Ульян өлкҽсе Димитровград шҽһҽренең
Габдулла Тукай исемендҽге 22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү
мҽктҽбе.
6
нчы сыйныф өчен татар теленнҽн дҽрес эшкҽртмҽсе.
Тема.
Алмашлык турында төшенчә.
Ҽхмҽт
Зҽкиевич Рҽхимовның иҗади үсеш технологиясен кулланылып төзелде.
Төзеде:
югары категорияле
татар
теле һҽм ҽдҽбияты укытучысы
Сҽмигуллина
Гүзҽл Илдус кызы
Димитровград
2019.
Тема.
Алмашлык турында төшенчә.
1.
Дидактик максат: татар тел
гыйлемендҽ алмашлык сүз төркемен үзлҽштерү.
2.
Үстерелешле: логик һҽм иҗади
фикерлҽү күнекмҽлҽрен камиллҽштерү укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү,
кагыйдҽлҽр формалаштыра һҽм дҽлилли белү күнекмҽлҽрен үстерү, ҽдҽби телдҽ дөрес
һҽм образлы итеп сөйлҽү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
3.
Тәрбияви максат: төркемнҽрдҽ
дустанҽ мөнҽсҽбҽттҽ эшлҽү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру,янҽшҽдҽге
кешелҽргҽ игътибарлылык, дуслык хисен тҽрбиялҽү.
ДӘРЕС
БАРЫШЫ.
I. Ориентлашу,
мотивлаштыру этабы.
Исҽнмесез, укучылар, һҽммҽгезгҽ
дҽ хҽерле көннҽр телҽп дҽресебезне башлыйбыз. Ҽ хҽзер бер –беребезгҽ карыйк,
елмайыйк һҽм яхшы кҽефлҽр телик!Белемне бҽялҽү өчен мин сезгҽ карточкалар
өлҽшҽм . Һҽр эш төреннҽн соң үзегезгҽ бҽя куеп барырсыз. Дҽрес ахырында без
аларга нҽтиҗҽ ясарбыз.( Белемне бәяләү өчен карточкалар өләшү)
Укучылар, бүгенге теманы тулырак
өйрҽнү өчен төркемнҽргҽ бүленеп утырдык. Төркемнҽргҽ бүленеп эшлҽү дҽресебезне
тагын да отышлы һҽм файдалы итҽр дип ышанып калам .
Ҽ хҽзер беренче булып өй эшлҽренҽ
анализ ясап үтҽрбез. Сезгҽ төркемнҽрдҽ киңҽшеп “Иң яхшы эш кемнеке? Ни өчен
? икҽнлеген ачыкларга кирҽк булыр.
1. Ӛй
эшләренә анализ
Мҽҗбүри:
Ярымиҗади:
Иҗади:
Көтелгҽн эш: Мҽҗбүри өй эше
төркемнҽрдҽ, ярымиҗади иҗади вариантлар баштан төркемдҽ тикшерелҽ, “иң яхшы
эш” лҽр сыйныф алдында тыңланыла, бҽялҽнҽ. Иң яхшы эш кемнеке ни өчен икҽнлеге
ачыклана?
ҮЗБӘЯ
2. Актуальләштерү.
1 нче проблемалы бирем.
Бу сүзләр икенче төрле ничек аталар?
Исем, сыйфат, сан, рҽвеш,
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ ( сүз төркемнҽре)
2 нче проблемалы бирем.
Бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә
карый икән? Аларны без перфокарталарда сызым аша билгеләрбез Перфокарта
белҽн эш .
Мисаллар шҽһҽрнең, күп, кояш,
унынчы, озын, кичҽ, баллы.
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (исем, сыйфат, сан , рҽвеш ,)
Әйдәгез, укучылар аларның сорауларын да
искә төшереп китик әле.
Исем нинди сорауларга җавап бирҽ?
Сыйфатның сораулары ничек?
Сан сүз төркеме нинди сорауга җавап
бирҽ? Рҽвешнең сораулары нинди?
ҮЗБӘЯ
3.
Уку мәсьәләсен кую ситуациясе . 1 нче проблемалы бирем
. Төркемнәрдә эшлиләр.
Мин Сезгә хәзер җөмләләр язылган биремнәр
таратам, ә Сезгә анда төшеп калган сүзләрне төркемнәрдә уйлашып куярга кирәк
булыр?
1)
...
дусларым белҽн саф һавада уйнарга яратам.
2)
...
китап ..., ҽ дҽфтҽр Гөлназныкы.
3)
...
китҽлҽр, ҽ ... каласыз.
4)
...
Казанда булдыңмы?
5)
Дустың
... яши?
6)
Бүген
..... китапханҽгҽ барасыңмы?
7)
Урамда
..... күренми. 8) ..... бик тырышып укый.
Укучылар, нинди сүзләр төшеп калган? Алар
нинди сүз төркеменә карый?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (алмашлыклар)
Рус телендә алмашлыклар бармы ,алар ничек
дип йөртәләләр, алмашлык сүзе инглиз телендә ничек була кем белә?
Көтелгҽн нҽтиҗҽ
( ҽйе , бар, местоимение, pronoun )
Дәресебезнең темасы ничек булыр?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (“Алмашлык”)
Тактага һҽм дҽфтҽрлҽргҽ тема языла.
II.
Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.
1
нче проблемалы бирем.
Әйтегез әле сүз төркемнәрен өйрәнгәндә
нинди төшенчәләрне өйрәнәсез ? Бу тема буенча дәрестә нәрсәләр эшләрбез?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ ( нҽрсҽне белдергҽнен , сорауларын ничек ясалганын,
дөрес язылышын карыйбыз.).
Димәк бүген дәрескә нинди максат куябыз ?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ ( алмашлык турында төшенчҽ бирҽбез, нинди сүз төркемен
алмаштыруын карыйбыз, җөмлҽдҽге ролен )
2
нче проблемалы бирем.
Сезгә текст ошыймы?
Мансур татар телен бик тырышып укый.
Мансур җиденче сыйныфта укый. Мансурга ундүрт яшь. Мансурның дуслары күп.
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (юк, Мансур сүзе кабатлана )
Текст матур булсын өчен нишлибез?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (Мансур сүзен алмаштырабыз, алмашлыклар сүзлҽрне алмаштырып
килҽ )
Мансур татар телен бик тырышып укый.
Ул җиденче сыйныфта укый. Аңа ундүрт яшь. Мансурның дуслары күп.
3
нче проблемалы бирем.
Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килә
соң ? Алар җөмлә кисәге була алалармы?
Төркемнәрдә эшлиләр.
1. Сиңа
кайттым сөеп тагын да мин (Г.Тукай) (исемне)
2. Кыз
җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыштынсыз
гына кузгалып китте, егет моны сизмҽде (Ҽ.Еники). (рҽвешне) 3. Бер җирдҽ юк андый
ак каеннар, Бер җирдҽ юк андый урманнар
(Һ.Такташ). (сыйфатны)
4. Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным (Р.Вҽлиев). (санны)
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (исемне , рҽвешне, сыйфатны, санны) Алар
җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ ( Җөмлҽдҽ ия, тҽмамлык, аергыч булып килҽлҽр, исемне, сыйфатны,
санны, рҽвешне алмаштыра )
Алмашлык сөйләмдә нәрсәдән коткара?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ (кабатлаулардан коткара)
Бирелгән
текстта алмашлыклар бармы? Текстан
алмашлыкларны табу .
1. Балтасы
кулда, Егет эштҽн бераз туктап тора; Тукта,чү! Ямьсез
тавышлы ҽллҽ нҽрсҽ кычкыра.
2. Айрылып
китсҽм дҽ синнҽн гомеремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа
кайттым сөеп тагын да мин.
3. Нҽрсҽ
бу? Качкынмы, җенме? Йҽ өрҽкме,нҽрсҽ бу?
Кот очарлык, бик
килешсез, ҽллҽ нинди нҽрсҽ бу!
Көтелгҽн нҽтиҗҽ (бераз,
ҽллҽ нҽрсҽ, мин, сиңа, нҽрсҽ, ҽллҽ нинди, нҽрсҽ, бу)
Бу алмашлыклар бер-берсеннән аерылалармы?
Көтелгҽн нҽтиҗҽ (
ҽйе бар, язылышлары, ясалышлары төрле, төркемҽлҽре бар)
Ә хәзер төркемнәрдә
бергәләшеп дәреслектән файдаланып алмашлык сүз төркеменең кагыйдәсен чыгарыйк
.
Модельдә күрсәтү.
Алмашлык мөстҽкыйль сүз төркеме
Исемне,
сыйфатны, сан, рҽвешне алмаштырып килҽ
Җөмлҽдҽ ия, тҽмамлык, аергыч була
кабатлаулардан коткара
төркемчҽлҽре бар
Хәзер бераз ял итеп алыйк.
ФИЗМИНУТКА
Бирелгҽн алмашлыклар буенча
хҽрҽкҽтлҽр ясау .
Исем - (торып басарга)
Сыйфат – ( кул чабарга )
Рҽвеш– (аяклар белҽн тыпырдарга)
Сан– (кулларны алга сузарга )
Алмашлык - ( кулларны өскҽ күтҽрергҽ)
(Физик күнегү эшләү)
Ул, кызның , егерменче , бүген ,
матур , безгә , озын , алтау, шәһәр
, түгәрәк.
1 нче күнегү.
Бирелгән җөмләләрдән
алмашлыкларны табарга, бу фикерләр белән сез килешәсезме ?
Төркемнҽрдҽ эшлилҽр.
1.
Үз
илен яратмаган кеше берни дҽ яратмый. ( Д. Байрон)
2.
Берҽү
башка телне өйрҽнмҽкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен. (
К.Насыйри)
3.Кешенең үзен ничек тотуы – аның
чын йөзен күрсҽтҽ торган көзге ул. (И.Гѐте)
4.
Иң
кыены – үзеңне танып белү, иң җиңеле башкаларга киңҽш бирү. ( Фалес)
5.
Ҽгҽр
син үз телеңне белмисең икҽн, үз халкыңның мҽдҽниятен , аның рухи байлыгын
үзлҽштерҽ алмыйсың. ( Ф. Яруллин)
2 нче
күнегү
Әйдәгез, хәзер дәреслектән күнегү
эшлибез.
Дҽреслек
белҽн эш. Күнегү эшлҽү. Җөмлҽдҽн алмашлыкларны табу.
3 нче
күнегү
Ә инде хәзер алмашлыклар кулланып
җөмләләр төзик
(Җөмлҽлҽр төзү)
Ә хәзер төркемнәрдә дә дә бергәләшеп
алмашлык сүз төркеменең моделен төзик
Алмашлыкларның ясалыш схемасын, моделен
төзү өчен безгә нишләргә кирәк ?
Көтелгҽн
нҽтиҗҽ ( нинди сүз төркемен алмаштыра, нинди җөмлҽ кисҽге була
ничҽ төркемчҽсе бар
Төркемнәрдә
эшлиләр. Аерым битләргә язалар.
Нинди
сүз төркемен алмаштырып килҽ
Нинди
җөмлҽ кисҽклҽре булып килҽ
Ничҽ
төркемчҽсе бар Нҽрсҽдҽн коткара
Модельдә күрсәтү
АЛМАШЛЫК
исемне,санны, рәвешне, сыйфатн алмаштыра
|
җӛмләдә
ия, ытәмамлык, аергыч
булып килә
|
7 тӛркемчәсе бар
|
кабатлаулардан
коткара
|
ҮЗБӘЯ
III. Рефлексия, бәя этабы.
1.
Рефлексия.
нҽрсҽ
эшлҽргҽ тиеш идек? (УМ искҽ төшерелҽ); ничек
эшлҽдек? (чишү юллары искҽ төшерелҽ); нинди
нҽтиҗҽ ясадык?, дигҽн сорауларга җавап бирү.
2.
Үзбәя.
Белемнҽрне бҽялик. Мин бүген бер-беребезне
бҽялҽү формасын тҽкъдим итҽм. Кемгҽ ничҽле куяр идегез? Дҽрескҽ гомуми бҽя өчен
критерий:
дҽрестҽ
нинди УМ чиштек? Ничек эшлҽдек? Нилҽр белдек? дигҽн
сорауларга
модельлҽргҽ карамыйча үз-сүзлҽре
белҽн сөйлҽп бирү -”5”;
модельдҽн
файдаланып, үз-сүзлҽре белҽн сөйлҽп бирү -”4”; модельдҽн
файдаланып һҽм укытучы яисҽ иптҽше ярдҽме белҽн генҽ сөйлҽп бирү -”3”;
модельдҽн файдаланып
һҽм укытучы яисҽ иптҽше ярдҽме белҽн дҽ сөйлҽп бирҽ алмау -”2”.
Билгелҽр саны ачыклана. Укучылар
белҽн килешенеп ( укытучы һҽм укучы килешкҽн билгелҽр) билгелҽр көндҽлеклҽргҽ
һҽм журналга куела.
“5”- “4”- “3”
–
3.
Ӛйгә тәкъдим ителгән эшләр:
1)
мҽҗбүри
– ---- нче күнегү.
2)
ярымиҗади
– дуслык турында, алмашлыклары булган, 5 мҽкаль, яки ҽйтем язып килергҽ
3)
иҗади
– вариант – алмашлыклар кулланып авылда яшҽүче ҽбиегезгҽ, туганнарыгызга яки
дустыгызга хат язып килергҽ.
Шуның белҽн бүгенге дҽресебез тҽмам,
барыгыз да булдырдыгыз, саубулыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.