Инфоурок Биология ТестыТесты для подготовки к ОГЭ на татарском языке по биологии 9 класс.

Тесты для подготовки к ОГЭ на татарском языке по биологии 9 класс.

Скачать материал

Вариант 1

1 бүлек

1-22 нче биремнәрне эшләгәндә җавап өлешенә дөрес җавап номерына туры килә торган бер цифрны языгыз

 

1.Цитология  фәне нәрсә өйрәнә:

1.Үсемлекләр төзелеше.

2.Органик матдәләр төзелеше.

3.Организм функцияләре.

4.Күзәнәк төзелеше һәм функцияләре.

Җавап:

2.  19нчы гасырда күзәнәк теориясе барлыкка килү нинди фән белән бәйле:

            1.Генетика

            2.Медицина

            3.Микроскопия

            4.Эволюция теориясе

Җавап: 

 3. Яфракка яшел төс бирә:

           1.Хромопластлар

           2.Крахмал бөртекләре

           3.Хлорофилл молекулары

           4.Лейкопластлар.

Җавап:

  4. Фотосинтезга сәләтле организм:

          1.Инфузория-бурсария

          2.Дизентерия амёбасы

          3.Яшел эвглена

          4.Эчәклек лямблиясы.

Җавап:

  5. Үсемлек һәм хайван арасында төп аерма:

         1.Үсүгә сэлэт

         2.Туклану ысулы

         3.Япма тукыманың булмавы

         4.Күзәнәкчел төзелеш булмау.

Җавап: 

  6. Хайван тәнкәсе ул-

        1.Эктодерма

        2.Энтодерма

        3.Мезодерма

        4.Мезоглея.

Җавап:

   7. Елга кысласының бүлеп чыгару системасы:

      1.Юан эчәклек

      2.Яшел бизләр

      3.Мальпиги көпшәләре

      4.Җенси бизләр.

Җавап:

   8. Күзәнәкнең яңа аксымнары кайда  барлыкка килә:

      1.Хромосомаларда

      2.Рибосомаларда

      3.Митохондрияләрдә

      4.Төштә.

Җавап:

  9. Химик реакцияләрнең катализаторлары:

     1.Майлар

     2.Углеводлар

     3.Аксымнар

     4.Нуклеин кислоталары.

Җавап:

10. Шартлы рефлекслар тәгълиматы барлыкка китерүче:

   1.И.П.Павлов

   2.И.М.Сеченов

   3.П.К.Анохин

   4.И.И.Мечников.

Җавап:

11. Баш сөягенең парлысын табарга:

   1.Баш түбәсе сөяге

   2.Маңгай

   3.Баш арты сөяге

   4.Аскы казналык сөяге.

Җавап:

12.  Кан   нәрсәләрдән тора:

    1.Плазмадан,эритроцитлардан,лейкоцитлардан

    2.Плазмадан,эритроцитлардан,лейкоцитлардан,тромбоцитлардан

    3.Плазмадан,лейкоцитлардан  һәм тромбоцитлардан

    4.Күзәнәкара сыекчасыннан, лимфадан һәм кан күзәнәкләреннән

Җавап:

13. Кан һәм тукымалар арасында газлар алмашы кайда бара:

    1.Капиллярларда

    2.Веналарда

    3.Артерияләрдә

    4.Лимфатик тамырларда.

Җавап:

14. Аминокислоталардан торалар:

   1.Майлар

   2.Углеводлар

   3.Аксымнар

   4.Нуклеин кислоталары.

Җавап:

15. Алкогольнең нинди орган өчен зарары күбрәк:

   1.Бавыр

   2.Мускул аппараты

   3.Үпкә

   4.Терәк-хәрәкәт системасы.

Җавап:

16. Таякчык һәм колбачыклар күзнең кайсы катлавында:

   1.Тамырлы

   2.Мөгезчел

   3.Төсле тышчада

   4.Челтәркатлауда.

Җавап:

17. Баш мие кабыгы иң көчле үсеш алган:

    1.Балыкларда

    2.Кошларда

    3.Сөйрәлүчеләрдә

    4.Имезүчеләрдә.

Җавап:

18. Хәзерге вакытта нинди вируска каршы вакцина  юк:

   1.Грипп

   2.Полиомиелит

   3.Кызамык

   4.ВИЧ.

Җавап:

19. Рахит чире  профилактикасы өчен кирәк витамин:

   1.А

   2.В

   3.С

   4.Д.

Җавап:

20.

 Фотосинтезның чагыштырмача тизлеге белән углекислый газ концентрациясе арасында бәйлелекне күрсәткән графикны өйрәнегез (х күчәрендә – углекислый газның концентрациясе (℅ларда), ә у күчәрендә – фотосинтезның чагыштырмача тизлеге (шартлы берәмлекләрдә)).

undefined

0,01 – 0,06 интервалында углекислый газ концентрациясе бәйлелеген түбәндә тәкъдим ителгән тасвирламаларның кайсы төгәлрәк күрсәтә? Бу интервалда фотосинтезның тизлеге ...

  

 1) 

график дәвамында әкренләп үсә

  

 2) 

үзгәрешсез кала

  

 3) 

башта кисәк үсә, аннары үзгәрешсез кала

  

 4) 

график дәвамында кими

 

21. Биологик төзелеш һәм аның функциясе арасында бәйләнеш бар. Бирелгән таблицада төшеп калган сүзне табарга:

 

Биологик төзелеш

Функция

Хромосома

?

Гемоглобин

Газларны йөртү

 

1.Туклыклы матдәләр йөртү

2.Фотосинтез

3.Нәселдәнлек мәгълуматын саклау

4.Аксым синтезы.

Җавап:

22.Күзәнәк теориясе турында түбәндә бирелгән фикерләр дөресме?

А.Күзәнәк теориясе тереклекнең структур берәмлеген билгеләде.

Б. Күзәнәк теориясе барлык күзәнәкләрнең төзелеше бертөрле икәнен дәлилләде.

   1.А гына дөрес

   2.Б гына дөрес

  3.Ике билгеләмә дә дөрес

  4.Ике билгеләмә дә дөрес түгел.

Җавап:

23-28 нче биремнәргә җаваплар цифрлар эзлеклегеннән тора. Шул цифрлар эзлеклеген эш текстының җавап өлешенә языгыз.

23. Гөмбәләрнең билгеләре:

  1.Автотроф организмнар

  2.Күзәнәк тышчасында хитин бар

  3.Барысыда күпкүзәнәкле

  4.Микориза барлыкка китерәләр

  5.Барысыда паразитлар

  6.Бар гомерен үсәләр.

Җавап:

 

 

 

 

 

24. Май ландышын  систематик категорияләрне дөрес эзлеклелектә куеп классификацияләгез:

Патшалык     ---------------------------

Булек         ------------------------------

Класс         ------------------------------

Семьялык-------------------------------

Ыруг       -------------------------------

Төр         --------------------------------

   1.Лаләчәләр

   2.Май ландышы

   3.Берөлешлеләр

   4.Ябыкорлыклылар

   5.Ландыш

   6.Үсемлекләр.

 

 

 

 

 

 

Җавап:

 

25.Хайваннар классы һәм аларга хас билгеләр арасында бәйләнеш булдырыгыз: икенче баганадан беренче баганадагы һәр элементка туры килә торган элементны сайлагыз.

                 Билгеләр                                                   Сыйныф

А)Бу төрнең кайберләре үсешендә курчак          1) бөҗәкләр

стадиясен үтә.

Б)Төрнең күпчелеге-ерткычлар.                            2)Үрмәкүчсыманнар

В)Тәннәре баш, күкрәк һәм корсак

өлешенә бүленгән.

Г)Бары сыек азыкны гына үзләштерәләр.

Д)Дүрт пар йөрү аяклары бар.

Е) Башларында гади һәм катлаулы күзләр

бар.

Җавап:

А

Б

В

Г

Д

Е

 

 

 

 

 

 

26.Орлык әзерләү буенча аңлатмадагы пунктларны дөрес тәртиптә урнаштырыгыз.Таблицада цифрларны дөрес эзлеклелектә язып чыгыгыз.

1) 10 данә чылатылган кыяр орлыгын (8-10 сәгать) кәгазь өстенә куегыз.

2)Тәлинкәне полиэтилен пленка белән ябыгыз.

3)Фильтрлы  кәгазьне суда чылатыгыз, тәҗрибә барышында ул һәрвакыт юеш булырга тиеш.

4) Бер тәүлектән соң орлыкларны тикшерегез, нәтиҗәләрне күзәтү көндәләгенә язып куегыз.

5)Тәлинкәне алыгыз һәм төбенә коры фильтрлы кәгазьне куегыз.

6) Тәлинкәне җылы урынга куегыз.

Җавап:

 

 

 

 

 

 

 

27. Бирелгән исемлектән файдаланып , “Күзәнәк типлары” текстында төшеп калган терминнарны   язып куегыз.Сайланган җавапларның  цифрларын текстта  күрсәтегез, аннан соң бу цифрларны тексттагы эзлеклелек буенча таблицага язып куегыз.

 

                                          Күзәнәк типлары.

 

Тарихи  үсеш чорында беренче булып, гади  төзелешле  кечкенә  күзәнәкләрдән торган  организмнар-    ----------------(А) барлыкка килгән. Бу “төше булганга кадәр” күзәнәкләрнең  формалашкан ------------------(Б)  булмый. Аларда ------------(В) ДНК нан торган төш  зонасы  гына аерыла.  Андый күзәнәкләр хәзерге ---------------(Г)  һәм  зәңгәрсу-яшелләрдә (цианобактериядә)бар.

Терминнар исемлеге:

1)     Хромосома

2)     Прокариот

3)     Цитоплазма

4)     Күзәнәк молекуласы

5)     Төш

6)     Беркүзәнәкле хайваннар

7)     Бактерия

8)     Эукариот

Җавап:

А

Б

В

Г

 

 

 

 

 

28. Чәчәкле кычытканның фотографиясен карагыз. Түбәндәге план буенча аның төзелешен характерлый торган билгеләмәне сайлагыз: яфрак тибы, яфракның сеңәрчәләре, яфракның формасы; озынлыгы, киңлеге, киң өлешнең урнашуы, читенең формасы чагыштырмасы. Эш барышында линейканы кулланыгыз. 

 

undefined

А. Яфрак тибы

1) саплы

2) сапсыз

Б. Яфрак сеңәрчәләре

1) параллель

2) дугалы

3) бармаксыман

4) челтәрле

В. Форма листа

 

1) челтәрле-канатлы

undefined

2) челтәрле-аерчалы

undefined

3) каурыйсыман-телмә

undefined

4) бөтен

undefined

 Г. Озынлыгы, киңлеге, киң өлешнең урнашу чагыштырмасы буенча яфрак тибы

Озынлыгы киңлегенә караганда 1,5 – 2 тапкыр артык.

1) йомыркасыман

undefined

2) овал

undefined

3) йомыркасыманның киресе

undefined

 

Озынлыгы киңлегенә караганда 3-4 тапкыр артык.

4) ланцетсыман

undefined

5) озынча

undefined

6) ланцетсыманның киресе

undefined

Д. Яфрак чите

1) бөтен читле 
undefined

2) дулкынлы
undefined

3) тешле-читле 
undefined

4) икеләтә-тешәүле
undefined

5) аерчалы
undefined

Бирелгән хәрефләргә туры килә торган җавапларның цифрларын таблицага языгыз.

А

Б

В

Г

Д

 

 

 

 

 

 

                             2 бүлек

29-32 нче биремнәрне үтәү өчен аерым битләрне кулланыгыз. Башта биремнең номерын (29, 30 һ.б.), аннан соң җавапны языгыз. Җавапларны ачык һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Текстны укыгыз һәм 29  нчы биремне эшләгез.

             

Тере организмнарның барлыкка килүе

Урта гасырларда кешеләр казларның пихта агачыннан, ә

сарык бәтиләренең кавын агачы җимешләреннән барлыкка килүенә чын күңелдән ышанганнар. Бу күзаллауларга “Үзлегеннән яралу теориясе”  хезмәте  белән борынгы  грек  философы  Аристотель нигез салган.XVII  гасырда  Ф.Реди бернинди үзлегеннән яралу юк,  чөнки бары тере организмнан  гына  тере  организм  туа  ала  дигән фаразны  әйтә. Ул  дүрт банкага  елан,  балык,  еланбалык  һәм  бозау  ите кисәкләрен  сала  һәм  банкаларны,  һава  керерлек  итеп,  марля  белән  каплый.  Нәкъ  шул  рәвешле тутырылган башка банкаларны ачык  килеш  калдыра.  Реди  экспериментта  бары  тик  бер шартны  гына үзгәртә: банкалар  ачык  яки  ябык  була. Ябык  банкаларга чебеннәр  керә  алмый. Берникадәр вакыттан соң ачык  савыттагы иттә  суалчаннар  барлыкка  килә. Ябык  банкаларда бернинди  суалчаннар  да табылмый.

     XIX гасырда  спора  ярдәмендә  һава  аша  уңдырышлы  җирлеккә  яшәеш  үтеп  керә  дигән  фаразлары  белән  Л.Пастер  да  үзлегеннән    яралу  теориясенең  дөреслегенә  шик  ташлый. Галим,

аккош  муенына охшатып, авызлы колба ясый һәм аны ит  шулпасы белән тутыра, аннан спиртовкада кайната. Кайнатканнан соң  ул  колбаны өстәлдә  калдыра. Бүлмәдә  һавадагы  тузан һәм  микроблар муентык  аша  бөгелгән  урында җыела, шулпага эләкмиләр. Колбадагы  сыеклык  озак  кына үзгәрешсез  кала. Шулай  да, әгәр шешә авызын сындырсаң, шулпа  тиз  арада  тоныклана башлый. Шул  рәвешле, Пастер  яшәешнең  шулпада  барлыкка  килмәвен, ә аның  читтән, бактерия  һәм  гөмбә  спораларыннан  торган  һава  ярдәмендә барлыкка  килүен  дәлилли.  Димәк, галимнәр  тәҗрибәләр  ярдәмендә  үзлегеннән яралу теориясе  яклыларның  иң  мөһим  дәлилләренең  берсен – терек  булмаган  әйбердән  терек организм  барлыкка  килүдә  һаваның  ролен  кире  кагалар.

29.  “Тере организмнарның барлыкка килүе” текстының эчтәлеген файдаланып, түбәндәге сорауларга җавап  бирегез.

  1) Үзенең экспериментында  Ф.Реди  нинди  җиһаз кулланган?

  2) Л.Пастерның тәҗрибәләрендә тикшерү объекты булып нәрсә тора?

  3) Ачык  банкадагы  иттә  ни рәвешле  суалчаннар барлыкка  килә  ала?

 

30. “Кешенең кан плазмасының  чагыштырмача составы , сидекнең беренчел һәм  икенчел анализы” таблицасын (1) кулланып  , шулай ук, биология курсы  турында белемнәрне  файдаланып,  түбәндәге  сорауларга җавап бирегез.

Таблица 1

      

Кешенең кан  плазмасының  чагыштырмача составы, сидекнең беренчел  һәм икенчел анализы (% ларда)

Составтагы матдәләр

Кан плазмасы

Беренчел сидек

Икенчел сидек

Аксымнар, майлар, гликоген

7-9

Булмый

Булмый

Глюкоза

0,1

0,1

Булмый

Натрий(Тозлар составында)

0,3

0,3

0,4

Хлор(Тозлар составында)

0,37

0,37

0,7

Калий(Тозлар составында)

0,02

0,02

0,15

Мочевина

0,03

0,03

2,0

Сидек кислотасы

0,004

0,004

0,05

 

1) Кан  плазмасының икенчел  сидеккә  әйләнү  барышында  нинди матдәнең  концентрациясе сизелерлек  үзгәрми?

2) Икенчел сидек  составын беренчел сидек  составы  белән  чагыштырганда нинди матдә булмый  һәм ни өчен?

 

Таблицага карап 31 нче биремне үтәгез.

 

31.                     

1 мм2 яфрак  җәймәсендә авызчыклар саны

 

 

Үсемлек атамасы

 

 

Яфрак өслеге

Өске

Аскы

Авызчыклар саны

Ак төнбоек (кувшинка)

406

0

Бодай

47

32

Солы

40

27

Олива(зәйтүн)

0

625

Шалкан

0

716

Слива

0

253

Алмагач

0

246

Имән

0

346

 

“1мм2 яфрак җәймәсендә авызчыклар саны” таблицасын кулланып түбәндәге сорауларга җавап бирегез:

1)     Үсемлекләргә авызчыклар нигә кирәк?

2)     Кайсы үсемлекләрнең яфрак җәймәләренең ике өслегендә дә авызчыклар саны якынча тигез һәм бу нәрсә белән аңлатыла?

3)     Ни өчен ак төнбоекның(кувшинка) авызчыклары өске якта гына?

 

 

                           Җаваплар

1

2

3

4

5

6

7

8

4

3

3

3

2

1

2

2

9

10

11

12

13

14

15

16

3

1

1

2

1

3

1

4

17

18

19

20

21

22

 

 

4

4

4

1

3

1

 

 

 

Бирем номеры

Җавап

23

246

24

643152

25

121221

26

531264

27

2547

28

14413

 

 

29.

Дөрес җавапның эчтәлеге һәм бәяләү буенча күрсәтмәләр

Балл

Дөрес җавапта түбәндәге элементлар булырга тиеш:

1)     8 банка, марля. ЯКИ  Банкалар һәм марля.

2)     Ит шулпасы.

3)     Суалчаннар- суалчансыманнарның личинкалары бүлмә чебеннәре салган күкәйләрдән барлыкка килә

 

 

Җавапка бөтен элементлар да кергән, биологик хаталар юк

3

Җавапта алда күрсәтелгән 2 элемент бар, биологик хаталар юк

2

Җавапта алда күрсәтелгән элементларның берсе бар һәм ул биологик хатасыз язылган

ЯКИ

Җавапта аталган 2 элемент бар, ләкин зур булмаган биологик хаталар бар

1

Җавап дөрес түгел

0

Максималь  балл

3

 

30.

Дөрес җавапның эчтәлеге һәм бәяләү буенча күрсәтмәдәр

Балл

Дөрес җавапта түбәндәге элементлар булырга тиеш:

1)     Натрий ЯКИ натрий(тоз составында)

2)     Глюкоза

3)     Нефронның сырлары аша канга глюкоза актив рәвештә үтеп керә

 

 

Җавапка бөтен элементлар да кергән, биологик хаталар юк

3

Җавапта алда күрсәтелгән 2 элемент бар

ЯКИ

Җавапта аталган барлык элементлар бар, ләкин зур булмаган биологик  хаталар бар

2

Җавапта алда күрсәтелгән элементларның берсе бар һәм ул биологик хатасыз язылган

ЯКИ

Җавапта аталган 2 элемент бар, ләкин зур булмаган биологик хаталар бар

1

Җавапта алда күрсәтелгән элементларның берсе бар һәм зур булмаган биологик хата бар

ЯКИ Җавап дөрес түгел

0

Максималь балл

3

 

31.

Дөрес җавапның эчтәлеге һәм бәяләү буенча күрсәтмәдәр

Балл

1)     Авызчыклар үсемлекләргә суны парга әйләндерү һәм әйләнә-тирәлек белән газлар алмашы өчен кирәк.

2)     Бөртеклеләрдә-  бодай һәм солыда. Аларның яфраклары кояш нурларына яссы түгел, ә вертикаль  урнашкан.

3)     Төнбоек- су үсемлеге, аның яфраклары аскы өслек белән суга тиеп тора.Су яфрак өслеге аша парга әйләнә.

 

Җавапка бөтен элементлар да кергән, биологик хаталар юк

3

Җавапта алда күрсәтелгән 2 элемент бар

ЯКИ

Җавапта аталган барлык элементлар бар, ләкин зур булмаган биологик  хаталар бар

2

Җавапта алда күрсәтелгән элементларның берсе бар һәм ул биологик хатасыз язылган

ЯКИ

Җавапта аталган 2 элемент бар, ләкин зур булмаган биологик хаталар бар

1

 Җавап дөрес түгел

0

Максималь балл

3

 

                            

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 вариант

 

1. Ихтиологлар өйрәнә торган объектлар

     1)Ихтиозаврлар                            3)Сөйрәлүчеләр

     2)Җир-су хайваннары                  4)Балыклар

2. Бер боҗрасыман молекула ДНК нинди күзәнәктә була

    1)Яфрак япмасында                      3)Кеше лейкоцитында

    2)Стрептококкта                           4)Песи бавырында

3. Ирекле бактериядән спора нәрсә белән аерыла

    1)Спораның тышчасы тыгызрак

    2)Спорада берничә бактерия күзәнәге

    3)Спора азрак яши бактерияга караганда

    4)Спора- автотроф, бактерия- гетеротроф

4. Хлоропластларның төп функциясе

 

    1)Сулау                                         3)Бүлеп чыгару

    2)Үрчү                                           4)Фотосинтез

5. Митохондрияне функциясе буенча нәрсә белән чагыштырырга була

    1)Насос                                          3)Чистарту системасы

    2)Транспорт системасы               4)Аккумулятор

6.  Төче су гидрасы туклану буенча

    1)Үсемлек белән тукланучы        3)Миксотроф(катнаш)

    2)Ерткыч                                        4)автотроф

7.  Инфузорияның кыскарту вакуоле- нинди органоид

    1)Бүлеп чыгару                              3)Ашкайнату  

    2)Урчү                                             4)Сулау

8. Кроманьон кешеләр-ул

    1)Иң борынгы кешеләр

    2)Неандерталь кешеләргә чаклы кешеләр

    3)Маймылкешеләр

    4)Беренче хәзерге заман кешеләре

9. Үсемлек һәм хайван күзәнәгенең охшашлыгы

   1)Күзәнәк тышчасының төзелеше

   2)Күзәнәктә хромосомалар саны

   3)Митохондрияләр функциясе

   4)Хлоропластлар булу

10. Нерв төеннәр барлыкка килә

   1)Аксоннардан

   2)Нейрон тәннәреннән

   3)Нервларлардан

   4)Дендритлардан

11. Мускул кыскару өчен нинди ионнар кирәк

   1)Магний                                                 3)Кальций

   2)Калий                                                    4)Тимер

12. Кан плазмасында нинди матдә юк

   1)Аксым                                                      3)Май

   2)Шикәр                                                      4)ДНК

13. Кечкенә кан әйләнеше түгәрәге кайда тәмамлана

   1)Уң йөрәгалдында                                 3)Уң карынчыкта

   2)Сул карынчыкта                                   4)Сул йөрәгалдында

14. Сулыш органына керми

   1)Бугаз

   2)Трахея

   3)Авыз куышлыгы

   4)Бронхлар

15. Фотосинтез өчен кирәкле матдәләр

   1)Водород һәм кислород                        3)Углерод һәм су

   2)Су һәм углекислый газ                        4)Крахмал һәм глюкоза

16. Колак пәрдәсенә нәрсә терәлә

    1)чүкеччек

    2)сандал сөяк

    3)өзәңге сөяк

    4)овал тәрәзә пәрдәсе

17. Баш миенең кабыгы иң көчле үсеш алган

     1)Балыкларда

     2)Кошларда

     3)Сөйрәлүчеләрдә

     4)Имезүчеләрдә

18. Организмга йогынты ясаучы факторның кайсы биотик

     1)Туфракның химик составы

     2)Парник эффекты

     3)Озон катлавы

     4)Кеше организмында грипп вирусы

19. Фонтан булып агучы канны ничек туктаталар

     1)Марля бәйләвеч куеп

     2)Жгут куеп

     3)Нык өшетеп

     4)Йод белән эшкәртеп

20. Колбага сөт салалар һәм йогурт культуралы бактерия кушалар. Һәр сәгать саен сөтнең эчүен (рН) графикта билгеләп баралар.Графикны карагыз һәм сорауга җавап бирегез: кайсы вакытта сөт эчү актив рәвештә түбәнәя?

 

 

 

undefined

 

  

  

1)1-нче һәм 3-нче сәгать аралыгында

2)3-нче һәм 7-нче сәгать аралыгында

3)7-нче һәм 12-нче сәгать аралыгында

4)12-нче һәм 16-нчы сәгать аралыгында

  

  

  

  

  

  

21. Биологик объект  һәм классификация  арасында бәйләнеш бар. Бирелгән таблицада төшеп калган сүзне табарга:

 

Биологик  объект

Классификация       

Инфузория башмакчык

           Иң гди төзелешлеләр

Ак планария

                                  ?

 

   1)Йомры суалчаннар                    3)Күптөкле боҗралы суалчаннар

   2)Яссы суалчаннар                       4)Азтөкле суалчаннар

22. Йомры суалчаннар турында түбәндәге фикерләр дөресме?

А.Йомры суалчаннарга ак планария һәм бавыр имгеч суалчан керә.

Б.Йомры суалчаннарның эчәклеге үтәли: аларда авыз ачыклыгы һәм аналь тишем үсеш алган.

   1)А гына дөрес

   2)Б гына дөрес

   3)Ике фикер дә дөрес

   4)Ике фикер дә дөрес түгел

 

23-28 нче биремнәргә җаваплар цифрлар эзлеклегеннән тора. Шул цифрлар эзлеклеген эш текстының җавап өлешенә языгыз.

 

 

23. Үсемлекнең яшәеше өчен әһәмиятле чәчәк функцияләрен сайлагыз:

   1)Суны парга әйләндерү

   2)Серкәләндерүчеләрне җәлеп итү

   3)Үсемлекнең биеккә үсүе өчен

   4)Нектар барлыкка китерү өчен

   5)Орлык ясау өчен

   6)Органик матдәләрне запаска туплау

 

 

 

Җавап:

24. Медузаның үсеш стадиясында дөрес эзлеклелек билгеләгез:

   1)Личинка-планула

   2)Гаметалар

   3)Зигота

   4)Аталану

   5)Полип

 

 

 

 

 

Җавап:

25. Үсемлекләр семьялыгы  һәм аларга хас билгеләр  арасында бәйләнеш булдырыгыз: икенче баганадан беренче баганадагы һәр элементка туры килә торган элементны сайлагыз. Сайлап алганнар җавапларны  таблицага кертегез.      

          Семьялык                                           Семьялык

             билгеләре                                            исемнәре

А)Җимеше- бөртекчә                                     1)Бөртеклеләр (Злаки)

Б)Җимеше- орлыкча                                      2)Оешмачәчәклеләр

В)Чәчәк төркеме- башак

Г)Чәчәк төркеме- кәрзин

Д)Чәчәк җимешлегенең

каурыйсыман авызчыгы

Е)Телсыман һәм көпшәсыман чэчэклэр

А

Б

В

Г

Д

Е

 

 

 

 

 

 

Җавап:

 

 

 

26.  Тилебәрән орлыгы үсемлегенең рәсемдә нинди билгеләрен күрергә була?

Бу мәгълуматларны кулланып,  бирелгән исемлектән әлеге үсемлекнең сыйфатларын тасвирлый торган өч фикерне сайлап алыгыз. Сайлап алынган җавапларның цифрларын үсү тәртибендә таблицага языгыз.

   1)Күпьеллык үсемлек

  2)Сабакчыл яфраклары йонлач

  3)Чәчәкләре сабак очына укмашкан

  4)Кәсәсе колоколсыман

  5)Җимеше- тартмачык

  6)Чәчәк төркеме- башча

 

 

 

 

Җавап:

      

 

27.

 Бирелгән исемлектән төшеп калган терминнарның цифрларын күрсәтеп, «Этнең тән куышлыгы» текстында урнаштырыгыз. Текстка сайланган җавапларның цифрларын (текст буенча) таблицага языгыз.

 

ЭТНЕҢ ТӘН КУЫШЛЫГЫ

Этнең тәнендә берничә куышлык бар, алар арасында күкрәк һәм корсак өлеше________(А) белән аерылган. Бүлге булу _________________(Б) класс вәкилләре өчен хас. Этнең күкрәк куышлыгында йөрәк һәм __________ (В) урнашкан, ә корсакта – башка бик күп оргннар, мәсәлән, ашказаны, бавыр, __________ (Г).

 

  

ТЕРМИННАР ИСЕМЛЕГЕ:

1) 

2) 

3) 

4) 

5) 

6) 

7) 

8) 

Үпкәләр

Хордалылар

кече ми

Имезүчеләр

Диафрагма

корсак ярысы

ашказаны асты бизе

сидек юлы каналы

 

А

Б

В

Г

 

 

 

 

 

 

 

Җавап:     

28. Сирень яфрагының фотографиясен карагыз. Түбәндәге план буенча аның төзелешен характерлый торган билгеләмәне сайлагыз: яфрак тибы, яфракның сеңәрчәләре, яфракның формасы; озынлыгы, киңлеге, киң өлешнең урнашуы, читенең формасы чагыштырмасы. Эш барышында линейканы кулланыгыз. 

 

 

А. Яфрак тибы

1) гади

2)к атлаулы

Б. Яфрак сеңәрчәләре

1) параллель

2) бармаксыман

3) челтәрле

4) дугалы

В. Яфрак  формасы

 

 

1) челтәрле-канатлы

undefined

2) челтәрле-аерчалы

undefined

3) каурыйсыман-телмә

undefined

4) бөтен

undefined

 

Г. Озынлыгы, киңлеге, киң өлешнең урнашу чагыштырмасы буенча яфрак тибы

Озынлыгы киңлегенә караганда 1,5 – 2 тапкыр артык.

1) йомыркасыман

undefined

2) овал

undefined

3) йомыркасыманның киресе

undefined

 

Озынлыгы киңлегенә караганда 3-4 тапкыр артык.

4) ланцетсыман

undefined

5) озынча

undefined

6) ланцетсыманның киресе

undefined

Д. Яфрак чите

1) бөтен читле 
undefined

2) дулкынлы
undefined

3) тешле-читле 
undefined

4) икеләтә-тешәүле
undefined

5) аерчалы
undefined

 

 

Бирелгән хәрефләргә туры килә торган җавапларның цифрларын таблицага языгыз.

А

Б

В

Г

Д

 

 

 

 

 

 

 

                                2 бүлек

29-32 нче биремнәрне үтәү өчен аерым битләрне кулланыгыз. Башта биремнең номерын (29, 30 һ.б.), аннан соң җавапны языгыз. Җавапларны ачык һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

29.   Күпкүзәнәкле  организмнарда күзәнәк һәм органнарның специальләшүе нигә кирәк булган һәм ул специальләшү нәрсәдә күзәтелә?

Текстны укыгыз һәм 30 нчы биремне эшләгез.

 

Җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр классларының чагыштырма характеристикасы

 

       Җир-су хайваннары-ярымҗирдә, ярымсуда яшәүче хордалы хайваннар. Күпчелегендә бишбармаклы очлыклар үсеш алган. Упкә һәм дымлы тире белән сулыйлар.Аларның кан әйләнеш түгәрәге икәу һәм йөрәкләре өч камералы. Үрчу һәм үсешләре суда бара. Аларда тышкы аталану. Аталанган күкәй-күзәнәктә яралгы үсеш ала, ул әкренләп личинка-чукмарбашка әверелә. Үзенең төзелеше белән чукмарбаш балыкка охшаган. Сулыш һәм кан әйләнеш системалары охшаш. Соңрак үсеш чорында җир-су хайваннарының билгеләре барлыкка килә: хорда умырткалыкка әйләнә, саңаклар юкка чыга һәм чукмарбаш упкә сулышына күчә. Парлы очлыклар барлыкка килә.

     Сөйрәлүчеләр упкә белән генә сулыйлар. Ике кан әйләнеше түгәрәге һәм йөрәкләре өчкамералы, йөрәктә тулы булмаган карынчык ара  бүлентек бар кәлтәләрдә, еланнарда һәм ташбакаларда. Крокодилларда бу бүлентек тулы.Сөйрәлүчеләрнең тәннәре мөгезчел тәнкәләр һәм калкан белән капланган. Күпчелеге сөйрәлүчеләрнең коры җирдә яшиләр. Аларда эчке аталану. Суда яшәүчеләре (крокодиллар, ташбакалар) үрчү өчен коры җиргә чыгалар, шунда,  тыгыз тышча белән капланган ,күкәй салалар. Күкәйдән  тулы үсеш алган хайван чыга.

30. “Җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр классларының чагыштырма характеристикасы”текстын һәм биология белемнәрен кулланып  түбәндәге сорауларга җавап  бирегез:

1)Нинди үзенчәлекләр сөйрәлүчеләргә коры җиргә чыгарга мөмкинлек биргән:

Өч үзенчелектән ким булмасын.

Таблицага карап 31 нче биремне  үтәгез

 

 

31.             Азыкка бәйле буларак хайваннарның эчәклек размерлары(см)

Хайван төре

Тән озынлыгы

Эчәк озынлыгы

(бөтен )

Нечкә эчәк

Сукыр эчәк

Юан эчәк

Куян

57

561

357

51

151

Селәүсен

94

328

282

4

42

Кәҗә

102

2538

1969

28

542

Бүре

122

530

449

15

65

 

“Азыкка бәйле буларак хайваннарның эчәклек размерлары(см )” таблицасы һәм биология белемнәренә таянып түбәндәге сорауларга җавап бирегез:

1)     Нинди эчәклек югары үсеш алган ит белән тукланучы хайваннарда?

2)     Ничә тапкырга куянның эчәклеге зуррак гәүдәсеннән?

3)     Кәҗә эчәклегенең гәүдә зурлыгыннан бик күп тапкырга артык булуын ничек аңлатырга?

 

                                                   Җаваплар

1

2

3

4

5

6

7

8

4

2

1

4

4

2

1

4

9

10

11

12

13

14

15

16

3

2

3

4

4

3

2

1

17

18

19

20

21

22

 

 

4

4

2

2

2

2

 

 

 

Бирем номеры

Җавап

23

245

24

24315

25

121212

26

345

27

5417

28

13411

 

 

29.

Дөрес җавапның эчтәлеге һәм бәяләү буенча күрсәтмәләр

Балл

Дөрес җавапта түбәндәге элементлар булырга тиеш:

1)     Организмның размеры зурайганда,бер күзәнәк ути торган функцияләр күпкүзәнәкле организмда үтәлә алмыйлар, мәсәлән туклану, бүлеп чыгару һ.б.

2)     Барлыкка килә специальләшкән күзәнәкләр, тукымалар , органнар саклау, туклану,тирәлекне сиземләү функөияләрен үти торган.

 

 

Җавапта алда күрсәтелгән 2 элемент бар, биологик хаталар юк

2

Җавапта алда күрсәтелгән элементларның берсе бар һәм ул биологик хатасыз язылган

ЯКИ

Җавапта аталган 2 элемент бар, ләкин зур булмаган биологик хаталар бар

1

Җавап дөрес түгел

0

Максималь  балл

2

 

30.

Дөрес җавапның эчтәлеге һәм бәяләү буенча күрсәтмәләр

Балл

Дөрес җавапта түбәндәге элементлар булырга тиеш:

1)     Мөгезчел япмалар.

2)     Күкәй кибүдән саклый торган тыгыз тышча белән капланган.

3)     Үпкә сулышы һәм кислородка туенган кан.

 

 

Җавапта алда күрсәтелгән 3 критерий да бар

3

Җавапта 2 критерий бар

2

Җавапта 1 критерий бар

1

Җавап дөрес түгел

0

Максималь  балл

3

 

31.

Дөрес җавапның эчтәлеге һәм бәяләү буенча күрсәтмәдәр

Балл

1)     Нечкә эчәклек

2)     9,8 тапкыр

3)     Кәҗә- үсемлек белән тукланучы хайван. Үсемлек озак эшкәртелә.Озын эчәклек тулысынча эшкәртү һәм туклыклы матдәләр сеңдерү өчен кирәк.

 

Җавапка бөтен элементлар да кергән, биологик хаталар юк

3

Җавапта алда күрсәтелгән 2 элемент бар

ЯКИ

Җавапта аталган барлык элементлар бар, ләкин зур булмаган биологик  хаталар бар

2

Җавапта алда күрсәтелгән элементларның берсе бар һәм ул биологик хатасыз язылган

ЯКИ

Җавапта аталган 2 элемент бар, ләкин зур булмаган биологик хаталар бар

1

 Җавап дөрес түгел

0

Максималь балл

3

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тесты для подготовки к ОГЭ на татарском языке по биологии 9 класс."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель научной организации

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тесты составлены для подготовки учащихся к государственному экзамену по биологии на татарском языке. Тесты составлены с учетом требований Федерального Государственного образовательного стандарта. Тесты составили для лучшей подготовки учащихся к экзамену по биологии, так как очень мало пособий на татарском языке. Особенно в сельских школах у учащихся много бывает затруднений. Эти тесты помогут и учителям и учащимся для лучшей подготовки учащихся 9 класса по биологии к итоговой аттестации.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 832 материала в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.07.2019 482
    • DOCX 564.5 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хусаенова Розалия Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хусаенова Розалия Ринатовна
    Хусаенова Розалия Ринатовна
    • На сайте: 4 года и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1807
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания биологии в условиях реализации ФГОС

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 809 человек

Курс профессиональной переподготовки

Биология: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель биологии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 166 человек

Курс повышения квалификации

Организация элективного курса в рамках реализации проекта "Точка роста": методология биологического эксперимента

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 84 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 34 человека

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 176 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Figma: основные принципы дизайна и композиции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек