Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Тесты / Тест по окружающему миру на тему "Фаҗигадән саклана бел"

Тест по окружающему миру на тему "Фаҗигадән саклана бел"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Кукмара муниципаль районы

Салтык-Ерыкла башлангыч

мәктәбе



Фаҗигадән

саклана бел


Тест



Укытучы: Гасимова Г.Ш.






1. Әгәр янгын чыкса,

а) ”01” телефонына шалтыратам-3

б) ярдәмгә кешеләрне чакырам-2

в) беркемгә бернәрсә әйтмичә,өйдән чыгып китәм-0


2. Әгәр бүлмә куе төтен белән тулса,

а) ишекне, тәрәзәне ачам-0

б) чыгу юлына йөгерәм-2

в)сулыш юлларымны юеш чүпрәк белән каплыйм һәм идән буйлап чыгу юлына шуышам-3


3.Әгәр электр үткәргеченә ут капса,

а) аңа су сибәм-0

б) электр челтәрен өзәм, аннан соң утны сүндерергә керешәм-3

в) ярдәмгә кеше чакырам-1


4.Әгәр өстемдәге киемгә ут капса,

а) киемне сала-сала чабам-0

б) туктыйм, ялкынны сүндерү максатыбелән,җиргә ятып тәгәрим-3

в) юрганга төренәм

5. Әгәр ашарга пешергәндә, кызган табадагы майга ут капса,

а) табаны юеш сөлге яки калын тукыма белән каплыйм-3


б) табага су сибәм-0

в) утлы табаны өйдән алып чыгып китәм-0


6. Әгәр югары каттагы фатирдан чыкканда, юлны ут тоткарласа,

а) төтен үтеп кермәсен өчен, ишек ярыкларына юеш сөлге,чүпрәк тутырам, тәрәзә аша ярдәм сорап кычкырам-3

б) чүпрәкләрдән бау ишеп, тәрәзә аша аска төшәм-1

в) ярдәм сорап кычкырам-1


7. Әгәр бакчада, ишегалдында, урман буенда узган елдан калган чирәм януын күрсәм,

а) игътибар итмичә узып китәм-0

б) балчык ыргытып, агач ботаклары белән суккалап, ялкынны сүндерергә тырышам-3

в) бу турыда өлкәннәргә хәбәр итәм.-2


8. Әгәр кечкенә балаларның утка кәгазь,буш аэрозоль савытлары ыргытуын күрсәм,

а) аларны туктатып. болай эшләүнең куркыныч булуын аңлатам-3

б) игътибар итмичә узып китәм-0

в) балаларның игътибарын башка шөгыльгә җәлеп итәм-3


9. Әгәр яраткан тапшыруымны караганда, телевизордан төиен чыга башласа,


а) тапшыруны карауны дәвам итәм-0

б) өлкәннәрне ярдәмгә чакырам-2

в) телевизорны челтәрдән өзәм. телевизорга ут капса. янгын хезмәтенә шалтыратамю алар килгәнче. утны сүндерү эшенә керешәм-3



Белем-күнекмәләрне тикшерү

Әгәр 25-30 балл җыйсагыз. янгын куркынычсыз- лыгы кагыйдәләрен яхшы беләсез, аларны һәрчак үтисез һәм яшьтәшләрегезгә дә ярдәм итә аласыз, дигән сүз.


Әгәр сез 20-24 балл җыйсагыз, кыен хәлдән чыгу юлын әлегә бик төгәл белеп бетермисез. Кагыйдәләрне тагын бер кат кабатлап чыгыгыз.


Әгәр 20 дән дә азрак балл җыйсагыз, сезгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнә башларга кирәк булыр. Аларны белү- фаҗигадән саклана белү ул.









Автор
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Тесты
Просмотров124
Номер материала ДВ-025944
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх