Инфоурок / Другое / Научные работы / Тема: Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе.
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Тема: Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе.




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Зиннурова Г.М.

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет белем учреждениесе

Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе
















Тема: Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе.























Эчтәлек



Кереш. Әхлак тәрбиясе -иң изге гамәл............................

Төп өлеш.

2.1 Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәтче, гыйлем иясе.................

2.2. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре................................................

  • Шәкертлек әдәбе “ хезмәте............................................................

  • Адәбе тәгълим” китабы..............................................................

2.3 Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.........................................................................................

Йомгак .......................................................................................................

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге..................................























Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе


Эшнең максаты:

- балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм шәхес буларак тәрбияләүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану.


Эшнең бурычлары:

1. Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты белән танышу, аның әсәрләрендәге рухи-әхлакый тәрбия алымнары белән таныштыру.

2. Хезмәтләрендә рухи-әхлакый сыйфатларны күрә белергә өйрәтү.

3. Мөгаллимнең тәрбия-әхлак кануннарын өйрәнү, укучыларга әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлтү.

Әхлак тәрбиясе бирү дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдыру, аларны камилләштерүне күз уңында тотабыз. Яшәешебездә җинаятьчелек, әхлаксызлык, бозыклык чәчәк ата. Мәктәбебездә инде берничә ел әхлак дәресләре укытыла. Бу – заман таләбе. Дәресләрдә укучыларга төрле проблемалы сораулар, ситуацияләр куеп, эзләнү-тикшеренү эшләре алып барыла.

Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә-якта әхлаксызлык, бозыклык, алдау, акча хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга с Галимнең хезмәтләре безнең көннәрдә аеруча зур әһәмияткә ия һәм халык педагогикасының нигезен тәшкил итүче биниһая кыйммәтле чыганак. Укучыларның тәртибенә багышланган дәресләрендә Ризаэддин бине Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул – укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикер уздыра. Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтеп була. Бу – “Гаилә”, “Нәсыйхәт I” (Малайлар өчен), “Нәсыйхәт II” (Кызлар өчен), “Нәсыйхәт III” (Зурлар өчен), “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Әдәбе тәгълим”, “Әһле гыяль”, “Кыз балалар вә хатыннар өчен”. Инкыйлабка кадәр барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Р.Фәхреддиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә төп әсбаплар буларак файдаланылганнар.

Әйе, беренче авазлары белән, яшәү хокукы даулап дөньяга яңа кеше туа. Бала тудыру газабыннан талчыккан ана йөзендә күк капугысы ачылгандай шатлыклы елмаю. Ул ана булды, аның нәсел дәвамчысы дөньяга килде. Чиста ак кәгазь битенә ана кеше нәрсә яза алыр? Милләтебезгә, динебезгә лаек итеп, намуслы, әхлаклы шәхес тәрбияли алырмы ана? Мең төрле сорау-борчулар. Шушы бәләкәй төргәк эчендәге җан иясе бит киләчәктә милләтебез, динебез, телебез сагында торучы шәхес булып үсәргә тиеш. Чөнки “...алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”.

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы – һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләү белән бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм бу рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып буыннан-буынга тапшырылган.

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасы һәр укытучы өчен бәяләп бетермәслек хәзинә.

Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәтче, гыйлем иясе.

Әхлакый тәрбиягә ныклы нигезе гаиләдә салына. Ләкин шәхес гомер буе ата-ана канаты астында гына яши алмый. Шунлыктан энциклопедик гыйлем иясе Р. Фәхретдин "Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буе җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", – дип яза.

Шәкертләргә әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне. Р. Фәхретдин бу хакта: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, – дип язды.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Р.Фәхретдин мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә башлый. Аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани алым-нарының тәэсире сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэтдин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән мавыга. Аның нәкъ менә шушы шөгыле булачак галимнең фәнни-иҗади эш Бала тәрбияләүдә – гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “...Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...

...Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән ген чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр... ”

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”, – дип язган Р.Фәхреддин үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында. Мәшһүр мәгърифәтче бала тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар бирә. Шуңа да аның хезмәтләрен укыту-тәрбия эшендә куллану бик нәтиҗәле.

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре.

Ризаэтдин Фәхретдиннен әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Анын кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуна күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла.

Төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазыйфаларын башкару – чын мәгънәсендә үз эшенең белгече итә. Шушы тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хезмәтләр иҗат итүгә керешә. Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: 'Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" һ. б. Бу китаплар кат – кат басылып чыга һәм мәдрә-сәләрдә дәреслек буларак кулланыла. Хезмәтләрнең күбесе соңгы мәртәбә XX гасырның башында дөнья күргән. Гарәп графикасында басылганга күрә һәркем алар белән таныша да алмый. Соңгы елларда гына «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле бала», "Нәсыйхәт" әсәрләре бүгенге хәрефләргә күчерелеп дөнья күрде.

Шәкертлек әдәбе” хезмәте

Ризаэтдин Фәхретдиннең "Шәкертлек әдәбе" хезмәте бүгенге укучыга таныш. Бу хезмәт мәктәп-мадрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә, яшьләргә багышлап язылган. Ризаэтдин Фәхретдин шәкертләргә әхлакый, рухи тәрбия турында төшенчә бирә

«Шәкертлек әдәбендә» бүгенге көн өчен дә гаять әһәмиятле белемнәр урын алган. «Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», – ди Ризаэтдин Фәхретдин.

Адәбе тәгълим” китабы

Казанда 1908 елда бастырган «Адабе тәгълим» китабының исеме астына Р. Фәхретдин гарәп телендә Гали хәлифәнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” дигән бик хикмәтле сүзләрен китергән.

Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, Р.Фәхретдин бу китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче кешенең мөгаллим дип аталуын күрсәтә һәм аның иң беренче эше – шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм аларга гадәтләндерү икәнлеген аңлатып бирә. Хезмәтләре – саваплы, вазифалары авыр һәм мактаулы булган укытучыларның үзләре укыткан һәм тәрбияләгән шәкертләре хакында дөньяда һәм ахирәттә бирәчәк җаваплары да җиңел булмавын искәртә Р.Фәхретдин. Аның фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Шуңа күрә кешеләргә гыйлем өйрәтүче, дөнья йөзендә үз вазифасын намус белән җи-ренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр.

Ризаэддин Фәхреддин кешеләргә намуслы хезмәт итүче укытучыларны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләргә һәм илчеләргә тиңли. Чөнки алар да, укытучылык белән шөгыльләнеп, халыкка шәригать кануннарын өйрәткән. «Бу газизләредер – барысы да укытучы иде», – ди ул. Укытучы хез-мәтен бәяләп: «Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр», – дип яза. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклый. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.

Укытучыларның һәм шул исәптән мәктәпләрнең дә вазифасы гыйлем бирү, укыту белән генә чикләнмичә, моннан тыш, мәктәпкә җыелган балалар күңеленә Аллаһыны сөю, яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын чәчү һәм тәрбияләү вазифалары да йөкләнә. Менә шуңа күрә дә укытучылык кебек авыр һәм җаваплы вазифаны һәркем үти дә алмый. «Шул сәбәпле, – дип яза Ризаэддин Фәхретдин, – баланы укытырга биргән вакытта иң элек игътибар итәчәк нәрсә – укытучы табу һәм ул укытучының вазифасын үтәвендә көче булу-булмавын яхшы аңлаудыр».

Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш һ.б.ш. гаять әһәмиятле мәсьәләләр бу китапта җентекләп аңлатыла. Р. Фәхретдин укытучыларга кагылышлы кануни 13 вазифаны тәфсилләп бирә. Бу вазыйфаларның берничәсен санап үтик.

Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Р.Фәхретдин, биредә иң төп канун итеп, укытучының иң әүвәл үз холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк булырга тиешлегенә басым ясый. Шуннан соң гына укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет-нәсихәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак. Чөнки, гадәттә, укучылар укытучының сөйләгән сүзенә түгел, ә гамә-ленә иярә һәм тора-бара бу күренеш укучының табигый гадәтенә әйләнеп китә. Менә шуңа күрә дә инде балалар укытучының: «Шулай булыгыз! Болай булмагыз!» – дип өйрәтүләренә түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗ.

Укытучы кеше үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул гүзәл холыкны дәресләрендә күрсәтеп, гамәлдә кул-ланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары әйтеп бетергесез күп булыр.

Р.Фәхретдин укытучылар алдына җитди таләп куя: «Әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңның барысына да бертигез хөрмәт күрсәт; үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә бик яхшы булачак. Һәр укытучы үз холкының һәм гамәленең тулы чагылышын укыткан шәкертендә күрә ала».

Укытучының икенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин аның төпле белемгә ия булуын, укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

Укытучылык эше никадәр зур белем һәм булдыклылык таләп итүен күрсәтеп, Р.Фәхретдин, җыелышып утырган балалар нинди генә кечкенә булса да, аларга бирәсе белем һәм тәрбиянең һич кенә дә җиңел түгеллеген аңлатып бирә.

Тәрбия гыйлеме сәламәтлек саклау, әхлак, рух гыйлеме кебек төрле фән-нәрдән җыйналган гыйлем булганга күрә Р.Фәхретдин аның һәр ысулын белүне укытучының бурычы итеп саный һәм укытучылык эше өчен кирәк булган һәр фәнне һәм гамәлне үзләштерүне таләп итә.

Аның фикеренчә, балалар укыту һәм тәрбияләү шикелле изге гамәлне үтәү өчен аеруча сәләтле һәм булдыклы булу сорала. Әмма сәләтлелек һәм булдыклылык сыйфатлары укып та, эшләп тә бирелми. Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә торган бөек бер бүләк. Укытучы кешегә бирелгән сәләтлелек һәм булдыклылык – ул үзенең күңелендә булган гыйлемне ачык итеп балаларга аңлата белү. Мондый сыйфаты булмаган укытучының, ул әллә нинди гыйлемле, галим булса да, гыйлем көйрәтүеннән дә бер нәтиҗә дә булмас. Галим булу бер нәрсә, әмма укытучы булу бөтенләй башка.

Укытучының өченче вазифасы итеп, галим йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң әүвәл йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген аңлата. Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.

Р.Фәхреддин укытучыларның сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми, укучыларын ачуланмый торган, үз дәрәҗәсен саклый белүче, ягъни үзен олы итеп, хөрмәткә лаеклы кеше итеп тотучы затлар булуын таләп итә. Мондый укытучыларны укучылары да хөрмәтләп, олылап тора.

Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин, ихласлылык, дикъ-катьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның бар вазифасы аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиеш. Дәресләрне үз вакытларыннан һичбер вакыт күчерергә яки чигерергә ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – дикъкатьле булу билгесе, һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан кал-маячак...

Укытучы булган кеше укучыларын яхшы итеп укыту өчен тырышырга, укучыларының яхшы тәрбиясе мәсьәләсендә дә һәрвакыт уйларга тиеш. Дөньяда яхшы яшәү өчен бик нык тырышырга кирәк булган кебек гыйлем өйрәнүдә яки гыйлем өйрәтүдә тагын да күбрәк тырышырга кирәк. Гыйлем юлында никадәр күбрәк тырышсаң, аның ләззәте дә шулкадәр күбрәк була. Дөньяда гыйлемнән дә артык берәр төрле өстенлек булмавын күрсәтеп, Р.Фәхретдин, берәр укучы баланы гыйлем юлында һәм шәригать юлында тәрбияләү кебек яхшы сыйфатның һич табылмавын, укучыларның моны яхшы аңлап бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешлеген ассызыклап аңлата.

Укытучының бишенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин балаларны сынап ка-рау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә. Авыруларны дәвалаудан элек аларның та-бигый хәлен җентекләп өйрәнүче һәм нинди чир белән авыруын аңларга ты-рышучы табиблар кебек укытучылар да укучыларның холык-табигатен өйрә-нергә һәм, шуннан чыгып, аларны укыту һәм тәрбияләү эшенә керешергә тиеш. Бу укытучы өчен гаять мөһим бер адым булып тора. Укучының холкын өйрәнү өчен тәҗрибәле укытучылар балаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп карый.

Балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияләүне ул укытучы өчен иң кирәкле һәм иң файдалы бер гамәл дип саный. Аларда үз теләкләре белән гыйлем алуга максат, омтылыш уятырга кирәклеген һәм моның милләт өстеннән наданлык авыруын алып ташлау өчен беренче чара булып торуын күрсәтә.

Р.Фәхретдин укучы балалар үз укытучыларының дәресләрен, нәсихәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласын һәм аларны үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән затлар дип инансын дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән дикъкатен, белемнәре белән тырышлыгын эш кыйбласы иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя.

Укучы баланың җәмгыять өчен кирәкле һәм һәрьяктан камил шәхес бу-лып җитешүе өчен галим бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли. Моның белән аның үз эшенә ничек каравын, укыту ысулын ни дәрәҗәдә белүен билгеләп: «Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр», – ди.

Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Р.Фәхретдин нәсихәт-яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фике-ренчә, укытучы булган кеше, үз укучыларына карата аларның ата-аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп, үгет-нәсихәт бирергә тиеш. Нәсихәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга үрнәк булып торуда күренә. Шуңа күрә укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсихәте укучыларның зиһене ачылу һәм холкын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсихәтләре үтемле булган укыту-чыларның укучылары күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем була. Шуңа күрә шәкерт остазының күчермә нөсхәсе булганлыктан, укытучы булган кеше иң әүвәл үз холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына тыры-шып-тырышып нәсихәт бирергә тиеш. Тәрбия гыйлеме таләп иткәнчә, дәресләр бирү, аннан соң табигый җанлылык белән укучыларга һәр көнне бер файдалы гыйлем өйрәтү һәм, барыннан да бигрәк, укучыларның көннән-көн алга үсе-шенә һәм аларның тырышлыгы артуга көчле тәэсир итүче шәхси үрнәк булудан гыйбарәт.

Р.Фәхретдиннең тагын шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез. Бу очракта мин әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә ролен махсус азсызыкламадым, чөнки 90 нчы еллардан башлап күпчелек гаилә «ничек кенә булса да исән калырга» дигән принцип белән яшәүгә күчте һәм тәрбия мәсьәләсеннән читкә китте, шул сәбәпле үзе әхлак тәрибясенә мохтаҗлыкта калды. Киләчәккә өмет белән карау, ышаныч белән яшәү, бәхетле булырга омтылу Коръән сүрәләрендә, пәйгамбәрләребез хәдисләрендә тирән яктыртылган. Тик аларны бала күңеленә ятышлы итеп аңлата белергә генә кирәк.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану (файдалану тәҗрибәсеннән)

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче, энциклопедик белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән Р. Фәхретдиннең татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга калдырган фәнни һәм иҗади мирасы турында укучыларга җиткерү, гомумән, әдәбиятыбызның, фәнебезнең, тарихыбызның нигез баганалары булган Р. Фәхреддин, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани кебек бөекләребезнең исемен бүгенге укучыларыбыз, димәк, милләтебезнең киләчәге хәтеренә беркетү һәр татар мөгаллименең изге бурычыдыр. Әдәбият программаларында бирелгән санаулы дәресләрдә генә моңа ирешәбез дип уйлау хата булыр. Әлбәттә, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре хисабына күпмедер нәтиҗәгә ирешеп була. Тик, психологлар әйтүенчә, 15-16 тапкыр кабатланган төшенчәләр генә укучы хәтеренә сеңеп кала. Моңа ничек ирешергә, вакытны кайдан алырга?

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерергә мөмкин. Р.Фәхреддин белән таныштыруны 5нче сыйныфта ук башларга кирәк. “Нәсыйхәт” китабыннан (“Мәктәп”, “Гыйлем” бүлекләре) дәрестә үзеңне тоту, гыйлем алуның кирәклеге турындагы фикерләрне фонетиканы өйрәнү дәресенең тәрбияви максаты итеп алабыз, шулар өстендә тел материалын аңлыйбыз, биремнәр үтибез. Укучыларның игътибарын әледән-әле галимнең портретына һәм китабына (күргәзмә өчен махсус бер генә китап алына, күп булса истә калмый) юнәлтәбез. Лексикология бүлегенә кереш дәреснең эпиграфы итеп галимнең “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) сүзләрен алабыз һәм телебезнең байлыгы, аны саклауның милләтне саклау булуы турында аңлатабыз. Елдан елга мәгълүмат үсә бара; диктант, изложение яздырганда да бөек шәхесләребез турындагы текстларга игътибар итәбез. Югары сыйныфларда инде укучы күңелендә -аңында тотрыклы фикер формалаша.

Шулай ук, әдәбият дәресләрендә башка язучының теге яки бу әсәрен өйрәнгәндәР.Фәхретдинин иҗатына мөрәҗәгать итү, аның хикмәтләрен дәресләрдә эпиграф буларак та куллана алабыз:

Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”.

Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер”.

Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр”.

Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”



Йомгаклау

Олуг галимебез Ризаэддин Фәхретдин “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язып калдырган. Гасырлар дәвамында буыннан-буынга бирелгән гомумкешелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре булып, илне, Ватанны ярату, олыны олы, кечене кече итеп тану, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, изгелекле, игелекле булып яшәү һ.б. санала. Шушы идеяләр нигезендә авыллар, шәһәрләр генә түгел, хәтта дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгән, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл иткәннәр.

Әхлак нигезендә иман ята. Иман сабаклары Коръәндә тәфсир ителгән. Димәк, без үз-үзебезне ничек кенә тынычландырырга тырышсак та, дингә, иманга кайтмый торып, бер генә мәсьәләне дә уңай хәл итә алмаячакбыз. Диннең төп бурычы — баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең ачкычы булып Аллаһны тану тора. Әгәр бу ачкыч югалса, тормышта туры юлны табу балага бик кыен булачак һәм ул туры юлга зур ялгышлар, фаҗигаләр аша, авырлык белән килергә мәҗбүр булачак, бәлки, моңа гомере дә җитмәс.

Дини тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз. Риза Фәхретдин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Минем шуны ассызыклыйсым килә.

Билгеле булганча, мәктәп программасына Р.Фәхретдиновның “Әсма, яки гамәл вә җәза” романы гына кертелгән. Анысы да татар мәктәпләрендә генә өйрәнелә. Бу исә, шәһәр мәктәпләрендә укыган татар баласының милли үзаңы һәм эчке дөньясы формалашканда Ризаэддин Фәхреддин тәрбиясе, иҗади мирасы бутенләй читтә кала дигән сүз. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары моңа юл куймасак иде.

Һәрвакытта да җәмгыять алдында яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү бурычы торды. Сәләтле һәм шуның белән бергә югары әхлак сыйфатларына ия булган әдәпле шәхес тәрбияләү – мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе. Р.Фәхреддиннең хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән һәм ул – югары әхлакый шәхес тәрбияләүдә мөһим чыганак.

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге



1. Мәгариф, №1, 2005, 58 - 60 битләр

2. Мәгариф, №3, 2005, 62 - 64 битләр

3. Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “ нәшрияте, 2002, 3 – 5 битләр.

4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. “Иман” нәшр., 1995

5. Р.Ш.Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. Казан, 2007.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-122444
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 20 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>