Бөгелмә
муниципаль районы 1 нче урта мәктәбенең __ нчы ___ сыйныфы укучысы
_______________________________________________________________________
татар
теленнән фигыль темасы буенча мониторинг эше (III чирек)
1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен
күрсәтегез.
а) хәл фигыль; ә) исем фигыль; б) инфинитив; в)
хикәя фигыль.
2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен
дөрес билгеләгез.
Иң элек уйла, аннан соң эшлә.
а) боерык фигыль; ә) шарт фигыль; б) хикәя фигыль;
в) хәл фигыль.
3. Затланышлы фигыльләр -
...
а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;
ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;
б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;
в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.
4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?
а) 4; ә) 5; б) 6; в) 3.
5. Шарт фигыль - ...
а) боеру яисә эш кушуны, өндәүне
белдерә;
ә) төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне
белдерә;
б) икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү
– үтәлмәвенә шарт булган эш, хәлне белдерә ;
в) эш, хәл, хәрәкәтнең булу – булмавын хикәяләү, хәбәр
итү рәвешендә белдерә.
6. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
а) исем фигыль; ә) сыйфат фигыль; б) хикәя
фигыль; в) шарт фигыль.
7. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.
а) сана, уйла, шатлан;
ә) язган, яса, сөйлә;
б) менгән, саубуллаш, эшлә;
в) кочакларга, килгән, укы.
8. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.
а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;
ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;
б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;
в) –ча/-чә; -дай/-дәй.
9. Үткән заман сыйфат фигыльне табыгыз.
а) калган (эш); ә) киләсе (кунак); б) елмаеп
(килү); в) укыгач (сөйләячәк).
10. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.
Яхшылык ташны да эретә.
а) хәзерге заман хикәя фигыль;
ә) киләчәк заман хикәя фигыль;
б) үткән заман сыйфат фигыль;
в) үткән заман хикәя фигыль.
11. Бизәлү фигыленең юнәлешен дөрес билгеләгез.
а) кайтым юнәлешендә;
ә) уртаклык юнәлешендә;
б) төшем юнәлешендә;
в) йөкләтү юнәлешендә.
12. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:
а) предметны белдерә;
ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;
б) предметның билгесен белдерә;
в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.
13. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре
нәрсә белән төрләнгән?
а) зат – сан белән;
ә) килеш белән;
б) тартым белән;
в) төрләнмәгән.
14. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне
күрсәтегез.
а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;
ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;
б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;
в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.
15. Барыйк, укысын, килегез фигыльләре кайсы
төркемчәгә керә?
а) хикәя фигыль;
ә) инфинитив;
б) боерык фигыль;
в) шарт фигыль.
16. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
а) заман белән;
ә) килеш белән;
б) барлык-юклык белән;
в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.
17. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.
Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.
а) шарт фигыль;
ә) хикәя фигыль;
б) кире шарт фигыль;
в) инфинитив.
18. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып
килгән?
Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.
а) тәмамлык; ә) шарт хәле; б) максат хәле;
в) хәбәр.
19. Билгеләмәне дәвам итегез. Кайтым юнәлеше - ...
а) эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә;
ә) эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә;
б) эшнең үтәүчегә кайтуын белдерә;
в) эшнең логик объект
тарафыннан үтәлүен белдерә.
20. Төшем
юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.
а) –н, -ын/-ен;
ә) –ыл/-ел, -л;
б) –ш, -ыш/-еш;
в) –дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.
21.
Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.
а) кил, бит, инде, барса;
ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;
б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;
в) тиккә, укый, язып, җибәрү.
22. Кайсы төркемдәге фигыль формасын юклыкка куеп
булмый?
а) укыгач (сөйләрмен); ә) яратырга (тиеш); б)
мин әйткән (сүз); в) язасы (хатлар).
23. Кайсы раслау дөрес?
а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән
төрләнә ;
ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән
төрләнә;
б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман
белән төрләнә;
в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән
төрләнә.
24. Хәл фигыльнең I төре боерык фигыль кушымчаларын
билгеләгез.
а) –гач/-гәч; -кач/-кәч;
ә) –п; -ып/-еп;
б) –ганчы/-гәнче; -канчы/-кәнче;
в) –а, -ә, -ый;
25. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.
а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;
ә) кайткач, килгәч, укыгач;
б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;
в) тырышып, карап, күзәтеп.
26. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?
Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне
әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.
а) хәбәр; ә) аергыч; б) тәмамлык; в)
хәл.
27. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.
а) кайтуын – исем фигыль;
ә) яратырга – боерык фигыль;
б) тырышкач – хәл фигыль;
в) икән – ярдәмче фигыль.
28. Нинди фигыль –ырга/-ергә; -рга/-ргә; -арга/-әргә
кушымчалары ярдәмендә ясала?
а) инфинитив;
ә) исем фигыль;
б) сыйфат фигыль;
в) шарт фигыль.
29. Саубуллашу, күзаллау, ассызыклау, буйсыну төзелеше
буенча нинди фигыльләр?
а) ясалма фигыль;
ә) тамыр фигыль;
б) кушма фигыль;
в) тезмә фигыль.
30. Исемләшкән сыйфат фигыльне билгеләгез.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
а) тырышкан; ә) табар; б) кагар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.