Димәк бүген безнең дәрес
темасы ничек булачак?
Сыйфат. Искә төширик әле. Сыйфат предметның
нәрсәсен белдерә?
Билгесен. Сыйфатның
сораулары?
Нинди? кайсы?
Димәк нинди сүзләр сыйфат
дип атала?
Предметның билгесен белдереп
нинди? кайсы сорауларына җавап биргән сүзләр сыйфат дип атала.
Сыйфат предметның
нинди билгеләрен белдерә соң?
Төсне: ак, кара,
яшел........................................................
Тәмне: тозлы, тәмле, татлы
Форманы: зур, кечкенә, озын.....................................
Холыкны ( характерны).............................................
Вакытны җәйге, язгы..................................................
Табигать күренешләрен язгы, җилле, буранлы..................
Укучылар сүзләргә өстәп
сүзләр әйтәләр.
Фәрит абый, Руслан, Алсу,
Фәрит абый сүзләре укыла.
Ә хәзер төркемнәрдә эшләп
алабыз. Һәр төркем алдына корзиннарга предметлар куелган.
1 нче өстәлдә корзинда
нәрсәләр ята?
Җиләк – җимешләр
2 нче өстәлдә корзинда
нәрсәләр ята?
Яшелчәләр
3 нче өстәлдә корзинда
нәрсәләр ята?
Хайваннар уенчыклары
Һ әр команда корзинда яткан
предметларга хас сыйфатларны кәгазьгә яза. Язып баручыга иң тиз язучыны
сайлагыз. Киңәшләшеп эшлибез. Бу эшкә 4 минут вакыт бирәм .Башладык.
Вакыт чыккач һәр команда
сыйфатларны укый.
Ә хәзер 1 нче команда
сыйфатлар арасыннан 3 төсне белдергән сүзне маркер белән билгели, 2 нче
команда тәмне белдергән 3 сүзне билгели, 3 нче команда холыкны белдергән 3
сүзне билгели.
Ә хәзер дәреслекләр
белән эшлибез
Экранда җөмләләр
язылган.
Кыш җитте. Кар ява.
Балалар уйный. Кешеләр кием кияләр.Бу җөмләләрдә нәрсәдер җитми? ( Сыйфатлар.
Әйдәгез сыйфатлар куеп укып карыйк)
Димәк укучылар
сыйфатлар безгә ни өчен кирәк соң?
Җәмләләрне матурлау өчен.
Сыйфатның иң яраткан сүз төркеме........??????.......... Әйе, ул күпчелек исемне ачыклап килә
79 нчы биттәге, 147 нче күнегүне эшлибез.(телдән)
Эш дәфтәрендәге 90 нчы күнегү язмача эшләнә.
Ә хәзер серле
капчык уенын уйнап алабыз. Капчык эчендә төрле
предметлар ята. Аның сыйфатына карап сез аның нәрсә икәнен белергә тиеш.
Ул сары тышлы, ачы, күзгә
керсә яшь чыга. ( Суган)
Ул кызылсары төстә, озынча,
аны куян ярата ( Кишер)
Ул яшел төстә, кытыршы,
озынча ( Кыяр)
Ул куе кызыл төстә,
койрыклы, аны винегреттка салалар ( Чөгендер)
Ул катлы- катлы, ак төстә,
түгәрәк ( Кәбестә)
Дәрестә үткәннәрне тагын бер тапкыр системага салыйк әле.
Сыйфат
Мөстәкыйль сүз төркеме,
ярдәмче сүз төркеме
Предметның , эш- хәрәкәтен,
билгесен белдерә
Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди?
Кайсы? сорауларына җавап бирә.
Фигыльне, исемне ачыклап
килә.( Дөрес түгелләре алына)
Укучылар бүген сезгә дәрестә
бигрәк тә нәрсә ошады?
Нәрсә аңлашылмады?
Укучылар сез үзегезгә билге
куегыз. Өстәлдәге билгеләр арасыннан
үзегезгә тиешлесен сайлап
алыгыз. Кемнәр үзен мин бүген 5 легә эшләдем дип уйлый? Кемнәр 4 легә эшләдем
дип уйлый.? Бүген 3 ле алучылар юктыр да инде. Молодцы. Барыгыз да яхшы
эшләдегез.
Өй эше:
1. Сыйфатлар кулланып әти –
әниегез турында кечкенә хикәя языгыз (4-5
җөмлә)
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.