Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Статьи / Тема письма: «Коллекционирование» Султанова Лилия Хабиряновна «Түбәтәй коллекционерлау»

Тема письма: «Коллекционирование» Султанова Лилия Хабиряновна «Түбәтәй коллекционерлау»


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема письма: «Коллекционирование»

Султанова Лилия Хабиряновна

«Түбәтәй коллекционерлау»

МББМБУ Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы


Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һәм сәнгате ерак тарихка тоташа. Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме күбесенчә түгәрәк яки шакмак, конуссыман түбәле формада була. Аны бик борыннан ук кигәннәр. Түбәтәйне элек гадирәк материаллардан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Аның энҗе, кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт кебек ташлар белән бисер, тесма, люрекс, сәйлән төрле төстәге алтын җепләр, ука-мәрҗән белән бизәлеп нәфис итеп чигелгәннәре күркәмрәк күренә. Ташлар куркакларга батырлык, юашларга кыюлык, әрсезләргә тыйнаклык биргән. Аның буенча безнең бабаларыбыз әңгәмәдәшенең байлыгын гына түгел, аның җәмгыятьтә тоткан урынын да хатасыз билгели алганнар. Мәсәлән, мөселман башындагы «түбәтәй», бу кешенең тыйнак һәм дини булуын күрсәткән. Милли түбәтәйнең бизәлеше хатын-кызларның кул эшенә (чигү, аппликация, сәйлән һәм алтын җеп белән чигүләренә) бәйле.Түбәтәй матур, зәвыклы, күз явын алырдай булсын өчен күпме көч, сәләт,уйлану сарыф иткән татар хатын – кызы. Нәфис зәвыгы, күңел нуры, җитез кулларының осталыгы затлы бизәкләргә күчкән.

Соңгы вакытта ул мөселман халкының гадәти баш киеме вазифасын гына үтәсә дә, тарихи язмалардан чыгып, аның ислам динен кабул иткәнгә кадәр барлыкка килүе ачыклана.

Кәләпүш — бу да түбәтәйнең бер аталышы. Кәләпүш асыл Бохардан чыккан баш киеме. Түбәсендә ефәк чугы да була. Кәләпүш фарсы сүзе: кәлә -баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә. Ягъни «намазга керешкәндә башыңны капла» дигән мәгънәдән алынган.

Татар милли баш киемнәре соңгы йөз ел эчендә узгәрсәләр дә, актуальлеген югалтмадылар. Татарстанда аларны бүген дә кияләр һәм киелә торган аерым очраклар да бар.

Түбәтәй орнаментлары күпчелек чәчәкле үсемлек орнаменты халык осталарын гел рухландырган, үзенә җәлеп иткән иң бай үсемлекләр дөнясы. Бизәкләрдә борынгы көнчыгыш дала үсемлеге (лалә, пальмет¬та, пальметта, лотос, тукранбаш) белән беррәттән, соңрак килеп чыккан бакча һәм кыр чәчәкләре дә урнаштырыла.

Дала мотивларыннан: лалә, зәңгәр чәчәк, мәк, канәфер, җилдәк зур урын алып тора.

Болын мотивларыннан - ак чәчәк, кыңгырау, күкчәчәк, гөлҗимеш чәчәкләре еш очрый.

Бакча чәчәкләреннән иң киң таралганы - дәлия, кашкарый, алтын чәчәк, чалма чәчәк, ала миләүшә, гөлчәчәк.

Милли бизәкләребезнең нигезен яшел, шәмәхә, зәңгәр, алсу, сары төсләр тәшкил иткән. Яшел төс - яшәү билгесе, зәңгәр – тынычлык, күк йөзе, сары – кояш, алтынсу – затлылык төсе буларак сурәтләнә.

Татар халкының декоратив сәнгатен өйрәнү балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч.

Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү;

Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү;

Татар халык бизәкләре белән таныштыру;

Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади күзаллауларын үстерү, декоратив - гамәли сәнгатебез турындагы белемнәрен тирәнәйтү бурычларын куябыз. Шул максаттан чыгып ата – аналар ярдәме белән балалар бакчасында түбәтәйләр коллекциясе музейн булдырдык. Монда тегелеше, бизәлеше белән берсеннән - берсе аерылып торган күз явын алырлык, матур, зәвыклы, энҗе, кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт ташлар белән бисер, тесма, люрекс, сәйлән төрле төстәге алтын җепләр, ука-мәрҗән белән бизәлгән нәфис итеп чигелгән түбәтәйләр тупладык.

Балалар белән төрле эшчәнлекләрдә музейдагы түбәтәйләрне кулланып әңгәмә-дәресләр, күргәзмә, ата – аналар һәм балалар катнашында төрле конкурслар оештырабыз. Җырлы-биюле уен: ”Түбәтәй” не уйнаганда бу коллекциядәге төрле түбәтәйләрне файдалану бик отышлы, балалар бик яратып уйныйлар.

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Түбәтәең энҗеле дә укалы,

Түбәтәем менә кемдә туктады.

Яле, дустым, җырлап кына ал әле.

Түбәтәй кемдә кала, шул балага “җәза” бирелә: бии, җырлый, табышмакка җавап әйтә һ.б. Мондый уеннар - балаларга телебезнең матурлыгын,байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Балаларны милли бизәкләр белән таныштырганда эшне серле, әкияти, могҗизалы алымнардан башлыйбыз. Без балалар янына музейдагы коллекциядән бер түбәтәйне киеп керәбез. Балалар түбәтәйне диккать белән карый, чигү үрнәгендәге бизәкләр белән таныша. Шуннан соң балаларга милли орнамент ясарга тәкъдим итәбез. Кечкенәләр төркемендә орнаментның шаблоннарын тәкъдим итсәк, зурлар төркемендә өстәмә (ярдәмче) сызыклар кулланырга өйрәтәбез. Дуга – нигез. Чәчәк бәйләмендәге бормалы – сырмалы яфрак та,чәчәк тә дуга ярдәмендә ясыйбыз. Сыгылмалы орнаментларны тигез үлчәмле итеп ясау өчен, тар итеп киселгән, графалап сызылган кәгазь кисәкләре кулланабыз. Болай эшләгәндә татар орнаментын үзләштерү, өйрәнү балаларга уңайлы. Татар орнаментында күп кенә элементлар өзлексез кул хәрәкәтләре белән ясала; бу балалар кулындагы вак мускулларны, хәрәкәт координациясен, тоемлау ритмын, күреп чамалау сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Милли орнаментларны үзләштермичә, халык сәнгатен өйрәнү мөмкин түгел. Ә туган халкыңның милли сәнгате үз халкың өчен горурлык хисе һәм аның киләчәгенә өмет уята.

Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли баш киемнәре - татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, балаларны тәрбияләүдә халкыбызның үзенчәлекле милли баш киемнәре белән таныштыруны, түбәтәйләрне коллекциянерлауны мөһим дип саныйбыз.

Чыгышыбызның эпиграфы итеп, Петр Ибаевның ялкынлы сүзләрен алдык. “ Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”.

Нинди ялкынлы сүзләр, чыннан да, үткәнебезне, тарихыбызны онытырга ярамый. Һәр бизәккә ниндидер мәгънә салынган. Шушы байлык белән балаларыбызны таныштырып, милли бизәкле коллекцияләр туплап үзебезгә рухи азык алыйк.

Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы булып, милләтебезгә мәңге хезмәт итсен, дип телибез без.

Бу чигешләр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан,

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.



Автор
Дата добавления 21.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Статьи
Просмотров38
Номер материала ДБ-206331
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх