- 16.01.2015
- 541
- 0
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Тема: Ташландык материалга икенче сулыш өрү.
Максат:пластилин һәм башка материалны кушып эшләү алымын ныгыту,экологик тәрбия бирү.
Дәрес планы
1.Мотивлаштыру- ориентлашу .
1) Актуальләштерү (3мин)
2)УМ кую (3мин)
2. УМ адымлап чишү.
Сүзлек эше. (7мин)
1)Умырзая ясау(индив.эш) (6мин)
2)Җиләк ясау(парда эш) (10 мин)
3)Миләш ясау(төркемдә эш) (8 мин)
4) Өй эше(иҗади эш*) (2 мин)
3.Реклексив бәяләү.
1.Рефлексив кабатлау. (2 мин)
2.Үзбәя (Күргәзмә) (1 мин)
3. Йомгаклау.(Экология темасына җыр)(2 мин)
Дәрес барышы
-Укучылар,дәресне башлыйбыз,утырыгыз.Технология дәресендә без ниләр эшлибез?
--Кисәбез,ябыштырабыз,төрле әйберләр ясыйбыз.
- Бу эшләрне башкарганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтибез.
1.Эш урының чиста булсын.
2.Пластилинны кулыңда җылыткач кына төрле формага кертеп әвәлә.
3. Очлы , кадый торган материал һәм эш кораллары белән сак эш ит.
4.Игътибарлы , түзем, тырыш бул.
5.Ярдәм кирәк икән карточканы кутәр.
-Дөрес.Тактадагы сурәткә күз салыгыз әле. (Слайд№1) Бу урыннарда тәртипме?Әлеге күренешләр сезгә ошыймы?
--Юк.
Табигатебез ташландыклардан көннән - көн пычрана.Бәйрәмнәрдән, ял көннәреннән соң бик күп пластик савыт-сабалар,бутылкалар,кәгазьләр аунап кала.Аларна ташларга,ягып калдырырга ярамаганлыгын әйләнә – тирәне өйрәнү дәресендә сөйләшкән идек.Ә бит бу ташландык бутылка,картон,савытлардан бик матур уенчыклар ясап була икән.(Слайд№2)
-Ничек уйлыйсыз ,без бүген нишләрбез?
--Кирәкмәгән әйберләрдән уенчык ясарбыз.
-Дөрес.Дәресебезнең темасы”Ташландык материалга икенче сулыш өрү” дип атала.Бу турыда сүзлектән укыйк.(Слайд№3)
--Ташдандык материал – бер тапкыр кулланылышта булган,яраксыз савыт саба,көнкүреш калдыклары ул.
-Сез әзерләп килгән материаллардан эшне оештырып җибәрергә алым ярдәм итәр.Алымны искә төшерәбез.(Парларда)
Алым
- Сурәтне карыйм,
- Өлешләрен әйтәм,
-Төсләрнебилгелим,
-Материалны сайлыйм,
-Эш төрен билгелим,
- Ясыйм.
-Алымны сөйлиләр
Табигатебез Җәендә,көз-кыш айларында да,язын да матур. Бүген һәр ел фасылының бер бизәген ясарбыз
• Язның бизәге - умырзая чәчәкләре.Алымга таянып бу чәчәкләрне ясау эшен башлыйбыз.1.Һәрке мөстәкыйль рәвештә яшел көпшә трубкаларга яшел пластилинны ябыштыра,
• 2.3 ак кашыкны тирән ягын эчкә каратып беркетә.
• 3.Төсле кәгазь калдыкларыннан яфрак та ябыштырсак, умырзаяларны кәрзингә тутырасы гына кала.
Чәчәкләрне җыеп кәрзингә салабыз.
-Яздан соң нинди ел фасылы килә?
--Җәй.
-Җәйнең бизәкләрен әйтегез.
--Кояш,чәчәкләр ,җиләкләр,күбәләкләр.
6 662 791 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Гульназ Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36/72/108 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.