Инфоурок Родной язык КонспектыТема "Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре" (7 нче сыйныф)

Тема "Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре" (7 нче сыйныф)

Скачать материал

  Татар теле дәресенең технологик картасы

Укытучы :     Михайлова Мәрвия Фаит кызы

Сыйныф:    7

Укыту методик кулланма: Дәреслек.Татар теле. Башкортстан республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфы өчен уку кулланмасы/ Л.Г. Хәбибов. Н.М. Алчина.- Уфа: Китап. 2019

Дәрес темасы: Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Максат: 1. Дидактик максат:  гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләре булдыру; белемнәрне актуальләштерү;

2. Үстерелешле максат: Фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

3. Тәрбияви максат: укучыларга экологик  тәрбия бирү.

Төп терминнар, аңлатмалар: тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз, тыныш билгеләре.

 

Ирешеләчәк нәтиҗә

 

Предмет күнекмәләре

 

Уку-язу күнекмәләре: тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр кулланылу очракларын язу

Тел күнекмәләре: сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәтү

Тиңдәш кисәкләрне  күнегүләрдә сорау куеп билгели белергә, гомумиләштерүче сүзләр  табарга

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

 

уку эшчәнлеге hәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру: бер-береңә ярдәм итү; ихтирам, үз-үзеңә җаваплылык хисе арту; коллективта уңай мөнәсәбәт булдыру; төркемнәрдә килешеп эшли белү; үз фикереңне әйтә, дәлилли  белү;

 

Регулятив УУГ:

 

уку бурычларын китереп чыгаруда, материалның эчтәлеген адымлап ачыклауда, рефлексия ясауда катнашу; хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын  кую; үз эшчәнлегеңне нормаларга туры китереп бәяләргә өйрәнү;

 

Танып белү УУГ:

 

тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау

Коммуникатив УУГ:

Иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы, аңлаешлы итеп әйтеп белә бирү

 

 

Дәрес тибы:

1.     Дидактик максат:   яңа белемнәр бирү һәм беренчел ныгыту дәресе

2.     Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә;

3.     Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: проект технологиясе, өлешчә эзләнү, проблемалы ситуация тудыру.

Ресурслар: компьютер, экран, проектор, презентация

Предметара бәйләнеш:  әдәбият, тарих

 

                                                 Дәреснең төзелеше

  I .       Оештыру . Мотивлаштыру-ориентлашу

Исәнләшү. Укучыларны барлау.

II.  Белемнәрне актуальләштерү

а) сорауларга җавап бирү; б) лексик мәгьнә өстендә эш (“зелпе” , “җыр” сүзләре)

III. Дәреснең темасын, максатын билгеләү

        IV . Яңа тема аңлату.  Проблемалы ситуация тудыру, аны билгеләү

Ял итү.

         V.    Яңа материалны күнегүләр өстендә ныгыту.Төркемдә һәм индивидуаль эш.

        VI .    Дәрестә үтелгәнне системага салу, ныгыту.

а) тиңдәш кисәкләр турында  сорауларны  кабатлау.

б)гомумиләштерүче сүз  таба белүне оештыру;

г) сөйләм үстерү эшен булдыру.

VII. Өй эше бирү

 VIII. Рефлексия.Үзбәя. Билгеләр кую.

Дәрес барышы:

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        

I.                  Оештыру моменты . Уңай психологик халәт тудыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру. 1 мин

Исәнмесез, укучылар!

Якты чырай , яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

-Хәзер бер-беребезгә карап елмаеп, дәресне башлап җибәрик!

II      Актуальләштерү. 6 мин.Укучылар, өй эшен тикшерик! 234 нче күнегүне бирем буенча эшләргә кирәк иде. Укыйбыз! Дөрес.

         “Рух” һәм “Җыр” сүзләрен ачыклыйбыз. Сүз портретын, сүз бәйләнешен әйтеп үтәбез. Яхшы!

 

II.               Уку мәсьәләсен кую. Яңа материалны кабул итүгә әзерлек. 8 мин.

1.      Дәреснең эпиграфы итеп Әхмәт Ерикәйнең шигырь юлларын алабыз.

 “Бар да якын миңа: урман, кырлар, 

  Миләш куаклары, зелпеләр”.

         Укучылар, бу шигырь юллары белән автор нәрсә әйтергә теләгән?          ( табигатьнең якынлыгын, сагыну хисе дә сизелә.Урман, кырлар күңелгә якын булгач, аларны саклау өчен без өлеш кертергә тиешбез)

         Укучылар, сезгә  нинди сүз таныш түгел? (ЗЕЛПЕ) Афәрин! Әйдәгез, игътибарны “ЗЕЛПЕ” сүзенә юнәлтик һәм төпле анализ бирик. Малайларга  “УРМАН” сүзе. Сүзлекләр кулланабыз!

2.Сүз өстендә эш. Терәк  схема таратам, ЗЕЛПЕ сүзен төрле яктан карыйбыз. Бу эшне башкарганда, безгә аңлатмалы, русча – татарча, татарча – русча сүзлекләр ярдәмгә килер.

         Кем әзер? Хәзер экранга карап чагыштырабыз.(Пауза) Үзбәя. Кемнәр “5”ле куя? “4”ле? Кемнәр эшли алмады? Исегездә калдырыгыз! (тәрҗемәсе  жимолость;    аңлатмасы: Парлап урнашкан вак яфраклы, хуш исле алсу һәм ак чәчәк ата, кара коңгырт төстәге җимеш бирә торган куак үсемлек. Тамырдаш сүзләр : зелпелек ( местность, поросшая жимолостью).Сүз бәйләнеше: ак зелпе, киң (широколисая), кара (душистая), тәбәнәк (низкая, стелющаяся) . Зелпе үсә, яшелләнә, корый, киңәя, зурая, ..

         Катнаш, куе, кара урман. Урман шаулый, сулый, саклана, кисә, чистартыла,..)

3. Эпиграфта нинди  сүз билгеләнгән? Ул нинди сүз?(Гомумиләштерүче сүз). Тагын нәрсә билгеләнгән?(тыныш билгесе) Ни өчен, дип  уйлыйсыз? (Көтелгән җавап: Дәрес темасы  “Гомумиләштерүче сүзләр  янында тыныш билгеләре”). Дөрес, бүгенге дәреснең темасы  “Гомумиләштерүче сүзләр  янында тыныш билгеләре”.

Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, дата, теманы язып куябыз!

Егерме тугызынчы апрель.

Гомумиләштерүче сүзләр  янында тыныш билгеләре.

 Максатны да билгеләп үтик. Нәрсә эшләргә тиешбез? (Көтелгән җавап: тиңдәш кисәкләр  турында белемне тирәнәйтәбез, гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләр куелуын аңлатачакбыз).

Белемнәрне актуальләштерү. 6 мин. Терәк схемалар белән эш

Тиңдәш кисәкләр турында нәрсә беләбез?

Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар

 
А 4 тә  язылган:

Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәш кисәкләр  ?

 

Тиңдәш кисәкләр  янында гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

 

 
 

 

 

 

 

 

 


 (Укучылар җавап биргән саен, җаваплар әйләндерелеп куела)

Ял итеп алыйк! 2 мин.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ.

Дәфтәр, китапны яптык,

Парта янына бастык.

Без ял итәргә әзер,

Тәнәфес була хәзер.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Ябам күзем: ял итсен,

 Ачам күзем: күп күрсен.

Уң якка карыйм, сул якка карыйм,

Тәрәзә аша еракка карыйм.

 Яңа белемнәр ачу.  9 мин

1.       Тиңдәш кисәкләр  янында гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләрен 236 нчы күнегүне эшләгәндә ачыклыйбыз. Мин сезгә тикшеренү эше тәкъдим итәм. Төркемнәрдә эшлибез.

          Беренче төркемгә 1, 2 нче җөмләләр.

         Икенче төркемгә 3, 4 нче җөмләләр.  Язабыз, җавап әзерлибез.

 

         Көтелгән җавап: Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела. Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела.        

         157 нче биттәге кагыйдәне укып чыгабыз.

         Беренчел ныгыту. Эталон буенча тикшерү.  5 мин.

1.     237 нче күнегү. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатабыз.

2.      Карточка буенча эш.

Тиңдәш кисәкләр янында килгән гомумиләштерүче сүзләргә бәйле тыныш билгеләрен куегыз.

1. Балачагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен  (  ) барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде (Ә. Еники).

2. Алкаланып колак артларына төшкән куе аксыл чәче дә, ап-ак муены да, хәтта аз гына җәенкерәк борыны да (  ) барысы да аңа тулаем сөйкемле йомшаклыгын биреп тора кебек ( Ә. Еники).

3. Аңа беркем дә булыша алмады(  )атасы да, яраткан колы да (Н. Фәттах).

4. Барысы да(  ) китүчеләр дә, озатучылар да — ял итүче халык (Ә. Еники).

5. Руслар арасында шулай ук төрле халыклар бар иде(  )офицерлар, студентлар, адвокатлар һәм төрле катлау сәүдәгәрләр дә бар иде (З. Бигиев).

 

Дәрес материалын авыр үзләштерүче балаларга:

1. Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?

а) үзара бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала.

б) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала

в) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала

2. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

а) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала

б) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала

в) җөмләнең барлык кисәкләре дә—ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлләр, аныклагыч тиңдәшләнеп килә ала.

 

Хәзер бер-берегез белән дәфтәрегезне алышасыз һәм тикшерәсез.Дөрес вариант экранда. Хатасыз булса “5” ле, 1- 2 хаталыга “4” ле куябыз.

V.Яңа белемнәрне куллану. Фронталь эш. Индивидуаль эш. 3 мин.

Эпиграфны укыйбыз. Шушы шигырь юлларына охшатып, җөмләләр төзибез. (Фронталь эш)

НӘТИҖӘ.

VII.Өйгә эш бирү. 2 мин 1. Кагыйдәне ятларга (157 нче бит).2. 238 нче күнегү.

Тиңдәш кисәкләр кертеп, “Табигать саклау “ темасына  3  җөмлә язарга.

 VIII. Рефлексия. Үзбәя. Йомгаклау. 1мин

     -    Дәресебезнең максаты нинди иде? (гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләре булдыру; сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәтү)

-         Максатыбызга ирештекме?

-         Нәрсә белдек? Ничек белдек? Нәрсә турында сөйләштек?

-         Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый? Кул күтәрәләр.

-         Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк? Кул күтәрәләр.

-         Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк?

-         Бик тырышып эшләдегез.  Рәхмәт!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тема "Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре" (7 нче сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Менеджер по управлению сервисами ИТ

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Укыту методик кулланма: Дәреслек.Татар теле. Башкортстан республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфы өчен уку кулланмасы/ Л.Г. Хәбибов. Н.М. Алчина.- Уфа: Китап. 2019

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 528 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.05.2021 769
    • DOCX 51.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Михайлова Марвия Фаитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Михайлова Марвия Фаитовна
    Михайлова Марвия Фаитовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4065
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в дополнительном образовании

Педагог дополнительного образования по русскому языку и культуре речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 46 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 482 человека

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания учебного предмета «Родной (русский) язык» в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 1 199 человек

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Современные тенденции в управлении и бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 16 регионов

Мини-курс

Воспитание будущего поколения: от педагогики до игровых технологий

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 18 человек