Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Родной язык КонспектыТехнологик карта урока по родному языку на тему: "Наши лесные друзья" (1 класс).

Технологик карта урока по родному языку на тему: "Наши лесные друзья" (1 класс).

Скачать материал

 

Дәреснең технологик картасы.

Сыйныф: 1

Тема: “Урман дусларыбыз – кыргый хайваннар”.

Дәреснең тибы:  белемнәрне системалаштыру дәресе.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләр :  “Урман дусларыбыз” темасына диалогик һәм монологик сөйләм оештыру осталыкларын булдыру; сорау җөмләләрне дөрес куллану. Коммуникатив компетенцияләрне формалаштыру.

 

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ:   тиешле информацияне аерып алып дөрес куллану; чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ:  фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; парларда  аралаша, эшли белү.

Регулятив УУГ: дәреснең максатын һәм темасын формалаштыру; алган белемнәрне практикада куллану, эшчәнлеккә үзбәя бирү;

 

Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшчәнлеген оештыра һәм төркемнәрдә эшли белүе;  бер-берсенең фикерләрен тыңлау, күршесенә ярдәм итүдә танып белү инициативасы  һәм әйләнә-тирәюньдәгеләргә игътибарлылык булдыру.

Бурычлар:  дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, аралаша алу осталыгы булдыру.

 

 

Дәреснең этаплары

 

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре.

I

Мотивация өлеше.

Укытучы укучыларны сәламли:

-Хәерле көн балалар!

-Кәефләрегез әйбәтме?

- Көнне яхшы сүз һәм елмаю белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне җырлап сәламлик. Слайд №1

 

Укучылар җавап бирәләр, бер-берләрен сәламлиләр. Сәлам җырын җырлыйлар.

Регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап , уку эшчәнлеген оештыра белү.

 

Танып белү УУГ:

Аңлы рәвештә фикерли белү.

 

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

II

Актуальләштерү

Сорау-җавап аша үтелгән материалларны искә төшерү, кабатлау.

а) - Син кем?

- Син укучымы? Син укытучымы?

- Син кайда яшисең?

 

Сорауларга җавап бирәләр. Үзара диалогик сөйләмгә чыгалар.

Регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

 

Танып белү УУГ:

Алган белемнәрне куллана белү.

 

Коммуникатив УУГ: Аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп, җавап бирә белү.

III

 Дәреснең темасын һәм максатларын  билгеләү (уку мәсьәләсен кую)

Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләргә булыша.

 

 

 

 

Слайд №2,3

- Бу нәрсә?

- Урман нинди?

Урманнар нәрсәләр бар?

- Аю, бүре, куянны бер сүз белән генә ничек әйтә алабыз?

- Ни өчен кыргый хайваннар? Аңлатыгыз!

 

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

 

-Әйе, бүген без урманда яшәүче кыргый хайваннар, урман дусларыбыз турында сөйләшәчәкбез..

Дәреснең темасы: Урман дусларыбыз -  Кыргый хайваннар. Слайд №4

Шулай итеп, укучылар, мин сезне урманга виртуаль экскурсиягә  чакырам. Моның өчен 2 тапкыр кул чабырга, 2 тапкыр тупырдарга, 1 тапкыр әйләнергә.

Укучылар укытучыны тыңлыйлар һәм бирелгән ситуация буенча үзләрененң фикерләрен әйтәләр. Дәреснең темасын һәм максатын билгелиләр.

-Бу урман.

- Урман зур һәм матур.

- Аю, бүре,төлке,  куян  Һ.б.

- Кыргый хайваннар.

- Урманда яшиләр, үзләренә үзләре азык табалар.

 

 

 

-Кыргый хайваннар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар укытучы әйткәнне кабатлыйлар.

Регулятив УУГ:

дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

Танып белү УУГ:

Аңлы рәвештә фикерли, төп мәгълүматны аера белү.

 

Коммуникатив УУГ: Укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Үз фикереңне белдерү.

IV

Белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау 

Презентация, рәсемнәр буенча эшләү. Хайван атамаларын һәм сыйфатларын искә төшерү. Слайд №5-10

А)

-Бу нәрсә?

-Аю нинди?

- Бу төлкеме?

- Ул нинди?

-Бу куянмы?

-Куян нинди?  Һ.б.

 

Б) Слайд №11

 Ул нәрсә ярата? Тактага эленгән хайван картиналарына туры килгән рәсемнәр беркетеп кую һәм бирелгән сорауга җавап бирү.

 

Укучылар рәсемгә карап җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

-Бу аю.

-Аю зур.

- Юк, бу төлке  түгел. Бу бүре.

-Әйе, бу куян.

Куян куркак.

 

Укучыларның җавап лары:

Куян кишер ярата.

Аю бал ярата  һ.б.

Регулятив УУГ:

укытучы һәм  сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү.

Танып белү УУГ: өйрәнгәнеңнән чыгып сорауларга җавап табу.

 

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең сөйләмен контрольгә алу, төзәтмәләр кертү.

 

Физкультминутка

Укучыларны ял иттерү. (Слайд №12)

Укучылар торып басып, музыкага җырлыйлар һәм  физик хәрәкәтләр ясыйлар.

 

V

Ныгыту.

  

Уен.(Слайд №13-16)  Кара һәм исеңдә калдыр.

 - Ребята, посмотрите, почему-то  звери испугались и кто-то спрятался. Найдите. Картина №1, югалган хайван исемен әйтегез.

Картина №2, артык хайванны тап.

 

3.. “Серле тартма” уены. Слайд №18-20

 

Укытучы кулындагы тартмадан бер укучы  уенчык ала да, нинди хайван икәнлеген әйтә, яисә башкалардан сорый.

 

Картинаны карыйлар.Укучыларның җаваплары:

Картина №1 – тиен.

Картина №2 – куян.

 

 

 

 

 

 

 

Укучы капчыктан карамыйча уенчыкны ала һәм аның турында сөйли, башкаларга да сораулар бирә, сыйныфташлары да аңа сорау бирәләр.

1).Бу аю. Аю зур. Ул урманда яши. Аю бал ярата..

2). Бу куян. Ул куркак. Ул урманда яши. Куян кишер ярата.

 

Регулятив УУГ: алган белемнәрне практикада куллана белү.

 

Танып белү УУГ: белемнәрне системага салу, аңлап җавап бирү.

 

Коммуникатив УУГ: Фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтә алу;  сорауларга дөрес җавап бирү.

VI

Рефлексия. Үзбәя.

Дәрестә укучылардан үзләренең активлыгын чагылдырган смайликларны күрсәтүен сорый

Укучылар дәрестә катнашуларыннан  чыгып үзләренең активлыкларын смайликлар белән

бәялиләр.

 

Регулятив УУГ : эшчәнлеккә үзбәя бирә алу.

 

 

 

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Проверен экспертом

Общая информация

Учебник: «Татарский язык: учебник для образовательных организаций начального общего образования (на русском и татарском языках)», Хайдарова Р.З., Галиева Н.Г.
Скачать материал

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.