Инфоурок Дошкольное образование КонспектыТема: “Җимлек янында” (2 кечкенәләр төркеме.Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча оешкан белем бирү эшчәнлеге. Танып белү өлкәсе. Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы” тәрбиячесе Насибуллина М.Р.

Тема: “Җимлек янында” (2 кечкенәләр төркеме.Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча оешкан белем бирү эшчәнлеге. Танып белү өлкәсе. Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы” тәрбиячесе Насибуллина М.Р.

Скачать материал

Тема: “Җимлек янында”
(2 кечкенәләр төркеме)

 

Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча оешкан белем бирү эшчәнлеге.

                   Танып белү өлкәсе.

Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы” тәрбиячесе Насибуллина М.Р.

 

 

 

Тема: Җимлек янында.

Максат: 1. Кышлаучы  кошларны күзәтүне оештыру, аларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү; пумаланың очы белән ярма бөртекләре ясауны ныгыту.

2. аваз ияртемнәрен әйтүдә күнектерү(чырык чырык); сүзлек запасын баету(чыркылдый, кыю, җитез, өлгер).

3. кошларга карата сак караш тәрбияләү, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү.

Җиһаз: Җимлек янында рәсеме, сары буяу, кәгазь, пумала, кош өлешләре һәр балага, Балачак аланы китабы, 351 бит, маскалар, чыпчыклар тавышы яздырылган аудиоязма.

 

Барышы.

Тәрбияче. Балалар минем яныма килегез әле (балаларны тәрәзә янына чакыра).

Хәзер тышта елның кайсы вакыты? (кыш).Җир өсте нәрсә белән капланган?(кар).

Кышын бездә кышлаучы кошлар гына кала.Аларга бик салкын, шуңа күрә алар  җылыныр өчен каурыйларын кабарталар.

Аларга азык табу бик авыр, ачтан үлмәс өчен, күп ашарга кирәк. .Без аларга җимлекләр куйдык.

Аларны тукландырып торабыз. Искә төшерегез әле җимлеккә нинди кошлар килә?(чыпчыклар, песнәкләр, чәүкәләр).

 Карагыз әле бу рәсемне.

 Анда нәрсәләр сурәтләнгән? (кошлар). Бу кошлар ничек аталалар?(чыпчыклар).

Тыңлагыз әле, чыпчык турында мин сезгә Ф.Яруллинның шигырен укыйм.

Тәрәз каршына килгән бер чыпчык.

Миңа кычкыра: -Чык әле, - ди, -чык.

Алдый ул, беләм, гел шулай итә.

Йөгереп чыксам, оча да китә.

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче. - Җимлектә ничә чыпчык бар?(Өч). Тагын нинди кошлар бар?(бер песнәк һәм бер күгәрчен). Балалар чыпчык күгәрченгә караганда зурмы, кечкенәме?(кечкенә). Ә песнәккә караганда( икесе дә бертигез).  Кошлар нишлиләр?( җим чүплиләр). Җимлек янында чыпчыклар үзләрен ничек тоталар?(Кыю, җитез, өлгер, җимне тиз генә ала да очып китә).

Сүзлек эше кыю батыр, җитез, өлгер тиз эшли дигәнне аңлата). Чыпчыклар җим чүплиләр дә, нәрсә диләр?( чырык чырык). Чыпчыклар чыркылдыйлар. (балалар чыпчыклар булып чыркылдыйлар). Ә хәзер чыннан да чыпчыкларның ничек итеп чыркылдаганын тыңлагыз(тәрбияче аудиоязмадан чыпчыклар тавышын тыңлата).

Тәрбияче.Балалар әйдәгез “Без кошлар”уены уйнап алабыз. (башларына маскалар кияләр). Кошлар ашату.

Менә кошлар очып килде җимлеккә      (очалар)

Әй сөенде алар анда җим күпкә        (сикергәлиләр)

Әй чукыйлар алар җимне җимлектән   ( башлары белән чукыган хәрәкәт ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә.   ( тыпырдыйлар).

 

 

 

Тәрбияче. Чыпчыкларның кешеләрдән аермалы буларак канатлары бар, алар оча алалар.

Чыпчык тагын нинди өлешләрдән тора икән карыйк әле. Мин сезгә күрсәтеп барам, ә сез әйтеп барыгыз.

Кешенең тән төзелеше белән чагыштырып баралар.  Бу нәрсә? (баш).Баш өлешендә нәрсәләр бар?

(күз, томшык)Алар кошларга ни өчен кирәк?. Бу өлеш ничек дип атала?(гәүдә). Канатларын күрсәтегез әле.

 Койрыгын күрсәтегез. Тәпиләрен күрсәтегез.(балалар чыгып күрсәтәләр).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче.Дид Уен: Өлештән җый . Сезнең алдыгызда чыпчыкның өлешләре ясалган картинкалар бар.

 Сез аларны чыпчык рәсеме килеп чыгарлык итеп җыярга тиеш. (балалар чыпчык рәсемен җыялар).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дид уен: Чыпчыкны таны.Балалар берничә кош арасыннан чыпчыкны күрсәтә белергә тиеш

Тәрбияче. Без тәрәзәгә күз салсак, анда агач ботакларында утырган чыпчыкларны күрербез.

Алар ачыкканнар. Чыпчыклар көнбагыш, печенье , төрле ярмалар, калган боткалар, ипи валчыклары белән

тукланалар. Әйдәгез аларга ярдәм итик, ярма бөртекләре һәм көнбагыш  ясыйк. (тәрбияче пумаланың очы, сары төс  белән ак биттә нокталар һәм пумаланы яткырып , кара төс белән көнбагыш  ясап күрсәтә. 

Балалар да сары буяу белән ярма бөртекләре, көнбагыш ясыйлар).Ак битләрдәге ярма, көнбагыш  белән кошларны сыйлап булырмы икән.(юк) Ләкин аның өчен безгә, кошларны яратырга һәм күзләрне йомып, безнең ясаган рәсемдәге сары ярмабыз чынга әверелүен теләргә кирәк.(балалар кулларын тотынышып теләк телиләр). Ярмалар чынга әверелә. Булдырдыгыз, балалар , без урамга чыккач, ярма бөртекләре белән кошларны

сыйларбыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тема: “Җимлек янында” (2 кечкенәләр төркеме.Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча оешкан белем бирү эшчәнлеге. Танып белү өлкәсе. Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы” тәрбиячесе Насибуллина М.Р."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по занятости населения

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 136 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.09.2016 889
    • DOCX 843.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Насибуллина Миляуша Рауфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Насибуллина Миляуша Рауфовна
    Насибуллина Миляуша Рауфовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 15819
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Проблемы и перспективы в развитии вариативных форм преемственности между детским садом, школой и системой дополнительного образования

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Патриотическое воспитание дошкольников в системе работы педагога дошкольной образовательной организации

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 244 человека из 53 регионов

Мини-курс

Искусство в контексте современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эмоциональная сфера детей: диагностика, особенности и регуляция

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 13 регионов