.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаяхметова Альфия Ильсуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шаяхметова Альфия Ильсуровна
    Шаяхметова Альфия Ильсуровна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13531
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания в начальных классах компенсирующего и коррекционно-развивающего вида

Учитель начальных классов компенсирующего и коррекционно-развивающего образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 276 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 884 человека

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 531 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 394 человека из 65 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 211 человек

Мини-курс

Культурное наследие России: язык и фольклор

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Основы психологических трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек