Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Тесты / Тест 9 б класс

Тест 9 б класс


  • Русский язык и литература

Поделитесь материалом с коллегами:

2 нче бүлек

Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да урамны күзәтәсең. Анда тыз – быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барасы килә. Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр янында дача алды.

Дачалары каенлык уртасында аланда икән. Өй зәңгәр, яшел, ак буяуларга буялган. Идәне сап-сары.

-Йә, ничек, ошыймы сезгә дача? – дип сорады әтиләре.

-Әйе. Без монда җәй буе торабызмы?

-Теләсәгез, җәй буе да мөмкин.

Әниләре аш –су әзерли башлады. Әбиләре яшелчәләргә су сибәргә чыгып китте. Әтиләре баскычка юнәлде. Ул ике кулы белән баш очындагы тоткаларны эткән иде, түшәм ишек кебек өскә ачылды да китте. Ур –ра! Монда берсендә – диван, икенчесендә карават торган бүлмәләр бар икән ич.

Тиздән аш пеште. Яңа дачада беренче мәртәбә табын янына җыелдылар. Шатлыкны кайбер күршеләр дә уртаклашты. Алар Айнур белән Алсуга үзләре үстергән чәчәкләр бүләк иттеләр.

Әй кызык икән дачада! ( Тәүфикъ Әйди)

А7. Айнур белән Алсу унсигезенче катта яшиләр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Язын әтиләре дача сатып алды.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Дачаның тәрәзәләре бик зур.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Балаларга дача бик ошый.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Дачаның икенче катында өч бүлмә бар икән.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А12. Тиздән бәлеш пеште.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А13. Гаилә табын янында җыелды.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А14. Күршеләре балаларга җимешләр бүләк иттеләр.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

В3.

1.Бүләкне яшереп кую.

2.Абыйсы белән апасының бүләкләре.

3.Илдарның бүләк тапшырырга әзерләнүе.

4.Илдарның идән сөртүе.

5.Су буенда ял итү.

6.Малайның шатлыгы.

7.Илдар әнисенә бүләк әзерли.

8.Туганнарның гаҗәпләнүе.

А. Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды. Ул инде белә: Хәлим абыйсы, әнисенә дип, матур сәгать алып куйды. Нәсимә апасы тәмле исле хушбуй алып кайтып яшерде. Илдар аның тәмледән-тәмде исләрен каян беләме? Апасы өйдә юк чакта, ике мәртәбә алып иснәп карады инде ул бу бүләк-хушбуйны.

Ә. Беркөнне тәрәзәдән тышка карап утырганда, Илдарның башына шундый уй килде: әгәр дә ул, кардан әнисенең сынын ясап, 8Март көнне шуны алып кереп бүләк итсә? Әй сөенер иде әнисе! Илдар шулай итте дә. Әниләр бәйрәменә бер көн кала, ул кич буе кар тәгәрәтте, кар кисәкләреннән бер кеше сыны ясап куйды. Бу сын әнисенә бик тә охшаган кебек тоелды.

Б. Шул ук кичтә Илдар үзенең бүләген качырып кына алып кереп, бүлмәнең бер почмагына бастырып куйды. Җәймә белән капларга да онытмады. Иртән барысы да гадәттәгедән иртәрәк уянды. Ел саен шулай: иртәнге ашка кадәр үк Илдар әтисе, абыйсы һәм апасының котлау сүзләрен, бүләк бирүләрен түземсезлек белән көтте.

В. Чират җиткәч, Илдар әнисе янына килде дә: “Хәзер мин үз бүләгемне күрсәтәм”, - дип, бүлмәсенә йөгерде. Әмма, бүлмә ишегеннән атлап керүгә, ниндидер суга басуын тоеп алды Илдар. Идәнгә карады да аһ итте: аның “кар әнисе” җылы өйдә бөтенләй эреп беткән, ә кар суы бөтен бүлмәгә җәелгән!

Г. Илдар нишләргә дә белмичә каушап калды. Әнисенә нинди бүләк бирә инде ул хәзер?... Менә сиңа бәйрәм!... Әнисе күргәнче, тизрәк сөртеп алырга кирәк. Әле ярый бүлмәдә зур агач савытта гөл үсеп утыра. Илдар җыеп алган суны шул гөл төбенә агызды. Инде идәнне сөртеп бетерәм дигәндә генә, зал яктан әнисенең: “Илдар, балам, бүләгеңне карарга чыгыйкмы инде?” - дигән тавышы ишетелде.

Д. Илдар соңгы мәртәбә идәнне сыпырып алды да, гөл төбенә соңгы тамчы суны агызып, чүпрәкне карават астына яшереп куйды. Шулвакыт аның әнисе, әтисе, абыйсы, апасы килеп керде. Килеп керүгә, юеш идән уртасында басып торган Илдарга карап сүзсез калдылар...

Е. Тынлыкны әнисе бозды:

- И-и-и улым, менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең икән син миңа! Идәнне юып куйгансың! Миңа бер эш тә калдырмагансың. Рәхмәт, улым, мең рәхмәт сиңа!... Кил әле, шуның өчен бер яратыйм үзеңне!

Шулвакыт еларга җитешеп басып торган Илдарның күзләрендә ниндидер тылсымлы нур балкышы чагылып китте. Һәм ул, дөньяда иң бәхетле бер малай булып, әнисенең кочагына атылды…


3 нче бүлек

В4

В5 В6 В7 В8 В9 В10 В11 В12 В13 В14 В15 В16 В17 АВЫЛ

В18

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


...Мин спорт белән кызыксынам. Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрим. Спорт миңа тормышта бик булыша, чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм.

... Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.


1.Спросите у друга (подруги), как он(она) провел(а) выходные дни.

2.Сообщите бабушке, что вы пойдете в татарский театр.

3.Предложите другу (подруге) пойти на фестиваль балета.

4.Поинтересуйтесь у учителя, во сколько закончится экзамен.

5.Позвоните другу (подруге) и сообщите о победе команды “Рубин”.


Автор
Дата добавления 09.05.2016
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Тесты
Просмотров107
Номер материала ДБ-072649
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх