Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Тематическое планирование по родному( татарскому) языку для 3 класса по учебнику Ф.Ф. Харисова,Г.Р. Шакирова

Тематическое планирование по родному( татарскому) языку для 3 класса по учебнику Ф.Ф. Харисова,Г.Р. Шакирова

библиотека
материалов


Аңлатма язуы

       3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы федераль дәүләт белем стандарты таләпләрен истә тотып,  Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән  “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа” сына  нигезләнеп төзелде.

 Максатлар:

  • Төрле типтагы сүзлекләр һәм аларның төзелү принциплары белән таныштыру.

  • Тамыр, кушымча һәм аларның төрләре белән таныштыру.

  • Сүз төркемнәреннән сан, зат алмашлыклары, фигыль заманнары белән танышу.

  • Җөмләнең баш кисәкләре, аергыч турында мәгълүмат бирү.

  • Рәсемнәр яки укылган өзекнең эчтәлеге буенча кечкенә изложение, сочинениеләр язганда, укучылар татарча җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләре булдыру.

 Бурычлар:

             1.  Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;

             2.  Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.

             3.  Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны  тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темаларга әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

             4.  Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

             5.  Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру: фонетика, лексикология, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү; телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

Татар теле” фәненә характеристика

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру- әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми              

культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәнең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә

 аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

  • укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.        

Татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.

  2.  Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

  3.  Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

  5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

           Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.  Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу.  Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.


Укыту планында “Татар теле” нең урыны

     

  Укыту планына нигезләнеп “Татар теле” 3 класста 68 сәгать бирелә. Программа  атнага 2 сәгатьтән исәпләнгән.

Уыту предметының эчтәлеге:

1.2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау – 10 сәг.

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре  кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз  хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.

2. Сүз  – 5 сәг.

Сүзнең  лексик мәгънәсе.Синонимнар.Антонимнар. Күпмәгънәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр.

           3. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы – 6 сәг.

Сүз төркемнәре:

4. Исем – 8 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле.  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.  Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф.

Берлек һәм күплек сан  формалары.  Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

5. Фигыль – 9 сәг.

           Мәгънәсе. Сораулары.   Барлык, юклык формалары.    Зат-сан белән төрләнүе.

            Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар.  Фигыльләрнең күпмәгънәлеге.

6. Сыйфат – 3 сәг.

Мәгънәсе,сораулары.

Җөмләдә роле.

Сөйләмдә  әһәмияте.

7. Алмашлык - 5 сәг.

Зат алмашлыклары.

Җөмләдәге һәм текстагы роле.

8.Сан – 2 сәг.

   9. Кисәкчә - 3 сәг.

Да,  дә,  гына, генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре.

Сөйләмдәге роле.

10. Бәйлек - 2 сәг.

Исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе.

   11. Җөмлә - 11 сәг.

Җөмлә төрләре. ( хикәя, сорау, өндәү)

Интонация  буенча төрләре.

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

  12 .Сүзтезмә - 4 сәг.

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

  13.Кабатлау - 4 сәг

Планлаштырган материалны үзләштерү нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр: укучының өйрәнгән предметы (татар теле) буенча алган белем һәм күнекмәләре аның шәхес булып формалашуы өчен нигез була ала; уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив караш тәрбияләнә. Бу нәтиҗәләр баланың рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә дә бәйле;

төрле предметларны өйрәнү белән бәйле предметара яки универсаль нәтиҗәләр танып белү һәм аралашу өлкәсенә карый. Татар теле дәресләрендә укучыларның рус теленнән алган белем һәм күнекмәләре дә ярдәмгә килә. Мондый нәтиҗәләр телнең төрле бүлекләрен үткәндә дә, аралашканда да күренә;

Аерым предметны (татар телен) өйрәнү нәтиҗәләре шушы өлкәгә караган белемгә ия булуны, аны үзгәртеп (яки үзгәртмичә) гамәлдә куллана белүне күз уңында тота.

Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) баскычында укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.

Башлангыч белем бирү баскычында укучылар:

  • хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;

  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлеләрен өйрәнә;

  • үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;

  • татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.

Башлангыч белем алу нәтиҗәсендә укучыларда яңа материал белән кызыксыну уяна, танып-белү эшчәнлеге телне өйрәнүнең алдагы яңа баскычына нигез сала.

Бәяләү системасы

Практик юнәлеш: диктант, изложение, сочинениеләрне кагыйдәләрне аңлаган хәлдә яза белү. Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү.
 Төрле эшләрне бәяләү критериесе: үзләштерүнең, эшнең дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.
Сүзлек диктантын бәяләү
1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә 
“5” ле куела.
2. Бер орфографик хаталы эшкә 
“4” ле куела.
3. Өч орфографик хаталы эшкә 
“3” ле куела.
4. Биш орфографик хаталы эшкә 
“2” ле куела.
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә 
“5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә 
“4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә 
“3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә 
«5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә 
«4» ле куела. 
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә 
«3» ле куела. 
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, 
«2» ле куела.
 Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, 
«5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, 
«4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, 
«3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, 
«2» ле куела.
“5”- укучы программа материалын аңлап һәм логик эзлеклелекә үзенеңкүзәтүләрен һәм гамәли эш нәтиҗәләрен файдаланып бәя итсә, табигатьтәге күренешләр, бәйләнешләр ураштырса, дәреслектәге тексттан дөрес җавапны таба белсә, куелган сорауларга тулы җаваплар бирсә;

4”- “5” ле таләбенә туры килсә, ләкин материалны бәян иткәндә, аерым теминнарны кулланганда кайбер төгәлсезлекләр җибәрсә;
“3”- уку материалының төп эчтәлеген үзләштерсә, ләкин фактик хаталар җибәрсә, табигатьне күзәтү,гамәли эш нәтиҗәләрен файдалана белмәсә, табигатьтәгекүренешләр, объектлар, табигать һәм кеше арасында бәйләнеш булдырырга кыенсынса, ләкин күрсәтелгән җитешсезлекләрне, дәреслектән файдаланып укытучы ярдәмендә төзәтсә;
“2”- программа материалының шактый өлешен белмәсә, гамәли эшләрне укытучы ярдәмендә дә үти алмаса;
“1”- программа материалын бөтенләй белмәсә, куелган сорауларның берсенә дә җавап бирә алмаса яки дөрес җавап бирмәсә

Татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Башлангыч сыйныфларда ана теле укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителешенә түбәндәгеләр карый:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан территориянең, кабинетларның санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килүе;

  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең хезмәтен саклау;

  • ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннарда җиһазларга сакчыл караш,  алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү;

  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле күләмдә китаплар,  дәреслекләр булдыру;

  • компьютер классларыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап  

    файдалану;

  • телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдалану;

  • укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасыннан файдалану;

  • башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитария нормаларына туры килүләрен тәэмин итү;

  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны өстәмә эш төрләренә җәлеп итү.















Татар теленнән календарь-тематик план

.


Дәрес темасы, эчтәлек өлешләре

Дәрес тибы

Укучы зшчәнлеге төрләре

Планлаштырган материалны үзләштерү

нәтиҗәләре




Тикшерү төре


Дата











План буенча





Предмет

Шәхси

Метапредмет





2 сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10)











1.

1-2нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.Авазлар һәм хәрефләр


Катнаш дәрес

Сүзлекләр белән эшләү

Аваз һәм хәрефләрне аера белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең милли аһәңен матурлыгын тою


Көндәлек тикшерү



2.

Авазлар һәм хәрефләр.Сузык  һәм тартык авазлар

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Таартык аваз төрләрен белү

 «минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү.

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып, шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү


Сораулар буенча әңгәмә



3.

Иҗек.Сүзләрне иҗеккә аеру,юлдан юлга күчерү

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Сүзләрне иҗеккә аера белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

танып-белү максатын билгеләү;

-кирәкле информация туплау;


Фронталь тикшерү



4

Аңлатмалы диктант. Авазлар һәм хәрефләр.

Сузык һәм тартык авазлар.

Сүзләрне юлдан юлга,иҗеккә аеру

Катнаш дәрес

Диктант язу

Аваз төрләрен,иҗеккә аеруны белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

билге-символлар

- модельләштерү


Язма белем күнекмәләрен камилләштерү



5

Хаталар өстендә эш.Аваз-хәреф анализы.

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Аваз—хәреф анализы ясау

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

танып-белү максатын билгеләү;

-кирәкле информация туплау;


Фронталь тикшерү



6

Калынлык һәм нечкәлек хәрефләре

Катнаш дәрес

Ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне язу

Сүзләрне дөрес язу

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү


Фронталь тикшерү



7

Контроль күчереп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сүз басымы.


контроль

Күчереп язу

Текстны каллиграфик дөрес күчереп язу

әхлакый-этик бәяләү

билге-символлар

- модельләштерү





8.

Исем. Фигыль.

Катнаш

Җөмләләрдә исемнәрне табу





Белемнәрне тикшерү.



9.

Сыйфат. Җөмләнең баш кисәкләре.

Катнаш дәрес.

Җөмләләрдән дөрес табу.








10.


Контроль диктант.

Контроль









Сүз  ( 5 сәг)











11

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Бер һәм күпмәгънәле сүзләр. Сүзнең төп лексик мәгънәсе,  

Катнаш дәрес


Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау

Сүзгә синонимнар табу

Сүзнең мәгънәсен аера белү

Сүзгә синонимнар таба белү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

Планлаштыру

Максатны,,катнашучыларның функцияләрен,бергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү

билге-символлар

- модельләштерү


Фронталь тикшерү




12.

Омонимнар.

Сүзнең төп лексик мәгънәсе,  Алынма сүзләр, Омонимнар,  Синонимнар,  антонимнар, Тотрыклы сүзтезмәләр

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Сүзнең лексик мәгънәсен белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

Мәгънә төзелеше әхлакый-этик бәяләү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау

Максатка ышану (Целеполагание)

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү


Фронталь тикшерү



13

Синонимнар.

Сүзнең төп лексик мәгънәсе,  Алынма сүзләр, Омонимнар,  Синонимнар,  антонимнар, Тотрыклы сүзтезмәләр

Катнаш дәрес






Сораулар буенча әңгәмә



14

Антонимнар

Сүзнең төп лексик мәгънәсе,  Алынма сүзләр, Омонимнар,  Синонимнар,  антонимнар, Тотрыклы сүзтезмәләр

катнаш






Көндәлек тикшерү



15

Контроль изложение.Сүз.

Сүзнең төп лексик мәгънәсе

контроль

Мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, язу

Сүзнең лексик мәгънәсен белү




Фронталь тикшерү



Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

( 6 сәг)











16

Хаталар өстендә эш.Сүз.Тамыр һәм кушымча.

Катнаш дәрес

Кушымчаларны билгеләү

Кушымча төрләрен билгели белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы. Мәгънә төзелеше

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү


Фронталь тикшерү



17

Тамырдаш сүзләр.Сүзлек диктанты. Сүз төзелеше, тамыр,кушымчалар

Катнаш дәрес

Тест эшләү

Төзелеше ягыннан сүзне тикшерә белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

танып-белү максатын билгеләү;

-кирәкле информация туплау;


Көндәлек тикшерү



18

Сүз ясалышы..Сүз ясагыч кушымчалар. Ясалма сүзләр.


Катнаш дәрес

Сүз ясагыч кушымча ярдәмендә яңа сүз ясалуын ачыклау

Сүз ясагыч кушымчаларны аера белү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Планлаштыру





19

Төрләндергеч кушымчалар.

Сайланма диктант.


Катнаш дәрес

 Төзелеше ягыннан сүзләр тикшерү

Төрләндергеч кушымчаларның әһәмиятен белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Бәяләү (Оценка)

Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.


 Көндәлек тикшерү



20

Контроль диктант. Кушма сүзләр

Сүз ясалышы, кушма, парлы, тезмә сүзләр

Контроль

Диктант

Кушма сүзләрне ясый белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

төшенчәләрне билгеләү, нәтиҗәләрне чыгару;

- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,  


Көндәлек тикшерү



21

Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр

Сүз ясалышы, кушма, парлы, тезмә сүзләр

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Парлы сүзләрне ясый белү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Проблеманы кую һәм аны чишү

- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.


Әңгәмә



Исем

( 8 сәг)











22

Сүз төркемнәре. Исем, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Җөмләдән исемнәрне табу

Исем сүз төркемен аера белү

Мәгънә төзелеше «минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү.

Конфликтларны чишү

-табу,проблеманы идентификацияләү,конфликтлар чишелешендә уңай юллар табу,карарлар кабул итүһәм аны тормышка ашыру


Фронталь

тикшерү



23

  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Исем, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау


Көндәлек тикшерү



24

Исемнең сан, тартым белән төрләнеше

Исем, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Исемне сан, тартым белән төрләндерү

Исемне сан, тартым белән төрләндерә белү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү,


Сораулар буенча әңгәмә



25

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Баш килеш

Иялек килеше


Катнаш дәрес


Баш килештәге исемнәрне табу

Иялек  килештәге исемнәрне табу

Баш килешнең сорауларын белү.

Җөмләдән иялек килешендәге исемнәрне аера белү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү

билге-символлар

- модельләштерү

Фронталь тикшерү

Фронталь тикшерү



26

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Исем, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес


Юнәлеш  килештәге исемнәрне табу

Төшем, чыгыш  килештәге исемнәрне табу

Җөмләдән юнәлеш килешендәге исемнәрне аера белү

Җөмләдән иялек төшем, чыгыш килешендәге исемнәрне аера белү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү.

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Планлаштыру

Максатны,,катнашучыларның функцияләрен,бергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү

Планлаштыру

Максатны,,катнашучыларның функцияләрен,бергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү

Көндәлек тикшерү





27


Чыгыш килеше

Урын –вакыт килеше


Катнаш дәрес

Урын-вакыт килештәге исемнәрне табу  

Җөмләдән урын-вакыт килешендәге исемнәрне аера белү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү

Көндәлек тикшерү.

Әңгәмә





28

Контроль диктант. Исем, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

контроль









29

Исем, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы. Изложение.

Катнаш дәрес

Изложение язу


шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Гомумиуку (общеучебные)

- танып-белү максатын билгеләү;

-кирәкле

информация туплау;

Фронталь

тикшерү




Фигыль

( 9 сәг)











30

Фигыль. Мәгънәсе, сораулары.Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Җөмләдән фигыльне табу

Фигыльне аерып ала белү







31

Фигыльнең барлык, юклык төрләре.

Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Фигыльне юклык формага кую

Барлык, юклык формаларын аера белү

Мәгънә төзелеше «минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү.

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең милли аһәңен матурлыгын тою

Көндәлек тикшерү




32

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы.Изложение.

Катнаш дәрес

Фигыльне зат-сан белән төрләндерү

Зат-сан белән төрләндерә белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

билге-символлар

- модельләштерү

Сораулар буенча әңгәмә




33

Хикәя фигыль .

Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү\

Хикәя фигыльне таба белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

Сораулар куелышы

Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек

Фронталь тикшерү




34

Хәзерге заман хикәя фигыль.Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы. Диктант.

Катнаш дәрес

Фигыльне төрле зәаманга кую

Хәзерге, үткән заманны аера белү

әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең милли аһәңен матурлыгын тою

Көндәлек тикшерү




35

Үткән заман хикәя фигыль. Беренче төре.

Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы










36


Үткән заман хикәя фигыль.

Киләчәк заман хикәя фигыль.


Катнаш дәрес



Күнегүләр эшләү

Киләчәк заман формаларын аера белү

шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

билге-символлар  

- модельләштерү






37

Киләчәк заман хикәя фигыль.Икенче төре.

Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Фигыльне заман белән төрләндерү


«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү

Көндәлек тикшерү







Диктант язу








38

Контроль диктант. Фигыль заманнары.

Фигыль, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

контроль









Сыйфат

( 3сәг)











39


Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә.

Чагыштыру дәрәҗәсе.


катнаш

Җөмләдән сыйфатларны табу

Сыйфатны төрле дәрәҗәгә кую

Сыйфатны таба белү, дәрәҗәләрен аера белү

әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең милли аһәңен матурлыгын тою

Фронталь тикшерү




40


Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе



Катнаш дәрес


Сыйфат дәрәҗәләрен аера белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

Планлаштыру

Максатны,,катнашучыларның функцияләрен,б ергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү

Фронталь тикшерү






41

Контроль  диктант. Сыйфат, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

контроль

Диктант



















Алмашлык (5 сәг)





Мәгънә төзелеше


Сораулар буенча әңгәмә




42

Алмашлык, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Алмашлыкларны җөмләдән табу








43

Зат алмашлыклары.

Алмашлык, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү. социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең милли аһәңен матурлыгын тою

Фронталь тикшерү




44

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Алмашлык, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы.Диктант











45

Алмашлыкларда сүз басымы. Алмашлык, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы

Катнаш дәрес

Алмашлыклар белән җөмлә төзү

Сорау алмашлыкларын дөрес куллана белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

танып-белү максатын билгеләү;

-кирәкле информация туплау;

Фронталь тикшерү




46

Сорау алмашлыкларының кулланылышы. Алмашлык, мәгънәсе, төрләнеше, кулланылышы










Сан (2 сәг)











47

Саннар,аларның дөрес язылышы,сөйләмдә кулланылышы

Катнаш дәрес




билге-символлар  

- модельләштерү





48

Саннарны дөрес язу һәм сөйләмдә куллану.Диктант.

Катнаш дәрес


Кисәкчәне таба белү

Кисәкчәләрне дөрес яза белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

- танып-белү максатын билгеләү;

-кирәкле информация туплау;

Фронталь тикшерү

Фронталь тикшерү




Кисәкчә (3 сәг)











49

Кисәкчә .Кисәкчәнең дөрес язылышы.

Кисәкчә,мәгънәсе, кулланылышы


Кичәкчәләрне җөмләдән табу

Күнегүләр эшләү








50


Кисәкчәнең басым үзенчәлеге.

Кисәкчәнең сөйләмдәге роле.


Катнаш дәрес


Тест эшләү

Кисәкчәләр кулланып җөмлә төзү

Кисәкчәле сүзләргә дөрес басым куя белү

Сөйләмдә кисәкчәләрне дөрес куллана белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

әхлакый-этик бәяләү

билге-символлар

- модельләштерү

Сораулар буенча әңгәмә





51

Контроль күчереп язу.

Кисәкчәләрнең әһәмияте.

Кисәкчә,  мәгънәсе, кулланылышы

Контроль

Күчереп язу




Фронталь тикшерү




Бәйлек (2 сәг)











52


Бәйлек, мәгънәсе, кулланылышы

Бәйлекнең сөйләмдәге роле.  

Катнаш дәрес

Бәйлекләр кулланып җөмлә төзү

Бәйлекне таба белү, сөйләмдә дөрес куллана белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Максатка ышану (Целеполагание)

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Планлаштыру

Сораулар буенча әңгәмә

Көндәлек тикшерү




53

Бәйлек.Кабатлау.

Контроль  күчереп язу.


Контроль

Катнаш дәрес

Күчереп язу.


«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул

 сорауга җавап бирә белү

Планлаштыру

Максатны,,катнашучыларның функцияләрен,бергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү

Фронталь тикшерү




Җөмлә ( 11 сәг)


















Көндәлек тикшерү




54

Җөмлә, җөмлә төрләре










55

Хикәя җөмлә.

Катнаш дәрес

Катнаш дәрес

әйтелү максаты ягыннан төрле җөмләләр төзү

Җөмләнең төрен билгели белү

Җөмләнең төрен билгели белү

Мәгънә төзелеше «минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү.

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең милли аһәңен матурлыгын тою

 Көндәлек тикшерү




56


Сорау җөмлә.

Өндәү җөмлә.

Катнаш дәрес

төрле җөмләләр төзү

Җөмләнең төрен билгели белү


билге-символлар  

- модельләштерү

Көндәлек тикшерү

Әңгәмә




57


Тойгылы җөмлә.

Катнаш дәрес

әйтелү максаты ягыннан төрле җөмләләр төзү

Җөмләнең төрен билгели белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Сораулар куелышы

Информация табуда һәм туплауда инициативалы

Көндәлек тикшерү




58

Җөмлә кисәкләре. Җөмлә, баш , иярчен кисәкләр.

Катнаш дәрес

Диктант язу, җөмлә кисәкләрен билгеләү

Җөмлә кисәкләрен билгели белү

Мәгънә төзелеше «минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү.

Максатка ышану (Целеполагание)

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Планлаштыру

Көндәлек тикшерү




59

Контроль диктант. Җөмлә төрләре.

Контроль

Диктант




Сораулар буенча әңгәмә




60

Җөмләдә баш кисәкләрнең белдерелүе. Җөмлә, баш , иярчен кисәкләр, җөмлә төрләре

Катнаш дәрес

Җыйнак, җәенке җөмләләр тзү

Җөмләнең баш кисәкләрен  таба белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау

Фронталь тикшерү




61

Хаталар өстендә эш.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр






Көндәлек тикшерү




62

Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр.

Җөмлә, баш , иярчен кисәкләр, җөмлә төрләре, тиңдәш кисәкләр

Катнаш дәрес

Тиңдәш кисәкләр кулланып җымлә төзү

Тиңдәш кисәкле җөмләләр төзи белү

Мәгънә төзелеше әхлакый-этик бәяләү






63

Контроль изложение.   Җыйнак, җәенке җөмләләр.

Контроль

Изложение язу

Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә теркәгеч куллана белү

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү

Максатка ышану (Целеполагание)

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Планлаштыру

Көндәлек тикшерү

Әңгәмә




64

 “Җөмлә” темасын  йомгаклау. Җөмлә, баш , иярчен кисәкләр, җөмлә төрләре, тиңдәш кисәкләр

Катнаш дәрес

Тест эшләү

Җөмлә төрләрен белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы. Мәгънә төзелеше

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү

Көндәлек тикшерү



























Кабатлау (4 сәг)











65

Ел буена без нәрсәгә өйрәндек.Кабатлау.Сүз, төзелеше, ясалышы, төркемнәре

Катнаш дәрес

Төзелеше ягыннан сүзләрне тикшерү

Сүз төзелешен билгели алу

«минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», сорауга җавап бирә белү

билге-символлар

- модельләштерү





66

Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.Сүз, төзелеше, ясалышы.Практик эш.

Катнаш дәрес

Сүз төркемнәрен билгеләү

Сүз төркемнәрен аера белү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү

Тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү,

Фронталь тикшерү




67

Кабатлау. Сүз төркемнәре.Практик эш.

Катнаш дәрес

Җөмлә төзү

Җөмлә төрләрен белү

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалашуы

билге-символлар

- модельләштерү

Сораулар буенча әңгәмә




68

Кабатлау.Текст,текст төрләре.Практик эш.

Катнаш дәрес

Текст төзү

Текст төрләрен билгели белү





















Әдәбият исемлеге:


1.Татар теле 3 сыйныф Ф,Ф, Харисов,Г.Р.Шакирова...Казан “ Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2013 ел

2. Методик әсбап 3 сыйныф “ Мәгариф- Вакыт” нәшрияты 2013 ел

3. Диктантлар җыентыгы







Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-217891

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG