Инфоурок Другое Рабочие программыТематический план по татарскому языку (9 класс)

Тематический план по татарскому языку (9 класс)

Скачать материал

Аңлатма язуы

         Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 №273-ФЗ; “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Р.З. Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева “Рус телле  балаларга татар телен һәм коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”. – Казан, 2011; мәктәпнең 2015-2016 уку елына Укыту планы.

     Дәреслек:. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева, З. М. Шаһгалиева. – Казан: Мәгариф, 2008.

     Мәктәпнең Укыту планында атнасына 2 сәгать каралган. Эш программасы 68 сәгатькә төзелгән.

 

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Танып белү максатының эчтәлеге

     Татарстан Республикасында  яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә  төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең  иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

     Урта баскычта татар халкының рух дөньясын чагылдырган, тормыш-көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

 

Үстерү максатының эчтәлеге

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

 

Тәрбияви максатның эчтәлеге

     Әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивация ия.Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

     Укучыларның сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

 

Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум

1. Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”.

            2. М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”.

 

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Диалогик сөйләм

     Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 9-10 реплика.

Монологик сөйләм

     Бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Күләме: 10-12 фраза. Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин.

Тыңлап аңлау

     Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин.

 

Уку

     Тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

     Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

     Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

     Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

     Уку өчен текстның күләме: 300 сүзгә кадәр.

Язу

     Актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар,белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

     Язма эшнең күләме: 70-80 сүзгә кадәр.

 

Сыйныфка характеристика

      9 а  сыйныфының рус төркемендә 11 укучы белем ала. Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәләре уртача.“4”ле һәм “5”ле билгеләренә укучылар арасында –Валеев Ильфат, Зайцев Владислав,Емельянова Нина Һ. б. Укучыларның әзерлек дәрәҗәләренә карап, шартлы рәвештә өч төркемгә бүлергә мөмкин. Дәресләрдә биремнәрне төрле дәрәҗәдә бирү, сайлап алу мөмкинчелеге, индивидуаль һәм өстәмә биремнәр каралган.

     Дәресләрне тематик планлаштырганда этнокультур компонентыннан да файдаланам. Туган якны, туган төбәкне, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбызның иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү күз алдында тотам.

 

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәг. саны

Темага караган төп төшенчәләр

I

Без Татарстанда яшибез

Татарстан Республикасы

Казан – тарихи башкала

Татар музыка сәнгате.

Композитор А. Ключарев

Композитор С. Гобәйдуллина

Татар театры

Татар сәнгате

10 cәг.

2

2

1

1

2

1

1

 

ТР турында сөйләү

Казан шәһәренең тарихы турында сөйләү

Татар музыка сәнгатенең күренекле кешеләре турында сөйләү

Композиторның тормышы һәм иҗаты

Композиторның биографиясе

Казандагы татар театрлары, атаклы артистлар

Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре

II

Белем һәм китап

Р. Вәлиев “Саумы, китап!” 

К. Насыйри “Әбүгалисина”

Беренче татар китабы

М.Мәһдиев турында белешмә

М. Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары” әсәреннән өзек

Л. Ихсанованың биографиясе

Л. Ихсанова. “Бер маҗара”

14 сәг.

2

2

1

1

3

 

1

4

 

Китапханә турында сөйләү

Әсәр эчтәлеге буенча сөйләшү

Беренче татар китабының тарихы

Язучы турында биографик белешмә

Әсәр эчтәлеге буенча диалогик сөйләм

 

Язучының тормышы һәм иҗаты

Ошаган өлешнең эчтәлеген сөйләү

III

Һөнәр сайлау

Г. Әпсәләмовның биографиясе

Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” әсәреннән өзек

Г. Ахуновның биографиясе

Г. Ахуновның “Хәзинә” әсәреннән өзек

И. Юзеев турында биографик белешмә

И. Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасыннан өзек

Р. Вәлиеваның биографиясе

Р. Вәлиеваның “Гомәр һәм һөнәр” шигыре

 

8 сәг.

1

1

1

1

1

1

1

1

 

Язучының биографиясе белән танышу

Хикәянең эчтәлеге буенча диалогик сөйләм, мини сочинение

Язучының тормышы, иҗаты

Әсәр эчтәлеге буенча сөйләшү

Юзеев турында сөйләү

Поэмадагы геройларга характеристика бирү

Р. Вәлиеваның тормыш юлын өйрәнү

Ошаган һөнәр турында кечкенә сочинение язу

IV

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

Татар халык әкияте “Алтын алмалар”

“Зирәк карт” татар халык әкияте

С. Хәкимнең биографиясе

С. Хәкимнең “Әнкәй” шигыре

А. Шамов. “Госпитальдә” хикәясеннән өзек

Н. Әхмәдиев. “Ана” хикәясе

12 сәг.

2

2

1

1

4

2

 

Әкият эчтәлеге буенча диалогик, монологик сөйләм

Бер өлешен сөйләү

С. Хәкимнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү

Ана турында шигырь, җырлар, мәкальләр өйрәнү

Хикәя буенча диалогик, монологик сөйләм, сәхнәләштерү

Хикәянең эчтәлеген аңлап сөйләү

V

Тирәбездә яхшы кешеләр

Г. Шәрәфи.  “Күңелләрдә гөл үсә” хикәясе

Ш.Галиев.  “Урам ул нинди?” шигыре

“Безнең ишегалдыбыз” темасына сочинение

Р. Миңнуллинның биографиясе

Р. Миңнуллинның “Ә ни өчен?” шигыре

Ш. Еникиев “Солтангәрәйнең язмышы” әсәреннән өзек

“Тирәбездә яхшы кешеләр” темасына хикәя

10 сәг.

3

1

1

1

1

2

1

 

Хикәянең төп мәгънәсен аңлап уку

Шигырьне сәнгатьле уку, ятлау

Үз фикереңне язма рәвештә белдерү

Шагыйрьнең биографиясен сөйләү

Шигырьне сәнгатьле уку, ятлау; матур тормыш турында сөйләшү

Әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Тема буенча язма сөйләм үстерү

VI

Кеше һәм мохит

Р. Мөхәммәдиевның биографиясе

Р. Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая” әсәреннән өзек

М. Гафуриның биографиясе

М. Гафури. “Кыр казы” хикәясе

“Табигатьне саклау” исемле текст

Р. Бәшәр. “Авыру урман” шигыре

8 сәг.

1

2

1

2

1

1

 

Язучының тормышы, иҗаты

Әсәр эчтәлеге буенча диалогик сөйләм

Язучының биографиясен өйрәнү

Хикәя эчтәлеге буенча монологик сөйләмгә чыгу

Табигатьне саклау проблемасы турында сөйләү

Шигырьнең эчтәлеген аңлап сәнгатьле уку

VII

Беренче хисләр

И. Газиның биографиясе

И. Гази. “Ак сирень” хикәясеннән өзек

Ф Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек

6 сәг.

1

3

2

 

И. Гази турында биографик белешмә

Хикәядәге геройларга характеристика бирү

Әсәрнең эчтәлеген аңлап уку

 

Барлыгы

68 сәг.

 

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1.Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2007.

2. Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.

3. Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999.

4. Р.З Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Набережные Челны, 2005.

   5. Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

   6. Электронное образование РТ. ЦОР.

 

 

 

 

Татар әдәбиятыннан тематик план (68 сәг.)

 

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Укучылар эшчәнлегенә хар-ка яки уку-укытуның эшчәнлеге төрләре

Контроль

үлчәм төрләре

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәсе

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Без Татарстанда яшибез

1

Аудирование, сорауларга җаваплар, “Ак барс” исемле мультфильмын карау

 

Татарстан турында белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү

3.09

 

2

Татарстан Республикасы турында текст

1

Сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, текстка план төзү

 

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле уку, диалогик сөйләм оештыра алу, монологик сөйләмгә чыгу

4.09

 

3

“Казан – тарихи башкала” тексты

1

Казан турында видеоролик карау, текстны сәнгатьле уку, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү

 

Текстны аңлап уку күнекмәләрен үстерү

9.09

 

4

“Казан – тарихи башкала” тексты буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Ситуатив күнегүләр эшләү, схема буенча диалог төзү

Диалог сөйләшү

Диалогны төзү һәм сөйләшү

10.09

 

5

“Татар музыка сәнгате” тексты

1

Текстны сәнгатьле уку, текст буенча күнегүләр эшләү, язмалар тыңлау

 

Татар музыка сәнгате турында белешмә туплау, диалог төзеп, сөйли алу

16.09

 

6

Александр Ключарев турында текст

 

 

 

1

Текст өстендә эш, Ключаревның язмаларын тыңлау

5-6 реплика

Диалог төзү, план буенча Ключарев иҗаты турында сөйләү

17.09

 

7

София Гобәйдуллина биографиясе

1

Презентация карау, текстны уку, сүзлек өстендә эш

 

Якташыбыз София Гобәйдуллина турында мәгълүматлы булу

22.03

 

8

София Гобәйдуллина турында  текст

1

Сорауларга җавап бирү, диалог төзү, язмалар тыңлау

7-8 җөмлә

София Гобәйдуллина турында татарча сөйли белү

23.03

 

9

“Татар театры” тексты

1

Уку, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр эшләү, парлап диалог төзү

4әр-5әр реплика

Текст буенча диалог төзү

29.09

 

10

Татар сәнгате

1

Ситуатив күнегүләр, таблица язу, кроссворд чишү, диалог төзү һәм сөйләшү

Диалог сөйләшү

Татарстанның сәнгать кешеләрен белү

30.09

 

11

Р. Вәлиевның “Саумы, китап!”  хикәясе

1

Текстны уку, сүзлек өстендә эш, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

 

Текстның эчтәлеген аңлауга ирешү

6.10

 

12

Р. Вәлиевның “Саумы, китап!”  хикәясе

1

Җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалог төзү

Эчтәлеген сөйләү

План пунктлары буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү

7.10

 

13

К. Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзек

1

Сораулар буенча Каюм Насыйриның биографиясен искә төшерү, әсәрне уку, сүзлек өстендә эш

 

Өзекнең эчтәлеген аңлау

13.10

 

14

К. Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзек

1

Әсәр эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

 

Әбүгалисина күбрәк белергә теләк булдыру

14.10

 

15

Беренче татар китаплары

1

Текстларны уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, мәкальләрне искә төшерү

 

Беренче татар китабы турында мәгълүмат туплау

20.10

 

16

М.Мәһдиев турында белешмә

1

Уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү. Төркемнәрдә эшләү.

7-8 сорау

Аңлау, сораулар төзү

21.10

 

17

М. Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары” әсәреннән өзек, 1 нче  кисәк

1

Өзекне уку, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

10-12 җөмлә

Әсәрнең эчтәлеген аңлау, фразеологик берәмлекләрне кулланып сөйләү

27.10

 

18

М.Мәһдиевнең “Колаямбу плантациядә эшли”, 2 нче кисәк

1

Хикәянең 2 нче кисәге белән танышу, сүзлек өстендә эш

 

Сәнгатьле уку алымнарын гамәлдә куллану

28.10

 

19

М.Мәһдиевнең “Колаямбу плантациядә эшли” әсәрендә геройларга характеристика бирү

1

Ситуатив биремнәр, төркемнәрдә фикерләр әйтешү, геройларга бәя бирү

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

10.11

 

20

Л. Ихсанованың биографиясе

1

Төркемнәрдә эш: 1-биография буенча сораулар төзи, 2нчеләр – җавап бирә

10-12 җөмлә

Язучының биографиясен белү, кыскача сөйли алу

11.11

 

21

Л. Ихсанова. “Бер маҗара” хикәясенең 1 нче кисәге

1

Өзекне уку, сүзлек өстендә эш, өлешләргә бүлү, сорауларга җавап бирү

 

Хикәянең эчтәлеген аңлау, сөйли белү

17.11

 

22

Л. Ихсанова. “Бер маҗара” хикәясе буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Ситуатив күнегүләр, хикәя эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

 

Өзекнең эчтәлеген кыскача сөйли алу

18.11

 

23

Л. Ихсанова. “Бер маҗара” хикәясенең 2 нче кисәге

1

Хикәяне уку, сүзлек өстендә эш, эчтәлеге буенча биремнәр үтәү

 

Хикәянең эчтәлеген аңлап сәнгатьле укуга ирешү

24.11

 

24

Л. Ихсанова. “Бер маҗара” хикәясен анализлау

1

Сорауларга җавап бирү, төркемнәрдә фикер алышу

 

Хикәянең төп фикерен аңлап, әйтә һәм дәлилли белү

25.11

 

25

Г.Әпсәләмовның биографиясе

1

Биографияне уку, хронологик таблица төзү

 

 Язучының биографиясен белү, кыскача сөйли алу

1.12

 

 

 

 

26

Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” әсәреннән өзек

1

Рольләргә бүленеп уку, сүзлек өстендә эш

 

өзекнең эчтәлеген аңлап уку

2.12

 

27

Г. Ахуновның биографиясе

1

Биография белән танышу, конспект язу, план төзү, парларда бер-береңә сораулар бирү

Биографияне сөйләү

Биографияне сөйли белү

8.12

 

28

Г. Ахуновның “Хәзинә” әсәреннән өзеге

1

Ишетеп аңлау күнегүләре, рольләргә бүленеп уку, парлап диалог төзү

Диалог төзеп сөйләшү

әсәр эчтәлеген аңлау, диалог төзү

9.12

 

29

И. Юзеев турында биографик белешмә

1

Сорауларга җавап бирү

 

Юзеев турында мәгълүматны истә калдыру

15.12

 

30

И. Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасыннан өзек

1

Геройларга чагыштырма хар-ка, киңәшләр бирү

 

Поэманың эчтәлеген аңлау, геройларны характерлый белү

16.12

 

31

Р. Вәлиеваның биографиясе

1

Биография белән танышу, план төзү, өлешләп сөйләү

Биографияне сөйләү

Биографияне аңлау һәм сөйләү

22.12

 

32

Р. Вәлиеваның “Гомәр һәм һөнәр” шигыре

1

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, мәкальләрне аңлау һәм аңлату

12-14 җөмлә

Шигырьнең эчтәлеген аңлау, үз фикереңне язу

23.12

 

33

“Алтын алмалар”. Татар халык әкияте

1

Рольләргә бүленеп уку, сорауларга җавап бирү

5-6 реплика

 

Диалог төзеп сөйләшү

12.01

 

34

Татар халык әкияте “Алтын алмалар”.

1

Әкият эчтәлеге буенча биремнәр, ситуатив күнегүләр эшләү

7-8 җөмлә

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

13.01

 

35

“Зирәк карт” татар халык әкияте

 

 

1

әкиятне рольләргә бүлеп уку, сүзлек өстендә эш

 

Эчтәлекне аңлап укуга ирешү

19.01

 

36

Татар халык әкияте “Зирәк карт”

1

Әкият эчтәлеге буенча күнегүләр эшләү

 

Әкиятнең аерым өлешләрен сөйли белү

20.01

 

37

С. Хәкимнең биографиясе

1

Биография буенча сораулар төзү, сүзлек өстендә эш, конспект язу

 

С. Хәким турында  белем алу

26.01

 

38

С. Хәкимнең “Әнкәй” шигыре

1

Аудирование, сүзлек өстендә эш, шигырьне уку, сорауларга җавап бирү, ана турында мәкальләрнең эчтәлеген аңлау

 

Әниләр турында шигырьләр, җырлар өйрәнү

27.01

 

39

А. Шамов. “Госпитальдә” хикәясеннән өзек, I өлеш

1

Хикәяне уку, сүзлек өстендә эш, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, диалог төзү, өлешләргә бүлү һ.б.

 

Әсәрнең эчтәлеген аңлап уку

2.02

 

40

А. Шамов. “Госпитальдә” хикәясеннән өзек, I өлеш

1

Аудирование, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, парларда диалог төзү, сәхнәләштерү

Диалог сөйләшү

Геройларның эчке кичерешләрен аңлау

3.02

 

41

А. Шамов. “Госпитальдә”, II өлеш

 

1

Икенче өлеше белән танышу, сүзлек өстендә эш

 

Әсәрнең эчтәлеген аңлап уку күнекмәләрен булдыру

9.02

 

42

А. Шамов. “Госпитальдә”, II өлеш

 

1

Әсәрнең эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Өзекләрне сәхнәләштерү

Эчтәлекне сөйли белү

10.02

 

43

Н. Әхмәдиев. “Ана” хикәясе

1

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

 

әсәрнең эчтәлеген аңлау, үз фикереңне белдерү

16.02

 

44

Н. Әхмәдиев. “Ана” хикәясе

1

Рольләргә бүленеп уку, план төзү, өлешләп сөйләү

 

Ришатның язмышын сөйләү

17.02

 

45

Г. Шәрәфинең “Күңелләрдә гөл үсә” хикәясе

1

Фонетик күнегү, аудирование, өлешләп уку, фразеологизмнар б/н эш һ.б.

 

 

Хикәяне укып, төп фикерне билгеләү

23.02

 

46

Г. Шәрәфи. “Күңелләрдә гөл үсә” хикәясе буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Сүзлекне кабатлау, хикәя эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, парларда диалог төзү

4әр-5әр реплика

 

әсәр эчтәлеге буенча диалог төзеп сөйләшү.

 

24.02

 

47

Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә.

1

Сорауларга җавап бирү, план төзү, өлешләп сөйләү

10-12 җөмлә

Әңгәмәдә катнашу

1.03

 

48

Ш.Галиевның “Урам ул нинди?” шигыре

1

Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

 

Шигырьне яттан сәнгатьле сөйләү

2.03

 

49

БСҮ “Безнең ишегалдыбыз” темасына сочинение

1

Тема буенча әңгәмә, план төзү, сүзләр язылышы өстендә эш

Язма сөйләм

Тема буенча мини сочинение язу

8.03

 

50

Р. Миңнуллинның биографиясе

1

Биография белән танышу, викторина сорауларына җавап бирү

 

Биографияне белү

9.03

 

51

Р. Миңнуллинның “Ә ни өчен?” шигыре

1

Фонетик күнегү, таблица тутыру, шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә

 

Шигырьне яттан белү

15.03

 

52

Ш. Еникиевның “Солтангәрәйнең язмышы” әсәреннән өзеге

1

Хикәяне уку, сүзлек өстендә эш, күнегүләр эшләү

 

Әсәрнең эчтәлеген аңлап уку күнекмәләрен булдыру

16.03

 

53

Ш. Еникиев “Солтангәрәйнең язмышы”

1

җөмләләр төзү, план төзү, өлешләп сөйләү, өзекне сәхнәләштерү һ.б

Сүзлек диктанты

өзекнең эчтәлеген сөйли алу

30.03

 

54

БСҮ “Тирәбездә яхшы кешеләр” темасына хикәя язу

1

Ситуатив күнегүләр, сорауларга җавап бирү, фикеләрне әйтү, мисаллар китерү

Язма сөйләм

Тема буенча хикәя язу

5.04

 

55

Р. Мөхәммәдиевның биографиясе

1

Сүзлек өстендә эш, биографияне уку,  кыска конспект төзү

 

Биография б/н танышу

6.04

 

56

Р. Мөхәммәдиевның “Беренче умырзая” әсәреннән өзек

1

Сүзлек эше, рольләргә бүленеп уку, биремнәр эшләү

 

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

12.04

 

57

Р. Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая” әсәреннән өзек

1

хикәяне өлешләргә бүлү, геройларга хар-ка бирү, сорауларга җаваплар бирү

 

Хикәядәге диалог буенча сөйләшү (яисә сәхнәләштерү)

 

13.04

 

58

М. Гафуриның биографиясе

1

Биография буенча телдән һәм язмача җавап бирү

Сорауларга язмача җавап бирү

Биографияне белү

19.04

 

59

М. Гафуриның “Кыр казы” хикәясе

1

Сүзлек өстендә эш, хикәя эчтәлеге буенча күнегүләр эшләү

10-12 җөмлә

Хикәянең эчтәлеген аңлап сәнгатьле укуга ирешү

20.04

 

60

М. Гафури. “Кыр казы” хикәясе

1

сорауларга җавап бирү

 

Хикәяне III зат исеменнән сөйләү

26.04

 

61

“Табигатьне саклау” исемле текст

1

Дәрес-әңгәмә

 

Эчтәлекне аңлау, үз фикереңне белдерү

27.04

 

62

Р. Бәшәрнең “Авыру урман” шигыре

1

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр эшләү

 

Шигырь эчтәлеген аңлау, үз фикереңне әйтү, киңәшләр бирү

3.05

 

63

И. Газиның биографиясе

1

Биография белән танышу, сораулар төзү

 

Биография б/н танышу

4.05

 

64

И. Газиның “Ак сирень” хикәясеннән өзек

1

Хикәянең уку, сүзлек өстендә, хикәянең эчтәлеге буенча эш

 

Хикәянең эчтәлеген аңлау

10.05

 

65

 И.Гази.  “Ак сирень” хикәясендәге образларга анализ.

 

1

Сүзлек өстендә эш, хикәядәге образларга анализ бирү

 

Текстның эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнаша алу

11.05

 

66

И.Гази.  “Ак сирень” хикәясенең дәвамы

 

1

Ситуатив биремнәр эшләү, өзекне өлешләп уку

 

Сораулар буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү.

 

17.05

 

67

Ф. Яруллинның “Ике кояшым бар, Илсөя” өзеге

1

Сүзлек өстендә эш, хикәяне уку, биремнәр эшләү

 

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Диалог сөйләшү.

 

18.05

 

68

Ф. Яруллин. “Ике кояшым бар, Илсөя” әсәре

1

сорауларга җавап бирү, план төзү

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

24.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                   Аңлатма язуы

         Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 №273-ФЗ; “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Р.З. Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева “Рус телле  балаларга татар телен һәм коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”. – Казан, 2011; мәктәпнең 2015-2016 уку елына Укыту планы.

     Дәреслек:. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева, З. М. Шаһгалиева. – Казан: Мәгариф, 2008.

     Мәктәпнең Укыту планында атнасына 2 сәгать каралган. Эш программасы 68 сәгатькә төзелгән.

 

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары:

     Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

                                                                      Танып белү максатының эчтәлеге                

     Урта баскычта Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

     Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

-         фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

-         хәтерне, игътибарлылыкны үстерү;

-         аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-         ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

     Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру,

     сөйләшү-аралашуга алып чыгу.

Белем бирү максатының эчтәлеге

     Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укытуның гомуми нәтиҗәләре

-         Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

-         коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-         “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

     Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормышта яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

-         шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

-         әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-         “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

     Орфография

     Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен программага кертелгән эчтәлектә дөрес куллана белү.

 

     Сөйләмнең фонетик ягы

     Сөйләмдә татар авазларының үзенчәлекләрен саклау, аларны ишетеп аера белү. Транскрипция билгеләре. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

     Сөйләмнең лексик ягы

     Аралашу тематикасына караган лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Клишелар. Татар һәм рус телләре өчен сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы ысуллары: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар. Күп мәгънәле сүзләр.

     Сөйләмнең грамматик ягы

     Сөйләмдә исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль мөстәкыйль сүз төркемнәрен тану һәм куллану.

     Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын, теләкне, мөмкинлек/мөмкин түгеллекне, кирәклек/кирәк түгеллекне белдерә торган модаль мәгънәле аналитик фигыльләрне куллану.

     Бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кереш сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

     Сөйләмдә теркәгечләр һәм кисәкчәләрне куллану.

     Хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле, исем хәбәрле һәм тезмә фигыль хәбәрле гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм,ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә кулланылышы.

 

 

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Диалогик сөйләм

     Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 9-10 реплика.

Монологик сөйләм

     Бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Күләме: 10-12 фраза. Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин.

 

Тыңлап аңлау

     Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин.

 

Уку

     Тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

     Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

     Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

     Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

     Уку өчен текстның күләме: 300 сүзгә кадәр.

 

Язу

     Актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар,белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

     Язма эшнең күләме: 70-80 сүзгә кадәр.

Сыйныфка характеристика

         9 а  сыйныфының рус төркемендә 11 укучы белем ала. Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәләре уртача.“4”ле һәм “5”ле билгеләренә укучылар арасында –Валеев Ильфат, Зайцев Владислав,Емельянова Нина Һ. б. Укучыларның әзерлек дәрәҗәләренә карап, шартлы рәвештә өч төркемгә бүлергә мөмкин. Дәресләрдә биремнәрне төрле дәрәҗәдә бирү, сайлап алу мөмкинчелеге, индивидуаль һәм өстәмә биремнәр каралган.

     Дәресләрне тематик планлаштырганда этнокультур компонентыннан да файдаланам. Туган якны, туган төбәкне, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбызның иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү күз алдында тотам.

 

 

Программаның эчтәлеге

 

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

 I. Без Татарстанда яшибез

 (Морфология, фонетика, грамматика, синтаксис)

 

9

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ия белән хәбәр арасында сызык. Транскрипция. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Исем фигыль. Килеш кушымчалары. Теләк белдерү формалары.

II.  Белем һәм китап

 (Морфология, сүз ясалышы, синтаксис, лексика)

15

Сыйфат ясагыч кушымчалар. Сыйфат дәрәҗәләре. Алмашлык. Сан. Рәвеш. Җөмлә кисәкләре. Бәйләгеч сүз төркемнәре. Кушма җөмлә төрләре. Фразеологик берәмлекләр. Тезмә кушма җөмлә. Иярченле кушма җөмлә. Хикәя фигыль формалары. Сыйфат фигыль. Инфинитив.

III. Һөнәр сайлау

 (Морфология, синтаксис)

8

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Иярченле кушма җөмләдә синтетик, аналитик  бәйләүче чаралар. Шарт фигыль.

 

IV.  Ата-анага хөрмәт мәңгелек

 (Морфология, синтаксис, сүз ясалышы)

12

Иярченле кушма җөмлә төрләре. Бәйлек.Форма ясагыч кушымчалар. Ымлыклар. Аваз ияртемнәре.

V. Тирәбездә яхшы кешеләр

 (Морфология, сүз ясалышы)

11

Иярченле кушма җөмлә төрләре. Фигыль юнәлешләре.

VI. Кеше һәм мохит

 (Морфология, лексикология, сүз ясалышы)

 

4

Омонимнар. Сүзләр ясалышы. Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль.

VII. Беренче хисләр

 (Морфология, синтаксис, орфография) 

9

Фигыль төркемчәләре.  Сыйфат фигыль. Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

 

Барлыгы

68 сәг.

 

 

 

 

 

 

 

 

Календарь- тематик план

Дәреснең темасы

Сәг.

Саны

Укучылар эшчәнлегенә хар-ка яки уку-укытуның эшчәнлеге төрләре

Контроль

үлчәм төрләре

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәсе

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

Кагыйдәне искә төшерү, дәреслек белән эш

 

Татарстанның шәһәр, елга атамаларын татарча әйтә белү

2.09

 

2

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

Җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләү, сүз төркемнәрен кабатлау, кагыйдәне искә төшерү

 

Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү

7.09

 

3

Сүзтезмә

1

Аудирование, дәреслек белән эш: сүзтезмәләрне ясау, алар белән җөмләләр төзү, сүзтезмәләрне тәрҗемә итү

 

Сүзтезмәләрне ясау, алар белән җөмләләр төзү

11.09

 

4

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау

1

Килешләрне, аларның сорауларын,  кушымчаларын кабатлау, тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, дәреслек белән эш

 

Тартымлы исемнәрне төрле килештә куллануга ирешү

14.09

 

5

Кереш контроль эш

1

Контроль эш биремнәрен башкару

Контроль эш

Белемнәрне кулланып контроль эшне мөстәкыйль рәвештә эшләү

18.09

 

6

Хаталарны төзәтү. Җөмләдә сүзләр тәртибе.

1

Хаталарга анализ ясау, аларны төзәтү

Хаталарны төзәтү

Татар җөмләсендә сүз тәртибен белү

21.09

 

7

Исем фигыль

1

Кагыйдәне кабатлау, күнегүләр эшләү

 

Исем фигыльне сөйләмдә тану, аңлап куллану

24.09

 

8

Килеш кушымчалары

1

Килешләрне, аларның сорауларын,  кушымчаларын кабатлау, сораулар уку, тәрҗемә итү

Сүзлек диктанты

Исемнең килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы куллану

28.09

 

9

Теләк белдерү формасы

1

Ситуатив күнегүләр, диалогларны уку, парлап сөйләшү

 

Теләк белдерү формаларын актив сөйләмдә куллануга ирешү

1.10

 

10

Сыйфат ясагыч кушымчалар. Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Сүзлекләр белән эш, таблица тутыру

Перфокарта белән эш

Сыйфатларны таный һәм дөрес  тәрҗемә итә белү

5.10

 

11

Алмашлык төркемчәләре

1

Алмашлык төркемчәләрен искә төшерү, күнегүләр эшләү

 

Алмашлыкларны сөйләмдә куллану

8.10

 

12

Сан төркемчәләре

1

Сан төркемчәләрен искә төшерү, дөрес язуда күнектерү

 

Сан һәм аның төркемчәләрен сөйләмдә куллана белү

12.10

 

13

Рәвеш

1

Тема буенча төрле биремнәр эшләү

 

Аралашуда киң кулланышта булган рәвешләрне тану һәм куллану

15.10

 

14

Җөмлә кисәкләре

1

Җөмлә кисәкләрен рус теле белән чагыштыру

Сүзлек диктанты

Җөмлә кисәкләрен дөрес билгели алу

19.10

 

15

“Сүз төркемнәре” темасы буенча контроль эш

1

Контроль эш биремнәрен үтәү

Контроль эш

Эшне җиренә җиткереп башкару күнекмәләрен булдыру

22.10

 

16

Хаталар төзәтү эше. Бәйләгеч сүз төркемнәре

1

Хаталарга анализ ясау, аларны төзәтү; бирелгән сүзләрне төркемнәргә бүлү, тәрҗемә итү

Хаталар төзәтү

Бәйлекләрне, теркәгечләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

26.10

 

17

Кушма җөмлә

1

Кагыйдәне өйрәнү, дәреслек һәм сүзлекләр белән эш

 

Гади җөмләләрдән кушма җөмлә ясый алу

29.10

 

18

Фразеологик берәмлекләр

1

Сүзлекләр һәм дәреслек белән эш

 

Фразеологик берәмлекләрне актив сөйләмгә кертү

9.11

 

19

Хикәя фигыль

1

Фигыльләрне үрнәк буенча үзгәртү, сүзләрдән җөмләләр төзү

 

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес куллана белү

12.11

 

20

Хикәя фигыль

1

Ситуатив биремнәр, дәреслек белән эш, күнегүләр үтәү

 

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес куллана белү

16.11

 

21

Тезмә фигыльләр

1

Дәреслек һәм сүзлек белән эш, тезмә фигыльләрне тәрҗемә итү

 

Тезмә фигыльләрне тану, дөрес тәрҗемә итү

19.11

 

22

Сыйфат фигыль

1

Кагыйдәне искә төшерү, дәреслек белән эш

 

Сыйфат фигыльнең заман формаларын аера белү

23.11

 

23

Тамырдаш сүзләр

1

 Сүзлек белән эш, тамырдаш сүзләр ясау, сүзтезмәләр төзү

 

Сүз байлыгын үстерү

26.11

 

24

БСҮ “Белемле кеше меңне егар” темасына сочинение

1

Төркемнәрдә фикерләр алышу, мәкаль һәм әйтемнәр белән эш, план төзү, мисаллар китерү, сочинение язу

Язма сөйләм

Җөмләләр төзү эшен активлаштыру, рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

30.11

 

25

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

1

Кагыйдәне өйрәнү, таблица язу, җөмләләрне тәрҗемә итү

 

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне куллана белү

3.12

 

26

Тезмә кушма җөмлә

1

Кагыйдәне истә калдыру,  күнегүләр эшләү, текстны тәрҗемә итү

 

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне аера белү

7.12

 

27

БСҮ “Ак халатлы кешеләр”.

1

Ситуатив күнегүләр, табибларга хас сыйфатларны әйтү, план төзү, сочинение язу

Язма сөйләмне бәяләү

Фикерләрне язмада күрсәтә белү

10.12

 

28

Иярченле кушма җөмлә

1

Аналитик һәм синтетик чараларны өйрәнү, дәреслек белән эш

 

Синтетик һәм аналитик чараларны белү

14.12

 

29

Иярченле кушма җөмлә төрләре

1

Дәреслек белән эш, кагыйдәне кабатлау, күнегүләр эшләү

 

Җөмлә төрләрен билгели белү

17.12

 

30

Контроль тест

1

Тестның биремнәрен эшләү

Контроль тест

Дөрес җавапны сайлап билгели белү

21.12

 

31

Хаталар төзәтү эше. Шарт фигыль.

1

Хаталарга анализ ясау, аларны төзәтү; кагыйдәләрне искә төшерү

Хаталар төзәтү

Шарт фигыльләрне сөйләмдә куллану

24.12

 

32

Кушма җөмләләр

1

Ләйләнең хатын уку, һөнәр тур. мәкальләрне тәрҗемә итү, мәгънәләрен аңлату

Язма сөйләмне бәяләү

Үз фикереңне язма рәвештә белдерә алу

14.01

 

33

Иярчен ия җөмләле кушма җөмләләр

1

Кагыйдәне өйрәнү, дәреслектәге күнегүләрне эшләү

 

Иярчен ия  җөмләләрне сөйләмдә һәм язуда куллана белү

18.01

 

34

Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләләр.

1

Кагыйдәне аңлату, күнегүләр эшләү

 

Үз фикереңне дәлилли белүне камилләштерү

21.01

 

35

Иярчен хәл җөмләләр

1

Җөмләләр тикшерү, дәреслек белән эш

 

Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү

18.01

 

36

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләр

1

Дәреслек белән эш, мисалларны уйлау

 

Кагыйдәләрне аңлап куллана белү күнекмәләрен булдыру

21.01

 

37

Сан төркемчәләре

1

Ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, таблица язу, сүзтезмәләр төзү

 

Саннарны дөрес әйтә һәм яза белү

25.01

 

38

Бәйлек

1

Кагыйдәне өйрәнү, бәйлек белән җөмләләр төзү, сүзтезмәләрне тәрҗемә итү

 

Бәйлек белән килгән сүзләрнең килешләрен билгеләү

28.01

 

39

Форма ясагыч кушымчалар

1

Дәреслек белән эш

 

Кушымчаларны сөйләмдә урынлы куллана белүгә ирешү

1.02

 

40

Аваз ияртемнәре

1

Индивидуаль  карточкалар белән эш, парлап һәм төркемнәрдә эш

 

Аваз ияртемнәрен сөйләмдә куллану

4.02

 

41

Ымлыклар

1

Аудирование, күнегүләр эшләү

Хикәя язу

Ымлыклар ярдәмендә хис-тойгыларны дөрес белдерү

8.02

 

42

Кисәкчә

1

Кисәкчәләрнең мәгънәләрен өйрәнү, җөмләләрне тәрҗемә итү

 

Кисәкчәләрне аера, аңлый һәм куллана белү

11.02

 

43

“Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре” темасы буенча тикшерү эше

1

Биремнәрне башкару

Тикшерү эше

Алган белемнәрне куллана белү

15.02

 

44

Хаталар төзәтү. Бәйләгеч сүз төркемнәрен кабатлау.

1

Хаталарны анализлау, төзәтү, кагыйдәләрне кабатлау һәм ныгыту

Хаталар төзәтү эше

Хаталы җирләрне күрә, анализлый белү

18.02

 

45

Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр

1

Яңа теманы өйрәнү, җөмләләр тикшерү, дәреслек белән эш

 

Иярчен урын җөмләләрне сөйләмдә һәм язуда куллана белү

22.02

 

46

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр

1

Теманы өйрәнү, дәреслек белән эш

 

Җөмләләр төзү эшен активлаштыру

25.02

 

47

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр

1

Җөмләләрне тикшерү, бәйләүче чараларны күрсәтү, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү

 

Рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

29.02

 

48

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләр

1

Теманы өйрәнү, дәреслек белән эш, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

 

Схема буенча җөмләләр төзи алу

3.03

 

49

“Иярченле кушма җөмлә төрләре” темасы буенча контроль эш

1

Контроль эш биремнәрен эшләү

Контроль эш

Иярчен җөмләләрнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен билгеләү

7.03

 

50

Хаталар төзәтү. “Иярченле кушма җөмлә төрләре” темасын ныгыту

1

Контроль эш биремнәрен төзәтеп эшләү

Хаталар төзәтү

Хаталарга анализ ясый белү

11.03

 

51

Фигыль юнәлешләре

1

Юнәлеш формаларын истә калдыру, таблица язу, фигыльләрне төрле юнәлешкә куеп язу, сүзтезмәләр төзү

 

Фигыль юнәлешләрен аера белү

14.03

 

52

Фигыль юнәлешләре

1

Фигыль юнәлешләрен кабатлау, сорауларга җавап бирү, сүзлек диктанты язу, индивидуаль карточкалар белән эш

Сүзлек диктанты

Үз фикереңне дәлилли белүне камилләштерү

17.03

 

53

Хәл фигыль формалары

1

Хәл фигыль формаларын искә төшерү, фигыльләрдән хәл фигыльләрне ясау, җөмләләр төзү

 

Хәл фигыль формаларын дөрес тәрҗемә итү, сөйләмдә куллануга ирешү

31.03

 

54

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр

 

1

Кагыйдәне өйрәнү, мисаллар тикшерү, дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү

 

Иярчен шарт җөмләләрне сөйләмдә һәм язуда куллана белү

4.04

 

55

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр

 

1

Кагыйдәне кабатлау, җөмләләрне тәрҗемә итү, аналитик җөмләләрне синтетик җөмләгә әйләндерү, сынамышларны язу

 

Иярчен шарт җөмләләрне сөйләмдә һәм язуда куллана белү

7.04

 

 

 

 

 

 

 

56

Текст

1

Текстларны уку, тәрҗемә итү, биремнәр эшләү, сүзтезмәләр төзү, алар ярдәмендә текст язу

 

Бирелгән тема буенча төзегән текстны сөйли алу

11.04

 

57

Омонимнарның кулланылышы

1

Сүзлек белән эш, омонимнар белән җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

 

Омонимнарны кулланып сүз байлыгын үстерүгә ирешү

14.04

 

58

Сүзләрнең ясалышы

1

Сүзләрне төзелеше буенча тикшерү, таблица язу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

 

Сүзнең нигезеннән кирәкле форманы дөрес ясый белү

18.04

 

59

Боерык фигыль

1

Боерык фигыльне зат-сан, барлык һәм юклык формасында төрләндерү, җөмләләрне тәрҗемә итү

 

Боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану

21.04

 

60

Фигыль төркемчәләре

1

Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү

 

Фигыльләрне аңлау, актив сөйләмдә куллану

25.04

 

61

Тезмә, иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Җөмләләрне тәрҗемә итү, гади җөмләләрдән тезмә яки иярченле кушма җөмләләр төзү

 

Сөйләмдә кушма җөмләләрне куллану

28.04

 

62

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр

 

1

Аудирование, кагыйдәне өйрәнү, иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын истә калдыру

 

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне сөйләмдә күрә, дөрес тәрҗемә итә белү

2.05

 

63

Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

Мисаллар тикшерү, тыныш билгеләре кую очракларын өйрәнү, истә калдыру, дәреслектәге күнегүләрне эшләү

 

Язуда кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую

5.05

 

64

Сыйфат фигыльләрне кабатлау.

1

Тыңлап аңлау күнегүләре, сыйфат фигыль формаларын искә төшерү, биремнәр эшләү

 

Сыйфат фигыльләрне сөйләмдә кулану

9.05

 

65

“Сүз ясалышы” темасы буенча контроль эш

1

Контроль  эш биремнәрен үтәү

контроль эш

Контроль эш биремнәрен мөстәкыйль рәвештә дөрес эшләү

12.05

 

66

Хаталарны төзәтү. Гади һәм кушма җөмләләр

1

Хаталарны төзәтү, кагыйдәләрне искә төшерү, биремнәр эшләү

Хаталар төзәтү

Хаталарны анализлый белү

16.05

 

67

“Кушма җөмлә төрләре” темасын кабатлау

1

Индивидуаль карточкалар белән эш

Индив. Карточкалар

Тезмә, иярченле кушма җөмләне аера белү

19.05

 

68

9 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1

Җөмләләрне дәвам итү һәм киңәйтеп язу

 

Текст һәм дәреслек белән эшли белү

23.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

кереш контроль эш

 


I вариант

 

1.     Сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп, җөмләләр төзегез.

 

Га...лә, сәл...мәтлек, к...нд...лек, китапх...нә, т...рбияле.

 

2.     Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

 

а) укытучыбызны, котладык, белән, без, бәйрәм.

ә) кеше, һәр, тиеш, итәргә, хөрмәт, милләтен, үз.

б) килә, безгә, Мәскәүдән, иртәгә, кунаклар.

 

3.     Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

 

1)    Спросите у друга (подруги), как он (она) провел(а) летние каникулы.

2)    Предложите другу (подруге) пойти в цирк.

3)    Поздравьте маму с 8 Марта.

 

 

Бәяләү критерийлары:

1 нче бирем – һәр дөрес төзегән җөмлә өчен 1 балл, максималь баллар саны – 5.

2 нче бирем - максималь баллар саны – 3.

3 нче бирем - максималь баллар саны шулай ук 3. Барлыгы контроль эш өчен – 11 балл.

          Үзләштерү коэффициенты Үк= а:р формула белән исәпләнә.

   Монда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән

 

1.     Сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп, җөмләләр төзегез.

 

Т...бигать, д...фт...р, матурл...к, ашх...нә, тәрҗ...мә.

 

2.     Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

 

а) эшләдем, тиз, мин, биремне, өстәмә.

ә) белән, мин, якшәмбе, очраштым, көнне, аның.

б) катнашкан, танылган, язучылар, очрашуда, кичәге.

 

3.     Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

 

1)    Спросите у друга (подруги), какие города ему (ей) нравятся.

2)    Предложите другу (подруге) пойти на экскурсию в казанский Кремль.

3)    Поздравьте дедушку с 23 февраля.

 

биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Үзләштерү коэффициенты 0,9 – 1 булса – “5”ле, 0,8 – 0,9 булса – “4”ле, 0,7 булса – “3”ле, 0,7 дән түбән булса – “2”ле билгеләре куела.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тематический план по татарскому языку (9 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Нутрициолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 557 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.01.2016 1176
    • DOCX 369 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарапова Эльмира Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарапова Эльмира Ринатовна
    Шарапова Эльмира Ринатовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11992
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 846 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Сенсорные системы и развитие нервной системы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Мини-курс

Литературные пути: от биографий к жанрам

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе