Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Тесты / Тест окружающий мир 2класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Тест окружающий мир 2класс

библиотека
материалов

Тема: Үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау

1. Күп үсемлекләр ... , алар медицинада кулланыла:

а) матур;

ә) дару үләннәре;

б) озын.

2. Аз калган үсемлекләрне җыярга ярамый. Алар аерым сак астында үсәләр:

а) тыюлыкларда;

ә) өй янындагы бакчаларда;

б) бульвар һәм скверларда.

3. Дөньяның төрле почмакларыннан китерелгән сирәк очраучы үсемлекләрне кайда үстерәләр?

а) паркларда;

ә) скверларда;

б) ботаник бакчаларда.

4. Нинди хайваннар Кызыл китапка кертелгән?

а) юлбарыс, морж, фламинго, бөркет;

ә) сыер, ат, каз, әтәч;

б) дуңгыз, сарык, үрдәк, күркә.

5. Хайваннарның кайсы төрләре сакланып калынган:

а) тиен, куян, кабан дуңгызы;

ә) сусар, кеш, кондыз;

б) поши, төлке, бүре.

6. Урмандагы чыршы һәм наратларны саклап, кешеләр нинди хайваннарга ярдәм итәләр?

а) чукырга, тиенгә, тукранга;

ә) пошига, куянга, боҗырга;

б) аюга, карчыгага, селәүсенгә.


Тема: Кеше организмы

1. Үзеңнең организмыңны ни өчен белү кирәк?

а) сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен;

ә) кеше сөйләшә,уйлый һәм эшли алсын өчен;

б) үзеңнең мөмкинлекләреңне куллана алу өчен.

2.Кешенең гәүдә төзелешен өйрәнә торган фән ничек атала?

а) физиология;

ә) зоология;

б) анатомия.

3.Кеше организмы органнардан тора.Кайсы юлда кеше органнары гына күрсәтелгән:

а) күзләр, үпкә, ашказаны, тире.

ә) йөрәк, баш мие, бөерләр, кан;

б) бавыр, кара бавыр, колаклар;

4. Син ничә сизү органы беләсең:

а) 7;

ә) 6;

б) 5.

5. Кайсы органнан башка күреп, ишетеп, ис һәм тәмне сизеп булмас иде?

а) эчәклекләрдән башка;

ә) баш миеннән башка;

б) кара бавырдан башка.

6. Кайсы юлда сәламәт кешене тасвирлаган сүзләр язылган?

а) бөкре, нык, озын, хәрәкәтчән;

ә) тәбәнәк, ябык, аралашучан;

б) төз, көчле, зифа буйлы.

Тема: Хайваннар тормышы һәм төрлелеге

  1. Хайваннар турындагы фән ничек атала?

а) ботаника;

ә) зоология;

б) астрономия.

2. Хайваннар – ул ...

а) кошлар, бөҗәкләр, балыклар, кәлтә еланнар, еланнар, ташбакалар, бакалар, суалчаннар;

ә) кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, кәлтә еланнар, еланнар, бакалар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

б) кешеләр, кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

3. Кайсы хайван – балык?

а) дельфин;

ә) бегемот;

б) карп.

4. Кайсы хайваннар үсемлекләр белән туклана?

а) сыерлар, бегемотлар, жирафлар;

ә) бүреләр; төлкеләр, кабан дуңгызлары.

б) пошилар,тюленьнәр, китлар.

6. Әгәр кешеләр төлкеләрне юк итсәләр, “арыш – тычкан –төлкеләр” чылбыры белән нәрсә булыр?

а) тычканнар күбәер, уңыш кимер;

ә) тычканнар күбәер, уңыш артыр;

б) башта тычканнар артыр, ә аннан соң, уңыш кимеп, тычканнар да азаер.




Тема: Су һәм аның үзлекләре

  1. Кар һәм боз – ул ...су:

а) каты хәлдәге;

ә) сыек хәлдәге;

б) газ хәлендәге.

2. Җылытканда су белән нинди үзгәрешләр була?

а) җылытканда су кысыла;

ә) җылытканда су киңәя;

б) җылытканда су белән үзгәрешләр булмый.

3. Кыш көне нәрсә нәтиҗәсендә суүткәргеч торбалары ярылырга мөмкин?

а) су, бозга әйләнеп, киңәю нәтиҗәсендә;

ә) су, бозга әйләнеп, кысылу нәтиҗәсендә;

б) суүткәргеч торбалары су булу нәтиҗәсендә ярылмый;

4. Син класс идәнен юдың. Ни өчен бераздан ул кибә?

а) су парга әйләнә;

ә) су идәнгә сеңә;

б) су класс идәнендә йөргән укучыларның аяк киемнәрендә кала.

5. Болыттан тамган су тамчысының хәрәкәтен күзәтегез. Болытта ул тагын ничек пәйда була? (Кайсы чылбыр дөрес?)

а) болыт – су тамчысы – океан, диңгез, елга һәм җир өслеге – суның парга әйләнүе – су пары - болыт;

ә) болыт –– океан, диңгез, елга һәм җир өслеге –су тамчысы – су пары - болыт;

б) болыт – су пары - океан, диңгез, елга һәм җир өслеге –су тамчысы – болыт.






Тема: Нәрсә ул туфрак

  1. Туфракны нинди табигатькә кертергә мөмкин?

а) тере табигатькә;

ә) тере булмаган табигатькә;

б) туфракта тере һәм тере булмаган табигать кушыла.

2. Туфрак нәрсәдән тора?

а) микроблардан, үсемлек тамырларыннан, туфракта яшәүче төрле хайваннардан;

ә) һавадан, судан, черемәдән, комнан, балчыктан, тозлардан, шулай ук микроблардан, үсемлек тамырларыннан,

б)туфракта яшәүче төрле хайваннардан;

3. Үсемлекләр туфрактан нәрсә ала?

а) черемә, ком, балчык;

ә) һава, су, тозлар;

б) үсемлек һәм хайван калдыклары.

4. Туфракның уңдырышлылыгына нәрсә тәэсир итә?

а) туфракта черемә булуы;

ә) туфракта су булуы;

б) туфракта ком һәм балчык булуы.

5. Нәрсә нәтиҗәсендә черемә үсемлекләрнең туклануы өчен кирәкле тозларга әйләнә?

а) туфракта яшәүче хайваннар нәтиҗәсендә;

ә) туфракта су һәм һаваның булуы нәтиҗәсендә;

б) туфракта яшәүче микроблар нәтиҗәсендә.

6. Туфракта нинди җан ияләре яши?

а) кырмыскалар, чебеннәр, тараканнар;

ә) күбәләкләр, коңгызлар, тычканнар;

б) су суалчаннары, сукыр тычканнар, ...






Тема : Һава

  1. Нәрсә ул һава?

а) һава ул – газлар кушылмасы. Ул азоттан, кислородтан, углекис газыннан тора;

ә) һава ул – үз эченә башка күптөрле матдәләр алган матдә. Мәсәлән, кислород, су, болытлар, тузан, углекис газы.

2. Кайсы очракта һаваның төп үзлекләре дөрес күрсәтелгән?

а) зәңгәр төстә, җылылык үткәрүчән,иссез, үтә күренмәле;

ә) төссез, җылыны начар үткәрә, иссез, үтә күренмәле.

3. Җылытканда һава нишли?

а) киңәя;

ә) тарая.

4. Сулаганда без һавадан нинди газ йотабыз?

а) углекис газы;

ә) кислород;

б) азот.








Тема: Һава һәм аны саклау

1.Һава составына нинди матдәләр керә?

а) водород, бакыр, цинк;

ә) кислород, азот, углекис газы;

б) хлор, фтор, йод.

2. Сулау өчен нинди һава газы мөһим?

а) азот;

ә) кислород;

б) углекис газы.

3) Һава нинди үзлеклекләргә ия?

а) һава кебек зәңгәр төстә, тавыш үткәрә, кояш нурларын үткәрә, иссез.

ә) Үтә күренмәле, төссез, иссез, җылытканда киңәя, суынганда кысыла, җылыны начар үткәрә.

б) Җил белән һавада тузан тузгый, ис тирә-юньдәге предметлардан бәйле, җылы һәм салкын чикләре кискен үзгәргәндә җил барлыкка килә.

4. Җылылыкны саклау өчен тәрәзәләргә ике катлы рамнар куйганда һаваның нинди үзлеген файдаланалар?

а) җылытканда һава киңәя;

ә) суытканда һава кысыла;

б) һава җылыны начар үткәрә.

5. Һаваны пычранудан ничек сакларга мөмкин?

а) завод һәм фабрикаларны, агач эшкәртүне туктатырга. Автотранспорттан файдалануны тыярга. Җиребезне бер зур тыюлыкка әйләндерергә.

ә) Завод һәм фабрикаларда тузан һәм агулы матдәләрне тоткычлар булырга тиеш. Транспортны экологик куркынычсыз итеп ясарга. Шәһәр һәм шәһәр яны тирәләрендә бакча, парк, урманнар үстерергә.




Тема: Үсемлекләр тормышы һәм төрлелеге

  1. Үсемлекләр турындагы фән ничек атала?

а) ботаника;

ә) зоология;

б) астрономия

2. Ылыслы үсемлекләр астына бер, чәчәкле үсемлекләр астына ике сызык сыз.

алмагач чыршы кара карлыган тузганак нарат карагай

3. Үсемлекләр туфрактан нәрсә алалар?

а) черемә, ком, балчык;

б) үсемлек һәм хайван калдыклары;

б) һава, су, тозлар.

4. Шикәр һәм крахмал барлыкка килсен өчен үсемлеккә нинди шартлар кирәк?

а) су һәм углекис газының булуы;

ә) туфрак һәм һаваның булуы;

б) яктылык, су һәм углекис газының булуы.

5. Туклыклы матдәләр белән беррәттән, яфракта нинди мөһим матдә барлыкка килә?

а) азот;

ә) углекис газы;

б) кислород.

6. Нокталар урынына сүзләр куй.

Үсемлек тамырлары ... сулыйлар. Алар туфрактан ... һәм анда эретелгән ... суыралар.



Тема: Суны саклагыз

1. Көндәлектә син нинди матдәне күбрәк кулланасың?

а) крахмал;

ә) су;

б) тоз.

2. Кырларда нәрсәдән башка уңыш үстереп булмый?

а) тракторлардан, комбайннардан, ягулыктан башка;

ә) минераль ашламалардан, кеше хезмәтеннән, чүп үләннәренән башка;

б) яктылыктан, һавадан, судан башка.

3. Кешеләргә нинди су кирәк?

а) үтә күренмәле;

ә) төссез;

б) чиста.

4. Елга һәм күлләрдә су нилектән пычрана?

а) суны көнкүрештә файдаланудан;

ә) завод һәм фабрикалардан, фермалардан пычрак сулар агудан;

б) суны производствода кулланудан.

5. Суны чистарту өчен завод һәм фабрикаларда нәрсә кулланалар?

а) фильтрлар;

ә) пластик торбалар;

б) кислоталар.





Тема: Табигать

1. Нәрсә ул табигать?

а) кеше кулыннан ясалган әйберләр;

ә) безне чолгап алган һәм безнең ихтыярдан башка тереклек итүче әйберләр;

б) безне чолгап алган барлык әйберләр.

2. Табигать нинди була?

а) тере табигать һәм тере булмаган табигать;

ә) тере табигать кенә була.

3. Тере булмаган табигатькә нәрсә керә?

а) карга;

ә) өстәл;

б) кар.

4. Тере табигатькә нинди патшалык керми?

а) бактерияләр;

ә) үсемлекләр патшалыгы;

б) боз патшалыгы;

в) кешеләр патшалыгы;

г) гөмбәләр патшалыгы.











Тема: Табигать куркыныч астында!

  1. Җиребездә ни сәбәпле урманнар азая?

а) янгыннар һәм стихияле бәла-казалар нәтиҗәсендә;

ә) Җирдә климат үзгәрү нәтиҗәсендә;

б) шәһәрләр, юллар, кырлар салу нәтиҗәсендә.

2. Үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр тормышында нинди су һәм һава кирәк?

а) үтә күренмәле;

ә) төссез;

б) чиста.

3. Елга һәм күлләрдә нилектән су пычрана?

а) суны көнкүрештә файдаланудан;

ә) суны производствода кулланудан.

б) завод һәм фабрикалардан, фермалардан пычрак сулар агудан.

4. Табигатьне коткару өчен кешеләр нәрсә эшлиләр?

а) тыюлыклар, ботаник бакчалар булдыралар;

ә) бульвар, скверлар булдыралар;

б) фермалар, умартачылык, кошчылык булдыралар.

5. Нәрсә ул тыюлыклар?

а) кагылгысыз табигатьле җир мәйданы;

ә) төрле илләрдән китертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр үсә торган җир мәйданы;

б) бик күп төрле хайваннар, кошлар, бөҗәкләр яши торган җир мәйданы.





Тема: Янгын, су һәм газ

1. Уклар белән тоташтыр:

1. 01 а) газ хезмәте

2. 03 ә) янгын хезмәте

3. 04 б) ашыгыч ярдәм

2. Кинәт өеңдә пожар башланды. Үзең генә сүндерә алмасаң, иң беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

а) качарга;

ә) кычкырырга, ярдәмгә чакырырга;

б) 01 телефоны белән янгын сүндерүчеләрне чакырырга.

3. Әгәр подъезда төтен булса, син нәрсә эшләргә тиеш?

а) чыгарга һәм кайда, нәрсә янганын карарга;

ә) ишекне ябарга һәм тишекләрен юеш чүпрәк белән капларга;

б) игътибар итмәскә - синең өең янмый бит.

4. Квартираңда торба ярылды. Иң беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

а) әти-әниең кайтканны көтеп торырга;

ә) махсус шөрепне борырга һәм әти-әниеңә шалтыратырга;

б) квартирадан чыгарга.

5. Өеңдә газ исе сизсәң, иң беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

а) тәрәзәне ачарга;

ә) өеңнән 04 телефоны белән газ хезмәтенә шалтыратырга;

б) шырпы кабызырга.






Тема: Юл йөрү кагыйдәләре

1. Юлны чыкканда:

а) көчле, кыю, зифа буйлы булырга кирәк;

ә) җыйнак, игътибарлы, уяу булырга кирәк;

б) акыллы, матур, шат булырга кирәк.

2 Автомобиль юлында велосипедта ничә яшьтән йөрергә мөмкин?

а) 10 яшьтән;

ә) 14 яшьтән;

б) 18 яшьтән.

3. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә?

а) кызыл өчпочмак

ә) кызыл түгәрәк

б) зәңгәр түгәрәк

4. Кызыл өчпочмак билгесе – ул ...

а) тыю билгесе;

ә) кисәтү билгесе.

5. “Кирпеч” юл билгесе нәрсә аңлата?

а) “турыга хәрәкәт”

ә) “автобус тукталышы”

б) “хәрәкәт тыела”

6. Кайсы билгеләмә дөрес?

а)кисәтү билгеләре - иң әһәмиятле юл билгеләре , чөнки алар һәрвакыт транспорт йөртүчене төрле куркынычлар турында кисәтәләр;

ә) сервис билгеләре - иң әһәмиятле юл билгеләре , чөнки кайда нәрсә урнашканын белеп тору һәрвакыт кирәк;

б) барлык юл билгеләре дә әһәмиятле – алардан башка юлда исән-имин йөреп булмый.





Тема: Табигать һәм без

1. Табигать объектлары астына сыз:

ромашка линейка шкаф

машина таулар болыт

балчык кош өй

2.Тере булмаган табигатькә керә:

а) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроблар;

ә) Кояш, Җир, һава, су, кеше һәм аның кулы белән эшләнгән әйберләр;

б) Кояш, күк йөзе, болытлар, Җир, ташлар, су, яңгыр, кар.

3. Тере табигатькә керә:

а) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроблар;

ә) Кояш, Җир, һава, су, кеше һәм аның кулы белән эшләнгән әйберләр;

б) Кояш, күк йөзе, болытлар, Җир, ташлар, су, яңгыр, кар.

4. Җан ияләре тере булмаган табигать предметларыннан нәрсә белән аерылалар?

а) алар сулыйлар, ашыйлар, үсәләр, нәсел китерәләр һәм үләләр;

ә) алар сөйләшәләр, йөгерәләр, сикерәләр, көләләр һәм елыйлар, үсәләр, үләләр;

б) алар хәрәкәт итәләр, үсәләр, тирә-юньдәге табигатьне үзгәртәләр, үләләр.

5. Хайваннар – алар:

а) кошлар, җәнлекләр, балыклар, кәлтә еланнар, ташбакалар, суалчаннар;

ә) җәнлекләр, бөҗәкләр, еланнар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроблар;

б) кошлар, җәнлекләр, кеше, бөҗәкләр, үсемлекләр, гөмбәләр.

Тема: Без һәм безнең сәламәтлек

Сызыклар белән тоташтыр:


Күзләр


Сизү органы


Колаклар


Тәм органы


Борын


Күрү органы


Тире


Тою органы


Тел


Ишетү органы


Күз органнарын саклау өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

_______________________________________

Тема: Ташлар нилектән җимерелә

1.Су бозга әйләнгәндә нәрсә була?

а) су бозга әйләнгәндә киңәя;

ә) су бозга әйләнгәндә кысыла;

б) су бозга әйләнгәндә үзгәреш булмый.

2. Җылынганганда ташлар нишли?

а) киңәя;

ә) кысыла;

б) үзгәреш булмый.

3. Нилектән ташлар ярыла?

а) җылы, кояшлы көннәрдә ташлар җылына;

ә) төннәрен ташлар суына;

б) ташларның бертигез киңәймәү һәм кысылмау нәтиҗәсендә.

4. Тере табигатьнең кайсылары ташлар җимерелүен арттыра?

а) хайваннар;

ә) үсемлекләр;

б) гөмбәләр һәм микроблар.

5. Ташлар җимерелгәндә нәрсә барлыкка килә?

а) ком һәм балчык;

ә) мрамор һәм гранит;

б) су йәм газ.









Тема: Табигать.(кабатлау)

1. Тере табигатькә кайсы объектлар группасы керә:

А. Каен, өй, эт.

Ә. Үсемлекләр, хайваннар, кеше.

Б. Болытлар, кеше, таш.

2. Нинди туфрак черемәгә аеруча бай?

А. Кара туфрак;

Ә. Комлы туфрак;

Б. Соры урман туфрагы.

3. Болында чикерткә дошманнарыннан ничек саклана?

А. Ул агулы сыекча бүлеп чыгара;

Ә. Аның угы бар;

Б. Аның тән формасы яфракка охшаган;

В. Аның тәне үлән төсенә буялган.

4. Туфрак тау токымыннан нинди төп үзлеге буенча аерыла?

А. Караңгы төс;

Ә. Уңыш китерүчәнлеге;

Б. Таралып торучанлыгы;

В. Су үткәрмәүчәнлеге.

5. Бөҗәкләрне башка хайваннардан нинди төп үзлеге буенча танып була?

А. Канатлы;

Ә. Өч пар аяклы;

Б. Тәңкәле;

В. Борынлы.





6. Җирнең үсемлекләр үсә торган өске уңдырышлы катламы:

А. Черемә;

Ә. Ком;

Б. Туфрак;

В. Файдалы казылмалар.

7. Агач – ул:

А. Кәүсәле күпьеллык үсемлек;

Ә. Ботаклары җир өстеннән үк башланган күпьеллык үсемлек;

Б. Кәүсәсез күпьеллык үсемлек.

8. Орлыкның үсүе өчен нинди шартлар мөһим:

А. Җылылык, дым, яктылык, һава;

Ә. Һава, җылылык, яктылык, туфрак;

Б. Җылылык, яктылык, туфрак;

В. Дым, һава, җылылык.

9. Үсемлек җимеше өчен кайсы шарт мөһим:

А. Түгәрәк;

Ә. Орлыклы;

Б. Файдалы;

В. Ашарга яраклы.

10. Үсемлекнең орлыктан үсү тәртибен күрсәт:

А. Тамыр;

Ә. Орлык;

Б. Үсенте.





Тема: Ашкайнату органнары. Кан әйләнеше системасы.

1. Кешегә нигә азык кирәк?

а) азык белән кеше туклыклы матдәләр кабул итә;

ә) азык белән кеше яшәү өчен кирәкле кислород кабул итә;

б) ) азык белән кеше су һәм витаминнар ала.

2. Ашкайнату кайда башлана?

а) авызда;

ә) ашказанында;

б) эчәклектә.

3. Нәрсә хисабына туклыклы матдәләр кисәкчәләре бөтен гәүдә буенча йөри?

а) кан

ә) нерв җепселләре

б) мускуллар

4. Гәүдә органнарына эшләү өчен һаваның нинди матдәсе кирәк?

а) кислорд;

ә) углекис газы;

б) азот.

5. Һава һәм кан арасында газ алмашыну кайсы органда бара?

а) борында;

ә) бронхларда;

б) үпкәләрдә.

6. Организмнан углекис газы һәм агулы матдәләр нинди органнар аша чыга?

а) бавыр, эчәклек, сидек куыклыгы аша;

ә) тире, бөерләр, үпкәләр аша;

б) йөрәк, ашказаны, сидек куыклыгы аша.



Тема: Тәнчекләр, матдәләр

1. Тәнчек дип нәрсәне әйтәләр?

а) кеше кулы белән эшләнгән барлык әйберләр;

ә) теләсә нинди предмет, теләсә нинди җан иясе;

б) теләсә нинди үсемлек, бөҗәк, кош һәм хайван.

2. Кайсы юлда тәнчекләр генә күрсәтелгән?

а) чәйнек, таба, кран, су;

ә) парта, такта, өстәл, урындык, лампа;

б) карандаш, ручка, пенал, шикәр.

3. Кайсы юлда матдәләр генә күрсәтелгән?

а) алюминий, тимер, бакыр,

ә)алюмин таба, тимер кашык, бакыр табак;

б) шикәр кисәге, чык тамчысы, тоз кристаллы.

4. Кайсы юлда газ хәлендәге матдәләр күрсәтелгән?

а) су, крахмал, тоз, борыч;

ә) кефир, хлор, фтор;

б) азот, кислород, углекис газы.

5. Кайсы тәнчекләрдә кисәкчәләр арасында иң зур аралык?

а) каты;

ә) сыек;

б) газ хәлендәге.





Тема: Тире

1. Кешенең җылыны, салкынны, авыртуны, кагылуны сизү сәләте ничек дип атала?

а) тою;




ә) сизү;

б) тәм.

2. Тире бүлеп чыгарган май нинди роль уйный?

а) май тәнне йомшак һәм сыгылмалы итә;

ә) май тәнне нык һәм көчле итә;

б) май тәнне җиңел һәм зифа буйлы итә.

3. Тирене тәрбияләү өчен нинди предметлар дөрес күрсәтелгән?

а) теш щеткасы, теш пастасы, сагыз;

ә) мунчала, сабын, сөлге, крем;

б) аяк киеме щеткасы, җилем.

4. Кеше скелеты нинди роль уйный?

а) скелет эчке органнарны бәрелүдән саклый;

ә) скелет мускулларны хәрәкәткә китерә;

б) скелет гәүдәнең таянычы.

5 Баш сөяге эчендә урнашкан орган:

а) бөерләр;

ә) баш мие;

б) кара бавыр.

6. Кешенең гәүдә төзлеге нәрсәдән бәйле?

а) скелет һәм мускуллардан;

ә) сеңерләрдән;

б) сөяк һәм кимерчәкләрдән.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Тесты
Просмотров313
Номер материала ДВ-096490
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх