1.
Нәрсә ул фонетика?
а)
телнең авазлар системасын өйрәнә торган фән;
б)
сөйләмне өйрәнә торган фән;
в).
телнең сүз байлыгын өйрәнә торган фән.
2.
Телдәге сүз төркемнәрен һәм аларга хас булган грамматик күренешләрне (килеш,
сан, тартым, заман, зат һ.б.) өйрәнүче фән
а)
морфология; б) синтаксис; в) сүз ясалышы.
3.
Авазларны без…
а)
күрәбез һәм ишетәбез; б) әйтәбез һәм
ишетәбез; в) язабыз һәм күрәбез.
2.
Кайсы сүз чыгыш килешендә тора:
а)
алманың; б) көймәне; в) өстәлдән
4.
Җөмләдәге алмашлык нинди төркемчәдән?
Бу –
соңгы китап.
а)
зат алмашлыгы; б) күрсәтү алмашлыгы; в) сорау алмашлыгы.
5.
Муса Җәлил шигырьләре генә булган юлны сайла:
а)
«Кичер илем», «Җырларым», «Туган тел»;
б)
«Безнеӊ авыл», «Кызыл ромашка», «Бер үгет»;
в)
«Кошчык», «Кичер илем», «Җырларым».
6.
Кайсы җөмләдә аваз ияртеме бар?
а)
Күк йөзе әллә нинди карасу, ссоры болытлар белән капланып, дөнья
тарайды.
б)
Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр – шыңгыр китереп маташа.
в)
Мич алдында чи усак утыны гына ялтырап ята.
7.
Бирелгән җөмләләрнең кайсысы тезмә кушма җөмлә?
а)
Күк йөзе чалт аяз булса да, кояш инде алай кыздырмый...
б)
Берлек кайда, көч шунда.
в)
Авыр булды миңа аерылу, рәхәт булыр кайткач күрешү.
8.
Кайсы җөмләдә эндәш сүз бар?
а)
Хөснетдин абзый, ничек соң, синең яшь чакны бер искә төшереп алыйкмы?
б)
Әни соңгы елларда үзенең туган авылына – Түбән Симеткә бармый башлады.
в)
Садыйк та искедән калган бер дәрт – китап җыю дәрте бик тирән иде.
9.
Җөмләләр арасында җәенке җөмләләрне табыгыз.
а)
Ул сөйли.
б) Мансур ашыга.
в) Салкын кыш җитте.
10.
Нәрсә ул повесть?
а) вакыйгалар, геройлар
язмышы киңрәк планда бирелгән, сюжет сызыклары тармакланган хикәядән күләмлерәк
эпик жанр;
б) әкияти-мифологик һәм героик яки
романтик планда хикәяләүче фольклор жанры;
в) персонажларның
трагик каршылыгына нигезләнгән hәм гадәттә фажига белән тәмамлана торган
драматик әсәр.
11. Бу җөмләдә нинди
бәйләнеш?
Әнә ерак таулар,
урманнар.
а) тезүле бәйләнеш; б) ияртүле
бәйләнеш.
12. Нәрсә
ул редукция күренеше?
а)
сузыкның кыскаруы яки төшеп калуы; б) тартыкның
кыскаруы яки төшеп калуы;
в) борын авазына беткән сүзләргә
кушымча ялгану.
13. Иясе булмаган җөмләне тап.
а) Кешеләр аңа кушылдылар.
б) Күз ачып йомганчы, майны ашап та
бетерде.
в) Ул үз-үзен кулга алырга өйрәнде.
14. Орфография – ...
а) тел белеменең сөйләм авазларын өйрәнә торган тел тармагы;
б) тел
белеменең әдәби телдә дөрес язу кагыйдәләрен
һәм язу нормалары җыелмасы итеп туплый торган тармагы.
15. Басым төшкән
иҗек нәрсә белән аерыла?
а) пауза белән; б)
сузыкның көче, микъдары, көче үзгәрү белән;
в) интонациянең
төшеп тәмамлануы белән.
16.
Сүзнең транкрипциясен тап:
Кадерле
а) [къәдэрлэ]; б) [къәдерле]; в)
[кадерле].
17.
Бирелгән сүздә ничә тартык hәм
сузык аваз бар?
[йаңгъыраw]
а) 3 сузык, 4 тартык; б) 4 сузык, 3 тартык; в) 3 сузык, 5 тартык.
18. Сингармонизм
– ...
а) тартыклар
охшашлану; б) сузыклар охшашлану; в) сузык аваз төшеп калу.
19. Орфоэпия – ...
а) тел белеменең сөйләм авазларын өйрәнә торган тел тармагы;
б) тел
белеменең әдәби телдә сүзләрнеӊ дөрес әйтелеш
нормаларын өйрәнә
һәм әйтелеш
нормалары җыелмасы итеп туплый торган тармагы.
20. Галимҗан
Ибраhимов әсәрләре генә булган юл:
а) “Кызыл
чәчәкләр”, “Тирән тамырлар”, “Алмачуар”;
б) “Алмачуар”,
“Тапшырылмаган хатлар”, “Хәят”;
в) “Җан Баевич”,
“Тирән тамырлар”, “Алмачуар”.
Җаваплар
1
|
2
|
3
|
4
|
5
|
6
|
7
|
8
|
9
|
10
|
11
|
12
|
13
|
14
|
15
|
16
|
17
|
18
|
19
|
20
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.