Тест по татарскому языку на тему: "Антонимы,синонимы, омонимы" ( 3 класс)

Предпросмотр материала:

Тест.                                                                                                  ФИ _____________________

  1. Нинди сүзләрне антонимнар диләр?

А) Мәгънәләре  бертөрле, ләкин язылышлары төрле булган сүзләр.

Ә)  Капма- каршы булган сүзләр.

Б) Язылышлары, әйтелешләре берүк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр.

2. Антонимнар кертеп, 2 җөмлә төзе һәм яз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Нинди сүзләрне омонимнар диләр?

А) Капма- каршы булган сүзләр.

Ә) Язылышлары, әйтелешләре берүк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр.

Б) Мәгънәләре  бертөрле, ләкин язылышлары төрле булган сүзләр.

3. Ике омоним сүз белән ике җөмлә төзе, яз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4.Нинди сүзләрне синонимнар диләр?

А) Мәгънәләре  бертөрле, ләкин язылышлары төрле булган сүзләр.

Ә) Капма- каршы булган сүзләр.

Б) Язылышлары, әйтелешләре берүк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр.

5. Ике синоним сүз белән ике җөмлә төзе, яз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________

6. Антонимнар рәтен тап.

А) акча, әби, дәү әни;                                          Б) ак – кара, тиен, тавык

Ә) озын – кыска, биек- тәбәнәк;                        В)  зур,олы

7. Синонимнар рәтен тап.

А) юан, нечкә,симез                                 Б) кайгы,хәсрәт, елмаю

Ә) шатлык,сөенеч                                     В) кызыл күлмәк

8. Бирелгән җөмләләрдән омоним сүзләрне тап һәм асларына бер сызык сыз.

Без балык тотарга бардык. Әти миңа йөз сум акча бирде. Зәкия балан бәлешен тәмле пешерә. Илгиз, суда йөз.

9. Зур сүзенең антонимын тап.

1) Кечкенә                 2) әйбәт                3) озын            4) киң

10. Укымышлы сүзенең синонимын тап.

1) дөрес           2) әйбәт         3) белемле            4) ялгыш

11. Нәни, кечкенә сүзләренең дөрес билгеләмәсен тап.

1) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

2) охшаш мәгънәле сүзләр;

3) дөрес җавап бирелмәгән;

4) язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

12. Мәкальләрдәге сызык урынына тиешле сүзне яз һәм антоним сүзләрнең астына бер сызык сыз.

1. Тук башак аска иелә,

Буш башак ______________ үрелә.

  1. Ялкау  ята белмәс,

Ятса ___________ белмәс.

  1. ______________ кеше – имәндәй,

Ялкау кеше – яфрактай.

  1. Тырышлык бәхет китерер,

_________________ ачтан үтерер.

6. Дөньяда иң     _____________ нәрсә дә - тел,

Иң ачы нәрсә дә тел.                                                         

 

Бу эшләрне эшләү җиңел булдымы?   А) Юк       Ә) Авыр        Б) Белмим      В) Әйе

Ничәнче эшләр авыр булды?  Номерларын яз. _____________________

Үзеңнең эшчәнлегеңә  нинди билге  куясың?                            Укытучы билгесе ________________

_____________                                                                   

Тест по татарскому языку на тему: "Антонимы,синонимы, омонимы" ( 3 класс)

4

(1 оценка)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Акмалова Айзира Хабиповна

Учитель начальных классов

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 32161
  • Подписчики: 3
  • Всего материалов: 8
  • 32161
    просмотров
  • 8
    материалов
  • 3
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Акмалова Айзира Хабиповна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~240

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: