Инфоурок Иностранные языки Конспекты"Теркәгечләрнең төркемчәләре" дәрес планы

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" дәрес планы

Скачать материал
библиотека
материалов

Теркәгечләр иленә сәяхәт

Максат:

  1. Укучыларны теркәгечләр белән таныштыру.

  2. Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләрен өйрәтү.

  3. Дуслык мөнәсәбәтләренә ихтирамлы карашны ныгыту.



Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату. Дәрес-сәяхәт.

Методлар һәм алынмалар: Әңгәмә, телдән эзлекле итеп сөйләү, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш, һ.б.

Материал: Ф.С.Сафиулина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 с-фы д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен. Казан: Мәгариф, 2007.

Җиһазлау: 1.Техник чаралар: компьютер, экран.

2. Таблица сызылган карточкалар. Биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

l. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, утырыгыз!

1. Психологик әзерлек. (Музыка)

-Укучылар, күз алдыгызга китерегез: сез кечкенә орлыклар , ди. Бакчачы орлыкларны тәрбияли, сулар сибә. Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә. Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә. Чәчәкләр матурланганнан -матурлана. Чәчәкләр кояшка тартыла. (Музыка тына)

- Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп өйрәнәсегез килә. Сезгә бу юлда укытучыларыгыз һәм дусларыгыз ярдәм итәр.

- Ә мин бүген сезне сәяхәткә чакырам. Сезнең игътибарыгызга мәкаль тәкъдим итәм.

СЛАЙД 1

ЯҢА ДУС ТАП, Ә ИСКЕСЕН ТАШЛАМА.(тактада)

-Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?



- Яңа дус кем ул?

-Иске дус кем ул?

-Мин сезнең юлыгызда дусларыгызның күп булуын телим. Ләкин чын дустыгызны онытмагыз. (- югары уку йортларына кергәч, эшкә урнашкач яңа дуслар, иптәшләр күп булыр, ә чын дус бер генә. )

СЛАЙД 2

Исеңә төшер” тукталышы.

-Укучылар мәкальгә игьтибар белән карыйк.

СЛАЙД 3

ЯҢА ДУС ТАП, Ә ИСКЕСЕН ТАШЛАМА.

  • Ә- ярдәмлек сүз төркеме ничек атала икән? Ә- нәрсә ул? (Русча әйтсәгездә ярый)

-Дөрес. Татарча теркәгечләр дип атала. Теркәгечләр сүзен буталган хәрефләрдән җыеп алыйк.(ике укучы тактага чыга)

-Бик дөрес. Димәк , бүген без сезнең белән теркәгечләрне өйрәнербез.Кешеләр дус яшәгән кебек теркәгечләр бәйләнеп килүен аңларбыз.

(- Теркәгеч сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез? Нәрсә ул теркәгеч? Нинди теркәгечләрне беләсез?)

СЛАЙД 4

Үзләштерү” тукталышы.

СЛАЙД 5



Теркәгеч - ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли.

СЛАЙД 6















ТЕЗҮЧЕ

(СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ)


ИЯРТҮЧЕ

(ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ)









ҖЫЮЧЫ

һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни)


КАРШЫ КУЮЧЫ

ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь)


БҮЛҮЧЕ

я, яки, яисә(или, либо)


чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть)





Теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә. Тезүче текәгечләр һәм ияртүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләргә аерылалар.

  • Җыючы теркәгечләргә: һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни); Мисаллар уйлап карыйк. Ни яңгыр яумый, ни кояш чыкмый. Минем дустым гитарада һәм баянда уйный.

  • Каршы куючы: ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь); Мисаллар уйлап карыйк.. Бүген кояш, ә җылы түгел. Мин бу сорауның җавабын беләм, ләкин әйтмим.

  • Бүлүче: я, яки, яисә(или, либо); Мисаллар уйлап карыйк. Я син безгә барасын, я мин сезгә киләм. Бүген я кинога барам, я театрга.

  • Ияртүче теркәгечләр: чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть) Мисаллар уйлап карыйк. Галия, ягьни минем дустым, иртәгә килми. 20нче гыйнварда мин мәктәпкә килмим, чөнки шифаханәгә барам. Әгәр бәлеш пешерсәң киләм



СЛАЙД 7

-Хәзер мин сезнең хәтерегезне тикшерәм.

1. Җыючы теркәгечләр;

2. Ияртүче теркәгечләр;

3. Каршы куючы теркәгечләр;

4. Бүлүче теркәгечләр;

5. Тезүче теркәгечләр.



СЛАЙД 8

Уйла, тап” тукталышы.

Бу тукталышта группаларга бүленеп эшлибез. Барлыгы 4 конверт, конвертларда ...

1 нче конверттагы бирем.

Ноктолар урынына кирәкле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне укыгыз.

  1. Дуслар очрашалар ........ исәнләшәләр. (җыючы)

  2. Мин дустыма шалтыраттым, ........ ул җавап бирмәде. (каршы куючы)



2 нче конверттагы бирем.

Җөмләләрне дәвам итегез.

  1. Дустымның әтисе дә төзүче, минем әтием дә.......... (җыючы)

  2. Я син безгә кил, я ...........(каршы куючы)



3 нче конверттагы бирем.

Җөмләләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.



  1. Бәйрәмдә дусларым биеделәр, ләкин җырламадылар. (каршы куючы)

_______________________________________________________________

  1. Дустыма я хат язам, я шалтыратам.(бүлүче)

________________________________________________________________________________________________



4 нче конверттагы бирем.

Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Дустым , я, я, кинога, белән, театрга, барачакбыз.(бүлүче)

______________________________________________________________

  1. Дустым, чөнки, туган көнемә, авырды, килмәде. (ияртүче)

________________________________________________________________________

-Тикшерәбез.

СЛАЙД 9

-“Истә калдыр ” тукталышы



СЛАЙД 10



Дуслык.

Кеше дусларсыз яши алмый.

Дуслык – кешеләр арасында иң матур һәм иң күркәм мөнәсәбәт. Әгәр дуслар булмаса,

дөньяда яшәү мөмкин түгел. Дуслар шатлык булса да кирәк, кайгы килсә дә кирәк.

Дусларың ышанычлы, ярдәмчел булсын, ләкин син дә дусларыңа карата яхшы мөнәсәбәттә

бул. Дустыңа авырлык килсә яки ярдәм итәргә кирәк булса, син беренче йөгер.



  • Сайланма диктант. Текстан теркәгечләрне сайлап, таблица эченә тутырабыз.

  • Вакыт узды, эшләрне тикшерегез һәм үзегезгә –үзегез билге куегыз.



СЛАЙД 11









ТЕЗҮЧЕ

(СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ)


ИЯРТҮЧЕ

(ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ)

ҖЫЮЧЫ

һәм,да...дә,


КАРШЫ КУЮЧЫ

ләкин


БҮЛҮЧЕ

я,я


әгәр

СЛАЙД 12

Аралашу” тукталышы.

Бүгенге көндә аралашу чарасы булып интерет тора. Интернеттан аралашу өчен дуслар эзлибез. Финляндиядә яшәүче татарлар да сезнең белән дуслашып , аралашырга телиләр СЛАЙД 12 һәм сезгә Дуслар группасыннан хат җибәргәннәр. Шуны укыйк.





Исәнмесез, дуслар!!!

Без - фин татарлары. Казан малайлары һәм кызлары белән танышасыбыз килә. Алар белән я кинога, я театрга барыр идек. Сезнең дусларыгыз күпме? Дусларыгыз турында язып җибәрегез.

Финляндия бик матур , тик Казан шәһәрен дә күрәсебез килә. Казан нинди шәһәр? Нинди бәйрәмнәр үткәрәсез?

Сездән хатлар көтәбез. Саубулыгыз! Näkemiin!

_Укыйбыз, конвертка тыгабыз. Бу хатларны компьютерда җыеп интернет аша җибәрермен.



СЛАЙД 13

Йомгаклау” тукталышы.

-Бүген без нинди тема өйрәндек?

-Нинди теркәгечләрне беләсез?

-Тезүче теркәгечләр нинди группаларга бүленә?

- үз теркәгечләрне таблицага урнаштырыгыз.

Дәрестә барыгыз да бик яхшы катнашты. БИЛГЕ.



СЛАЙД 14

Өй эше” тукталышы.

Өч төрле дәрәҗәдә өй эше бирелә. Үзегез сайлап алырсыз.

СЛАЙД 13

Өй эшен сайлап ал.

  • Теркәгечләр кулланып, дустыңа хат язарга.

  • Газета-журналлардан теркәгечләр кергән биш җөмлә язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә

  • Әдәбият дәреслегеннәнтеркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга.



СЛАЙД 14

Ял итү” тукталышы.

Рәхмәт сезгә, балалар . Без сезнең белән дуслаштык, яхшы эшләдек. Сезгә үземнең рәхмәтемне җыр белән җиткерәсем килә. Исән булыгыз, дус булыгыз!

СЛАЙД 15



Җыр “Чын дус”





Дуслык.

Кеше дусларсыз яши алмый.

Дуслык – кешеләр арасында иң матур һәм иң күркәм мөнәсәбәт. Әгәр дуслар булмаса,

дөньяда яшәү мөмкин түгел. Дуслар шатлык булса да кирәк, кайгы килсә дә кирәк.

Дусларың ышанычлы, ярдәмчел булсын, ләкин син дә дусларыңа карата яхшы мөнәсәбәттә

бул. Дустыңа авырлык килсә яки ярдәм итәргә кирәк булса, син беренче йөгер.

күркәм – прелестный тигезлек – равенство

кайгы – горе гаделлек – справедливость

берлек – единство ышанычлы – надёжный







ТЕЗҮЧЕ

(СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ)


ИЯРТҮЧЕ

(ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ)





ҖЫЮЧЫ



КАРШЫ КУЮЧЫ


БҮЛҮЧЕ






Фамилия:

Исем:

БИЛГЕ

Хатасыз – “5”

1 хата – “4”

2 хат – “3”

3 хата – “3”



1 нче конверттагы бирем.

Ноктолар урынына кирәкле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне укыгыз.



  1. Дуслар очрашалар ........ исәнләшәләр.



  1. Мин дустыма шалтыраттым, ........ ул җавап бирмәде.





















2 нче конверттагы бирем.

Җөмләләрне дәвам итегез.



1.Дустымның әтисе дә төзүче, минем әтием дә..........





2.Я син безгә кил, я ...........











3 нче конверттагы бирем.

Җөмләләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.



1.Бәйрәмдә дусларым биеделәр, ләкин җырламадылар.

______________________________________________________________________

2.Дустыма я хат язам, я шалтыратам.



________________________________________________________________________________________________











4 нче конверттагы бирем.

Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.



1.Дустым , я, я, кинога, белән, театрга, барачакбыз.



_____________________________________________________________________





2.Дустым, чөнки, туган көнемә, авырды, килмәде.



________________________________________________________________________

  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Английский язык: лингвистика и межкультурные коммуникации»
Курс профессиональной переподготовки «Испанский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС»2
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания испанского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания итальянского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания китайского языка с учетом требований ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков: английский, немецкий, французский»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в профессиональном образовании: английский, немецкий, французский»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания русского языка как иностранного»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности помощника-референта руководителя со знанием иностранных языков»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.