Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Тексты из произведений татарских писателей (подготовка к ЕГ )

Тексты из произведений татарских писателей (подготовка к ЕГ )

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Вариант 1

Туган туфрак

(1) Клара нык кына Каракошны эзләде. (2) Кайда ул, нигә күренми? (3) Ниһаять, түбәндәге ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен күреп алды. (4) Ул ерак та түгел иде. (5) Клара чамалап карады: хәзер генә алар кайткан юл нәкъ менә шул ике тау арасыннан килеп чыга икән. (6) Димәк, Каракош шунда. (7) Тик ул тоташы белән күренми, әлеге ак маңгайлы тәбәнәк таулар аны каплап торалар.(8) Әмма Каракошның бер генә читен күрү дә Клара өчен күңелле булып китте, ничектер менә авылдан аңа җанлы бер җеп сузылган кебек булды. (9) Каракош аңа да якын икән ләбаса!

(10) Аннары тирә-якка күз йөртеп, акрын гына артына борылды. (11) Кинәт аның күзенә нидер көзгедәй уйнаклап-чагылып китте. (12) Шуны эзләп түбәнгә карагач, ул тау итәгеннән авылга таба кешеләр төялгән өч атның китеп баруын күреп алды. (13) Менә шул алдагы атта баручы кешеләрнең баш өсләрендә нидер җылык-җылык уйнаклап куйгалый... (14) Нәрсә бу?.. (15) Ах, чалгылар түгелме соң? (16) Әйе, әйе, чалгылар шул! (17) Арбага ике яклап тезелешеп утырган егетләрнең бастырып тоткан чалгылары ара-тирә әнә шулай чагылып-чагылып киткәли икән!.. (18) Печән чабучылар кайтып баралар. (19) Арттагы атларда, тырмаларын югары күтәреп, хатын-кызлар төялгән... (20) Бу күренеш Клараны аеруча сөендереп җибәрде. (21) Иртәгә бит ул үзе дә печәнгә чыгачак. (22) Менә шулай, үзе кебек кызлар белән бергә, аякларын салындырып, арбага утырган килеш, тырмасын күтәреп болынга барыр, болыннан кайтыр!..

( Ә. Еники)

Вариант 2

Юлдаш

(1) Исемем шулай. (2) Бәләкәй чагымда хуҗам колагыма өч тапкыр : “Юлдаш, Юлдаш, Юлдаш”,- дип кычкырган . (3) Һәм мин бу исемне гомергә истә калдырганмын.

(4) – Көчек чагында күмергә ятып аунагансың, ә менә койрык очың онытылып калган, шуңа ак, - ди хуҗам.

(5) Тәпиләрем дүртәү булса да, кайвакытта мин өч кенә тәпидә басып торам. (6) Хуҗам килә дә :

- Бир кулыңны,- ди. (7) Мин алгы уң тәпиемне аның кытыршы учына салам. (8) Шулай күрешәбез.

(9) Хуҗам ак мыеклы, ак кашлы. (10) Башында көрән эшләпә . (11) Сәлмән бабай дип йөртәләр аны. (12) Ишек кырыена сөяп куелган өч таягы бар аның. (13) Очына чүпрәк бәйләгәне каз куганда алына. (14) Кәкре башлы, кадак башлысы - бозлавыкта йөри торганы. (15) Чукмар башлы, сырлап эшләнгәне шәһәргә барганда кузгатыла. (16) Хуҗам эшләпәсен маңгаена батырыбрак кисә – минем дә койрык үзеннән-үзе салынып төшә, димәк ул – кәефсез. (17) Әгәр ул эшләпәсен артка шудырыбрак кисә – минем дә койрык өскә чөелеп бөтерелә, димәк ул кәефле.

(18) Җәйге төн кыска була. (19) Йокым сак. (20) Яфрак кыштырдаганы да колагыма керә.(21) Кояш чыгышы ягында иң кырый өй безнеке булгангамы , таң атуга, беренче булып безнең әтәч – Бөгелчән койрык куначадан аваз сала. (22) Шуның белән таң хәбәренә нокта куя.

(23) Шыгырдап ишек ачыла, баскычта комган тоткан хуҗам күренә. (24) Мин, чабып килгән шәпкә, алгы аякларым белән аның күкрәгенә сарылам. (25) Нишләргә белмичә, тирәсендә бөтереләм. (26) Ә ул елмая, башымнан сыйпый, аркамнан сөя.



(М.Галиев)

Вариант 3

Поезда

(1) Тәгәрмәчләрен бер көйгә тыкылдатып поезд бара. (2) Бәс сарган карагайлар ак итәкләре белән бөтерелеп, чагылып кына кала. (3) Купеда алар икәү – яшел капчыгына таянып утырган солдат һәм ак чәчле карчык.

(4) – Әнкәң сөенер инде. (5) Минем генә улым ... (6) Үле хәбәре килгәнгә ике ел үтте, барыбер күңел ышанмый, кайтып килер шикелле.

(7) – Өметеңне өзмә, әби, сугышта ни булмас, хәбәрсез югалганнар да күпме бит.

(8) – Бәхетле аналарның уллары да исән, - дип, карчык күз төпләрен сөртеп алды.

(9) – Әнием юк шул минем, әби, менә синең кебек яхшы күңелле рус карчыгы детдомнан алып үстергән. (10) Балачактагы исемем Мөнир булган. (11) Хәзер Михаил.

(12) – Ә-ә, - диде карчык, учына йомарланган ак кулъяулыкны яңакларына тидереп алды. (13) – Гаиләң бардыр бит?

(14) - Бар, кайтасымны гына хәбәр итә алмадым.

(15) – Күңел сизенә ул. (16) Якының юлда булса, төшкә керә.

(17) Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә тыкылдый.

(18) Солдат чөйгә эленгән гитарасына карап уйга калды. (19) Уңып, кыршылып беткән агачында нинди язулар гына юк. (20) Һәлак булган иптәшләренең кадерле ядкяре. (21) Сугыштан соң очрашуны көткән адреслар.

(22) Поезд кинәт тартылып куйды, тизлеген әкренәйтә башлады. (23) Солдат, урыныннан торып, шинелен киде. (24) Бер як иңенә яшел капчыгын,икенчесенә, бавыннан алып, гитарасын асты.

(Марсель Галиев)

Вариант 4

Алтын йолдызлы егет

(1) Орудие янында – Илдар. (2) Аның снарядлары бетә.(3) Ә снаряд ташучылардан берәү дә исән калмаган! (4) Илдар үзе снаряд ташый, үзе кора, үзе ата. (5) Күңелгә шом салып, танклар каршыга шуыша, алар артыннан пехота килә. (6) Инде командир да, наводчик та һәлак булган.(7) Һавада бомбардировщиклар үкерә. (8) Тагын шартлау!.. (9) Бер ярчык кисәге Илдарның муенын яндырып үтә. (10) Аркасы буйлап кан ага башлый. (11) Ул арада урман эченнән бер рота немец автоматчылары килеп чыга. (12) “Рус сдавайся!” – дип кычкыра-кычкыра, ата-ата, каршыга йөгерәләр. (13) Берьялгызың шул хәлдә калып кара! (14) Ә бит шул вакытта яраланган Илдар, орудиене тиз-тиз көйләп, фашистларга яңадан ут ача. (15) Уннарча фашист җиргә ава. (16) Авиобомба ярылып, яңа бер ярчык аягын яралач та, югалып калмый бит! (17) Итек чолгавын ертып алып, яраны бәйләрлек тәвәккәллекне каян тапкандыр да, туп янына басып, тагын ничек ата алгандыр?!

(18) Көн белән төн алмаша, тагын таң ата... (19) Бөтен расчет өчен берүзе 100 дән артык снаряд җибәрә солдат, 8 танкны яндыра... (20) Кинәт һавада - дошман бомбардировщигы. (21) Бер-бер артлы бомбалар төшеп ярыла. (22) Илдар, яраланып, аңын җуя. (23) Ул инде безнең гаскәрләрнең контрһөҗүмгә күчүен дә, еракта яңгыраган “ура” тавышларын да ишетми...

(24) Ә бу тигезсез сугышны стереотрубадан һәм бинокольдән күреп торган генерал Мерецков татар егетенең батырлыгына таң кала һәм шул ук көнне аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.

(25) Бөек Ватан сугышында беренче мәртәбә ике кешегә герой исеме биргәннәр. (26) Берсе – летчик, икенчесе – орудие командиры Илдар Маннанов.



(“Ялкын” журналы, Эльмира Закирова)

Вариант 5

Өянке

(1) Өянкенең ботакларында таң җилендә йөз унике кулъяулык җилферди. (2) Йөз унике язмыш... (3) Әгәр үзләренә багышлап чигелгән бк кулъяулыкларның ияләре исән булса, көленмәгән күпме көлү, сөйләнмәгән күпме сүз, эшләнмәгән күпме эш – көннәрне, айларны, елларны баетыр иде. (4) Капкалар ешрак ачылыр, өйләр артыр, морҗалардан төтен баганалары биеккәрәк күтәрелер иде.

(5) Тумый калган күпме бала... (6) Салынмый калган күпме нигез... (7) Җырланмый калган күпме җыр...

(8) Әгәр алар исән кайткан булса, күпме өй тәрәзәләре дөньяга көлеп ачылган булыр иде.

(9) Шулай итеп, ел саен Өянке ботакларында Җиңү көнендә йөз унике кулъяулык җилферди. (10) Карталарда бер нокта белән генә билгеләнгән Алтын Болак авылының ил өчен башын салган күпме язмышы. (11) Чит җир туфрагында ятып калган ир-егетләрнең исеме кулъяулык почмагына

кадерләп, күз нуры кушып чигелгән.

(12) Өянкене теләктәш итеп килгән кешеләрнең шушындый яңа гореф-гадәтен саклар өчен генә дә яшәрлек бу җирдә.

(13) Хәтер булып, яфраклары арасында яктырып җилфердәгән йөз унике кулъяулыкны күтәреп торган Өянке, инеш буендагылардан олы бер өстенлеген тойган хәлдә, ничек инде күченеп китә алсын, ди...

(М.Гали)



Вариант 6

Яз җитте

(1) Тышта кояш икән бит! (2) Сагындырган кояш. (3) Тәрәзәне ачуга бүлмәгә кошлар чыркылдавы бәреп керде. (4) Ризван агай ясаган ояларга сыерчыклар килгән! (5) Йорт бүлешү бара. (6) Былтыргы сыерчыклар... пыр туздырып, оядан чыпчыкларның бөтен “мебельләрен” чыгарып ыргыталар. (7) Телгә беткән чыпчыклар болай гына бирешмиләр әле, муенсыз башларын сузып, кыска тәпиләрендә сикерә-сикерә, чырк та чырк килеп, аяусыз талашалар. (8) “Сез кайтып күренәсез дә югаласыз. (9) Менә безнең кебек кыш буена торып карасагыз иде ! Нәзберекләр, аксөякләр, сездән булмый ул!”

(10) Ерак илләр күреп кайткан, затлы смокинг кигән сыерчыкларның тәрбия башка... чыпчыкларның тузанга баткан иске җиләненә өстән генә мыскыллы карап:” Окей!” – дип, бер генә сүз әйтеп куялар. (11) Көчле янында һәрвакыт куштаннар табыла. (12) Бер чыпчык, үз кардәшләренә хыянәт итеп, сыерчыклар тирәсендә мәш килгән була, оядан чыпчыкларның “мендәр-юрганнарын, кәстрүлләрен” чыгарып ыргытыша. (13) Сыерчыклар, урнашып беткәч, бу бичараны да типкәләп куачаклар бит инде. (14) Куштанлыкның соңы шуның белән бетә...

(15) Кошлар чыркылдашкан аваздан юкә бөреләренә җан иңәдер. (16) Көне җитеп, җылы җил кагылуга , киерелеп, дөньяга яфрак булып ачыласы сәгатен түземсезлек белән көтәләрдер.

(17) Чыпчыклар, үз-үзләренә көч биреп, карлыкканчы сыерчыкларны сүгәләр.



(М.Галиев)

Вариант 7

Салих әфәнде

  1. Мин аның беренче сүзен көтәм – укытучым дәресне нәрсәдән башлар икән?.. (2) Әлбәттә

иң элек музыка турында гомумән нидер сөйләр инде. (3) Ләкин ул сүзен бик гади итеп башлады:

  • Туташ, - диде, әдәп белән генә, - сез инде нота таныйсыз, пионинода яхшы гына уйныйсыз.

(4) Шуңа күрә мин бүгенге дәресне турыдан – туры үзебезнең халык көйләрен өйрәтүдән башламакчы булам. (5) Сез каршы килмисездер бит? (6) Һәм мин кыюсыз гына “юк” дидем инде.

(7) - Алайса мин сезгә башта берәр көй уйнап күрсәтим. (8) Рөхсәт итегез!

(9) Мин читкәрәк авыштым, ул күчебрәк утырды (10) Уйный башлаганчы миңа болай диде:

- Татарда көйләр бик күп. (11) Алар, нигездә, барысы да биш тавышлы ладка корылганнар,

әмма мелодияләре белән бер-берсеннән нык аерылалар. (12) Әйтик, “Тәфтиләү” бар, “Алмагачлары” бар, икесе дә пентатоникага нигезләнгән, ә аермалары нинди! (13) Берсендә – тирән моң- сагыш, икенчесендә – дәрт, шатлык... (14) Халык күңеле әнә шундый инде ул, туташ, - иң нечкә кичерешләренә дә көен-җырын таба белә!.. (15) Без әле аларның төрлесен өйрәнербез, ә хәзергә уйнар өчен берәр җиңелрәген алыйк. (16) Мәсәлән, “Туган тел”не! (17) Сезгә дә ул таныштыр... (18) Мәрхүм Гадулла абый Тукай сүзләре белән аны хәзер бөтен мәктәпләрдә җырлыйлар.

(19) - Без дә хор белән җырлый идек, - дидем мин, кыюланып.

(20) - Менә бигрәк тә яхшы... (21) Элек бу көйне “Анам кабере янында” дип йөртәләр иде.(22) Тукай сүзләренә җырлана башлагач, ул әйтерсең яңадан туды – авыр хәсрәтле көйдән якты рухлы көйгә әйләнде дә куйды. (23) Исеме дә “Туган тел!”

(Әмирхан Еники)



Вариант 8

Нефть

(1) Тугайның авылга караган читенә якынлашып килгәндә, Рәмзи, нидәндер курыккандай, кинәт кенә кычкырып җибәрде:

- Карале, кара, әллә нәмәкәй!..

(2) Карасалар, Сөендек иңкелендә ниндидер бер биек нәрсәнең селкенгәләп килгән башы күренде. (3) Ул челтәрле баш, җир астыннан калкып менгәндәй, күзгә күренеп күтәрелә, торган саен якыная, зурая иде.

(4) Гайнан исе китмичә генә:

- Вышка ич бу! – диде.

(5) Рәмзинең ансат кына ышанасы килмәде.

(6) Ул тәмам әсәрләнгән, аның күңелендә уйларга йөрәк җитмәстәй зур өмет кабынган иде. (7) Әгәр шунда аның атасы да булса!

(8) - Кит аннан, булыр инде!

(9) Ул яктан хәзер акрын гына гөрелдәү дә ишетелә башлады. (10) Шунда, кинолардагы танклар атакасына охшый төшеп, үр өстенә җидеме- сигезме трактор килеп чыкты. (11) Дүртесе алгы юньнән тарталар, берсе арттан килә, калганнары як-яктан озын корыч аркан белән манараны аудармыйча баралар.(12) Шул гөрелдәшкән тракторларның нәкъ урталарында, шактый кәефләнеп туйдан кайтучы Алып бабай сыман, горур кыяфәттә киң лафетка баскан кырык өч метр биеклектәге нефть вышкасы килә.

(13) Рәмзи, баскан урынында сикергәләп:

- Ай-яй! Кара әле! Ничек аумый ул,ә? – диде. (14) Ул да түгел, сикерә-сикерә көләргә тотынды: -Гулливер ич бу. Гулливер! (15) Лилипутлар аны да шулай як-ягыннан тарттыргагннар бит!

(16) Гайнан да кечкенә иптәшеннән ким дулкынланмый. (17) Ул нәрсәдер сизенә, кичеренә, аның хәтта тамагы кибә, лафеттагы бригадирдан күзен дә алмыйча каушап, әсәрләнеп нидер көтә иде.

(18) Шунда Гайнанның өченче көн кич анасы белән сөйләшүе исенә төште. (19) Ул клубтан соңрак кайтып йокларга гына яткач, печәнлеккә менә торган баскычта анасы күренде.

(20) – Йокламыйсыңмы әле? – диде.

(21) - Юк. (22) Ник? (23) Нәрсә бар?

(24) Якын-тирәдә кеше-кара булмаса да, анасының шыпыртлап сөйләшүе Гайнанны сагайтты.

(25) – Атаң кайткан бит!

(26) - Ә?! (27) Әтиме? (28) Кая, өйдәме?
(29) Җәүһәрия улын, иңбашыннан басып, кире яткырды.

(30) – Юләр, өйгә димим ич, Башкортстаннан монда күчеп килгән. (31) Үзем дә күрдем.

(Г. Бәширов)

Вариант 9

Җыр

(1) Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазары ишетелми иде.(2) Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек... (3) Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.

(4) Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә икенчесенә күчә, бераз җырлагач,туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. (5) Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса минен ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.

(6) Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. (7)Курәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. (8) Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. (9) Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... (10) Аһ, моңардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!

(11) ...Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. (13) Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. (14) Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.

(15) ... Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

Сарман буйлары,ай, киң ялан,

Печәннәре җитәр бер заман шул,

Печәннәре җитәр бер заман...

(16) Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. (17) Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш.(18) Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш.

( Ә.Еники)

















Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 04.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров82
Номер материала ДБ-007649
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх