Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Тема: Рәхмәт сезгә, ветераннар!
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Тема: Рәхмәт сезгә, ветераннар!

библиотека
материалов

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының 3 сыйныфта әдәби уку дәресе

3 сыйныфта Әдәби уку курсында “яхшы булырга, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмчел булырга, хөрмәт итәргә, ялкауланмаска” дигән төшенчәләр турыдан-туры аңлатылмый, ә бәлки әдәби әсәрләрне укып, кирәклесен эзләп табып, чагыштырып, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, баланың үзе нәтиҗә ясавына корыла.

Тема: Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Максат: М.Җәлил, Х.Халиков шигырьләре аша сугыш ветераннарының бүгенге тыныч тормыш өчен кан коюлары, аларның тиңдәшсез батырлыгы турында аңлату.

Бурычлар: 1) Ватан өчен көрәшкән ветераннар батырлыгының фронтовик-шагыйрьләр иҗатында үзенчәлекле чагылышларын аңлату

2) Декламация сөйләү осталыгын камилләштерү;

3) Ветераннарга хөрмәт, соклану хисләре тәрбияләү.

Материал. Дәреслек, 2 нче кисәк, 94-96 нчы битләр, дәфтәр 56 бит

Җиһазлау. М Җәлил портреты һәм китаплары, “ Кичер илем” аудиоязмасы, Х.Халиков портреты, слайдлар(М. Җәлил, Х.Халиков ) аудиоязмалар, укучылар иҗаты.

Дәрес барышы

1. Дәресне оештыру.

-Хәерле көн, укучылар, исәнмесез! Без тарихка сәяхәтебезне дәвам итәбез.Вакыт машинасы хәзер безне дәһшәтле сугыш барган җирләргә илтеп куяр.(слайд)

2. Актуальләштерү

1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән.

Сугыш... Брестан Мәскәүгә кадәр – мең чакрым. Мәскәүдән Берлинга кадәр - 150 чакрым. Барысы - 2600 километр. Поезд белән – 4 тәүлек, самолет белән 4 сәгатьлек юл. Җәяүләп, үрмәләп – 4 ел!

Сугыш чоры, канлы сугыш

Күпме гомерне суырды

Күпме хатын- кызлар, балаларны

Ятим итте, тол калдырды.

Укучылар, Легендар герой-шагыйрь.Ул кем? (Муса Җәлил 1906 елда Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туган)

Син аның нинди әсәрләрен укыган идең? Кайсы сыйныфта?

Муса Җәлилнең нинди һәйкәлләрен беләсең?

М.Җәлил иҗатына күз салу. Аның шигырьләрен искә төшерү.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде.
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

-Укучылар, аның сүзләренә язылган җырларны беләсезме?

3. Бала нинди авырлыклар белән очраша

М.Җәлилнең сүзләренә язылган җырларның исемен белсәләр дә, авторын әйтә алмыйлар.Композиторлар турында аз беләләр.

4. Авырлыктан чыгу юллары

Көйне таны” дигән уен аша, укытучының өстәмәм мәгълүматләре һәм сораулары ярдәмендә башкара ала.

5. Яңа материалны аңлату

1.Аудиоязмада М.Җәлилнең “Куян” (Л.Хәмиди музыкасы) “Чишмә”, “Карак песи” “Күке”, “Сәгать” (Җ.Фәйзи музыкасы) җырларыннан өзекләр тыңлыйлар М.Җәлилнең “Кечкенә дусларга” китабы.

2.М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында укытучының һәм укучының кыскача сөйләве(слайд)

Мифтахова Гүзәл (укучы) Кем ул патриот? Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирер. Минемчә патриот сүзе үз Ватаныңны ярату, аны саклау дигәнне аңлата. Без патриот дип санаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына китерә алмыйлар.Гомерләрен туган халкына Ватан азатлыгы иминлеге һәм матур тормыш хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

Минем күз алдыма патриот дигәч Муса Җәлил килә.Аның исеме тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган.Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган.Ул халкы өчен соңгы сулышына кадәр көрәшә.Шулай ук аның көрәштәше Абдулла Алишны да искә алырга була. Ул да үзенең туган иленә тугры булып калды. Санап китсәң шагыйрьләр, язучылар гомүмән иҗат итүчеләр арасында патриотлар бик күп Шулай ук бөтен тормышларын, гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләр арасында гади кешеләр дә бар.Алар янгын вакытында коткару эшләре алып баралармы, яки суда батучыны коткаралармы.Аларны да без патриот дип атый алабыз.Чын патриот аның туган ягы, халкы бәхетле булганда гына чын –чынлап бәхетле була ала.

3.М.Җәлилнең “Кичер илем!” шигырен аудиоязмада тыңлау, соңыннан сәнгатле уку күнегүләре.

Сүзлек өстендә эш (Исмең – исемең, күмәлмәдем – күмә алмадым, гомрем –гомерем,өмит – өмет.)

6. Белемнәрне беренчел ныгыту

1. М.Җәлилнең “Кичер илем!” шигырен чылбыр буенча уку

2.Шигырьне мәгънәви кисәкләргә бүлү, аларга исем кую.

3.Һәр кисәкне аерым-аерым кабат уку.

Сорауларга җавап бирү.

Әминә шигырь текстын өч өлешкә бүлде.Ә син ничек бүләр идең? Һәр бүлеккә исем уйла, партадашыңа укып күрсәт, ә ул сиңа укысын.

Шагыйрь Туган иленә мәхәббәтен ничек аңлата? Ни өчен шигырь “ Кичер илем!” дип атала? Шагыйрь ни өчен үзен кичерүен сорый? Ул нәрсә эшли алмаган? Моңа кем гаепле?

7. Ял минуты

8. Мөстәкыйль эш

Дәфтәрдән Х.Халиковның “Рәхмәт сезгә, ветераннар” шигырен укып, биремнәрне үтәү.

Якташ язучы Х.Халиков иҗаты буенча әңгәмә.

Рәхмәт сезгә ветераннар.

Буыннардан буыннарга...

Күчә барыр сезнең даннар...

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Берлингача барып җитеп.

Фашистларны тар-мар итеп

Илгә Җиңү китергәннәр,

Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Хакимҗан Халиков

9. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

-Һәйкәлдәге исемлектә сезнең нәселдән берәр кешенең фамилисе бармы? Дигән сорауны ачыклау.Сугыш турында укучыларның язмаларын тыңлау.

Мәүлиева Азалия Сугыш хатирәләре

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары инде бик еракта калган. Без сугыш турында әби-бабайларыбыз сөйләгәннән, мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә, кинолардан күреп кенә беләбез.

Илебездә ел саен 9 май – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ул көн бәйрәм генә түгел, истәлекләр һәм хатирәләр көне дә.

Сугышта безнең дәү әти, дәү әниләребезнең әтиләре дә катнашкан һәм батырлыклар күрсәтеп яу кырында ятып калганнар. Дәү әтиемнең әтисе Минһаҗ Мәүлиев. Ул Курск дугасына кадәр барып җитә һәм 1943 елда һәлак була.Дәү әниемнең әтисе Шахияздан Юсупов билгесез югалучылар исемлегендә. Дәү әнием әтисен бөтенләй белми, чөнки ул әле әтисе сугышка китеп 5 ай узганнан соң гына дөньяга килә.Бабамнарның исемнәре “хәтер” китабында һәм һәйкәлдә чокып язылган. Без, бәхетле, тыныч, мул тормышта яшәсен өчен алар гомерләрен дә кызганмаганнар, соңгы сулышка кадәр сугышканнар һәм корбан булганнар. Аларның һәркайсы безгә үрнәк һәм аларның исемнәре мәңгелек.

Без ел саен “мәңгелек ут” янына килеп, корбан булган солдатларга баш иябез, чәчәкләр куябыз.Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күп тә калмады. Без аны бик зурлап бәйрәм итәчәкбез.

Фәйзиева Әдилә (укучы чыгышы) Бөек Җиңү.

1941 нче елның җәендә фашист илбасарлары илебезгә басып керәләр. Бу икенче бөтен дөнья сугышы була.Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы көрәшкә күтәрелә.

Япь–яшь егетләр, кызлар. Ирләр туган җирләрен сакларга дип сугышка китәләр. Аларның күпчелеге дәһшәтле сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмыйлар, туган илнең азатлыгы өчен һәлак булалар. Халкым күп авырлыкларга түзеп, бихисап, батырлыклар кылып бу сугышта Җиңү яулый.

Җиңү көнен безнең халкыбыз зур авырлыклар, батырлыклар, күп корбаннар белән яулап алган. Шуңа күрә бәйрәмдә кешеләр елыйлар да , шатланалар.Бу изге бәйрәмне һәм аны яулап алучыларны беркайчанда онытмагыз дуслар !

10. Дәрескә йомгак ясау.Рефлекция

-Бүген дәрестә сугыш турында нәрсәләр белдек?

- Син җавабыңнан канәгатъме?

-Сугыш турында тагын нәрсәләр белергә теләр идең?

-Дәрес сиңа ошадымы? (Смайликлар белән күрсәтү)

11.Өй эше . ”Кичер, илем!“шигыреннән үзеңә иң ошаган өзекне ятларга;

2)Сугыш чоры балалары турында проект эше.;

3) “Рәхмәт сезгә, ветераннар!” шигырен ятларга.



Краткое описание документа:

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының 3 сыйныфта әдәби уку дәресе

3 сыйныфта Әдәби уку курсында “яхшы булырга, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмчел булырга, хөрмәт итәргә, ялкауланмаска” дигән төшенчәләр турыдан-туры аңлатылмый, ә бәлки әдәби әсәрләрне укып, кирәклесен эзләп табып, чагыштырып, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, баланың үзе нәтиҗә ясавына корылаМаксат: М.Җәлил, Х.Халиков шигырьләре аша сугыш ветераннарының бүгенге тыныч тормыш өчен кан коюлары,  аларның тиңдәшсез батырлыгы турында аңлату.

Бурычлар: 1) Ватан өчен көрәшкән ветераннар батырлыгының фронтовик-шагыйрьләр иҗатында үзенчәлекле чагылышларын аңлату

2) Декламация сөйләү осталыгын камилләштерү;

 

3) Ветераннарга хөрмәт, соклану хисләре тәрбияләү.

Автор
Дата добавления 06.12.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров841
Номер материала 175412
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх