Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Тема: [х] һәм [һ ] тартыкларын өйрәнү

Тема: [х] һәм [һ ] тартыкларын өйрәнү

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

В.Д. Шадриков методикасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресен планлаштыру.

Тема: [х] һәм [һ ] тартыкларын өйрәнү

Максат: 1) х һәм һ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру;

2) матур һәм дөрес язу, анализлау, нәтиҗә ясый белү, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) толерантлык тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау: компьютер, проектор, “Орфографик сүзлек”, “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле” Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәреслек ( татар балалары өчен), Казан, 2012 ел, индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

- Алдагы дәресләрдә без сезнең белән кайбер тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышын өйрәндек. Алга таба да шушы эшне дәвам итәрбез һәм грамоталылыгыбызны үстерербез. Төрле авазларны әйтүдә һәм язуда кыенлыклар туарга мөмкин икәнен инде беләбез. Бүгенге дәресебездә без шул очракларның чираттагысын карап үтәрбез.

II. Өй эшен тикшерү

  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерик әле. Сезгә “Ялкын” журналының төрле саннарыннан

[в ]һәм [w] авазлары кергән 10 сүз язып килергә кушылган иде. ( 2-3 укучы сүзләрне укый, калганнары дәфтәрләреннән карап чагыштыра).


2. Актуальләштерү Ә хәзер үткән дәреснең темасын искә төшерик.

-Алдагы дәрестә без [в] һәм [w] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәндек. Шул турыда сөйләшеп алыйк:

-В хәрефе белдергән авазны әйткәндә нинди сүзләрдә аскы һәм өске иреннәр бер-берсенә таба хәрәкәт итә?(Татар теленең үз сүзләрен әйткәндә).

-кайсыларында аскы ирен өске тешләргә тия?(Алынма сүзләрне әйткәндә).

-Язуда бу ике аваз нинди хәреф белән белдерелә? (в хәрефе белән)

-[w] авазы ничек дип атала? (ирен-ирен тартыгы дип).

-[в] авазы ничек дип атала? (ирен-теш тартыгы дип).

-Яңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында[в]авазы урынына нинди аваз әйтелә?

([ф] авазы әйтелә)


3.Сүзлек диктанты (бер укучы тактада яза, калганнары - дәфтәрдә)

Авыз, ваза, Әхмәтов, вертолет, тавык, валчык, вакыт, хат, шәһәр, Һади, Халидә.

Тактада язган укучының эшен бергә тикшерәбез , хаталарны төзәтәбез. Һәр укучының күпме хата җибәргәнен ачыклыйбыз. Бер -ике сүздәге [в] һәм [w] тартыгына характеристика бирәбез.

-Тактада язган укучының ни өчен х һәм һ язганын без беләбезме? Юк. Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

III. Яңа теманы аңлату. – Әйе, без бүген дәрестә [х] һәм [һ ] тартыкларының дөрес язылышын өйрәнербез. 1.Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу. (Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез) Укучылар өчен бурычлар: а) [х ] –кече тел тартыгы икәнен, чөнки ул ясалганда, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-беренә якынаюын һәм һава өреп чыгарылуны аңлау; ә) [һ ]-йоткылык тартыгы икәнен, чөнки ул ясалганда, йоткылык стеналары тараюын һәм алар аша һава өреп чыгарылуны аңлау; б) [х] һәм [һ ] тартыкларының парсыз саңгырау тартыклар икәнен аңлау; в) бу авазларның күбрәк гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравын, аларның дөрес әйтелешен һәрвакыт истә тотарга кирәклекне аңлау; г) һәр кагыйдәгә мисал китерә белү, дәлилли белү; д) укуда һәм язуда дөрес куллану. 2. Яңа теманы аңлату өчен компьютер презентациясен күрсәтү. -[х] һәм [һ ] тартыклары кергән сүзләр; -шул сүзәрне аңлаткан, белдергән рәсемнәр; -кагыйдәләр. 3. Күнегүләр эшләү: -75 -76 нчы күнегүләрне эшләү (40 бит) . 4. Дәреслектән кагыйдәне һәм мисалларны уку.

IV. Ныгыту. 1. Мөстәкыйль эш (дәфтәрләрдә эшләү):

Төркемнәрдә эш. ”Кем күбрәк? -“Татар исемнәре сүзлеге”ннән [х] һәм [һ ] тартыклары кергән кеше исемнәре язып алу (беренче төркем ир-ат исемнәре, икенче төркем хатын-кыз исемнәре язып алалар). - мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү. 2. Дәреслектән күнегүләр эшләү. а) 77 нчы күнегү, 40 бит (нокталар урынына [х] һәм [һ ] тартыкларының тиешлесен куеп, күчереп язу); б)78 нче күнегү, 41 бит (хаталы сүзләрне төзәтеп һәм тыныш билгеләрен куеп, хатны күчереп язу. Җөмләләрне тиешле урында кызыл юлдан язу.) в) Биремне алдан эшләп бетергән укучыларга индивидуаль биремле карточкалар бирү. г) 41 биттәге тизәйткечне уку. V. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен һәр укучыга көндәлеккә билгеләр кую.



VI. Өй эше бирү.

Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр.

а) 41нче биттәге 79 нчы күнегү(язма);

ә) сүзлек диктантына әзерләнергә;

б) 41 биттәге тизәйткечне ятлау.

VII. Йомгаклау. 1. Әңгәмә . - Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек? - Дәрес сезгә ошадымы? - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам.

Автор
Дата добавления 30.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров605
Номер материала ДВ-110409
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх