Терәк-хәрәкәт аппараты
1.Сөяк нинди тукымалардан тора:
А) эпителиаль тукымадан гына;
Б) тоташтыргыч тукымадан гына;
В) нерв тукымасыннан гына;
Г) сөяктә 4 төр тукыма да бар.
2.Кеше скелетын ничә сөяк тәшкил итә?
А) 196;
Б) 206;
В) 214;
Г) 256.
3.Кайсы умырткалар иң зур массага ия?
А) муен;
Б) күкрәк;
В) бил;
Г) сигезкүз.
4.Сәламәт кешедә нинди кифозлар була?
А) сәламәт кешедә кифозлар булмый;
Б) муен һәм бил;
В) күкрәк һәм бил;
Г) күкрәк һәм сигезкүз.
5. Сәламәт кешедә нинди лордозлар була?
А) сәламәт кешедә лордозлар булмый;
Б) муен һәм бил;
В) күкрәк һәм бил;
Г) күкрәк һәм сигезкүз.
6.Кальций һәм фосфор җитешмәү нинди балалар сөякләрендә күзәтелә?
А) грипп белән еш чирләүче;
Б) кызамык кичергән балаларда;
В) рахит белән авыручыларда;
Г) азканлылык белән авыручыларда.
7.Дөрес булмаган буй-сын китерергә мөмкин:
А) эчке органнарның күчүенә һәм кысылуына;
Б) эчке органнарның кан белән тәэмин ителүе бозылуга;
В) югары очлыкларның кулбаш бүлегенең озынлыгы үзгәрүгә;
Г) табанның мускул һәм бәйләвеч аппараты бозылуга;
Д) күкрәк читлеге деформациясенә;
Е) сөякләрдә минераль матдәләрнең артуына.
8.Кешенең туры басып йөрүгә бәйле рәвештә:
А) югары очлыклары бушый;
Б) табаны билле форма ала;
В) кулның баш бармагы калганнарына каршы урнаша;
Г) оча киңәя, аның сөякләре кушыла;
Д) баш сөягенең ми бүлеге бит бүлегенә караганда кечерәк;
Е) төк япмасы кими.
Тестлар ярдәмендә белемнәрне тикшерүне бар укытучы да хупламый. Ләкин вакытны экономияләү, берьюлы сыйныфтагы барлык укучының белемен бәяләү өчен кайбер вакытта бу алымны куллану отышлы, минемчә.
"Терәк-хәрәкәт аппараты" темасын өйрәнгәннән соң белемнәрне тикшерү өчен тест тәкъдим итәм. Сораулар сөякнең, скелетның төзелешен, терәк-хәрәкәт аппаратындагы тайпылышлар һәм авыруларны үз эченә ала.
1.Сөяк нинди тукымалардан тора:
А) эпителиаль тукымадан гына;
Б) тоташтыргыч тукымадан гына;
В) нерв тукымасыннан гына;
Г) сөяктә 4 төр тукыма да бар.
В каталоге 6 866 курсов по разным направлениям
Учебник: «Биология (углублённый уровень)», Бородин П.М., Саблина О.В. и др./Под ред. Шумного В.К., Дымшица Г.М.
Тема: § 10. Сравнительно-анатомические и эмбриологические свидетельства эволюции
Учебник: «Биология. Общая биология. Профильный уровень», Захаров В.Б. и др.
Тема: Раздел 1. Учение об эволюции органического мира
Учебник: «Биология. Бактерии, грибы, растения», Пасечник В.В.
Тема: § 22. Побег и почки
Учебник: «Биология. Человек», Сонин Н.И., Сапин М.Р.
Тема: Анализаторы слуха и равновесия