Инфоурок Другое Рабочие программыТематик план татарская литература 7 класс

Тематик план татарская литература 7 класс

Скачать материал

 

Татар әдәбиятыннан тематик планлаштыру

 

Сыйныф:    7 нче сыйныф (татар төркеме)

 

Укытучы:    Мингалеева Лилия Габдразаковна

 

Сәгать саны:  барлыгы -  70 сәг

                          атнасына  -   2 сәг.

                          текст өйрәнүгә – 50сәг.

                         бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре (Б.С.Ү.) –  14 сәг.

                        сыйныфтан тыш уку дәресләре  (Д.Т.У.)  - 6 сәг.

 

Программа :

 

 “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11  нче  сыйныфлар. Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.                                                                                                                    

 

 

  Дәреслек :

 

  Татар әдәбияты : рус телендә урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен )

Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиева, Ә.М.Закирҗанов.  Казан :  Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

 

 

Өстәмә әдәбият :

 Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, Казан, “Мәгариф” 2004

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.                                                                                                                    

 Татар әдәбияты. Тарих. Казан, “Мәгариф”,2004

Татар әдәбиятыннан хрестоматия 5, 6, 7,8 нче сыйн. дәрестән тыш уку өчен, Казан, 2003.

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, школа, 2004.

 

 

 

                                                             Аңлатма  язуы

      Программа  нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән  министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус  телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү  мәктәбендә    татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на  нигезләнеп, атнасына 2 сәгать исәбеннән   төзелде.

Татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге  өлешләрдән тора :

                                                                                1) титул бите;

                        2) татар теленнән тематик планлаштыру;

                                                                                3) аңлатма язуы;

 4) программаның эчтәлеге;

                                 5) укучыларның  белем  дәрәҗәсенә таләпләр;

                6) якынча календарь - тематик план;

        7) укыту - методик комплекты .

      7 нче сыйныфта  әдәбият дәресләрендә игътибар аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуга юнәлтелә.Әсәрләр укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүгә ярдәм итә. Әдәби әсәрләрне өйрәнгән вакытта укучыларны сәнгатьле уку   аламнарына да өйрәтү зур урын алып тора. Укучыларга сүз басымын, логик басымнарны  дөрес куярга  өйрәтүне  беренче урында тора дисәк тә ялгыш булмас. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына   татар әдәбиятын укытуның төп максатлары һәм  бурычлары  булырга тиеш.

 

       Максатлары:

 

-     матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби – тарихи мәгълүматларны әдәби – теоретик  төшенчәләрне белү;

-  әдәби – тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

- тиз үзгәрүчән  заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә  яраклы, үз – үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

-  гуманлылык карашлары, милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни  кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;

- укучыларда  әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны,  әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү  культурасын, автор позициясен аңлау, әдәби процессның  тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;

- телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

- әдәби – теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи - әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү;

- төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны ( интернет челтәре аша да)  табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

- туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә  аңлау һәм әдәби – сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау.

 

Бурычлары:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен  сөйләшүенә ирешү.

2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр – музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән  таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә  ирешү.

3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге  милләттәшләребез тормышы  турында мәгълүматлар бирү.

4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә  Ватанга, халыкка , туган илгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә   һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.  Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

 

Программаның эчтәлеге

 

          Темалар

Сәг. саны

          Темага караган төп төшенчәләр

1

Габдулла Тукай

   5

Иҗаты турында белешмә. “Исемдә калганнар” әсәре ( өзек), әкиятләр, шигырьләре һәм мәсәлләре.

 

3

Рәссам Байназар Әлменов

   1

Иҗаты турында кыскача белешмә.  Әсәрләре хакында фикер алышу.

4

Композиторлар Заһидулла Яруллин һәм Фәрит Яруллин

   3

Иҗатлары турында кыскача белешмә. Балет турында төшенчә. “Шүрәле” балетының эчтәлегенә күзәтү ясау.

5

Фатих Әмирхан

   2

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Татар каһарманы “ хикәясен уку.

 

6

Мәҗит Гафури

   3

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “ Сарыкны кем ашаган?” мәсәле , “ Татар байрагы” шигыре. Шигырь аша милләт язмышын тасвирлау.

7

Галимҗан Ибраһимов

   5

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.  “  Алмачуар” хикәясе.

 

8

Гадел Кутуй

   5

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “ Рөстәм маҗаралары” повесте.   “ Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образа. Нәсер төшенчәсенә аңлатма бирү.

9

Хәсән Туфан

   4

Әдипнең тормыш юлы һәм  иҗаты. “Талантлы син, кеше туганым”, “ Киек казлар” шигырьләре.

 

10

Зифа Басыйрова

   1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Җырчының татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

 

12

Роза Хафизова

4

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “ Кашкарыйлар озын гомерле”  әсәре. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөюче балалар образлары тудырылуы.

13

Ибраһим Сәлахов

4

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “ Ана тавышы” әсәре. Кешеләрдәге миһербансызлыкның чыганагы.

 

14

Зыя Мансур

   2

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “ Таңсылу” әкияте.

 

15

Әмирхан Еники

5

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.”Кем җырлады” һәм “Матурлык” хикәяләре. Әдәби әсәрләрдә психологизм.

 

16

Рафаил Төхфәтуллин

   2

Әдипнең тәрҗемәи хәле  турында белешмә. “ Балам көлүе” хикәясе. Әсәрдә ата – ана һәм бала хисләренең чагылышы.

 

17

Гөлшат Зәйнашева

2

Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

 “ Туган җирем - Татарстан” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше.

 

18

Тәүфикъ Әйди

 1

“Йөртә безне язмышлар ” сәяхәтнамәсе. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышы.

 

19

Нәүрүз

 1

Нәүрүз бәйрәме турында  фикер алышу.                                                                     

 

20

Сыйныфтан тыш уку

 

 

 

 

6

 1. Габдулла Тукай. Мәсәлләр.

 2. Галимҗан Ибраһимов. Табигать балалары. 

 3. Гадел Кутуй.  Рәссам.

 4.Фаил Шәфигуллин. Бер малай, өч аргамак.

 6.Газиз Кашапов. Киек Каз Юлы.

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү

   14

 1.Минем яраткан рәссамем.

 2.Туган җире кирәк кешегә.

 3. Җыр – кешенең юлдашы.

 4. Шәфкатьлелек бизи кешене.

 5. Минем яраткан  хайваным.

 6.Ватан кайдан башлана?

 7. Кешенең матурлыгы нәрсәдә? 

 8. Ата – ана һәм бала арасындагы хисләр.

 9. Ана – бөек исем.

 10. Минем  якын дустым .

 11. Республикада истәлекле урыннар.

 12. Чит илдәге милләттәшләрем.

 13. Балет карагач.

 14. Картина буенча сочинение.

 

Барлыгы

70

 

 

 

 

 

 

 

                                                 Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

1.  Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген үзләштерү.

 

2.  Классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторларын билгеләү.

 

3.  Төп әдәби-теоретик төшенчәләрне үзләштерү.

 

4.  Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлату; әдәби әсәрнең тарихи-конкрет һәм гомумкешелек

кыйммәтләрен ачу.

 

5.  Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау.

 

6. Әдәби әсәрне чагыштырып бәяләү.

 

7. Автор позициясен ачыклау.

 

8. Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

 

9. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

 

10.Укыганәсәр  буенча  бирелгән  темаларга төрле жанрда сочинениеләр язу.

 

11.Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

 

12.Әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү.

 

13.Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

 

14.Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү.

 

15.Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

 

16.Китапханәләрдән үз  зәвыкларына  һәм кызыксынуларына  туры килә торган әдәби  һәм фәнни  китапларны   сайлау һәм аларны бәяләү  


                                                                                     Якынча  календарь- тематик план

 

Дәреснең темасы

Сәгса-ны

Үзләштерелергә  яки камилләштерелергә тиешле  махсус белем һәм күнекмәләр

Дәрес тибы

Кон-троль төре

Укучылар  эшчәнлеге яки укыту эшчән-леге төрләре

Өй  

эше

Үткәрү вакыты

План

Фактта

1

Габдулла Тукайның   тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Шагыйрьнең тормыш  юлы һәм иҗаты

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сү-зе, уку

3 -4 бит-ләрне укып сөйләргә

 

 

2

Г.Тукай.

”Исемдә калганнар”

1

Шагыйрьнең бала чагы

Яңа дәрес аңлату

 

Эчтәлеген сөйләү,со-раулар бирү, сорауларга җавап бирү

12 биттәге

сораулар-га җавап-лар әзер-ләргә

 

 

3

Г.Тукай.

”Исемдә калганнар”

1

Әсәрне укып анализлау

Ныгыту

 

Уку

15 биттәге сорауларга җавап бирергә

 

 

4

Г.Тукай.

”Шүрәле”

1

Әсәрдә Туган якка мә-хәббәтнең чагылышы,табигатьнең сурәтләнүе

Яңа дәрес аңлату

 

Сәнгатьле уку,сорау-ларга җавап бирү

1 бүлекне хикәя рә-вешендә сөйләргә

 

 

5

Г.Тукайның  ”Туган авыл”, ”Кичке азан”,”Татар яшьләре” шигырьләре

1

Әсәрдә Туган якка мәхәб-бәтнең чагылышы,таби-гатьнең сурәтләнүе

Яңа дәрес аңлату

 

Сәнгатьле уку,сорау-ларга җавап бирү

“Туган авыл” шигырен ятларга

 

 

6

Сыйныфтан тыш  уку.

Г.Тукай.

Мәсәлләр

1

Г.Тукайның мәсәл жан-рындагы эшчәнлеге белән якынрак таныштыру

 

Катнаш, сөйләм үстерү

 

Сүзлек өстен-дә эш, эчтә-леген сөйләү, сорауларга җавап бирү

Бер мәсәл укып килергә

 

 

7

Рәссам Байназар Әлменов иҗаты

1

Иҗаты турында белешмә. Сынлы сәнгать әсәрләре

Яңа дәрес аңлату

Инша

Сорауларга җавап бирү, картиналар-ның эчтәле-ген аңлату

Рәссам турында сөйләргә

 

 

8

БСҮ. Минем яраткан рәссамем

1

Яраткан рәссамнәребезнең иҗат җимешләре  белән танышу

Сөйләм  үстерү

 

Хронологик таблица төзү

Бер рәссам турында дәфтәргә язарга

 

 

9

Композитор Заһидулла Яруллин иҗаты.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты  турында белешмә

 

Катнаш, яңа дәрес аңлату

 

Хронологик таблица төзү

25-26 бит-ләрне сөйләргә

 

 

10

11

Композитор Фәрит Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты.

”Шүрәле”

балеты

2

Балет турында төшенчә һәм “Шүрәле ”балетының эчтәлеге,музыкасы турында мәгълүмат бирү

Катнаш, яңа дәрес аңлату

 

Сүзлек өс-тендә эш, сорауларга җавап бирү

1д.27-28 битләрне укып сөйләргә

2д. Балет турында сөйләргә

 

 

12

БСҮ.Балет карагач

1

Балет турында сөйләшү

Сөйләм үстерү

Видео-язма карау

Укытучы

Сораулар-га җавап бирергә

 

 

13

Ф.Әмирхан иҗаты турында белешмә.

1

Тормыш юлы,иҗаты ту-рында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Сорауларга җавап бирү

Биографи-ясен сөй-ләргә

 

 

14

Ф.Әмирхан

”Март каһарманы”

1

Өзекләрне уку һәм анализ.   Революция тәэсирендә барлыкка килгән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү

Яңа дәрес аңлату

 

Эчтәлегенә төшенү,со-рауларга җавап бирү

Эчтәлеген сөйләргә

 

 

15

БСҮ. Картина буенча сочинение.

 

1

Картина турында фикер алышу . Рәссамның иҗат үзенчәлекләрен барлау.

Сөйләм үстерү

Сочи-нение

Язу, фикерләү

Дәфтәргә язарга

 

 

16

М.Гафуриның тормыш һәм иҗат юлы.

1

Тормыш юлы,иҗаты турында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Сорауларга җавап бирү

Биогра-фиясен сөйләргә

 

 

17

М.Гафури .

”Татар байрагы” шигыре

1

”Татар байрагы” шигыре. Шигырь аша милләт язмышын тасвирлау

Яңа дәрес аңлату

Рольләргә бүлеп уку

Сәнгатьле уку,сорау-ларга җавап бирү

Шигырь-не ятларга

 

 

18

М.Гафури.

”Сарыкны    кем ашаган?” ,”Ике чебен” .  Мәсәл турында төшенчә

1

Мәсәл жанрының үзенчәлеге

Яңа дәрес аңлату, катнаш

Рольләргә бүлеп уку

Сәнгатьле уку,рольләр-гә бүлеп уку

”Ике чебен” мәсәлен сәнг. укырга

 

 

19

Г.Ибраһимов иҗаты турында белешмә

1

Тормыш юлы,иҗаты турында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе, сүзлек белән эш. Рольләргә бүлеп уку

50-51 нче битләрне сөйләргә

 

 

 

20

Г.Ибраһимов

”Алмачуар”

Хикәясе

1

Хайваннарга карата миһербанлылык   хисләре

Яңа дәрес аңлату

 

Сәнгатьле уку, сүзлек өстендә эш, эчтәлеген сөйләү, роль-ләргә бүлеп уку

61 нче бит,1 нче бирем

                

 

 

21

 

Г.Ибраһимов

”Алмачуар”

Хикәясе

1

Хайваннарга карата миһербанлылык  хисләре

Яңа дәрес аңлату

 

Уку

64биттәге сораулар һәм би-ремнәр

 

 

22

Г.Ибраһимов

”Алмачуар”

Хикәясе

1

Хайваннарга карата миһербанлылык хисе тәрбияләү

Кабатлау

 

Уку, тестлар төзү

68биттәге сораулар һәм би-ремнәр

 

 

23

Г.Ибраһимов темасын кабатлау

1

Тестлар төзү, эшләү

Кабатлау, катнаш

Тест

Тестлар төзү

Тестлар-ны дәф-тәргә язу

 

 

24

Сыйныфтан тыш уку.

Г.Ибраһимов

”Табигать балалары”

1

Язучының иҗаты белән тирәнрәк танышу . Хикәяне  уку

 

Сөйләм үстерү

 

Эчтәлеген сөйләү, со-рауларга җавап бирү, уку

 

 

 

25

БСҮ. Минем яраткан хайваным

1

Яраткан хайваннар турында белешмә

Сөйләм  үстерү

Хикәя язу

Язу, укыту-чы сүзе

Хикәя язып килергә

 

 

26

Г.Кутуйның тормыш һәм иҗат юлы.

1

Тормыш юлы,иҗаты турында тулырак  мәгъ-лүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

Биогра-фиясен сөйләргә

 

 

27

Г.Кутуй.

”Сагыну”нәсере

1

Нәсер турында төшенчә бирү. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы

Яңа дәрес аңлату

 

Сәнгатьле уку,сорау-ларга җавап бирү

Өзекне ятларга

 

 

28

Г.Кутуй.

”Рөстәм маҗаралары”

повесте.

1

 Әсәрдәге фантастик ва-кыйгалар, чынлык  дөнь-ясы  белән   хыял  дөнья-сының яраштырылып  бирелүе

Яңа дәрес аңлату

 

Эчтәлеген сөйләү, со-рауларга җа-вап бирү, уку

73-78 битләрнең эчтәлеген сөйләргә

 

 

29

Г.Кутуй.”Рөстәм маҗаралары”

повесте.

1

Әсәрдәге фантастик ва-кыйгалар, чынлык  дөнь-ясы  белән   хыял  дөнья-сының яраштырылып  бирелүе

Ныгыту

 

Уку, сорау-ларга җавап бирү

78-85 битләрнең эчтәлеген сөйләргә

 

 

30

Г.Кутуй.

”Рөстәм маҗа- ралары”повесте

1

 Әсәрдәге фантастик ва-кыйгалар, чынлык  дөнь-ясы  белән   хыял  дөнья-сының яраштырылып  бирелүе

Кабатлау

 

Дәреслектә бирелмәгән өлеше белән танышу

Сыйныф-тан тыш укуга әзерлә-нергә

 

 

31

Сыйныфтан тыш уку.

Г.Кутуй “Рәссам”

1

Г.Кутуйның “Рәссам” хикәясе турында фикер алышу

Сөйләм  үстерү, катнаш

 

Уку, сорау-ларга җавап бирү

 

 

 

32

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Тормыш юлы,иҗаты ту-рында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

86 – 87 битләрне сөйләргә

 

 

33

Х.Туфан.

”Киек казлар” шигыре

1

Шиг.эчтәлеге һәм автор-ның биографиясе арасын-дагы уртаклыкны табу. Шагыйрьнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы, күчерелмә мәгънәдә бирүе

Яңа дәрес аңлату

 

Сәнгатьле уку,сорауларга җавап бирү

88 биттәге сорауларга җавап бирергә

 

 

34

Х. Туфан.”Талантлы  син, Кеше   туганым”шигыре

1

Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәтү.

Яңа дәрес аңлату

 

Уку

Шигырьне сәнгатьле укырга

 

 

35

Х.Туфан  темасын кабатлау

1

Х.Туфан  темасын кабатлау

Кабатлау

Тест

 

Дәфтәргә язарга

 

 

36

Сыйныфтан тыш уку.

Г.Кашапов.

”Киек каз юлы”әсәре.

1

Әсәрне укуны дәвам итү

 

СТУ

Яңа дәрес аңлату

 

Сөйләү

Эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү

 

 

37

БСҮ.Туган җире кирәк кешегә

1

Туган як  турында фикер алышу

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сүзе

Үз фикереңне язарга

 

 

38

Зифа Басыйрова  турында белешмә.

1

Тормыш юлы,иҗаты ту-рында тулырак  мәгълүмат бирү. Аның татар җыр сәнгатенә керткән  өлеше

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

Җырчы баш-карган җыр-лар исемле-ген дәфтәргә язарга

 

 

39

Роза Хафизованың тормыш һәм иҗат юлы.

1

Тормыш юлы,иҗаты ту-рында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сү-зе,сүзлек бе-лән эш

93 нче бит-тәге язма-ны сөй-ләргә

 

 

40

Р.Хафизова

”Кашкарыйлар озын гомерле”

1

Яшь  буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт  сөючән балалар  образлары тудырылуы

Яңа дәрес аңлату

 

Эчтәлеген сөйләү, со-рауларга җавап бирү

98 биттәге сораулар-га җавап бирергә

 

 

41

Р.Хафизова

”Кашкарыйлар озын гомерле”

1

Яшь  буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт  сөючән балалар  образлары тудырылуы

Ныгыту, катнаш

 

Уку, сөйләү

Әсәрне тулысынча укырга

 

 

42

Р.Хафизова темасын кабатлау

1

Тестлар төзү, эшләү

Кабатлау, катнаш

Тест

Тестлар төзү

Тестлар-ны дәф-тәргә язу

 

 

43

БСҮ. Кешенең ма-турлыгы нәрсәдә?

1

Кешенең матурлыгы  – аның теле

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сү-зе, сөйләү

Үз фикереңне язарга

 

 

44

Ибраһим Сәлаховның тормыш һәм иҗат юлы.

1

Язучының гыйбрәтле тормыш юлы белән таныштыру

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

112 – 113 битләрне укып сөйләргә

 

 

45

 

 

 

И.Сәлахов.

”Ана тавышы”әсәре

1

”Ана тавышы”әсәре.Ке-шеләрдәге  миһербансыз-лыкның  чыганагы. Тот-кыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе

Яңа дәрес аңлату, катнаш

 

Уку, сөйләү

Өзекнең эчтәлеген сөйләргә

 

 

46

И.Сәлахов. “Колыма хикәяләре”

 

1

Әсәр белән ныграк танышу.

Яңа дәрес аңлату, катнаш

 

Уку, сөйләүУку, сөйләү

Әсәрне тулысынча укырга

 

 

47

Г.Ибраһимов темасын кабатлау

1

Тестлар төзү, эшләү

Кабатлау, катнаш

Тест

Тестлар төзү

Тестлар-ны дәф-тәргә язу

 

 

48

БСҮ. Шәфкатьлелек бизи кешене

1

Яхшылык җирдә ятмый (әңгәмә)

Сөйләм  үстерү

Хикәя язу

 

Укытучы сүзе

Хикәяне дәфтәргә язарга

 

 

49

Зыя Мансурның тормыш һәм иҗат юлы.

1

Тормыш юлы,иҗаты ту-рында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

122 -123 бит.конс-тектларга

 

 

50

З.Мансур.

”Таңсылу”әкияте

1

”Таңсылу”әкияте.Таңсылуның язмышына  иптәш кызларының карашы, әсәр-нең идеясе.  Идея турында төшенчә бирү.

Яңа дәрес аңлату

 

Сәнгатьле уку,сорау-ларга җавап бирү

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә

 

 

51

БСҮ. Минем якын дустым.

1

Якын дуслар турында сөйләшү

Сөйләм  үстерү

Хикәя төзү

Укытучы сүзе

Якын дус-тың  тур. язарга

 

 

52

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Тормыш юлы,иҗаты турында тулырак  мәгълүмат бирү

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

128- 129битләрне укып сөйл.

 

 

53

Ә.Еники.”Кем җырлады?”

 хикәясе

1

”Кем җырлады?”хикәясен  уку.  Җанлы образларның бирелешен барлау

Яңа дәрес аңлату

 

Сүзлек өстен-дә эш, хикәя-не уку

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә

 

 

54

БСҮ. Җыр – кешенең юлдашы.

1

Җыр турында сөйләшү

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сүзе

Бер җыр текстын дәфтәргә язарга

 

 

55

56

 

Ә.Еники. ”Матурлык”хикәясе.

2

Аналарның эчке матурлы-гын тасвирлау.  Әдәби әсәрдә психологизмның бирелеше

Яңа дәрес аңлату

 

Сүзлек өс-тендә эш, хикәяне уку,әңгәмә кору

1д.145бит. сорауларга җавап бир. 2д.Бирел-гән өзекне ятларга

 

 

57

Ә.Еники темасын кабатлау

1

Тестлар төзү, эшләү

Кабатлау, катнаш

Тест

Тестлар төзү

Тестлар-ны дәф-тәргә язу

 

 

58

БСҮ. Ана – бөек исем.

1

Әниләрнең бөеклеге турында сөйләшү

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сүзе

Үз фикереңне язарга

 

 

59

60

Р.Төхфәтуллин.

”Балам көлүе”

2

Ата-ана һәм бала хислә-ренең чагылышын күр-сәтү. Язучының әйтергә теләгән фикере.

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе, уку

1д.146-147 бит.сөйләргә 2д.Хикәянең эчтәлеген сөйләргә

 

 

61

БСҮ. Ата – ана һәм бала арасындагы хисләр.

1

Ата – ана һәм бала ара-сындагы хисләрнең бире-леше

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сүзе

Үз фикереңне язарга

 

 

62

63

Г.Зәйнашева иҗаты.”Туган җирем-Татар-стан”шигыре.

2

Тормыш юлы,иҗаты ту-рында тулырак  белешмә. Туган якны ярату хислә-ренең чагылышы

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

1д. 150 битне укып сөйләргә

2д.

Шигырьне  ятларга

 

 

64

 

Тәүфикъ Әйди. ”Йөртә безне язмышлар” сәяхәтнамәсе

1

Чит илләрдә яшәүче  мил-ләттәшләребез язмышы

Яңа дәрес аңлату

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

164 биттәге  сорауларга җавап бирергә

 

 

65

БСҮ.Чит илләрдә яшәгән милләт-тәшләребез язмышы

1

Чит илләрдә яшәүче  мил-ләттәшләребез язмышы

 

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сүзе,сүзлек белән эш

Берәрсе турында дәфтәргә язарга

 

 

 

66

Сыйныфтан тыш уку.    Г.Гобәй.         Ләйсән яңгыр

1

Яңгыр ни өчен кирәк соң?    ( әңгәмә)

Сөйләм  үстерү

 

Уку, анализлау, сөйләү

Эчтәлеген сөйләргә

 

 

67

Б.С.Ү.”Ватан кайдан башлана?”

1

Туган  як турында сөй-ләшү

Сөйләм  үстерү

Инша

Укытучы сүзе

Дәфтәргә язарга

 

 

68

БСҮ.Республикада истәлекле урыннар

1

Горурлык хисе тәрбияләү.Республикада истәлекле урыннар  турында  сөйләшү

Сөйләм  үстерү

 

Укытучы сүзе

Истәлекле урыннар турында дәф/язарга

 

 

69

Нәүрүз бәйрәме

1

Халкыбызның гореф-гадәт-ләре белән таныштыру

Яңа дәрес аңлату

 

Рольләргә бүлеп уку,

166-174 битләрне укырга

 

 

70

Сыйныфтан тыш   уку.

Ф.Шәфигуллин. ”Бер малай,өч аргамак”

1

Ф.Шәфигуллинның ”Бер малай,            өч аргамак” әсәрен уку, анализлау.

Яңа дәрес аңлату

 

Эчтәлеген сөйләү,со-раулар бирү, сорауларга җавап бирү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укыту- методик комплекты

1. Программа:

Рус  телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү  мәктәбендә    татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1 – 11 нче  сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән  министрлыгы Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин,   З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Казан, “ Мәгариф “ нәшрияты, 2010 ел.

2. Дәреслек:

  Татар әдәбияты : рус телендә урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен )  Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиева, Ә.М.Закирҗанов.  Казан :  Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

 

3. Бәяләү нормалары түбәндәге чыганактан алынды:“Рус мәктәпләрендәукучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003)

 

4. Д. Ф. Заһидуллина. Урта мәктәптә  татар әдәбиятын укыту методикасы.  

Казан , “ Мәгариф” нәшрияты , 2000.

5. Алтын кашык.Казан, Татарстан китап нәшрияты.           

6.Татар халык әкиятләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1994 нче ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Уку тизлеген билгеләү

      Уку –  график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә  тора һәм алар бер – берсен тулыландыралар да. Укучының дөрес һәм йөгерек   уку техникасының  күрсәткече булып  сәнгатьле уку санала.

Дөрес уку - әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.

    Йөгерек уку –  укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры  килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.

Сәнгатьле   укутекстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер - хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык  чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

Аңлап уку текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу ул.

7 нче рус сыйныфларында укучы татар балаларының1 минутка  кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә була:

Сүзләр саны –  80 – 95 Иҗекләр саны –   150 – 210

Эчтән уку тизлеге кычкырып уку белән чагыштырганда 30 – 40 % ка югарырак була.

Уку күнекмәләрен бәяләү :

 

  1.Укучы билгеләнгән  күләмдә  сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп,   тулысынча  аңлап укыса,“ 5 “ ле куела.

  2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә  һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1 - 2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, “ 4 “ ле куела.

3. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә  төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур  берәмлекләренә бүлгәндә 3 – 5 төгәлсезлек күзәтелсә, “ 3 “ ле куела.

       4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5 – 6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, “ 2 “ ле куела.

Ятлау өчен әсәрләр

 

      1. Габдулла Тукай.  Туган авыл . Шүрәле ( өзек)

      2. Мәҗит Гафури.  Татар байрагы .

      3. Әмирхан Еники .  Матурлык ( өзек,укытучы сайлавы буенча).

      4. Гадел Кутуй . “ Сагыну “ нәсереннән өзек

 5. Гөлшат Зәйнашева.   Туган җирем – Татарстан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тематик план татарская литература 7 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сыйныф:    7 нче сыйныф (татар төркеме)

 

Укытучы:    Мингалеева Лилия Габдразаковна

 

Сәгать саны:  барлыгы -  70 сәг

                          атнасына  -   2 сәг.

                          текст өйрәнүгә – 50сәг.

                         бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре (Б.С.Ү.) –  14 сәг.

                        сыйныфтан тыш уку дәресләре  (Д.Т.У.)  - 6 сәг.

 

Программа :

 

 “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11  нче  сыйныфлар. Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.                                                                                                                    

 

 

  Дәреслек :

 

  Татар әдәбияты : рус телендә урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен )

Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиева, Ә.М.Закирҗанов.  Казан :  Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

 

 

Өстәмә әдәбият :

 Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, Казан, “Мәгариф” 2004

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.                                                                                                                    

 Татар әдәбияты. Тарих. Казан, “Мәгариф”,2004

Татар әдәбиятыннан хрестоматия 5, 6, 7,8 нче сыйн. дәрестән тыш уку өчен, Казан, 2003.

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, школа, 2004.

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 998 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.12.2014 1263
    • DOCX 63.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингалеева Лилия Габдразаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1958
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 455 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Раннее развитие: комплексный подход к развитию и воспитанию детей от 0 до 7 лет.

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов

Мини-курс

Музыкальная журналистика: создание и продвижение контента

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное управление проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе