Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Тема: «Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Тема: «Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында»

библиотека
материалов





Мин, Рахматуллова Галия, 6 сыйныф укучысы.

Уткәнне белү, синең киләчәген

Хәтерләүдән курыкма син!

Уткәненне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни игкәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Минем фәнни эзләнү эшемнең темасы: Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында

Минем сайлап алган темамның актуальлеге. Бүгенге көндә гаиләнең тарихын өйрәнү.

Фәнни-тикшеренү эшемнең төп объекты булып Калимуллиннар гаиләсе, аларның шәжәрәсе, Бөек Ватан сугышында һәрбер гаилә әгъзасының илне саклауга керткән өлешен өйрәнү, әби-бабаларның язмышы.

Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез.

Быел Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы булып узды. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр ветераннарыбыз бар. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя.

Минем Мидхат бабай һәм анын гаиләсе тарихын беләсем, өйрәнәсем, кешеләргә җиткерәсем килде. Бу гаиләнең тормышы меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу зур тарихның бер күзәнәге.

1918нче елның 19 нчы гыйнварында Кәлимуллиннар гаиләсендә Зиннәт улы Мидхәт беренче бала булып дөньяга аваз сала. Шул чорның һәрбер малае кебек ул да укыган, үскән һәм гаиләдә олыларга булышкан....

1943 нче елда 17 яшь тулуга Мидхәткә дә фронтка барырга хәбәр килә. 29 нчы гыйнварда ул илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса. Ул фронтта - укчылар полкының минометчигы була. Ул 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр укчылар полкы белән Белорус фронтында Ватаныбызны саклауда катнаша.

Бөтен Россия, Европа буйлап Берлинга кадәр күпме юллар, күпме ил чикләре узган! Мидхәт бабай бу еллар турында искә алырга яратмый иде.. Телевизордан онытылмас сугыш елларында кешеләрнең газаплануларын, үлемен күрсәтсәләр, әтиемнең колакларын куллары белән каплап икенче бүлмәгә чыгып китүе әле дә күз алдымда. – ди: минем әбием .

Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре өчен Кәлимуллин Мидхәт Зиннәтулла улы түбәндәге орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән: 3нче дәрәҗә Дан ордены;Батырлык өчен медале 1944ел.; «Сугышта хезмәтләре өчен»; «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, 1946 нче ел; 2 нче дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены» 1985 нче ел һәм башка истәлекле юбилей медальләре.

Мидхәт бабай үз хезмәтенә бик җаваплы караган. Аның мактау хатлары һәм Почет грамоталары да бар. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган. Мидхәт бабай барысын да үтәгән. Бүгенгесе көндә аның 6 оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Ул 1993 нчы елның 12 октябрьендә вафат булган.

Бабайның якты хәтирәсе безнең күңелләрдә мәңге калыр! Җир йөзендә анын балалары, оныклары, оныкчыклары - аның дәвамы. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәгәннәр алар. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдырганнар. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Сугышлар булмый корбансыз.

Ансыз юк Җиңү туе.

Ә без үлгәннәр алдында

Бурычлы гомер буе!


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.06.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров140
Номер материала ДБ-107423
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх