Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / “Тел – рухи дөнья көзгесе” темасына КВН - дәрес үрнәге

“Тел – рухи дөнья көзгесе” темасына КВН - дәрес үрнәге

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Миякә районы Мәнәвезтамак урта гомуми белем бирү мәктәбе















Аяз Гыйләҗевнең

Җомга көн кич белән”

темасына

11 сыйныфта класстан тыш

уку дәресе


















Төзеде татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гулова Рима Рәмис кызы


Тема: Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре


Максат: әдәби әсәргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү; әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, аны бербөтен итеп күз алдына китерергә (синтезларга) йөрәтү; повестьтагы вакыйгаларга, андагы образларга, әсәрнең тел,стиль һәм милли үзенчәлекләренә дөрес бәя бирергә йөрәтү; әдип иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: А.Гыйләҗев портреты, аның турындагы истәлекләр, әдәби әсәрләре, газета-журналлар, А.Гыйләҗевнең якыннарына язган хатларының күчермәсе, презентация.

Дәрес барышы:

  • Оештыру өлеше. Кереш әңгәмә.

Укытучы: әдәби әсәргә анализ ясау – катлаулы эш. Язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгәнлеген һәм иҗат иткәнлеген белгән очракта гына без әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, әсәрнең милли үзенчәлекләренә дөрес бәя бирә алабыз. Мин сезгә бер хат укыйм. Шушы хат эчтәлегенә нигезләнеп, сез боларны ачык күзалларсыз, дип уйлыйм. (Укытучы А.Гыйләҗевнең булачак хатыны Нәкыягә төрмәдән язган хатын укый).

...Изолятор, конвой, подъем, марш! Стой! Быргы тавышы йокыдан уята, аннан иртәнге аш, юл, эш...

Бу авыр еллар мине тормышны танырга, аның катлаулы сәхифәләрен укырга өйрәтте. Бу авыр еллар миннән җитди кеше ясады. Тузанлы заводларда, кысан тынчу вагоннарда, кечкенә, ярымкараңгы төрмә камераларында кемнәр белән генә бер сынык икмәкне бүлешмәдем мин! Тормыш никадәр кыен булса, аның саен яшисе килә. Язлар килеп, дала өстендә җылы җилләр уйнаганда, үзеңнең кемлегеңне онытып ерак офыкка озаклап-озаклап карап торасың... Үткән көннәр хакындагы җылы истәлекләр акрын гына уяналар да, кайтасы килә, кайтасы...

Аяз. 27 февраль, 1955 ел”

(Хатны тыңлап үткәч, укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

1 укучы: “Җомга көн кич белән” повестенең авторы – Аяз Гыйләҗев. Бу хатны ул төрмәдән яза. Аны КДУ ның 2нче курсында укыганда, советка каршы коткы таратуда, контрреволцюион оешма төзүдә гаепләп кулга алалар. Тоткынлыктагы 5 ел гомер эзсез калмаган.

2 укучы: Әсәр 1979 елны язылып беткән. “Матур лозунглы” совет чынбарлыгы гарип күренешләрне – икейөзлелек, әхлаксызлык, куштанлык, әләкчелекне тудырды. Туры сүзле, намуслы кешеләргә яшәү нык кыенлашты, аларның бер тиенлек кадере калмады. Алга китеп булса да әйтик: Бибинурны да шушы системаның корбаны дип карарга кирәк.

  • Төп өлеш.

  1. Әсәрнең төп темасын билгеләү.

Укытучы: Әсәрнең нәрсәгә багышлануыннан, нәрсә турында язылуыннан чыгып, темасын билгелик.

(Укучылар фикере тыңлана. Төп тема итеп “игелек” төшенчәсе алына).

Укытучы: Бу төп тема вакыйгаларда ничек ачыла?

  • Бибинур кеше баласын җәлләп, тәрбиягә алып үстерә.

  • Зөһрәбану үз туганына күп еллар буена яманлык эшләп килә. Бибинур исә аңа яхшылык белән җавап бирә. Зөһрәбануны Галикәй белән кавыштыра.

  • Бибинур үксез эт табып алып кайта. Аны соңгы азыгы белән туйдыра. Әмма нәкъ менә шул эт үзен талап үтерә.

Укытучы: шулай итеп, вакыйгаларны җыеп торган үзәк образ, төп герой кем инде?

  • Бибинур.

(Укытучы тактадагы чиста кәгазь бите уртасына кызыл ручкаь(маркер) белән түгәрәк сыза. Түгәрәк эченә төп геройның исемен язып куя).

  • Сорауларга җавап бирү ярдәмендә Бибинурга характеристика төзү.

  1. Кем ул Бибинур? 2. Ул ничек яши? 3. Нәрсә ашый, нәрсә эчә?

4.Ничек киенә?

- Бибинур – олы яшьтәге авыл карчыгы. Ул ялгызы яши. Аны балалары ташлап киткән.

- Коры пенсиягә яшәгәнгә, аның ашау-эчүе дә каты-коты гына. “Бәрәңге тәгәрәтеп пешерсә, ул аны, өстәл янына килгәләп, көне буе чемченеп ашап бетерә”.

- Бөтен әйбәт әйберләрен сатып, балаларына акчасын җибәреп бетергән. Ә үзенең эчке киемнәре кырык ямаулы. Яңасын алып кияргә акчасы юк.

Укытучы: Бибинурның өе нинди? (Ишегалды яшел чирәм).

Яшел чирәм нәрсәне аңлата?

  • Бибинурның өе – ишелеп төшәргә торган салам түбәле йорт. Ишегалды – яшел чирәм, чөнки бу өйгә кеше аз керә. Чирәм әбинең ялгызлыгына ишарә ясый: трактор , машина таптамаган, бозылмаган җир.

Укытучы: Гомере буе кешеләргә яхшылык эшләгән Бибинур “бәхет” төшенчәсен ничек аңлый?

  • Бибинур өчен бәхет ул – кешеләргә игелек кылу.

Укытучы: (әсәрдән өзек укый). “Берәүләр: “Их, бу дөнья миннән кала”, - дип офтаналар. Бибинур киресен уйлады: “Шөкер, әле дә ярый, мин китеп барсам да, алар калачак! - дип сөенде. – Мин калып, алар югала торган булса, нинди күңелсез һәм мәгънәсез булыр иде бу дөнья! – дип юанды”.

А. Гыйләҗев язучыны үз әсәренең иң төп һәм иң мөһим герое, дип саный. Тагын бер хатны тыңлагыз әле, язучы өчен бәхет нәрсәне аңлата? (Хат укый).

Әхмәт авылында тузанлы кырларда эшләп йөрүче кешеләрне күргәндә, көлемсерәп карый идем. Хәзер генә мин ул кешеләрнең үзләренчә бәхетле икәнлекләрен аңлыйм. Бәхет ул һәркем өчен үзенчәлекле. Бәхетле яки бәхетсез кешеләр юк, аларның гомер юлларында бәхетле яки бәхетсез өзекләр генә бар. Мин дә әле кайтырмын, һәм сиңа буш далаларның җансызлыгы турында түгел, тормышның искиткеч гүзәллеген мактап сөйләрмен! Һәркем – үз бәхетенең остасы, диләр бит. Кайдадыр шунда, Идел буендагы кечкенә бәхет өчен мин бөтен нәрсәне бирер идем.

Бәйрәм. Бу язгы бәйрәмнәрдә онытма мине, минем аз гына булса да бәхетле буласым килә... Кулыңны җылы кысам. Хуш, Нәкыя!

Аяз. 2 май, 1955 ел”.

Укытучы: Бибинур тормышны ничек ярата?

(Укучылар әсәрдән Бибинурның тормышны яратуын, куана-куана тормыш көтүен укып күрсәтәләр).

Укытучы: Әбинең кичерешләрен тасвирлагыз.

  • Хәсрәте – ялгызлыгы, шатлыгы – Җиһангиргә булган мәхәббәте. Аның капма-каршы кичерешләре бергә яши, бер күңелгә сыеп беткән.

  • Автор, әбинең кичерешләренә бәйләп, нинди тавышка игътибар итә?

  • Буа тавышына.(Укучылар китаптан буа турында язылган өзекләрне укып күрсәтәләр)

Карчык буа тавышын үзенең иң авыр, я иң шатлыклы чакларында ишетә башлый. Моңа, карчыктан бигрәк, автор үзе игътибар итә. Буа тавышы – туган туфрак, хәтер, тарих тавышы.

  • Серен ачып салып сөйләшердәй кешесе бармы Бибинурның?

  • Юк.

  • Ә шулай да кем белән ул яратып сөйләшә, уртак тел таба?

  • Галикәй белән.(Укучылар Галикәй турында сөйлиләр).

  • Әйдәгез, ярдәмчел образларны билгелик. (Укучылар әйтә бара, укытучы түгәрәк янына аларның исемнәрен яза бара).

  • Галикәй

  • Габдуллаҗан

  • Мирзаһит

  • Миңлегөл

  • Җиһангир

  • Зөһрәбану

  • Зәкия

Укытучы: Бибинур һәм аны уратып алган, аның белән гомер кичергән авыл кешеләрен белдек. Шушы образлар аша әсәрнең композициясен билгелик.

  • Сюжеты. Без аны Бибинурның гомере, язмышы аша табабыз:

  • Бибинурның балаларына мөнәсәбәте;

  • Туганы Зөһрәбануга мөнәсәбәте;

  • Бибинурның мәхәббәте.

  • Вакыйгаларның үстерелеше.

Бибинур ятим балаларны тәрбиягә ала, сугышта аларның әтиләре үлеп кала. Ничек кенә яхшы итеп тәрбияләмәсен, Бибинурның балалары аңа карата салкын булып кала... Аны бөтенләй оныталар, кайтып хәлен дә белмиләр. Бибинур картлыгында үзенең мәхәббәтен очрата, ләкин бу татлы хыяллар да озакка бармый: Җиһангир үлеп китә. Аны күмәргә баргач, Бибинур Җиһангирларның аталарында була, аныкы шикелле өй җиһазларын күреп кайта (самовар, тегү машинасы).

  • Вакыйгаларның төенләнелеше. Авыл халкы Бибинурны кызгана; ялгыз яшәвенә, балаларының бар дип тә белмәвенә рәнҗи. Хат ташучы кыз Миңлегөлнең дә Бибинурга ярдәм итәсе килә.

  • Кулминация ноктасы. Миңлегөл, Бибинурның балалары турында газетада язып чыгар өчен, авылга хәбәрче чакырта. “Корреспондент килә! Бибинурга нишләргә? Аның балалары начар түгел бит!”

  • Вакыйгалар чишелеше. Шыр ялангач өйне җиһазлар белән тутырыйм дип, Бибинур күрше авылга, Вәлиләргә китә. Җомга көн, кичкә таба...(Укучылар дәфтәрләреннән өйдә әсәрдән табып язып килгән сурәтләү-тасвирлау чараларын укып күрсәтәләр. Әсәрнең бай, матур тел белән язылуын мисаллар белән дәлиллиләр).

  • Әсәрнең идеясен билгеләү.

Бибинурның язмышы – татар милләтенең традициясе, рухи байлыгы. Карчык – туган туфрак рухын саклап калучы кеше. Ә милләтне нәкъ менә шул рух саклап кала алыр иде, ди автор.

Повестьтә автор хисенең сәбәбе – Бибинурның үлеме. Аны үз кешеләре, хәтта үз эте үтерде, дия алабыз. Милләт үзен-үзе юк итә, ди автор һәм шуңа борчыла.

Укучылар әсәргә карата үз фикерләрен: повестьнең ни өчен ошавын, нинди тәэсир калдыруын әйтә.

  • Тактада язылган мәкальләрнең мәгънәсен әсәр эчтәлеге белән бәйләп аңлату.

  • Кеше баласы кешәнләсәң дә тормас, үз балаң типкәләсәң дә китмәс.

  • Үксез баланың теле ачы булыр.

  • Үксезнең үпкәсе каты булыр.

  • Баланы кем тапкан, шул асрасын.

  • Ит изгелек, көт явызлык. (Укытучы тактада “кояшны” ясап бетерә).



  • Нәҗип

  • Сабир

  • Хәтимә

Нәтиҗә ясау. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китерү.

Укучыларның белемен бәяләү, өй эше бирү: әсәр буенча инша язарга.






Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 19.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров234
Номер материала ДБ-368578
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх