Тема:Мәктәпкә әзерлек төркеме. Калын әйтелешле сүзләр белән күнегүләр.(з,зь)
Әйләнә-тирә белән танышу һәм җыр белән интегральләшкән өзлексез белем бирү
эшчәнлеге.
Максат: Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен
камилләштерү.
Сүзләрне чагыштыра
белү күнекмәләрен үстерү. Балалрның игътибарын, җавап әзерләү тизлеген үстерү. Ике-өч
сүздән торган җөмләләр төзергә күнектерү. Музыканы аңларга, тоемларга ,үз
фикерләрен аңлатып бирә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Пычак, кояш, сабын,
шарф, балык, тукран, чаңгы, дага, хат. Гармун, нарат, маймыл, рам сүзләренә
аваз анализы ясау.
Эшчәнлек төрләре: Тоз сүзенә аваз анализы ясау. Көз сүзенә аваз анализы ясау.
Тоз һәм көз сүзләрен
чагыштыру.
“Бу рәсемнәрнең
атамаларында нинди охшашлык бар?” биреме.
Дид уен: “”Дөрес әйт”.”Киресен
әйт” (җөмләләр төзергә.)
Җиһаз:ШәеховаР.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авзларны уйнатып: эш
дәфтәре №1 53-54 битләр. Сары һәм кызыл фишкалар, проектрда көз темасына
презентация, тоз рәсемнәре. Ипи, тоз чиккән сөлге. Матур әдәбият: “Чисталык
сөябез” Ә.Еркәй 311 бит Балалчак аланы.
Барышы: Хәерле көн кадерле балалар, килгән кунаклар.Йомшак кына кар яуды, Бөтен
җирне каплады. Ап-ак булды болыннар Ап-ак булды киң кырлар.
Туган ягыбызга ап-ак
карлары, зәмхәрир салкыннары, салкын җилләре белән кыш аяк бсты. Балалар хәзер
кышның ничәнче ае, ничәнче числосы?. Балалар әйдәгез бергенә мизгелгә күзләрне
йомып көз ел фасылына кайтып килик әле. Көз-көз-көз бергәләп кабатлыйбыз. Менә
бу рәсемнәргә карап, музыканы тыңлап көзнең сыйфатларын әйтеп карыйк әле. Көз
нинди?( яңгырлы, салкын, җилле, алтын, сары, кырыс, моңсу) Көзнең сыйфатларын
санап чыктык. Рәсемнәрне караганда сез нинди исләр тойдыгыз? Көз исе нинди?Тик
шулай да көз сүзе нинди балалар?(ягымлы) Көз нинди авазларны ишетәбез К, Ө, З
Бергәләп укып карыйбыз. Көз сүзендә зь авазы нинди? (ягымлы) Фишкаларны
алабыз язып карыйбыз. Бертөрле фишкалар гына кулланабызмы? Ни өчен кызыл фишка
куябыз? Ничәнче авазга куябыз кызыл фишканы?(икенче). Чөнки Ө авазы тылсымлы
сузык аваз. Тактада эшләү. Фирдүс К, Диләрә Ө, Камилә З. Көз сүзен язып
карыйбыз.
Көзге яңгырны
кайвакыт олылар нәрсә белән чагыштыралар әле балалар? (Күз яше белән) Әйе күз
яше белән. Балалар күз яше нинди була икән? (әче,тозлы) Тозны балалар кешеләр
ни өчен кулланалар икән. Нишләгәндә кулланалар? Әгәрдә без ризыкларны тозсыз пешерсәк
аны куллану рәхәт буламы? Юк әлбәттә. Тозсыз ризыкны беребезнең дә кулланасы
килми. Тоз һәр кешенең организмына бик кирәкле матдә булып тора. (Тоз кабы
проекторда, дәфтәрдә эш) Тоз дип кабатлыйбыз. ТОООЗ. Тоз сүзендә кайсы авазларны
ишетәсез? ( т,о,з) З авазы сүзнең кайсы өлешендә ишетелә?(ахырында) Тоз сүзе
ягымлымы әллә кырысмы?(кырыс)Фишкаларны алабыз балалар беренче шакмак та кайсы
аваз (Т) икенчесе(О) өченчесендә(З) Бергә укып карыйбыз. Ахырыгы авазны алып
укып карыйбыз (ТО) Тактада бер бала белән эшләнә. Такта янына өч бала чыга
урыннарын буташтырып язарга һәм укырга кушыла.(оз,то, тоз)
Тозны балалар кайдан
алалар дип уйлыйсыз? Аш тозын табигатьтәге тозлы сулардан һәм диңгез суыннан
табигый рәвештә һәм заводта парга әйләндерү юлы белән алалар.
Тоз кеше организмна
гына түгел, хайваннар һәм кошлар өчен дә кирәк икән. Кышка аларның организмна
төрле витаминнар һәм тозлар җитешми. Кешеләр аларга ярдәмгә килә. Урманнардагы
җимлекләргә тозлар, төрле витаминнар кушылган азыкларны махсус салып торалар.
Аларны терлек тозы дип атыйлар. Һәм ул каты, төрле формада була. Тозлар һәм
витаминнар җәнлек һәм кошларның сәламәтлеге өчен бик кирәкле. Агачлар, үсемлекләр
төрле минераль тозлар белән тукланалар. Ләкин кешеләр шикелле үк агачлар да
авырыйлар аларга авырулардан сакланырга нәрсәләр, кемнәр ярдәм
итә?(кошлар,кешеләр) Тукранны әйтмәсәләр табышмак әйтәм. Җәй шакылдый бу
чүкеч,кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч.(Тукран)
Тукран нинди сүз
ягымлымы, кырысмы? Нинди авазга башлана? Проекторда рәсемнәр куела.
Тукран рәсемен
табыгыз әле. Рәсемне яхшылап карагызда әйтегез әле балалар бу сүзләр барысыда
нинди?(кырыс) Ә хәзер шушы кырыс сүзләргә капма-каршы булган ягымлы сүзләр
табып әйтеп карыйк.
Дидактик
уен:”Киресен әйт”
(тукран-чүпли, кояш-көлә, сабын- күбекле, чистарта, пычак кисә, нарат –үсә,
маймыл-сикерә, хат-китә, гармун-биетә. Рам-тәрәзә, шарф-бәйли, яшел, балык-йөзә)
“Чисталык сөябез” Ә.Еркәй.(311бит.Б.Аланы)
Бу рәсемдәге кайсы
рәсем кулланылды бу шигырьдә.(сабын)
Безнең татар халкы
элек –электән ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл булган. Капкасын кем генә
каксада аны һәрвакыт ипи-тозы ачык йөзе белән каршы алган. Табын түрендә икмәк
һәм тоз торган. Кайсы милләттән булуына карамастан кунак итеп, сыйлап чыгара
торган булган. Кадерле балалар бездәдә бүген бик күп кунаклар бар. Әйдәгез
аларны үзебезнең ипи-тозыбыздан авыз иттерик.(Бер бала тиз генә каптырып чыга)
Кадерле балалар,
кунаклар күкләребез һәрвакыт аяз, тәннәребез сәламәт, табыннарыбыз мул,
йөзләребез ачык, күңелебез киң булсын дигән теләк белән үзебезнең шөгылебезне
тәмамлыйбыз.
“Чисталык сөябез.”
Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз.
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
Муеныбызны юабыз.
Тешләребезне
чистартабыз.
Пөхтәлекне,
чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз. Аш
алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз.
Ап-ак итеп кулны юып,
Ашарга утырабыз.
Аякларны кичкырын
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,-
Бик бик чиста
торабыз.
Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе
Галиуллина М.К.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.