Инфоурок Родная литература КонспектыТема: Сугыш тавышлары тынды, ләкин Күңелләрдә шомы яши һаман... (Якташ язучыбыз Фәнис Яруллин иҗатында сугыш темасы)

Тема: Сугыш тавышлары тынды, ләкин Күңелләрдә шомы яши һаман... (Якташ язучыбыз Фәнис Яруллин иҗатында сугыш темасы)

Скачать материал
библиотека
материалов


Тема: Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман...

(Якташ язучыбыз Фәнис Яруллин иҗатында сугыш темасы)

Максат: 1. Якташ язучыбыз Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау; дошманны җиңүгә омтылышның язучы әсәрләрендә чагылуы.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен арттыру.

3. Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау : язучының портреты, китапларыннан күргәзмә, эпиграф язылган плакат, сораулар язылган карточкалар; сугыш, ул китергән авырлыклар турында презентация, төркемнәргә бирү өчен таблица, сүз төзү өчен хәрефләр, тактадагы билге кую өчен таблица.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет - укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, мөһим мәгълүматны аера белү.

Предмет – Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне камилләштерү, язучының әсәрләре белән танышу.

Шәхси - укучылар белән сугышның төрле афәтләр, ачлык, бәла-казалар, үлем-җитем, күз яшьләре, җимереклекләр, аерылышулар алып килүе турында сөйләшү.


Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше

Дәрескә хәзерлекне тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру. Бер-беребезгә күтәренке кәеф, яхшы эш көне теләп, язгы, кояшлы, матур иртәдә дәресебезне башлап җибәрәбез.

II. Актуальләштерү.

  1. Кереш әңгәмә.

- Халкыбыз Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Хәтәр сугыш елларында туган илен сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше сугыш кырларына китә, шуларның күпмесе чит-ят җирләрдә башын сала. Сугышның ачы хәсрәте бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән дисәк тә арттыру булмас. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште.

- Сугыш һәм аннан соңгы елларда халкыбызның батыр уллары-кызлары турында татар әдипләре күпсанлы әсәрләр иҗат итте. Алдагы дәресләрдә без шуларның берничәсе белән таныштык. Нинди әсәрләр ул?

Көтелгән җавап: Ф.Кәрим “Бездә – яздыр”, Г.Кутуй “Рәссам”, С.Хәким “Бакчачылар”, Ә.Еники “Кем җырлады?”, И.Гази “Йолдызлы малай”, М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”.

2.Өй эшен тикшерү.

Сугыш чоры язучылары иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирү. Һәр укучыга бер сорау. Сорауга тиз генә җавап бирсә 1 балл, җавап бирә алмаса 0 балл куела. Җавап бирү өчен 3 секунд вакыт бирелә. (Дәрес дәвамында алган баллар тактадагы таблицага куелып барыла. Таблицада укучыларның исем-фамилиясе һәм дәрестә эшләнәчәк эш төрләре языла. Дәрес ахырында шуңа карап билге куела)

  1. Бездә – яздыр” шигыренең авторы кем? (Фатих Кәрим)

  2. Гадел Кутуйның “Рәссам” хикәясенең төп герое кем? (Макс Латис)

  3. Сибгат Хәким поэмасының исеме ничек? (“Бакчачылар”)

  4. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?” хикәясендә җырны кем җырлый? (Таһирә)

  5. Ибраһим Газинең “Йолдызлы малай” хикәясендә төп герой кем? (Илгизәр)

  6. Мөхәммәт Мәһдиев әсәренең исеме ничек? (“Без – кырык беренче ел балалары”)

  7. Сугыш турында язган язучылар исемнәрен ата.

Нәтиҗә ясау. Өй эше өчен барлыгы ничә балл куелды?

III. Яңа теманы аңлату.

- Күпме генә сулар акса да, күпме генә еллар узса да Бөек Ватан сугышы темасы мәңгелек тема булып кала. Якташ язучыларыбыз Ф.Яруллин, Р.Мостафин, Р.Әхмәтҗанов, М.Юныс иҗатларында сугыш утын кабызучыларга хөкем карары, җиңү бәрәбәренә гомерләрен кызганмаганнарга дан, җиңүне якынайтыр өчен көнне-төнгә ялгап, фронттагылар өчен мөмкин булмаганны да эшләгән тыл фидакарьләренә соклану яңгырый. Бүгенге дәрестә шуларның берсе – Ф.Яруллинның әсәрләре белән танышырбыз.

Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында презентация күрсәтелә. (Презентация буенча алдан әзерләнгән укучы чыгыш ясый.)

- Ф.Яруллинның язмышы да ил күләмендәге тарихи вакыйгалардан аерылгысыз. 1941 нче елда башланып киткән, бөтен җиһанны үзенә тартып алган сугыш хәрәкәтләре әдипне дә читләтеп узмый. Аның әтисе сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмый. Шуңа күрә дә сугыш ачысы аның күңелендә шигырьләр, хикәяләргә әверелә.

- Без дәрестә 3 төркемгә бүленеп эшләрбез. Һәр төркем үзенә тиешле әсәрләрне укып килде.

1 төркем – "Әткәм төсе тыныч көннәрдә” шигырьләр циклы.

2 төркем “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра” повесте.

3 төркем – “Миссия апа” хикәясе.

Хәзер сүзне 1 төркемгә бирәбез. Башкалар сөйләгәндә калганнар таблица тутырып бара. Әзер таблица бирелә. (Һәр төркемгә бер). Төркемнәргә чыгыш ясау өчен 5 минут вакыт бирелә.

1 төркем - "Әткәм төсе тыныч көннәрдә” шигырьләр циклы.

Туган ил бәйсезлеге өчен кан коеп, Җиңү яулап кайткан ветераннар көннән-көн азая бара.Сугыштан исән-сау кайтып, үзләре өчен берни дауламый, җиң сызганып эшкә керешкән ветераннар тыныч хезмәттә дә алгы сафта булалар.

Үзе өчен түгел, иле өчен

Барып чыкмады ул кая гына.

Күкрәгендә аның орден түгел

Яра гына йөрде, яра гына, -

дип яза Фәнис Яруллин, ветераннарга багышлап язылган “Сирәгәя бара” дигән шигырендә.

Үлем яңгыры астыннан шагыйрьнең әтисе кайта алмаган шул аның:

Мин әтине хәтерлимме икән?

Уйланамын бүген шул хакта.

Миңа бары өч яшь ярым булган

Ул сугышка чыгып киткән чакта...


Кырык яшьтә сулышын өзгән

Һәм тол иткән анамны да.

Шул ук пуля ятим иткән

Безне – алты баланы да...


Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барны.

Боекканда җыелып укый идек

Әткәебездән килгән хатларны.


Каберең синең, әти, бик еракта,

Гәүдәң чит җирләрдә күмелгән.

Ничә еллар инде, шул якларга

Бер барсаң дип йөрим күңелдән.

Бара алмыйм.


Бу юлларда әтине юксыну, “әти” сүзен әйтергә тилмергән сабыйның олыларча ачынуы.

Ф.Яруллинның “Әткәм төсе тыныч көннәрдә” циклы Шәүкәт Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасы белән аваздаш. Икесен дә сугыш әтисез иткән, ятим калдырган.

(Шигырьләрдән өзекләр укыла)


2 төркем - “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра” повесте.

«Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестеның үзәгенә тормыш аяусызлыклары аркасында үзенең хатын-кыз сыйфатларын югалткан кеше образы куелган.

Әсәрнең сюжеты болайрак: ярым ятим Сәхия белән Сәкинәнең әтиләре Локман абый сугышка китеп бара. Сәкинә, мәктәп яшендә булуына карамастан, укуын ташлап, башта колхозда эшләп йөри, аннан клуб мөдире булып урнаша. Сөйгәне Рәмзидән алдана һәм, шуны яшерү өчен, авылдан китеп бара. Холык-фигыле бераз малайчарак Сәхия Сәкинәнең әлеге адымын кабул итә алмый, андагы ихтыярсызлыкка, хатын-кыз йомшаклыгына ачу итеп, җенесеннән баш тарта. Сугыш чукмары була, тракторист, шофер булып китә, кыерсытылганнарны яклап йөри. Бу кызның чын исеме дә онытыла, һәм ул Сәхигә әйләнә. Кырыс Себер якларында эшләп, үз авылына кайтканнан соң, ул тагын да ныграк шаккатыра: ата-баба йортын торгыза.

Яу кырларында сугыш яраларыннан түгел, чирләп үлгән әтисенә Сәхия-Сәхи чын күңелдән үпкәли. Нишлисең, кызчык әтисен сугыш герое итеп күрергә тели бит.

Ике ятим кызын калдырып сугышка киткән Локман агай “Сугыш – акыллы кешеләрнең акылсыз эше” – ди. Акылсыз эшнең ахыры һәрчак фаҗига шул.

(Әсәрдән өзекләр укыла)


3 төркем - “Миссия апа” хикәясе.

Миссия апа” хикәясенең төп герое – фельдшер Мөзәянә Мокаммаева. Демобилизациядән соң авылга эшкә кайта. Өстендә хәрби кием, кече лейтенант погоннары таккан. Аның үткәне сугыш белән бәйле. Ләкин төрле кеше төрлечә сөйли. Берәүләр, ул бик зур генерал кызы икән, ире дә хәрби кеше булган, диләр. Чик буенда хезмәт иткәндә, әтисе белән ире сугышның беренче елында ук һәлак булганнар. Шуларның үчен алырга Мөзәянә үзе дә сугышка киткән, дип сөйлиләр. Икенчеләр, аның бөтен нәсел-нәсәбе врачлар булган икән, диләр. Врачлыкка укып яткан җиреннән сугышка киткән, диләр. Мөзәянә үзе турында беркемгә берни сөйләми. Ул, ачынып: ”...Минем үткәнем юк, алар барысы да төбе-тамыры белән фашист бомбасы астында калдылар” – ди.

(Әсәрдән өзекләр укыла)


Таблицаның тутырылышын тикшерү.


IV. Ныгыту


1. Хикәяләрне укыганда, игътибарлы булдыгызмы икән? Укучыларга сораулар бирелә. Җавап бирә алса 1 балл куела, җавап бирә алмаса 0 балл куела. Җавап бирү өчен 3 секунд вакыт бирелә.

1. Сугыш пулясы ничә баланы ятим иткән? (Алты)

2. Әтисе сугышка киткәндә Ф.Яруллинга ничә яшь булган? (Өч яшь ярым)

3. Әтисенең каберен барып күрә алганмы? (Юк)

4. Сәхиянең әтисенең исеме ничек? (Локман абый)

5. Сәхиянең әтисе ничек үлә? (Сугышта чирләп үлә)

6. Ни өчен Сәхия Сәхигә әйләнә? (Ир-ат эшен эшли)

7. Мөзәянә профессиясе буенча кем? (Фельдшер)

8. Мөзәянәнең үткәне кайда калган? (Фашист бомбасы астында)

V. Йомгаклау.

1. - Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кайбер кешеләр яшәүнең кадерен белеп тә бетермиләрдер. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр нәрсәгә өйрәтәләр?

Көтелгән җавап: хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.
- Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар.

-Сез, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен нәрсәләр аша күз алдына китерәсез?

Көтелгән җавап: язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап, фильмнар аша күз алдына китерәбез.


2.Сугыш дигән сүзне ишеткәч, күз алдына коточкыч күренешләр килә, дидек, нәрсәләр алар?  
- Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, ...

- Сугыш  сүзенең капма-каршы мәгънәдәге сүзе нинди сүз булыр?

-Тынычлык.

-Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз?

- Яшәү, өмет, шатлык, сәламәтлек...

- Димәк, без нәрсә яклы икән?

- Без бу дөньяга ярату, Җирне матурайту өчен килгән. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. 

- Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз  өзелмәсен, әти-әниләр кайгы яше түкмәсен. Батырлыкка һәрвакыт урын бар. Сезгә, укучылар, батырлыкны бары тик тыныч томышта эшләргә язсын! 


VI. Рефлексия.

Бирелгән хәрефләрдән сүз төзергә (һәр төркемгә бер сүз)

1 төркем - Тырышлар

2 төркем - Сәләтлеләр

3 төркем - Уңганнар

Димәк,сез бүген дәрестә үзегезнең нинди сыйфатларыгызны күрсәтә алдыгыз?

Көтелгән җавап: Без тырыш,белемле,сәләтле,уңган булуыбызны күрсәтә алдык.

- Дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? Нәрсә эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек? (Һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә)

VII. Үзбәя. 

Актив катнашкан укучыларны билгеләп үтү. Тутырылган таблицаларга бәя бирү. Җыелган баллга карап билгеләр кую.


VIII. Өй эше бирү. 

"Батырларның даны мәңгелек" дигән темага сочинение язарга материал туплап килергә.





  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель русского языка и литературы
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Максат: 1. Якташ язучыбыз Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау; дошманны җиңүгә омтылышның язучы әсәрләрендә чагылуы.

2. Бәйләнешлесөйләм телен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен арттыру.

3. Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау : язучының портреты, китапларыннан күргәзмә, эпиграф язылган плакат, сораулар язылган карточкалар; сугыш, ул китергән авырлыклар турында презентация,төркемнәргә бирү өчен таблица, сүз төзү өчен хәрефләр, тактадагы билге кую өчен таблица.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет - укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, мөһим мәгълүматны аера белү.

Предмет – Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне камилләштерү, язучының әсәрләре белән танышу.

Шәхси - укучылар белән сугышның төрле афәтләр, ачлык, бәла-казалар, үлем-җитем, күз яшьләре, җимереклекләр, аерылышулар алып килүе турында сөйләшү.

Проверен экспертом
Общая информация
Учебник: «Татарская литература: учебник для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык как родной) (в 2 частях)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Сафиуллина А.Н.

Номер материала: ДБ-1373597

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.