Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Тема: " Ут һәм кеше"

Тема: " Ут һәм кеше"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:



Балык Бистәсе муниципаль районы Олы – Елга “Умырзая” балалар бакчасы



















Кеше ничек ут белән дуслашкан



Танып белү белем бирү өлкәсеннән балаларны тирә – юнь белән таныштыру оешкан белем бирү эшчәнлеге.




















Галиуллина Маулия Корбангалиевна

1 нче категорияле тәрбияче






Тема: Тарих тәгәрмәче. “Кеше ничек ут белән дуслашкан”

Максат: Балаларга кеше тормышында әһәмиятле булган утның килеп чыгышы белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Белем:

-балаларның утның үзлекләре турындагы күзаллауларын киңәйтү.

-утның килеп чыгу тарихы белән таныштыру

Куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен ачыклау

-утның кеше тормышында тоткан урынын ачу

2.Үстерү:

-балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү

3.Тәрбия:

-балаларда танып белүгә кызыксыну уятып, үзенең танып белүдән алган белемнәрен тормышта куллану теләге уяту

-аралашу культурасы (кешене тыңлый белү, тиешле сорау кую, дуслары белән теләп аралашу) тәрбияләү

Тиешле җиһазлар: проектор, экран, төрле янучан материаллар, ут чыганаклары: шәмнәр, шырпы, утны сүндермәскә ярдәм итүче материаллар: агач кисәкләре, чыра, ташлар; киселгән уч төпләре, җилемнәр,төсле кәгазь, кайчылар.

Барышы: Тәрбияче балаларны алып керә : - Әйдәгез балакайларым өемә рәхим итегез. Өем бигрәк якты, бигрәк җылы шул минем. Хәер хәзер барыбызның да өйләре җылы, якты шул. Ә бит кайчандыр кешеләр җылылыкны да, яктылыкны да күрми - белми яшәгәннәр . Ягез балакайларым җайлап утырышыгыз. Мин сезне азрак кына шул вакытларга алып кайтып килим әле. (слайд 1 ут акрын гына күк күкрегән тавышлар ишетелә) Ай яй куркыныч булып китте бит балалар.

Борын – борын заманнарда, кешеләр дә шулай төрле табигать күренешләреннән: су басулардан, күк күкерәүдән, яшен-яшьнәүдән, вулканнар атылудан, җир тетерәүләрдән, урмандагы янгыннардан бик курыкканнар.Чөнки алар бу күренешләрне явыз көчләр тарафыннан эшләнә дип уйлаганнар. Бер төркем кешеләр урманда йөргәндә күк-күкерәп яшен яшьни башлаган, яшен шулкадәр көчле булган, хәтта бер агачны яшен суккан, агач яна башлаган. (слайд 2) Янган агачны күреп барысы да төрле якка сибелеп качканнар, ләкин арада бер батыр кеше табылган, ул үзенең куркуын җиңеп янып торган агачтан бер ботакны сындырып алган да, үзенең яши торган тау куышына алып кайткан. Моңа кадәр караңгы булган тау куышында нинди үзгәрешләр булды икән? (яктырган, җылынган) Шул ботактагы ут ярдәмендә ул учак тергезеп җибәргән. Ә узе учакка карап җылынып йоклап киткән. Бу вакытта учак белән нәрсә булырга мөмкин? (Сүнәргә, тау куышында янгын чыгарга, кеше пешәргә мөмкин) (слайд 3 тау куышы) Ә кеше белән ниләр булган? (туңып уянып киткән, ут булмагач тау куышы караңгыланган, кайгыга калган) Кеше утны алып кайткан, ә саклый белмәгән. Яшен дә гел булып тормаган . Ул шуннан соң нишләгән дип уйлыйсыз? Яңадан учак якмакчы булып ут эзли башлаган. (Слайд №4 ) Кешеләр ике коры агач кисәген алып учлар арасына куеп , аны әйләндереп, кызган урыннан очкын чыкканын күргәннәр һәм шунда мүк салып алар ут табарга мөмкин икәнен аңлый башлаганнар. Ә эш кораллары эшләгән вакытта ташларның бер-берсенә тиеп очкын чыгарганын күреп, кайберсенең ут чыгару үзлеге барлыгына төшенгәннәр Әйдәгез без дә шулай эшләп карыйбыз. Без дә үзебез ут табып карыйк әле. (балалар агачлар, ташлар ярдәмендә тәҗрибә эшләп карыйлар, үзләре нәтиҗә ясыйлар) Агачларның, ташларның җылынганын тойдыгызмы? Ләкин ни өчен безнең ут чыкмады? Ягез әле кулларны башта акрын гына бер – берсенә ышкыйбыз. Нишләде кулларыбыз? (Җылынды) Хәзер катырак басып тиз – тиз ышкыйбыз. Хәзер нишләде кулларыгыз? (Кызды) Тагын ныграк кысып тизерәк ышкысак нишләрләр икән? ( Бик тә каты кызды, пешә башлады) Сезгә бу күнегүләрне эшләве ничек булды? Ут чыгару өчен бик озак вакыт кирәк булган шул балалар. Бу бик күп көч таләп итә торган эш. Шулай итеп кеше утны кулланып кына калмаган, аны үзенә кирәк булган вакытта табарга да өйрәнгән.

Кешегә ут тагын ни өчен кирәк булган? (балаларның җаваплары тыңланыла) (слайд 5)

Шул яктыда һәм җылыда алар үзләренә азык әзерләгәннәр, төрле эшләр башкарганнар.Кеше шулай итеп ут белән дуслашкан.




Соңрак тау куышларыннан чыгып йортлар төзеп яши башлаганнар. Утка да матур йортлар

төзегәннәр. Ул йортларны ничек дип атаганнар? (Мич слайд 6). Мичне зурлап күп кенә әкиятләрдә дә телгә алалар. Сез мич кергән кайсы әкиятләрне әйтә аласыз? (“Казлар аккошлар”, “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, “Йомры икмәк”, “Камыр батыр”, “Чуртан кушуы буенча” )

Мич турында татар халкының бик кызык тизәйткече бар, телләребезне ял иттереп шул тизәйткечне өйрәник.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

(Физминутка итеп ясыйлар)

Кешеләр мичтәге утны сүндерми сакларга тырышканнар. Йортларында утлары сүнсә куршедән чыра, күмер ярдәмендә алып чыга торган булганнар.(чыра ул теленгән агач телемнәре, ә инде күмер янган утын кисәкләре слайд7 ).

Чыра белән ут алып чыкканда, аның яктылык чыганагы була алуына тагын бер кат төшенгәннәр. Чыра яктысында кул эшләре белән дә шогельләнгәннәр. Ләкин чыраның яктысы да аз булган, ялкыны да бик кыска булган һәм бик тиз янып беткән, ә бу кешеләргә уңайлы булмаган. Яктылыкны озаккарак сузар өчен аларга нишләргә кирәк булган? (Бер ничә чыраны берләштерергә, нинди дә булса янучан материал чорнарга. Яңа чыганаклар уйлап табарга кирәк булган.Слайдлар 8 күрсәтелә чыра, шәм, лампалар, фонарьлар,лампочка)

Нәниләрем күзләрегезне йомып , тылсымлы чылбыр ясап минем арттан тезелеп барыйк әле.

( Көй астында иске лампалар торган өстәл янына баралар.) Мин сезне үземнең музеемның бер почмагына алып килдем. Сезнең алдыгыздагы бу әйберләр, борынгы бабаларыбызның яктылык чыганаклары. (Бу борынгы лампалар. Алар махсус ягулыклар : керосин белән эшли торган җайланмалар. Игътибар итегез әле алар төрле төрле. Кайсылары белән кешеләр урамда яктыртып йөрсәләр, кайсын бары тик өйләрдә генә кулланганнар. Сез ничек уйлыйсыз, кайсыларын урамда кулланырга яраган? Ни өчен? Слайд 9).

Ой балалар монда мин ул вакытка хас булмаган ниндидер ят әйберләр күрәм.

Уен: “Кем шуларны беренче таба”. (Балалар фонарьны табып бирергә тиешләр)

(Кырыйдан каплаулы җирдән шәм, чыра алып лампалар янына куярга. Кайсы чыганак кешегә уңайлы булуын ачыкларга.) Кайсы яктылык чыганаклары кешегә бик уңайлы булды икән? Күрсәтегез әле. Аларның ялкыннары да төрле - төрле янган бит. (Слайдта 10 + музыкалар шәм, лампа, чыра ялкыны күренгәне) Шушы көйләрне тыңлап , аларның кайсы шәмгә, кайсы чырага, кайсы лампа ялкынына туры килгәнен әйтеп карыйк әле. ( Ялкыннары ничек янган икәнлеген көй белән чагыштырырга. Слайд 10 + м ) Кулларыгыздагы кызыл ялкын телләре белән көйгә туры китереп биеп тә алыйк инде.

Кеше ут белән дуслашып, аны үзенә хезмәт итәргә күндергән. (Слайдлар 11 ярдәмендә балаларга күрсәтеп, әйтеп үтәргә) “Нәрсә башта, нәрсә ахырда” уены уйныйк.

Балалар алларыгыздагы рәсемнәрне карап утның сул ягына яктылык чыганакларының, ә уң ягына җылылык чыганакларының килеп чыгу чылбырын тезик. Утның – яктылык һәм җылылык бирүче икәнен күрдек. (Магнит тактада балалар белән уйлап табылу тәртибе буенча чыганакларны тезеп төшәргә һәм кеше белән тоташтырырга) Безнең дә йөрәкләребезгә бүгенге очрашудан уттан чыккан кебек җылылык һәм яктылык иңсен, шул җылылыкны үзебезнең якыннарыбызга бүләк итик.

Иҗади эшчәнлек. Киселгән уч төпләренә оригами ысулы белән ясап йөрәкләр ябыштырырга.



Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров11
Номер материала ДБ-234634
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх