Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Научные работы / Телне Яшь үзенчәлеге буенча тикшерү.

Телне Яшь үзенчәлеге буенча тикшерү.



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Телне Яшь үзенчәлеге буенча тикшерү.

Хасанова Альбина


Кеше, табигать баласы булса да, үзе генә яши алмый. Ул үзе кебекләр белән җәмгыять (коллектив) төзи. Җәмгыятьтә яшәү өчен исә төп шартларның берсе – кешеләрнең үзара аралашуы, ягъни тел ярдәмендә фикер белдерү, хәбәрне кабул итү һәм башка кешегә тәэсир итү. Галимнәр күрсәтүенчә, бала ана карынында үсү барышында ук дөньяда, җәмгыятьтә үзе ишеләр белән аралашып көн итәргә әзерләнә. Димәк, аралашуның нигезе сабыйчактан ук салына икән. Л.С.Выготский сөйләү сәләтенә ия булу – кешенең табигате белән социаль факторга, беренче чиратта сөйләшүгә мохтаҗлыгы һәм аралашу юлларын башка кешеләрдә сынап карарга омтылу белән бәйле булуын искәртә. Баланың сөйләме формалашканда, аңында эзлеклелек барлыкка килә, тел системалыкка ия булганга ул дөрес төзелешкә ирешә. Димәк, бала сөйләме – чагыштырмача мөстәкыйль күренеш, аерым максатларга ия, мотивлашкан һәм төзелешендә иерархия булуы белән характерлана.

Бала дөньяны тел ярдәмендә бербөтен итеп кабул итәргә өйрәнә. Аңарда сөйләмнең эчке “моделе”, эчке сөйләм системасы формалаша һәм ул фонетик, лексик, грамматик, структуралардан файдалана башлый. Аның аерым когнитив сәләте формалашканчы, ул билгеле бер тел формаларын һәм структураларын кулланмый. Димәк, бала өчен тел ул - баштан ук авазлар тезмәсенә салынган мәгънә. Иң кечкенә вакыттан бала авазларны таный һәм аера. Беренче авазларны аеру сөйләм агышында бердәм интонацион һәм фонематик эчтәлек белән бәйле була. Келер исемле галим һәм психолог тарафыннан куелган эксперемент нәтиҗәсендә 9-12 айлык маймыл белән бала өчен авазлар тезмәсенә гади реакция барлыкка килүен ачыклаган. К.Бюлер бу яшьне балаларга карата “шимпанзаноид” вакыт дип атый. Сөйләмнең формалашуы рефлексларга бай һәм инде 9-12 айларда балада беренче төгәлләнгән авазлар берләшмәсе - сүз формалаша. Баланың сүзлек составы бик тиз үсә : бер яшькә җиткәндә бала инде тугыз сүз белсә, ике яшьтә аның саны өч йөзгә тулган була, ә өч яшьтә - мең сүзне тутыра. Соңыннан бала аерым сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәнә башлый. Тел үз составында ике якны күздә тота – физик һәм семантик, вербаль һәм мәгънә берлеген. Бала телне бер-бер артлы килгән сүзләр тезмәсе буларак түгел, ә бербөтен итеп, дөньяны ни дәрәҗәдә танып белүенә карап кабул итә. Мөһим фактор булып, баланың үзенең барлыгын ачыклау , үз - үзен тану процессы тора.

Икенче баскычта баланың күзаллавы формалашуда – уен һәм аның психикасына тәэсир итү көчен күзәтү бик тә кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Инде ачыклаганча, бала иң кечкенә вакыт аралыгында сөйләм телен үзләштерә : 18 айга ул бер составлы сүзләр, аннан ике , дүрт яшькә бөтен синтаксик конструкцияләрне үзләштереп бетерә. Практик яктан без бала сөйләмең формалашуын уен вакытында күзәтә алабыз дидек. Мәсәлән, ике яшьлек баланың диалог оештыруында түбәндәге сүзләр кулланыла : зылый (еылый), үкелеп (үкереп), туб (туп), пивет (привет), Фахад (Фархад), Инур (Илнур), Луслан (Руслан), аписин (апильсин), винанад (виноград), тупатупс (чупа-чупс), абус (арбуз). Мондый сүзләрне куллану баланың фонетик, морфологик, синтаксик кимчелекләрен ачыкларга ярдәм итә. Фонетик якын килгәндә баланың п ~ б, л ~р, еш кына [ р ] төшеп калуы күзәтелә. Морфологик яктан исем, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр ешрак кулланыла. Бала сөйләмендә рус телле сүзләр дә очрый, моны хәзерге көндә балаларны чолгап алган мөһит белән бәйләп карарга мөмкин булыр иде. Чөнки хәзерге вакытта әти-әниләр балалар белән күбрәк русча сөйләшергә омтылалар. Дүрт яшьлек баланың сөйләме исә һәр яктан төгәлләшкән һәм формалашкан була. Мәсәлән : дүлт (дүрт), ас (аш), сылок (сырок), падалок (падарок), Линатка (Ринатка), уламга (урамга), каладым (карадым), һ.б. Кулланылган сүзләрдә фонетик яктан л ~р, с~ш, ф~в авазларының тәдгәллеге күзәтелә, морфологик яктан барлык сүз төркемнәренә кергән сүзләр урын ала. Синтаксик яктан баланың диалог формалаштыруы төгәл, дөрес җөмләләр төзүдән гыйбарәт. Ләкин күзәтелгән мисаллардан бала сөйләмендәге бу кимчелекләр вакытлы күренеш буларак исәпләнә, алар бары тик баланың үсү, үзгәрүенә беренче адым булып тора. Башкача әйткәндә, кечкенә генә авазлар тезмәсе, предметларны атар өчен түгел, ә сөйләм оештырыр өчен кулланыла. Д.Слобин язуынча, “ Тел әзер схема, призма оештырып бирми, ә бала сорауга җавап үзе табарга тиеш була ”.

Бары тик мәктәп яшендә генә баланың беренче тапкыр стабиль, төгәл күзаллавы барлыкка килә, Пиаже фикеренчә, мәктәп баласы социальләшкән һәм индивидуальләшкән кеше буларак кабул ителә башлый. Ул мәктәп яшендәге балаларның бу вакытын ике чорга бүлә : беренчесе урыннан кузгалу – баланың яңа дөньяга ияләшүе булса, икенчесе – баланың дөньяны кабул итүе. Бары 12 яшькә генә беренче класс баласы тулаем логикага һәм уйлау процессына ияләшә. Э.Шпрангер тикшеренүләр нәтиҗәсендә балаларда күчеш яшен дә билгели. Күчеш яшь – баланың мәдәният белән бергә фикерли башлау вакыты. Баланың күңел дөньясы барлыкка килүне күзәтсәк, ул баланың мәдәни яктан үсүенә китерә торган чоры дип билгеләнә.

Ләкин яшь үзенчәлеген тикшерү моның белән генә чикләнә алмый, чөнки яшь төшенчәсен зур бер тармак – антропология фәне – кешенең барлыкка килүен һәм үсешен кешеләр расаларын, тән төзелешенең нормаль вариацияләрен өйрәнә. Бу фәнгә Ф.Энгельс аеруча зур игътибар бирә. Аның бу өлкәдә кешенең морфологик һәм физик төзелешен өйрәнүгә багышланган “Диалектика природы” (1969) хезмәте билгеле. Яшь ул – үзгәреп торучан берәмлек, кешелекнең функциональ һәм яшәешнең төп категориясе булып санала.

Фәндә ике төп яшьне аерып чыгару бар :

1)Абсолют яисә календарь, хронологик - шартлы һәм 2) үсеш яше. Кеше индивидына карата :

1.Биологик яшь ;

2.Социаль яшь ;

3. Психологик яшьләрне аерып чыгарырга була.

Яшь үзенчәлеге – универсаль күренеш. Җәмгыятьнең үсү-үзгәрү процессы, нәсел, яшь когорталарының формалашуы белән бәйле була. Яшь үзенчәлеге үзара бәйләнгән социаль- психологик система. Яшь үзенчәлекләрен П.Сорокин, Т.Парсонс, С.Айзенштадт социаль принциптан чыгып өйрәнәләр. Стратификация – яшь төшенчәсен җәмгыяви планда өйрәнүне күздә тота. Ул абстракт категорияләр белән эш итә һәм мәдәни аспектны үзәккә ала. Яшь үзенчәлекләрен өйрәнгәндә төп юнәлешләр булып, физик антропология, кеше экологиясе, кеше җайлашуы, үсү һәм үзгәрүе процесслары тора.

Яшь үзенчәлеге системасын түбәндәгечә күрсәтелергә мөмкин :

  1. Яшь буенча составы һәм халык структурасы (социаль – демографик аспект )

  2. Халык эшчәнлегендә яшь структурасы ( социаль – экономик аспект )

  3. Җәмгыяви оешмаларда яшь структурасы ( социаль - сәяси аспект ).

Яшь үзенчәлекләренең аерым переодик чорларын да күзәтергә мөмкин : ( СССР, 1965) – яңа туган балалар – 1-10 көн; имчәк яшьтәгеләр -10 ай -1 ел ; башлангыч балачак -1-3 яшь; беренче балачак -4-7 яшь; икенче яшь-8-12,8-11; яшүсмер -13-16; балигълык -17-21, 16-20; өлгергән -22-35,36-60; өлкән -61-74; картайган -75-90; озак яшәүчеләр – 90 ннан арткан. Мәсәлән : африка халыкларының яшь аралыгын исәпләү индивидуаль санау системасы белән бәйле булса, кикуйю халкында буыннарның алмашынуы 13 еллап исәпләнә. Ничек кенә булмасын, шушы кызыклы күзәтүләрне чагыштырмача озак еллар дәвамында геронтология фәне өйрәнеп килә. Геронтология – ( гр.geron, иялек килеш gerontos – карт ) ул исән организмларның олыгаю күренешен өйрәнә, анда барган үзгәрешләрне күзәтергә омтыла. Әлеге фәннең тизләтелгән юлдан китүе И.И. Мечникова, С.П. Боткина , М.С. Мильмана исемнәре белән бәйле.

Җыеп әйткәндә , сөйләм теленең онтогенезын өйрәнү балалар сөйләмен өйрәнмичә мөмкин түгел. Балалар сөйләменең инновациясе –уникаль феномен, ул үз эчендә лингвокреатив механизмларны күзәтү мөмкинчәлеген бирә. Яшь үзенчәлеге –ул антропология фәненең бер тармагы һәм ул кешене биоҗәмгыяви -мәдәни феномен буларак ачыкларга тырыша. Җәмгыятебездәге, яшәешебездәге үзгәрешләрне бары тик яңача аңлап, фикерләп кенә кабул итәргә була. Һәр ике якның – уйлау процесының да, аралашу процессының да – төп коралы тел. Димәк, телне белер өчен аны балачактан ук өйрәнергә һәм балалар мисалында төп үзенчәлекләрне ачыклау юлын дәвам итәргә кирәк. Яшь үзенчәлеге буенча телне тикшерү – ике үзәкле система. Аны тикшерү өчен мотивлалаштыру нигезен һәм шуларны канәгатьләндерә алырлык чаралар нигезен (тел системасын ) белергә, үзләштерергә, хәтерендә тотарга тиеш.


5




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 19.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Научные работы
Просмотров12
Номер материала ДБ-201308
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх