Лилия Солтанова
Актаныш районы Яңа
Әлем балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Тема: “Төсле туплар“ Беренче кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать үсеше (әвәләү) эшчәнлеге
Максат: Балаларны ике уч арасында түгәрәк әвәләргә
өйрәтүне ныгыту, такта өстендә әвәләргә өйрәтүне дәвам итү; чиста эшләү күнекмәләре
тәрбияләү.
Бурычлар:
1.Пластилин белән
эшләү алымнарын ( бармак очлары белән пластилинны йомшарту, уч төпләренә салып
түгәрәк тәгәрәтеп ясап әвәләү ) ныгыту;
2.Төсләрне аеру (
кызыл, яшел, сары, зәңгәр );
3.Пластилин белән
эшләргә кызыксыну уяту, пөхтә эш итә белергә өйрәтү;
4.Үзара дустанә
мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: кызыл,яшел,сары,зәңгәр төстәге
пластилиннар, такта, салфетка, тартмалар, тылсымлы капчык,уенчыклар,төсле
туплар.
Эшчәнлек
барышы
Сюрприз
момент.Ишек
шакыйлар,ишектән тылсымлы капчык тоткан Куян керә (елый).
Тәрбияче. – Нәрсә булды, Куянкай,нигә
елыйсың?
Куянкай. – Мин йокыга киткәч,минем төсле тупларымны тычкан баласы оясына алып кереп киткән.Минем уйныйсым килгән
иде,хәзер инде уйнарга тупларым юк.
Тәрбияче. – Борчылма әле син алай Куянкай,безнең
бүген әвәләү шөгыле, без сиңа балалар белән күп итеп төсле туплар ясап
бирербез. – Бирәбезме балалар?
Балалар. – Бирәбез.
Тәрбияче.- Куянкай, бу матур капчыкны каян алдың?
Куянкай.- Юлда килгәндә кар астыннан табып алдым.
Тәрбияче. – Кая ачып карыйк
әле эчендә нәрсәләр бар икән? Балалар капчык ачылмый, тылсымлы
капчык икән бит бу. Башта минем белән “ Табышмак әйтәм, җавабын
табыгыз” дигән уен уйнагыз ди. – Уйныйбызмы балалар?.
Балалар. –Уйныйбыз.
1.Йомры,йомшак сары
йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә(
чеби). – Чеби нинди төстә ( сары).
2.Сикерә белә, йөгерә
белми (туп ). – Туп нинди төстә ( зәңгәр ).
3.Төсен үзгәртми
бердә
Гел яшел күлмәк кия
Матур бизәнеп һәр
елны
Безгә кунакка килә (
чыршы ). – Чыршы нинди төстә (яшел ).
4. Алсу битле кыз
үсте
Кызарып җиргә төште (
алма ). – Алма нинди төстә (кызыл).
Тәрбияче.-Балалар,
ә хәзер тупларның үзлекләрен
карап үтәбез ( түгәрәк, төрле төстә, сикерә, тәгәри ).
Ял минуты:
Менә минем бармаклар
Шаян алар,дус алар
Бармаклар гел
уйныйлар
Уйный – уйный
туймыйлар
Менә минем бармаклар:
Бабай бармак,әби
бармак
Әти бармак,әни бармак
һәм чәнчә
Бик дус алар,гел
бергә.
Тәрбияче.-Ә хәзер балалар,мин сезгә туплар ясарга
йөрәтәм. Пластилинны кулларга алабыз,йомшартабыз,уч төпләренә салып түгәрәк
тәгәрәтәбез. Ә хәзер шушы хәрәкәтләрне һавада ясап карыйбыз.
Урыннарга барып
утырып,пластилин белән эшләргә керешәбез.
Йомгаклау. 4 төстәге тартманы өстәлгә куям. Балаларга
кемнең тубы нинди төстә, шундый ук тартмага китереп куярга тәкдим итәм.
Тәрбияче. -Менә. Куянкай, күрдеңме
балалар сиңа ничек күп итеп туплар ясап бирделәр, хәзер инде
рәхәтләнеп туплар белән уйный аласың.
Куянкай.-Рәхмәт сезгә балалар.
Тәрбияче.-Куянкай балаларның синең белән уйныйсылары килә.
“Ап – ак куян утыра” уенын уйныйбыз.
Йомгаклау. Балалар
без бүген кемгә булыштык? Өйгә кайткач кемгә сөйләрсез?
Кулланылган
әдәбият:
1. Гыйздәтуллина
А.М.Биләудәге рәссам.-Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе»,2007.
2. Закирова К.В.Ин
матур суз:Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен
хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2000.
3. Ягъфаров Р. Татар
балалар фольклоры.-Казан: «Раннур» нәшрияте,1999.
4. Зарипова
Ф.Я.Могҗизалы мәктәп сәхнәсе: Балалар бакчалары тәрбиячеләре
,сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек.-Казан:Мәгариф,2003.
5. Закирова К.В.Әхлак
нигезе –матур гадәт(Гаиләдә һәм балалар
бакчаларында әдәп-әхлак тәрбияләү):Методик
кулланма.-Казан:Мәгариф,2004.
6. Закирова
К.В.Уйный-уйный үсәбез. Балалар бакчасы тәрбиячеләре
һәм физкультура инструкторлары өчен методик
кулланма.-Казан:Татар.кит.нәш.,2010.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.