Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Телне эзлекле өйрәнү- сәләтле шәхес тәрбияләүнең мөһим шарты"

"Телне эзлекле өйрәнү- сәләтле шәхес тәрбияләүнең мөһим шарты"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Гарифуллина

Ландыш Ринат кызы

Татарстан Республикасы

Тәтеш муниципаль районы МББУ

Алабирде урта гомуми белем мәктәбе”



Тема: “Телне эзлекле өйрәнү- сәләтле шәхес тәрбияләүнең мөһим шарты.”


Татар укучысы! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар

буена чарланып,иң камил телләр дәрәҗәсенә

күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр

дә, илаһи төшенчәләр дә,гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган.

Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер.

(“Татарның әхлакый кодексы”ннан)


Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына яңа максат – бурычлар куйды. Укучыларның белем алу эшчәнлеге белән идарә итү , рухи һәм физик үсешен, кызыксынучанлыгын үстерүгә булышу – шуларның иң мөһиме. Моңа кадәр дә шундый максатлар куйдык бит дигән фикер белән килешәм. Ләкин 21 нче гасырда яшәвебезне , яңа техник мөмкинлекләр базасының югары дәрәҗәдә булуын уйлаган очракта , максатның катлаулы булуын күрәбез. Димәк, яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту- тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына бу максатны тормышка ашыра ала. Укытучы иҗади шәхес булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык-бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Укытучыны иҗади шәхес буларак тасвирлый торган берничә билгене, үзенчәлекне аерып күрсәтегә мөмкин:

1.Шәхеснең гадәттәгедән үзгәчәрәк фикер йөртергә сәләтле икәнен дәлилли һәм укытучы вазыйфасын башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән шәхес булуын раслый торган акыл күрсәткечләре, акыл сыйфатлары.

2.Активлык, яхшы хәтер, эчке сиземләүнең көчле булуы. Болар үз чиратында һәр эштә башлап йөрергә сәләтлелектә, ихтыяр көченә ия булуда, максатчанлыкта, камиллеккә омтылуда чагылыш таба.

Бүгенге татар теле укытучысы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә үзенең укучысын да ияртеп бара алырга тиеш. Балаларда кызыксыну уята алган укытучы- үз эшенең остасы. Ул укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видео-техника белән эшли белүдә укучыларга үрнәк күрсәтә алырга тиеш.

Соңгы унъеллыкта мәктәп күп үзгәрешләр кичерде. Бүгенге заман баласы белән эшләү алымнары, укыту- тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми, ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Әдәбият укытучысы буларак, мин эш методикамны шушы юнәлештә алып барам. Укучыларга ошый, чөнки үз фикереңне башкаларныкы белән чагыштыра алу, бәхәскә керү, дәлилләү, һәр нәрсәгә үз позизияңне булдыру укучыны шәхес итеп тоярга ярдәм итә. Бүген укыту һәм тәрбиядә нәтиҗәлелек турында сүз алып барабыз. Нәтиҗәнең күзгә күренеп торуы, билгеле булуы шарт. Белемлелек дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучының укырга теләген сүндермәү мөһим. Һәркемнең мөмкинлеге төрлечә. Югары билгеләргә укымыйча да,бала үз кысаларында уңышка ирешергә мөмкин. Әлегә мисал укытучының үз эшенә иҗади якын килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый һәм иҗади,сәләтле шәхес тәрбияләүгә нигез булып тора.

Иҗади шәхес тәрбияләү өчен, укытучының иҗади булуы шарт. Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала. Үз эшен яратып башкармаган укытучыдан укучылар читләшәләр.

ЮНЕСКОның күптеллелекне яклап чыгуы уңаеннан, 2000 нче елда БМОның 21 нче февральне Халыкара Туган тел көне дип игълан итүен беләбез инде. Монда сүз халык җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларны, халык авыз иҗатын, туган телне саклап калу һәм яшәү турында барганлыгы аңлашыла. “Тел-кешелекнең рухи мирасының аерылгысыз бер өлеше- дигән иде ЮНЕСКОның генераль директоры К.Мацура .–Телләрнең барлыкка килеп, туып кына калмыйча, юкка чыгу ихтималын да искә алсак, без аларны якларга һәм шуның белән бөтен кешелек дөньясы өчен мөһим булган мәдәниятләр күптөрлелеген саклап калырга тиешбез. ЮНЕСКО бу уңайдан көчен кызганмый һәм дәүләтләрнең туган телләрне саклау сәясәтенә һәрьяклап булышлык күрсәтә.”

Үз-үзен, туган телен, киләчәген хөрмәт иткән халыкларда туган телгә мөнәсәбәт ЮНЕСКО яклавыннан башка да һәрвакыт игътибар үзәгендә. Мәктәптә телебезгә булган хөрмәтне мин югары бәяләр идем. Укучыларым да туган телебезне, татар милләтен, үзебезнең телебез белән бәйле булган һәрнәрсәне хөрмәт итәләр һәм моның башкача булуы мөмкин түгел. Гомумән алганда, безнең туган телебез-татар теле, шагыйрь әйтмешли “Какканны вә сукканны” күтәрүче ятим хәлендә. Уйлап карасак, тел- әдәбият укытучыларын яу кырындагы солдат белән чагыштырыга мөмкин.Туган телебезнең киләчәген соңгы вакытта телдән төшмәгән белем стандартларына, укыту-методик әсбапларның камиллегенә никадәр бәйле булмасын, беренче чиратта, мөгаллимнәрнең шәхси җаваплылыгына, аларның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүләре һәм фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, класста һәм өйдә эшләү генә җитми, класстан тыш эшләрне оештыру, аларны эзлекле һәм кызыклы итеп алып бару зарур. Шушы кагыйдәне истә тоткан хәлдә,түбәндәге максатлар буенча эш оештырыла.

  1. Укучыларның ана теле белән кызыксынуларын үстерү, аларда татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнү теләкләрен уяту.

  2. Укучыларның дәрестә алган белемнәрен тирәнәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен бирү, эзләнү эшләре алып бару.

  3. Аерым телләр буенча дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуацион, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү.

  4. Класста бирелә торган төрле яклы тәрбияне ( патриотик, гуманлылык, эстетик, дуслык- иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) класстан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.

Шушы максаттан чыгып, дәрестә һәм дәрестән тыш эшләрне оештырганда, аерым укучылар белән генә эшләмичә, төрле юнәлештә барлык укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Әлбәттә,беренче чиратта,укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм белем дәрәҗәләрен истә тотарга кирәк дип саныйм.

Мин эшли торган Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе 1979 нчы елдан укучыларга белем бирә. Татар авылында урнашкан булса да, биредә рус балалары да белем ала. Димәк, мәктәптә татар һәм рус телле балалар өчен башка фәннәрне укыту белән беррәттән татар теле дә укытыла. Әйтергә кирәк, рус балалары туган телләрен генә түгел,татар телен дә яратып өйрәнәләр. Гомумән алганда, безнең мәктәптә телне эзлекле рәвештә өйрәнүгә күп көч куела, ә аның нәтиҗәсе фән бәйгеләрендә, фәнни –гамәли конференцияләрдә күренә.Мәктәптә 3 югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.Укытучылар арасындагы җылы мөнәсәбәт,бер- берсенең хезмәтен бәяләү укучыларның да күз алдында. Бергә эшләү,бәйгеләргә әзерләнү,ярдәм итешү югары күрсәткечләргә ирешүгә уңай йогынты ясый. Мәктәптәге методик берләшмәдә ,беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр булган укучыларның дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрен дөрес оештыру максатыннан,сәләтле шәхес тәрбияләү өчен үзебезнең эш программабызны булдырдык.“Тарихы барның- киләчәге бар” исемле программа буенча класстан тыш эшләр алып барыла.

Беренче баскыч- башлангыч мәктәп. Үз максаты, эш юнәлешләре булган класстан тыш эшләр кечкенә балаларның кызыксынуларын, яраткан эш төрләрен, уеннарын кертеп үтуәрелә. Иң мөһиме:бала татар телендә матур сөйләшергә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, сәнгатьле матур сөйләргә, уйнарга-җырларга тиеш. Боларның барысын яратып башкарганда гына максатка ирешеп була. Бу баскычта “Тапкырлар һәм зирәкләр”, “Әкияттә кунакта”, “Бу белергә кызыклы” юнәлешләре буенча эш алып барыла. Куелган максат:

-укучыларның күзаллау сәләтен үстерү, яхшылык һәм явызлык, кыюлык һәм куркаклык, юмартлык һәм саранлык төшенчәләренең асылын әкиятләрдән чыгып аңлату;

- тапкыр һәм зирәк булырга, дөрес фикер йөртергә, халык авыз иҗатына хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү, милли бәйрәмнәрне, халык уеннарын өйрәнү һәм үткәрү, халкыбызның тарихи мирасына сак караш тәрбияләү;

-укучыларда иҗади активлыкка омтылыш тәрбияләү, мөмкинлекләр тудыру, кечкенә күләмле иҗат җимешләренә зур игътибар бирергә өйрәтү.

Башлангыч баскычта класстан тыш эшләрне оештырганда, төп игътибар баланың танып- белүен үстерүгә бирелә. Баланың рухи байлыгын халык әкиятләрен, мәкаль һәм әйтемнәрен, табышмак, уйдырмышларын никадәр күбрәк белүе белән бәйле. Иң мөһиме-баланы яхшы белән яманны аерырга өйрәтү. Бу баскычта бала эшчәнлегенең төп формасы булып уен санала. Бала уен эшчәнлеге ярдәмендә активлаша, аралаша, үз уй-фикерләре белән бүлешә. Онытылган бәйрәмнәрне , традицияләрне искә төшерүне дә уен, кичәләр ярдәмендә оештыру бик уңышлы була. Бала яшьрәк булган саен, аның истә калдыру сәләте көчлерәк. Шуны истә тотып, башлангыч баскычта, күптөрле юнәлештә балаларда кызыксындыру уята торган дәрестән соң чаралар оештырыла.

Урта баскыч 5-8 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа нигезендә эшлекле чаралар үткәрүне күз алдында тота. Төп игътибар гаилә, туган авыл, дуслык, якташлык, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү белән бәйле. Бу баскычта укучыларның эзләнү эшләре белән кызыксынуларына һәм иҗат активлыкларын өстенлек бирелә. “Алтын каләм”, “Без татарча сөйләшәбез”, “Тел дигән дәрья бар” исеме астында шөгыльләнгән укучыларның күбесе, өлкән класска җиткәч, олимпиада призерлары, инша бәйгеләренең җиңүчеләре булалар. Шушы баскычта нәфис сүз осталары үсеп җитлегә һәм “Ватан”, “Йолдызлык”, “ Дулкыннар” фестиваль-бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Дәрестән тыш чаралар оештырганда алга куелган максат:

-нәсел шәҗәрәңне өйрәнү, гаилә традицияләрен саклауга омтылыш тәрбияләү, өлкән һәм яшь буын арасында хөрмәт, аңлашу, ярдәмләшү сыйфатларын ныгыту;

-туган як тарихы, авылның күренекле кешеләре, авыл белән бәйле атамалар, кушаматлар өйрәнү;

-укучыларның танып-белү сәләтен үстерү, авыл һәм районыбыз мәдәнияте тарихын өйрәнү, әхлаклы һәм эстетик зәвыклы шәхес тәрбияләү.

Күпьеллык практика күрсәткәнчә, дәрес теория белән өстенлек алса, дәрестән тыш вакытның файдалы үткәрелүе иҗади шәхес тәрбияләүгә күбрәк мөмкинлек бирә. Бала үзен иркен тота, теләп аралаша, сәләтен ачыклый, кызыксына. Дәрестән тыш вакытта укучының белеме түгел, киләчәккә сәләте ачыклана һәм бу сайлыйсы һөнәр белән дә бәйле булырга мөмкин.

Югары баскыча керүче 9-11 нче сыйныф укучылары өчен җитди, җаваплы, эшлекле юнәлешләр сайланган.Мин үзем 5-11 нче сыйныф укучылары белән эшләсәм дә, күбрәк игътибаргны югары баскычка юнәлтәм, заман белән бергә атлаучы, уй-фикерен ныклап әйтүче, иҗади шәхес тәрбияләү өстендә эш алып барам. Фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашу, республикакүләм инша бәйгеләренә әзерлек, татар теле һәм әдәбияты бунча район, республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясау, яңа формада дәүләт аттестациясенә әзерлек белән беррәттән әдәби чаралар,очрашулар, күңелле кичәләр, экскурсияләр оештыру телебезгә булган хөрмәтне тагын да үстерә дип саныйм. “Театр яктылыкка, нурга илтә” әдәби түгәрәге, рус балаларын татар теленә өндәүче “Мин татарча сөйләшәм” кызыклы грамматика уеннар, “Иҗади шәхес тәрбияләү” электив курс эшчәнлеген югары бәялисе килә. Соңгы вакытта мәгариф системасына кертелә башлаган Сингапурча укыту юлларын да дәрестән тыш вакытта рус балалары өчен куллана башлау укучыларда кызыксыну уятты.

Ана теле-зур хәзинә ул, дибез. Һәр халык үз тарихын, үз телен, үз рухын, җыр-моңын сакларга, аны яңа буыннарга тапшырырга тели. Ә бу бары тик тел ярдәмендә генә башкарыла. Димәк, милләтне саклыйбыз дибез икән, иң әүвәл телне саклау зарур.Ана теленең югалмавы, өйрәтелүе өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрендә җаваплылык тоярга тиеш. Мин үземнең татар теле укытучысы булуым белән горурланам һәм, эшемнән тәм табып, укучым белән бергә алга атлыйм.

Укытучының хезмәтен аның эше нәтиҗәсе белән бәялиләр. Узган уку елында татар теле фәне буенча 3 район призёрым,1 җиңүчем булды.11 нче сыйныф укучысы Мингалиев Назил 9 нчы сыйныфтан бирле республика күләмендә югары нәтиҗәләргә иреште.Республика призёры дәрәҗәсенә күтәрелгән Назилның уңышлары-аның телне эзлекле рәвештә өйрәнүе,тырышлыгы,максатчанлыгы нәтиҗәсе. Әлбәттә,уңышларга ирешүендә аның әти-әнисенең роле зур булды.

9б сыйныф укучыларым да үз билгеләренә республика тестын тапшырып чыктылар. Нәтиҗәлелек-60%. 11 нче сыйныф укучылары Хакимова Ләйсән һәм Шафигуллина Ләйлә татар теле фәне буенча БРИ тапшырырга теләк белдерделәр һәм уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.Аларның уртача күрсәткечләре 78 балл. Хакимова Ләйсән КФУ ның Татар филологиясе факультетына укырга керде.


2014-2015 нче уку елында алга куелган максатларны тормышка ашыру өстендә күптөрле юнәлештә эш алып барылды, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дистәгә якын эш язылды һәм төрле конкурсларга җибәрелде. Иң беренче чиратта, эшне теләк белдереп,эзләнеп башкаруга кызыксыну уятырга кирәк. Моның өстендә башлангыч сыйныфтан башлап эшләгәнебезне искә алганда,әллә ни кыенлык тумый. Бары тик дөрес этәргеч,ярдәм итеп җибәрергә кирәк. Гаилә, авыл, туган як, район җирлегендәге кызыксыну уяткан теманы ачыклап эшкә керешәбез.Иң әйбәте дип табылган эшләрне республика конкурсларына юлладык. Әлбәттә,бөтен эшләр дә урынлы булмасалар да,балада кызыксыну уятырга зур адым булып тора.


«Шәҗәрәләр-нәсел агачы” фәнни- гамәли конференция:

«Җиде буын җылысын сакла» Гарифуллин Ш.В. (11 нче сыйныф)


Каюм Насыйри исемендәге конференциягә:

-«Татарларда китап басу» Хайруллин Ришат (11нче сыйныф)

-«Идел буе,Урал халыкларының рухи үсешендә татар эшмәкәрләре һәм мәгърифәтчеләренең роле» Хакимова Ләйсән (11 нче сыйныф)

-«Олы Әтрәч авылы тарихында халык авыз иҗаты әсәрләренең чагылышы» Нигъматуллина Гүзәл (11нче сыйныф)


Туфан Миннуллин исемендәге конференциягә:

-«Яралы язмышлар» Шайхутдинов Раил (11нче сыйныф)

-«Бөек Ватан сугышы минем гаиләм язмышында»

Мингалиев Назил (11нче сыйныф)

-«Спорт юлы -зур җиңүләр юлы» Шафигуллина Ләйлә (11нче сыйныф)

-«Солдат бабам-минем горурлыгым. » Мавлюдова Фирүзә (5нче сыйныф)

-«Хатлар яздым утырып... » Салеева Йолдыз (5 нче сыйныф)


Регионара лингвистик фәнни- гамәли конференция:

-«Әдәби тел һәм матур әдәбият әсәрләренең теле. » .

Гарифуллин Шамил (11 нче сыйныф)


Абдулла Алиш исемендәге фәнни-гамәли төбәкара конференция

«Шигърият бакчасында» Шафигуллина Ләйлә (11нче нче класс)

Алабирде урта мәктәбендә Олы Әтрәч, кече Әтрәч, Байраш, Алабирде укучылары белем ала. Туган як тарихы, кешеләре белән кызыксыну буенча зур эш дәрестән тыш вакытта алып барыла. Өлкән буын вәкилләре белән очрашу, тарихи китаплар өйрәнү, архив материалларына мөрәҗәгать итү укытучы белән укучы арасын якынайта. Фәнни-тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла.

Туган якны өйрәнү юнәлеше буенча “Олы Әтрәч авылы тарихы” темасы буенча эшләгән Хайруллин Ришатның фәнни-тикшеренү эше күп әзерлек сорады һәм бу эш Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә 1 нче урынга лаек дип табылды.Шул ук конференциядә катнашкан Мингалиев Назил “Укытучылар династиясе» юнәлешендә 1 нче урынга,Гарифуллина Гүзәл 2 нче урынга чыктылар.11 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Шамил Арча районы Яңа Кырлай авылында үткәрелгән Республикакүләм 4 нче Тукай укуларында үзенең иҗат җимешләре-мәктәп темасына хикәяләре белән катнашып, лаеклы 2 нче урынга чыкты. Аның хикәяләре Тукай укуларында катнашкан хезмәтләр буенча төзелгән җыентыкта урын алды. Бу- мәктәп өчен матур күрсәткеч.

Һәр укытучының эше матур күрсәткечләр,уңай нәтиҗәләр белән билгеләнүен ,яңа уку елында һәрберебезгә ныклы сәламәтлек,иҗади уңышлар теләп калам.





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 23.08.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров308
Номер материала ДA-012697
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх