Инфоурок Другое ТестыТест "Сан темасын гомумиләштереп кабатлау".6 нчы сыйнгыф татар төркеме

Тест "Сан темасын гомумиләштереп кабатлау".6 нчы сыйнгыф татар төркеме

Скачать материал

                               "Сан" темасын йомгаклау өчен тестлар.

1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

б) нинди?

в) ничә? күпме?

г) нишли? нишләде?

2. Сан белән ачыкланган исем:

а) сыйфатланмыш дип атала;

б) саналмыш дип атала;

в) берничек тә аталмый;

г) аныкламыш дип атала.

3. Ясалышы ягыннан саннар:

а) кыскартылма була;

б) тамыр гына була;

в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

4. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?

а) 4;

б) 3;

в) 5;

г) 2.

5. Рус телендә нинди саннар юк?

а) микъдар саны, тәртип саны;

б) бүлем саны, чама саны;

в) җыю саны, тәртип саны;

г) микъдар саны, җыю саны.

6. " Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис" мәкалендә җиде, бер саны:

         

а) җыю саны;

б) микъдар саны;

в) тәртип саны;

г) өлеш саны.

7. " Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый" мәкалендә бер, мең саннары:

а) ия;

б) аергыч;

в) хәбәр;

г) тәмамлык.

8. Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?

а) бер төрле;

б) ике төрле;

в) күп төрле;

г) биш төрле.

9. Җыю саннарын әйтегез:

а) борау, сорау;

б) тау, бау;

в) алтау, җидәү;

г) җыю саннары юк.

10. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

в) бер чокырда мең чокыр;

г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Татар теле

Тема:Сан темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1)Сан сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту,системалаштыру;

2)Саннарны әйтмә һәм язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру;

3)Үткәнебезгә карата кызыксыну,милли горурлык хисләре тәрбияләү.

УУД

Шәхси:укуга һәм хезмәткә уңай караш,мөстәкыйльлек булдыру;

Танып белү:өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп саннарны дөрес яза,өстәмә чыганаклар белән эшли белү;

Регулятив:укытучы җитәкчелегендә уку мәсьәләсен чишүнең дөрес юлларын билгеләү,вакытны дөрес бүлеп эшне оештыра белү;

Коммуникатив:хезмәттәшлек итә белү,әңгәмәләрдә катнашу.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 890 524 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.05.2018 314
    • DOC 26.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 550496
    • Всего материалов: 60

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой