Инфоурок Начальные классы ТестыТесты по татарскому языку "Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дифференциаль биремнәр һәм тестлар"

Тесты по татарскому языку "Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дифференциаль биремнәр һәм тестлар"

Скачать материал

Татарстан    Республикасы     Кукмара   муниципаль    районы

“Зур Сәрдек гимназиясе”муниципаль бюджет  белем  учреждениесенең

Купка авылындагы филиалы

 

 

 

 

 

 

                                                                

 

 

 

Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дифференциаль биремнәр һәм  тестлар

 

1-4 сыйныф укучылары өчен

 

 

 

 

 

 

                                                                              Кукмара   муниципаль    районы

                                                                      “Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль                

                                                                        бюджет белем бирү учреждениесенең

                                                                  Купка авылындагы филиалының

                                                                 беренче категорияле башлангыч

                                                             сыйныф укытучысы Зарипова                                                                                                                                                                                                                             

                                                                                      Гөлсинә Галимулла кызы

 

 

 

2014

Аңлатма язуы

          Укыту-тәрбия процессында шәхеснең яшь үзенчәлекләренә һәм дәвамчанлык принципларына нигезләнеп хәзерге чор өчен актуаль саналган “Укыту-тәрбия процессын индивидуаль һәм дифференциальләштерү» дигән методик тема өстендә эшлибез. Бу татар теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүне дифференциальләштерү максатыннан иҗат лабораториясен баету өстендә  дә эшләү дигән сүз.Уку, белем сыйфатын арттыру өчен, эзлекле һәм киеренке эш, ихтыяр көче таләп итә. Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында төрле дәрәҗәдәге балалар белем ала. Авыл мәктәбе буларак, бала саны аз, балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә бар. Мондый сыйныфтагы балаларга ныклы белем бирүне заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес үстерү өчен, укытуны дифференциальләштереп уңай хәл итеп була.

           Шул максаттан эштә куллану өчен махсус программа булдырдым. Программа шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен (хәтер, ихтыяр көчен, кызыксынуын, игътибарлылыкны, белемне үзләштерү дәрәҗәсен, нәрсәгә сәләтле булуын) исәпкә алып төрле дәрәҗәдәге биремнәр туплаган. Моның өчен нинди метод һәм алымнар кулланырга кирәклеген, нинди күрсәтмә әсбаплар максатка ярашлы булуын, укучыларның сыйныфта һәм өйдә  нинди күләмдә эш башкарырга тиешлеген,  өйрәнелә торган темаларның авыр үзләштерелүен күз алдында тотып, укучылар өчен дифференциаль биремнәр әзерләдем. Биремнәр өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

“3” ле билгесен алу өчен укучы дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән биремнәрне үтәргә тиеш. ( К-варианты.)

 “4” ле билгесен алу өчен төзелгән биремнәр уртача сәләтле укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килә. (В-варианты.)

  “5” ле билгесен алу өчен укучы катлаулы биремнәрне үтәргә тиеш. Бу биремнәр укучыларны төрле конкурсларга, олимпиадаларга әзерләүне тәэмин итә.  (А- варианты.)

 Безнең төп максатыбыз - тормышта югалып калмастай , мөстәкыйль фикерли белгән, көчле әхлаклы шәхесләр тәрбияләү. Әлеге максатка ирешү өчен укыту- тәрбия процессында мин иҗади үсеш технологияләрен кулланам. Бу технология белән укыту нәтиҗәсендә балаларның фәнгә кызыксынуы арта. Алар үз фикерләрен дәлилләп . аңлатып бирәләр. Биремнәрнең дәвамы булып үрнәк тестлар тәкъдим итәм. Бу укучыларны БДИ на хәзерләү этабы да булып тора.

               Әлеге биремнәр башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында уңай бәяләнде.

  Татар теле дәресләрен индивидуаль һәм дифференциальләштерүдә С. Г. Вәгыйзовның  «Кызыклы грамматика», А.Х .Нуриеваның «Мөстәкыйль эшләр»  материалларын, Балалар шагыйрләре һәм язучыларының әсәрләрен, якташларыбыз иҗатын, татар халык иҗатын куллану да нык ярдәм итә.

  Дәресләрдә әлеге дифференциаль биремннәрне куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларда белемгә мәхәббәт уятуда, аларның кыенсынучанлыгын кисәтүдә, бер эштән икенче эшкә күчү тизлеген арттыруда, балаларны ялыктырмауда, белем һәм күнекмәләрне системалаштыруда укытуны дифференциальләштерүнең роле зур. Мондый эш укучыларның акыл дәрәҗәсен үстереп кенә калмый, ә аларны психологик яктан да камилләштерә һәм тәрбияли.

       Укытуны дифференциаль оештыру бурычлары.

         Уку, белем алу зур түземлелек, эзлекле һәм киеренке эш ихтыяр көче таләп итә.  Белемнәрне ныклап истә калдырырлык иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру, теләк, омтылыш уяту, кирәкле шартлар тудыру  һәр педагогның бурычы. Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә дифференциаль укыту технологиясеннән файдалану отышлы. Укучылар үзләштерү дәрәҗәләрнә карап өч төркемгә бүленә. Дәрестә дидактик материаллар һәр төркемгә үзенең яшь һәм шәхси үзенчәлеген истә тотып бирелә. Биремнәрне әзерләгәндә яңа технологияләрне, милли - төбәк  компонентларын кулланып эшләнде.

        Биремнәр дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән. Алар һәр төркем укучыларының

      • укучыларның иҗади эшләүләрен һәм сәләтен,

      • логик фикерләүләрен үстерүгә

      • белем һәм күнекмәләрне формалаштыруга

      • грамоталы язарга, китап белән эшләргә

      • эстетик һәм әхлакый хисле шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелде.

        Шул ук вакытта сайланган һәр төр күнегү балаларда

      • әхлаклылык,

      • кешелеклелек,

      • хезмәт сөючәнлек,

      • табигатькә мәхәббәт һәм сак караш,

      • уку белән кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итә.

 

                                            1 нче сыйныф.

Шәһәр,авыл, елга исемнәренең язылышы.    С-2

                               1 нче төркем.      (А)

1.Түбәндә күрсәтелгән сүзләрнең язылышын аңлатырга. Шул сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга.

Кукмара,  Мәмәшир, Бөр..

2 нче төркем        (В)

Текстны укы.

1.Укып чык.

Кукмара  районында …упка, …разай,  …дай,…айлангар авыллары бар.

2.Тиешле хәрефләрне куеп, күчереп яз. Б,У,А,К.

 

 

                            Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылышы. С-1

1 нче төркем.       (А)

1. Укып чык.

Мин Әминә Галиева белән бер сыйныфта укыйм. Аның әтисе Рәмис абый оста биюче. Әнисе Рәшидә апа сыер савучы булып эшли.

2. Синең белән укучы дустың, аның әнисе, әтисе турында яз.

 

 2 нче төркем.       (В)

1.Укып чык.

   Минем Миләүшә, Роза, Лилия.Ләлә исемле дусларым бар.

Без бергәләп бакчага бардык. Анда …иләүшә, …оза, …илия, …әлә чәчәкләрен күрдек.

2. Тиешле хәрефләрне куеп,дәфтәреңә яз.(Рр, Мм,Лл, )

 

3нче төркем.        (К)

1.     Шигырьне укы. Кеше исемнәрен тап, язылышын аңлат.

     Чәй эчәбез бал белән,

     Бала -чагалар белән;

Бала-чага алты җан:

     Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,

Зәйнәп белшн Галия,

     Иң кечесе –Асия.

                    (Ә.Фәйзи.)

2. Шигырьдән кеше исемнәрен генә күчереп яз.    

 

             Хайван кушаматларының баш хәрефтән язылышы.    С-3

 1нче төркем.       (А)

1.Сыер, эт, ат, песигә икешәр кушамат уйлап язарга.

2.Шул сүзләрне кулланып дүрт җөмлә төзеп язарга.

2нче төркем.        (В)

1. Хәрефләрнең тиешлесен куеп, күчереп яз

   Бик ярата (А,а)лмаз маэмаен,

  Чакыра аны: «Кил, дип, (А,а)кбаем!»

                                      (Әнәс Кари.)

  3нче төркем.      (К)

1.Түбәндәге сүзләрне игътибар белән укы.

Алмачуар, Акбаш, Сөтләч, Мырауҗан, Сөтлебикә,Рекорд, Акбай.

2.Әлеге сүзләр арасыннан сыер кушаматларын гына күчереп яз.

 

(  Й ) авазының хәрефләр белән тамгалану үзенчәлекләре  С-4

   1нче төркем      (А)

1.Түбәндәге сүзләрне укы. Бу сүзләрдә нинди уртаклык бар.

( й ) авазының сузыклар белән бәйләнешен күзәт.Модель төзе.

( май ),  (җәй ), ( абый ), ( йана ), ( йәшен ),  (йул) , (йүкә), ( йорт),

(йөзек).

 

  2нче төркем       (В)

1.Сүзләрне авазлар белән яз.

Яфрак, юрган, каен, ерак, ямьле, дөя, юри, егерме,ява,юлбарыс.

                                   3нче төркем.    (К)

Сүзләрне укы. Башта калын әйтелешле, аннан нечкә әйтелешле сүзләрне язып ал.

Ярма, таяк, бияләй,сөяк,язмыш, чия, кыя, Гөлия, кояш,әкият.

 

2нче сыйныф.

 

Калын һәм нечкә сузыклар.                          С-1

1 нче төркем        (А)

1.Түбәндәге сүзләрдән өч җөмлә төзеп яз.

Кыш, өстендә, Балалар, капланды, Елга, боз, җитте, шуалар, тимераякта, белән.

2.Беренче җөмләдә калын сузыкларга бер сызык, нечкә сузыкларга ике сызык сыз.

 2нче төркем        (В)

1.Калын сузыклы сүзләрне бер баганага, нечкә сузыклы сүзләрне икенче багана итеп яз.

Урман, күке, болан, машина, агач, чикләвек, арыш, ипи, орлык, чәчүлек.

3 нче төркем        (К)

 1.Шигырьне укы, күчереп яз.

     Иң матур моңлы җырларын

    Халкына бирде Тукай

    Җырлары белән мәңгегә

    Йөрәккә керде Тукай.

                                     (Ә. Ерикәй)

2.   Калын сузык аваз хәреф ләре астына сызыкча сыз

 

Ө-е  хәрефләре.    С-2

 

                      1нче төркем       (А)

Нокталар урнына о, ө хәрефләре  куеп,сүзләрне күчереп язарга.

Й...рт, й...рәк, ...рә, ...лы, җ...мга, м...гез, й...мырка, й...н, й...герә, к...йрык,й...зә, ...ча,б...лыт.

2 нче төркем .      (В)

1.Ө,е хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

   ...лкән                с...лг...               п...чән

   с...ртә                 п...снәк             п...си

   ...рәңг...              т...лк...              м...г...ез

2. Ө, о хәреләре ничәнче иҗектә языла?

                           3 нче төркем  (К)

1. Нокталар урынына ө хәрефен куеп яз һәм дөрес итеп укы.

...ч                           с...т              с...лге

      ...й                            к...з              к...зге

...н                             к...н             г...мбә

 

Э-е хәрефләре      С-3

 

                                1нче төркем.      (А)

1.Ял көне өйдә нинди эш белән шөгыльләнәсең?Шул турыда хикәя төзеп яз.

Файдалану өчен сүзләр: җыештырам, себерәм, су сибәм,сөртәм,булышам.

2. Э-е хәрефләре астына сыз.

                                   2 нче төркем.   (В)

1.Э ,е хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

...таж, ...лмәк, б...р, ...р...мч...к, ...л...ктр, ...нҗ..., ...кран, ...шче,  ...р..., ...л...к.

2. Алынма сүзләрнең астына сыз.

                        3 нче төркем.    (К)

1. Мәкальләрне укы,тиешле хәрефләрне куеп күчереп яз.

   ...ше барның ашы бар, ...ше юкның ашы юк.

  ...шләмәсәң  җәй көне, ни ашарсың кыш көне?

 

                               Тартык авазлар. С-4

1нче төркем.        (А)

1.Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны парлап яз.

2.Тартыклар белән башланган ун сүз яз.

3.Шул сүзләрнең өчесен кертеп җөмлә төзе.

                          2нче төркем.   (В)

1.Табышмакларны укы.

2.Күчереп яз һәм тартык аваз хәрефләренең асларына сыз.

К дан башлап укысаң,

           Җир ашларга китә.

           Г дан башлап укысаң,

           Чәчәк атып үсә.

3.Җавапларын парлап яз.Һәр сүзнең беренче авазына характеристика бир.

3нче төркем.        (К)

1. Җөмләләрне күчереп яз.

1)Тырышкан табар, ташка кад

2)Кешене кием түгел, эш күркәмли.

Тартык  авазларның асларына сыз.

 

М, н, ң хәрефләре.         С-5

                              1нче төркем.                   (А)

1.Сүзләрне игътибар белән укы.

Татарстан,Казан, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Идел,Ык, Үләмә,Мишә.

Әлеге сүзләрне кертеп, шәһәрләр һәм елгалар турында ике җөмлә төзеп яз.

Борын авазлары кергән сүзләрнең асларына сыз.

 

2нче төркем.                     (В)

1.Шигырьне укып чык.

    Тик безнең ил генә бер генә,

    Дөньяда бәхетле, якты ил,

    Матур ил тик безнең ил генә. 

2.Борын авазлары кергән сүзләрне өч баганага аерып яз

Дөньяда илләр күп, җирләр күп,

                  М                      Н                     Ң

3нче төркем.                   (К)

Шигырьне укып чык.

Болыт килә.

Зәңгәр болыт, киң офыктан

 Мамык  кебек кабарып ,

 Безгә килә, күңелләргә

 Чиксез шатлыклар салып.

 Ерактагы диңгезләрдән

 Җилләр белән килә ул,

 Җылы яңгырын китерә

 Безнең сөйгән җиргә ул.

                                    (Әнәс Кари).

ң хәрефе кергән сүзләрне генә дәфтәреңә күчереп яз.

 

                                Х, һ хәрефләре   С-6

1нче төркем                        (А)

Шигырьне укы, (х), (һ) авазларының дөрес укылышына игътибар ит.

             “Махирә”

Маһирә сөйләсә    

Бик кызык сөйләшә.

“Һәм” дими ул,”хам” ди,

“Илһам”ны “Илхам” ди,

“Шәхәр”, ди “шәһәр” не

“Мәхәр”, ди “мәһәр” не,

“Каһәр” не “кәххр”, ди,

“Зәһәр” не “захар”,ди,

“Дахи”, ди “даһи” ны,

“Махи”, ди “Маһи”ны,

“Маһирә” ди “Маһи”ны,

“Маһирә-“Махирә”,

“Хәрнәрсә”, “хаман да”,

Ник алай сөйлисең,

Бозасың телеңне?

Нишләрсең, “Махирә”

Дисәләр үзеңне.

                           (Бари Рәхмәт)

 

2.Хаталы сүзләрне генә дөресләп дәфтәреңә күчереп яз.

 

2нче төркем.                             (В)

1.Х, һ хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

...әйкәл                        ....ава                         ....әбәр

шә...әр                        ...әтирә                      ....ичкем

Ма...ирә                     ....әдичә                     ...әтер

...ат                             ....әм                          ...әмит

2.Сүзләрне дөрес итеп укы.

  3нче төркем                                   (К)

1.Сүзләрне дөрес итеп укып чык.

 Хәтер,һәм, шәһәр, дахи, һәркем, бәхет, хәбәр, һаман, рәхмәт, һәрбер, хат.

Сүзләрне ике баганага бүлеп яз.

                 Х                      һ            

                               Алфавит    С-7

                        1нче төркем.                                     (А)

Беренче баганага сыйныфтагы укучыларның фамилияләрен, икенче баганага исемнәрен алфавит тәртибендә яз.

Үзеңә ошаган бер классташың турында хикәя төзеп яз.

2нче төркем.                          (В)

Сүзләрне игътибар белән укы.

  Шар, орлык, яфрак, дала, бау, щетка,читек, цирк, ручка,һәйкәл, йөрәк, үлән, нарат, каш, итек, әни, гөл, печән, заман, журнал, өрәңге, форма, лимон, татар, муен, сарык, хат, ылыс, утын, юлдаш, елга, элгеч.

2. Әлеге сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3  нче төркем.                      (К)

1. Сүзләрне укып чыгыгыз.

Аваз, әни, бабай, вагон, ватан, гөл, галим, давыл, елга, журнал, җиң, зур, ипи, йолдыз, күз, кош, лампа, миләш, нур, очкын, өрек, пычкы, ршсем, сөт, туп, урам, үлән, фикер, хат, һөнәр, цемент, чәй, шикәр, щи, ылыс, эз, юрган, яңгыр.

 Һәр сүзнең беренче хәрефен генә язып ал.

Нәрсә килеп чыкты?

                  Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.                   С-8

 

                            1нче төркем              (А)

1.Сүзләрне игътибар белән укыгыз .

Шәүкәт Галиев, Сара Садыйкова, ФердинатСәлахов, 

Әлеге якташларыбыз турында нинди җөмләләр төзер идең?

Дәфтәреңә яз.           

Кеше исемнәрен  һәм фамилияләрне белдергән сүзләр астына бер сызык сыз.

 

                                     2нче төркем.           (В)

Сүзләрне игътибар белән укы.

Якташларыбыз , Шәүкәт Галиев, Фердинант Сәлахов, Илсур Сафин, безнең, җырчылар,шагыйрь;

 артист, яратып карыйбыз, чыгышын, Илсөя Төхвәтуллина.

Һәр юлдагы сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

 

3нче төркем.        (К)

1.Җөмләләрне игътибар белән укы.

Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган укытычысы Рәшит Әхәт улы Исламшин –галим һәм мәгърифәтче.Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

2.Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен белдергән сүзләрне генә күчереп яз.

 

Шәһәр, авыл, елга исемнәре. С-9

 

                       1нче төркем.                                      (А)

1.Текстны укы һәм күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, күчереп яз.

Гүзәл Кама Идел... кушыла. Чистай, Алабуга,Чаллы, Түбән кама шәһәрләре Кама буе... урнашкан. Кама буен... яңа шәһәрләр салына.

2.Татарстанда тагын нинди шәһәрләр бар? Шуларны яз.

  2нче төркем.                                     (В)

1.Текстны укы.

Вятка, Агыйдел, елгалары Камага коя. Кама Иделгә агып чыга. Ә Идел зур елга.

Күчереп яз, елга исемнәренең астына сыз.

Татарстанның тагын нинди елгаларын беләсең?Дәфтәреңә яз.

3нче төркем.                                       (К)

1.Сорауларга җавап яз.

Син кайсы районда яшисең?

Авылың ягыннан нинди елга ага?

 

Хайван кушаматлары. С-10

                           1нче төркем.                                  (А)

1.Ат, сыер, песигә кушамат уйлап тап.

 2.Шуларның берсе турында “Минем яраткан дустым”  дигән темага хикәя яз.

 

                        2нче төркем     .                                 (В)

Күп нокталар урнына хайван кушаматларын куеп яз.

Вәсилә апа ... исемле сыерны сава. Айрат абый ...дип аталган атка печән сала.  ....исемле эт көтүдәге малларны саклый.

                       Исем һәм кушаматлардагы баш хәрефләр астына сыз.

 

                        3нче төркем.                          (К)

Сүзләрне игътибар белән укып чык.

Йолдыз, Кашка, Җирән, Сөтләч, Караборын,

 Карлыгач.

Сүзләрне өч төркемгә аерып яз

Сыер                                      ат                                     эт

 

3нчесыйныф.

 

                 “Исем “ темасы буенча биремнәр.

1.Исем турында 2нче класста үткәннәрне кабатлау.        С-1

 

        1нче төркем.                                         (А)

1.” Елга буенда “ темасына 6-7 җөмләдән торган кечкенә генә хикәя төзеп яз.

2.Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килүче сүзләр астына сыз.

                        2нче төркем.                                         (В)

1.»Җәй көнендә “ картинасы буенча 5-6 җөмлә яз.

2.Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килүче сүзләр астына сыз.

3нче төркем.                                             (К)

1.”Җәй  көнендә “картинасыннан  кем? Нәрсә? сорауларына җавап булып килүчепредмет исемнәрен язып ал.

 

               2.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. С-2

                                  1нче төркем.                         (А)

1. Үзең белгән 5 язучының яки шагыйрьнең исе   фамилиясен һәм аның бер әсәре исемен яз.

    Үрнәк: Муса Җәлил –“Җырларым

     (Шуларны кертеп, 2 җөмлә төзе)

     2нче төркем                        (В)

Хәрефләрнең тиешлесен куеп , җөмләләрне күчереп яз.

Урманда /Э, э/нҗе чәчәкләре хуш ис тараталар. Фәрит сеңлесе  /Э,э/нҗе белән урманга китте. Зәңгәр күктә якты /Й,й/олдыз яна. Әмир үзенең яраткан аты /Й, й/ол-дызга печән сала.

 

 

3нче төркем                     (К)

Бирелгән язучы  һәм шагыйрьләрнең исемнәрен алфавит тәртибендә яз.

Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Ләбибә Ихсанова,         Мәҗит Гафури, Җәвад Тәрҗеманов, Роберт Миңнуллин,

Галимҗан   Ибраһимов.

                    3.Уртаклык исеменә карата.          С-3

     1нче төркем    .                                  (А)

1.Шигырьне укы, анда очраган һөнәр исемнәрен күчереп яз.

Син кем булырга телисең? Аны да өстә. Шуларның икесе белән җөмлә төзеп яз.

                         Ана теләге.

Үскәнеңне бел, улым,

Җир бораула, нефтьче бул,

 Шахтерлар да мактала.

Оста ташчы да бик кирәк,

Ул матур йортлар сала.

Очучы бул, диңгезче бул,

Корыч кой, тимерче бул,

 Тепловозлар йөрт еракка

Я бик шәп игенче бул!

                         (М. Садри)

                        2 нче төркем.                                  (В)

1.Исеңә төшер һәм дәвам ит(икешәр мисал өстә)

Кешене белдергән сүзләр: әби, малай,....................................................

Хавйван исемнәре: ат, фил,.....................................................................

Кош исемнәре: карга, чыпчык,................................................................

Агач исемнәре:каен, усак,,.......................................................................

Чәчәкисемнәре:умырзая,астра,..............................................................

Табигать күренешләре:кыш, яшен,…………………………

3нче төркем                                (К)

Күчереп языгыз. Бөҗәкләрне белдергән сүзләр астына бер сызык сызыгыз.

Тал, алма, кигәвен, гөл, яз, черки, табигать, таш, кырмыска, давыл, озынборын, ташбака, тау, бодай, йорт.

4.Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.  С-4

1нче төркем.                                                (А)

1.Җәя эченә алынган исемнәрне тиешле килешләрдә куеп яз һәм килешләрен билгелә

(Сабан)     сайрашмасаң , (ындыр)    ыңгырашырсың.

(Киемең)    бизәмә, (акылың)     бизә.

(Балык)    -су, (кош)    -һава, ( кеше)   -Туган ил кирәк.

Уку (кеше)     күзлә итә.

                              2нче төркем.                             (В)

Исемнәрнең килеш белән төрләнешенә игътибар ит. Нинди үзгәрешләр кертер идең?

 Б.к.            нарат                 су

И.к.             наратта             суга

Ю.к.            наратның         суның

Т.к.             наратка             судан

Ч.к.             нараттан           суны

У.в.к.          наратны           суда

                      3нче төркем.                                                (К)

Текстны укы, күчереп яз. Астына сызылган исемнәрнең килешләрен билгелә.

 Урман төзү материалы бирә. Урманга бай җирләрдә агачны ягулык итеп тә файдаланалар. Ул кешеләргә төрле ашамлыклар бирә. Урман үсемлекләреннән дарулар ясый.

 

5.Күплек сандагы исемнәр.  С-5

                                         1нче төркем.                             (А)

1.Шигыръне игьтибар белән укы.

Юк түгел, аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, өомран, поши,

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

                                           (Габдулла Тукай)

Шигырьдән хайван, җәнлек исемнәрен табып, күплектә куеп яз.

Янәшә тартыкларның астына сыз.

                                   2нче төркем.                                  (В)

Шигырьне игътибар белән укып чык.

Киң бездә далалар, урманнар,

 Күп бездә диңгезләр, елгалар,

 Безнең ил- туганлык бакчасы,

 Һич тиңе юк аның дөньяда .

 Безнең бай җирләрдә бар да бар-

 Мәрмәрләр, җәүһәрләр табалар,

 Һәркемгә бәхетле яшәргә,

 Иркнләп суларга һава бар.

Күплек андагы исемнәрне күчереп яз.

 Күплек кушымчалары астына сыз.

3нче төркем.                               (К)

Нокталар урнына –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчаларының тиешлесен куеп, күчереп яз.

Шәһәр..........                              пыяла........

             Авыл............                              чәчәк.........

             Вагон............                             урам............

             Үлән.............                              келәм..........

             Әкият.............                             яңгыр...........

 

“Сыйфат”   сүз төркеменә биремнәр.     С-6

Сыйфат турында 2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

1нче төркем.                           (А)

1.Шигырьне укыгыз.

 Кичке төсләр.                                    Зәңгәр күктә

Юктүгел, аю, бүре, төлке-җиһанкорткычтабар.

Һәмдәбармондакуян, әрлән, тиен, өомран, поши,

Очратааучыбулыпурмандакүпйөргәнкеше.

                                           (ГабдуллаТукай)

Шигырьдәнхайван, җәнлекисемнәрентабып, күплектәкуепяз.

Янәшәтартыкларныңастынасыз.

                                   2нчетөркем.                                  (В)

Шигырьнеигътибарбеләнукыпчык.

Киң бездә далалар, урманнар,

Күп бездә диңгезләр, елгалар,

Безнең ил-туганлык бакчасы,

Һич тиңе юк аның дөньяда .

Безнең бай җирләрдә бар да бар-

Мәрмәрләр, җәүһәрләр табалар,

Һәркемгә бәхетле яшәргә,

Иркенләп суларга һава бар.

Күплек сандагы исемнәрне күчереп яз.

Күплек кушымчалары астына сыз.

3нчетөркем.                                (К)

Нокталар урынына–лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчаларының тиешлесен куеп, күчереп яз.

Шәһәр..........                              пыяла........

Авыл............                              чәчәк.........

Вагон............                             урам............

Үлән.............                              келәм..........

Әкият.............                             яңгыр...........

 

“Сыйфат”сүз төркеменә биремнәр.        С-6

Сыйфат турында 2 нчесыйныфта үткәннәрне кабатлау.

1нчетөркем.                            (А)

1.Шигырьнеукыгыз.

Кичке төсләр.                                    Зәңгәр күктә

Ак параход .Якты йолдыз

Кара дулкын.                                      Яшел ярда.

Кызыл маяк.                                         Сары кала.

                                          ( Р. Фәйзуллин)

2.Шигырьдәге сыйфат һәм сүзтезмәләрне язып ал.

3. Шуларның 3-4 енкертеп, җөмләтөзепяз.

                                2нчетөркем.                            (В)

Шигырьне матур итеп укы.

Җем-җем итә чыкла ртаңда,

Бизәп мул кырны.

Иркәли казан каласын

Идел дулкыны.

Нәфис мехлар, кара алтын

Төяп бүләккә,

Теплоходлар, дулкын ярып,

Китә үзәккә.

Казан, Казан!

Дәртле, матур кала.

Башкалабыз Мәскәүдән ул

Якты нур ала.                                   (М. Хөсәен)

2. Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәре белән сайлап языгыз.

                                 3нчетөркем.                        (К)

Бирелгән исемнәргә аларга туры килгән сыйфатлар уйлап язарга.

Алма  -  нинди?

Чыршы–нинди ?

Укучы  - нинди?

Урман - нинди?

    2.Сыйфатларны мәгънәләре ягыннан ачыклау.              С-7

 

1нчетөркем.                              (А)

Сыйфатларны укып чык.

Кызыл, иртәңге, түгәрәк, кояшлы, җилле, кара, озын, көзен, яшел, җилле, кичен, шакмаклы.

Әләге сыйфатларны ниндидер билгеләре буенча төркемнәргә аерып яз.

                               2 нчетөркем.

1. Түбәндәге төркемнәргә 3 әр сыйфат өстәп яз.

   Төс: ак,..................................................................

   Форма: йомры,......................................................

   Тәм: татлы,............................................................

   Вакыт: кышкы,.......................................................

   Характер: усал,......................................................

Характерыңны беләсеңме? Сыйфатлар ярдәмендә үзеңнең холкың , хезмәткә, укуга мөнәсәбәтең турында дөресен генә яз.

                                      3нче төркем.                             (К)

 1.Бирелгән сыйфатларны укып чык.

 Матур, озын, шома, зәңгәр, кызыл, яхшы, яшел, тәмле, әче, зифа,ак,кара, шәмәхә, соры.

Дәфтәреңә күчереп яз. Төсне белдергән сыйфатлар астына дулкынлы сызык сыз..

                   “  Фигыль» сүз төркеменә биремнәр..

                  Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү.       С-8

                                    1нче төркем.                            (А)

1.“ Тауда” картинасы буенча балаларның нәрсә эшләүләре турында кечкенә хикәя яз.

2.Нишли соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына ике сызык сыз.

 

                                    2нче төркем.                        (В)

Шигырьне укып чык.

Күп нокталар урнына шигырь чыгарлык итеп фигыльләр  сайлап яз.

                     Акыллы кыз Гөлфия

                       Чебиләрне бик …..

                        Әнисе эштә чагында

                       Аларга җимнәр …..

                       Их, чебиләр, чебиләр!

                       Һич тынгылык …….

                       Гөлфиянең кул астында

Черелдәшеп  ……….

                                       (Ә.Кари)

2. Үзегез өстәгән сүзләрнең асларына ике сызык сыз.

                                        3 нче төркем.                           (К)

1. Шигырьне дөрес итеп укы.

          Бакчага чыктым,

          Чәчәкләр өзәм.

           Иң матурларын

           Бәйләмгә тезәм.

                  (Ә.Кари)

2.Күчереп яз һәм нишли? Соравына җавап булып килгән сүзләрнең асларына ике сызык сыз.

                            

Фигыль заманнары.

      Хәзерге заман.                                  С-9

                               1нче төркем.                                          (А)

1.»Урманда» картинасы буенча хәзерге заман хикәя яз.

2.Хәзерге заман фигыльләренең асларына сыз.

                                    2нче төркем.                                    (В)

Исемнәр янына фигыльләрне хәзерге заманда куеп, тутырып яз.

 Яшен ……………….                                   Яву

 Яңгыр ………………                                  күкрәү

            Җил …………………                                  яшьнәү

Агачлар …………………                          чыгу

Гөрләвекләр ……………                          исү

Салават күпере…………                         агу

Күк ………………………                          шаулау

                               3 нче төркем.                       (К)

 

1.Күп нокталар урынына аста бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, күчереп яз.

 Яз…… . Түбәләрдән тамчылар ……….. . Кояш …… . Балалар урамда ……… .

   Сүзләр: җитә, җылыта, уйный, тама.

Үткән заман.                                       С-10

                          

                             1нче төркем.                                (А)

1.Ял көнен ничек үткәрдең?

Шул турыда үткән заман фигыльләр кертеп, кыска гына хикәя яз.

 

                               

2нче төркем.                                     (В)

1.Текстны укып чык, фигыльләрне тап.

2. Фигыльләрне үткән заман формасына алыштырып , өзекне күчереп яз.

 Яз җитә. Балалар гөл утыртырга уйлыйлар. Хәлил туфрак алып килә. Кызлар анны савытка сала һәм гөл утырта. Гөлләр матур булып үсә.

                              3 нче төркем.                               (К)

1.Фигыльләрне укып чык.

      Укый, көлә, төзи, сала, китерә, бүлә.

2.Үрнәктәгечә үткән заман төре белән парлап яз.

Укый- укыды, ………………………………….

                                 Киләчәк заман                                    С-11

                               1нче төркем.                                    (А)

1.Киләчәктә син кем булырга телисең?

 Шул турыда хикәя яз.

2.Киләчәк заман фигыльләр астына сыз.

2нче төркем.                                 (В)

1.Сынамышларны укы.

2.Киләчәк замандагы фигыльләрне тап һәм сораулар куй.

   Сентябрьдә яшен яшнәсә, көз җылы килер.

   Урманда миләш күп булса, көз яңгырлы килер.

   Төштән соң яңгыр башланса, ул озак килер.

                              3 нче төркем.                            (К)

1.Фигыльләрне  укы, заманын билгелә.

          Барыр-

          Килер-

          Сөйләр-

          Ясар-

          Укыр-

2.Янына киләчәк заманның икенче төрен өстәп ,фигыльләрне күчереп яз.

Үрнәк: бирер-бирәчәк,

         

4 нче сыйныф

 

3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. С-1

1нче төркем.                                         (А)

1.“Туган як кышы”  дигән темага кечкенә генә хикәя төзеп яз.

2. Хикәяңдә ияне һәм хәбәрне тап. Сүз төркемнәре белән билгелә.

                         2нче төркем.                                          (В)

1.Укып чык. Һәр җөмләнең иясен һәм хәбәрен тап. Алар нинди сүз төркеме белән белдерелгән.

   Салкын кыш үтте. Кояшлы яз җитте. Елгаларда боз китә. Җылы яктан кошлар кайта. Укучылар кошларны каршылыйлар.

Сораулар куеп, җөмләләрне бәйләнешле тезмәләргә бүлегез.

 Үрнәк: Кыш ни эшләде? Кыш үтте.

              Нинди кыш? Салкын кыш. ( Дәвам итегез).

 

3нче төркем.                                     (К)

1 .Укыгыз. Күчереп языгыз.

Болан салкын төньякта яши. Төньякта кешеләр боланнарны җигеп йөриләр. Кешеләр боланның тиресеннән киемнәр тегәләр, итен ашыйлар

.2. Җөмләнең иясен һәм хәбәрен табыгыз.Асларына сызыгыз.  

                   Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.                 С-2

                                 1нче төркем.                     (А)

1.»Туган як җәе»  исемле кечкенә генә хикәя төзне.Исемнәрне табып килешләрен билгелә.һәм килеш кушымчалары асларына сыз.

                                       2нче төркем.                           (В)

1.Мәкальләрне укы. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне килешләр тәртибендә яз.

 Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.

 Һәрбер сүзнең урыны бар.

 Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.

 Аз эш күп сүздән яхшырак.

 Акыллы сүзгә ни җитә.

 Җылы сүз- җан азыгы.

 Туры сүзгә ант кирәкми.

 Сүз сүздән туар, сөйләмәсәң кайдан туар.

 Синнән сорамаган сүзгә җавап бирмә.

                                     3нче төркем                         (К)

1.Укы. Күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчалары куеп, күчереп яз.

 Безнең авыл Бөр елгасы буена утырган. Авыл… уң ягында әрәмәлек бар.

 Авыл… якын гына матур болын җәелеп ята. Авыл… яшелләндерү өчен, агачлар утырттык. Авыл… районга автобуслар йөри. Безнең авыл... башлангыч мәктәп бар.

                              

                             Сыйфат дәрәҗәләре.      С-3

 

 

1 нче төркем.                     (А)

1.Кышкы табигатьтәге күзәтүләреңә таянып, сыйфатларның һәр дәрәҗәсен кулланып, җөмләләр яз.

                                 2нче төркем.                          (В)

1.Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп яз.

 Гади  дәрәҗә   Чагыштыру дәрәҗәсе    Артыклык дәрәҗәсе      Кимлек дәрәҗәсе

Яшел

Тәмле

Озын

 Сары

                                            3нче төркем.                        (К)

1.Бирелгән сыйфатларның дәрәҗәләрен билгелә.

Гади  дәрәҗә   Чагыштыру дәрәҗәсе    Артыклык дәрәҗәсе   Кимлек дәрәҗәсе

 

Матуррак

Саргылт

Ак

Кып-кызыл

Соры

Зәңгәрсу

Бик матур

2.Тагын нинди кошларны беләсең?Бездә кышлаучы кошларга ничек булышасың?

                                3нче  төркем.                               (К)

1.Җөмләләрне укы. Фигыльләргә сораулар куеп күчереп яз.

 Мин авылда тудым. Малай чакта мин җирне, үз мангай тиремне түгеп, үзем сөрдем, үзем тырмаладым. Мин гомеремнең яртысыннан күбрәген шәһәрдә уздырдым. Ләкин күңелем белән  һаман авыл малае былып калдым.

Фигыльләрнең барлык һәм юклык төре.        С-5

                             1 нче төркем.               

   1.«Кошларны көтеп алабыз» дигән темага кечкенә генә хикәя яз.

2.Үзең теләгән ике фигыльне табып, юклык төре белән парлап яз.

3.Барлык фигыльләрне дә юклык төре белән алыштырсаң, хикәянең  мәгънәсе булырмы

 

                                     2нче төркем.                     (В)

1.Шигырьне сәнгатьле итеп укы.

  Песнәк салкын көннәрдә

  Форточкадан керә дә,

  Үзе курка : «Тотма!-ди,-

  Мине, ди, син әрләмә

  Кунган өчен пәрдәгә.»

  -Хафаланма әрләмим,

  Тотыйм, тотыйм, ә  Син бит минем кунагым.

                        (Н. Арсланов)

2.Фигыльләрне тап. Башта барлыкта килгән фигыльләрне,

аннары юклыкта килгәннәрен күчереп яз.

3.юклык кушымчаларының асларына сыз.

1 нче төркем.                     (А)

1.Кышкы табигатьтәге күзәтүләреңә таянып, сыйфатларның һәр дәрәҗәсен кулланып, җөмләләр яз.

                                 2нче төркем.                         (В)

1.Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп яз.

     Гади д.           Чагыштыру д.      Артыклык д .        Кимлек д.

Яшел

Тәмле

Озын

 Сары

                                            3нче төркем.                        (К)

1.Бирелгән сыйфатларның дәрәҗәләрен билгелә.

          Гади д.           Чагыштыру д.      Артыклык д .        Кимлек д.

            Матуррак

Саргылт

Ак

Кып-кызыл

Соры

Зәңгәрсу

          Бик матур

                     

                    Фигыль темасына биремнәр.       С-4

                            1нче төркем.                                   (А)

1.Уку- белем алуга караган фигыльләрне туплап языгыз.

2. Шул фигыльләрне катнаштырып, мәктәп тормышы турында кечкенә хикәя языгыз.

                                     2нче төркем.                       (В)

1.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.Хәзерге заман хикәя фигыльләр нинди эшне белдерәләр.

Яз, кызылтүшләр, агач, оя, яса. Алар, үз, тирә, башка, кош, ку. Оя, кәрзин, охша. Шуңа, күрә, оя, тәҗрибәле, күз, генә, аер. Кызылтүш, оя, кагылма. Җәй буе, тырыш, кызылтүшләр, урман, корткыч, бөҗәк, чистарт. Алар, кыш, ай, җылы, як, үткәр.

1        нче төркем.                                 (К)

1.Фигыльләрне киләчәк заманга куеп языгыз

           килә-                               куы-

           ала-                              сөйлә-

          күрә-                           бара-                                 кис-

                       Зат-сан, заман белән төрләнеш. С-6

1        нче төркем.                             (А)

           1. Мәкальләрне укыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

2.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне таблицага язып тикшерегез.

Укыдым   димә, белдем диген.

Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар.

Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

 Үрнәк:

ФигыльСоравыЗаманыЗатыукыдымнишләдем?үткән   1

                               2нче төркем.                        (В)

1.Шигырьне укы.

 Кытаклап чыкты тавык,

 Кытаклый ул мактанып.

 Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган

«Әби килеп алыр,- ди,-

Балалар куаныр,-ди.

                      (Ә.Кари.)

2.Фигыльләрне табып, кайсы затта,, нинди санда, кайсы заманда икәнен аңлат.

3.Фигыльләрне күплектә куеп яз

                               3 нче төркем.                                 (К)

1.Шигырьне укы.

Мин күлмәк тектем,

Җиңнәрен кыска иттем.

Түгәрәк яка  уйдым,

Түшкә күбәләк куйдым.

Әнием бик яратты,

Ә әбием шаккатты:

-Кызым үсКүрче күлмәк теккән!- ди. (Р.Вәлиева.)

1затта килгән фигыльләрне дәфтәреңә күчереп  яз.

Тестлар

Авазлар һәм хәрефләр

1. Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?
А) 2

Б)3.

2.    Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?
А) 3

Б)4.

3.    Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар?
А)2;

Б)0.

4.    Һава сүзендә ничә калын сузык бар?
А) 2

Б)0.

5.    Казан сүзендә ничә яңгырау таптык бар?
А)3

Б)2.

6.    Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?

А)1

 Б)3.

7.Сатучы сүзе  юлдан –юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
А) са-ту-чы;

Б) са-тучы.

8) Балыкчы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?       
А) балык-чы;        
Б) ба-лык-чы.                                                                       

9)Идел сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) идел елгасы;    
Б) Идел елгасы.                                                               

10.  Самат сүзенең дөрес язылышы ничек?         
А) Самат;

Б) самат.

11.Китап сүзенә сорау куй?  

 А) кем?

Б) нәрсә?   

12.Эшче сүзенә сорау куй,
А) нәрсә?

Б) кем?      

      

Авазлар һәм хәрефләр

 

1.Карбыз сүзендә ничә сузык аваз бар?
А)2;

Б)3.

2.Тукран сүзендә ничә тартык аваз бар?
А) 3;

Б) 4, '

3.Кәбестә сүзендә ничә нечкә сузык бар?
А) 3;   

Б)0.

4.Бармак сүзендә ничә калын сузык бар?
А)2;

Б)0.

5.Балан сүзендә ничә яңгырау таотык бао?
А) 3;

Б)2.

6.Әлмәтсүзендә ничә саңгырау тартык бар7

А) 1

Б) 3

7.Сатучы сүзе  юлдан –юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
А) са-ту-чы;

Б) са-тучы.

8) Балыкчы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?       
А) балык-чы;        
Б) ба-лык-чы.                                                                       

9)Идел сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) идел елгасы;    
Б) Идел елгасы.                                                               

10.  Самат сүзенең дөрес язылышы ничек?         
А) Самат;

Б) самат.

11.Китап сүзенә сорау куй?  

 А) кем?

Б) нәрсә?   

12.Эшче сүзенә сорау куй,
А) нәрсә?

Б) кем?               

Җөмлә

 

1.Җөмләгә туры килгән билгеләмәне күрсәт,
А) Сүзтезмәләр

Б) Сүзлә бәйләнеше

В) Тәмамланган уй

2.Түбәндәге җөмләнең иясен билгелә.
Авылыма яз килде

А)авылыма

Б)яз

В) килде

3.Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгелә.
Бакчада күбәләкләр оча.

А). Бакчада

 Б). Күбәләкләр

 В.) оча

4.Җөмлә акырынды нинди билгеләр куела?
А.)   . ? !

Б)?,!

В.) : ; !

5.Түбәндәге  җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куела?

Нинди матур урман

А) .

Б) ?

 В) !

 

Алмашлык

1.    Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт,
А). Предметны белдерә

Б). Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә

 В.) Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.

2.1 зат алмашлыкларын күрсәт.
А,) Син, сез

Б). Мин,без

В). Ул, алар

3.Сез ничә китап алдыгыз?

Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә.

А.) 1-зат

Б). 2-зат    

В). 3-зат

Исем

       Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт..

А) Предметның билгесен белдерә

Б) Предметны белдерә

В)Предметның зшнен, хәрәкәтен белдерә.

2,Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

Б) Нинди? Кайсы?

В)Кем? Нәрсә?

Г) Ничә? Ничәнче? Күпме?

3. Урам сүзенә найсы күплек кушымчасын ялгарга?

А)-ла

Б)-ләр

В)-нар

Г)-нәр

4.Ялгызлык исемне билгелә.
А) очучы

Б)Акбай

В) кеше

 Г) өстәл

5.Уртаклык исемне билгелә.

А.)Марат

Б) Азнакай

В) урман

6.Иялек килешендәге исемне  билгелә.
А) Укучыга

Б) Дәрестән

В) Бәйрәмдә

Г) Кешенең

7.Юнәлеш имләшендәге исемне билгелә,
А) Мәктәпкә

Б) Урманның

В)   Урамда

Г) Укытучыны

8.Чыгыш килешендәге исемне билгелә.
А.)Күзлеккә

Б) Ишектә

В) Кызның

Г) Класстан

 

Сан

       Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А
) Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
Б
) Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
В
) Предметның санын белдерә

Г) Предметның билгесен белдерә

2.Сан нинди сорауларга җавап бирә?
А
) Кем? Нәрсә?

Б) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

В) Нинди? Кайсы?

Г) Ничә? Ничәнче? Күпме?

3.Егерме алты нинди сан?
А
) Тамыр

Б.) Кушма

 В)Тезмә

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап.А) Кар '

Б)Эштә

В) Бакчачы

Г)Кулъяулык

2.    Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап,
А)Дәреслек

Б) Машина

В) Кеше

Г) Балыкчыны

3.Тамырдан гына торган сүзне тап,
А) Очучы

Б)Йортны

В) Бәйрәм

Г) Укучы

4.    Алмагач сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга
кирәк?

А) –дан

В)- тан

Г) -тән

5.    Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?
А)Унбер

Б) Бала-чага

В)Сазлык

Г)Авыл

Исем

       Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

Б) Нинди? Кайсы?

 В) Кем? Нәрсә?

2.Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А) Предметның билгесен белдерә

Б) Предметны белдерә

В)Эшне, хәрәкәтне белдерә,

3.    Болыт сүзенә сорау куй.
А) Нәрсә?

Б) Кем?

4.Тракторчы сүзенә сорау куй.
А) Кем?

Б) Нәрсә?

5.Сандугач сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А)-нар

Б)-нәр

В)-лар

Г)-ләр

6.Бүлмә сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А)-нар

Б)-нәр

В)-лар

Г)-ләр

7.Карый  сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А)-нар

Б)-нәр

В)-лар

Г)-ләр

8.Кием сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А)-нар

Б)-нәр

В)-лар

Сыйфат

1.Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

а)    ничек?

б)    нишли?

в)    нинди?

2.Сыйфат нәрсәне белдерә?

а)    предметның билгесен

б)    предметның эшен

в     предметны

3.    Сыйфатны тап.

а)    кечкенә

б)    йорт
в)
     саклый

4.Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

а)    бәләкәй

б)    кыска

в)    тәбәнәк

5.Дәү сыйфатына синоним тап:

а)      олы

б)        кечкенә

6.Сыйфатны тап.

а)    яктылык

б)    якты

в)    яктыра

7.Чагыштыру дәрәҗәсен тап:

а)    батыр,

б)    иң батыр,

в)    батыррак

8.Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килә:

а)    ия

б)    иярчен кисәк

в)    хәбәр, иярчен кисәк

9.Артык сүзне тап:

а)    ап-ак

б)    шыр надан

в)    бик гүзәл

г)    иң биек

д)    яшькелт

Сыйфат

1.Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт

А)Предметның билгесен белдерә

Б) Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.

 В) Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә

Г) Предметның санын белдерә

2.    Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А )Кем? Нәрсә?

Б) Нинди? Кайсы?

В)Ничә? Ничәнче? Күпме?

Г) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3.Матур сыйфатының антонимын тап.

А) Чибәр

Б) Күркәм

В) Ямьсез

Г)Гүзәл

4) Җыпы сыйфатының синонимын тап,

А)Эссе

Б) Суык

В) Кызу

Г)Салкын

Фигыль

1.    Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт,
А) Предметны белдерә

Б) Предметның билгесен белдерә

В) Эшне, хәрәкәтне белдерә

2.    Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А). Кем? Нәрсә?

Б) Нинди? кайсы?

 В) Нишли? Нишләде?

3.    Тура фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны
ялгарга кирәк7

А)-ма

Б)-мә

В)-мый

4.    Сөйлә фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны
ялгарга кирәк?

А)-ма

 Б).-мә

 В)-мый

Г) -ми

5.Бәйли Фигыленә сорау куй.,
А) Нишли?

Б)Нишләде?

 В) Нишләр?

6.    Утырам фигыленең заманын билгелә.
А )Үткән заман

Б) Хәзерге заман

В) Киләчәк заман

7. Елмайды фигыленең  заманын билгелә.

А) Үткән заман

Б) Хәзерге заман

В)Киләчәк заман

8. Юа Фигыленең заманын билгелә.

 А) Үткән заман

Б) Хәзерге заман

В) Киләчәк заман

9. Кайтыр фигыленең заманын билгелә,

А) Үткән заман

Б) Хәзерге заман

В) Киләчәк заман

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тесты по татарскому языку "Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дифференциаль биремнәр һәм тестлар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Менеджер спортивного клуба

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Укыту-тәрбия процессында шәхеснең яшь үзенчәлекләренә һәм дәвамчанлык принципларына нигезләнеп хәзерге чор өчен актуаль саналган “Укыту-тәрбия процессын индивидуаль һәм дифференциальләштерү» дигән методик тема өстендә эшлибез. Бу татар теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүне дифференциальләштерү максатыннан иҗат лабораториясен баету өстендәдә эшләү дигән сүз.Уку, белем сыйфатын арттыру өчен, эзлекле һәм киеренке эш, ихтыяр көче таләп итә. Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында төрле дәрәҗәдәге балалар белем ала. Авыл мәктәбе буларак, бала саны аз, балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә бар. Мондый сыйныфтагы балаларга ныклы белем бирүне заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес үстерү өчен, укытуны дифференциальләштереп уңай хәл итеп була.

Шул максаттан эштә куллану өчен махсус программа булдырдым. Программа шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен (хәтер, ихтыяр көчен, кызыксынуын, игътибарлылыкны, белемне үзләштерү дәрәҗәсен, нәрсәгә сәләтле булуын) исәпкә алып төрле дәрәҗәдәге биремнәр туплаган. Моның өчен нинди метод һәм алымнар кулланырга кирәклеген, нинди күрсәтмә әсбаплар максатка ярашлы булуын, укучыларның сыйныфта һәм өйдәнинди күләмдә эш башкарырга тиешлеген,өйрәнелә торган темаларның авыр үзләштерелүен күз алдында тотып, укучылар өчен дифференциаль биремнәр әзерләдем. Биремнәр өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

“3” ле билгесен алу өчен укучы дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән биремнәрне үтәргә тиеш. ( К-варианты.)

“4” ле билгесен алу өчен төзелгән биремнәр уртача сәләтле укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килә. (В-варианты.)

“5” ле билгесен алу өчен укучы катлаулы биремнәрне үтәргә тиеш. Бу биремнәр укучыларны төрле конкурсларга, олимпиадаларга әзерләүне тәэмин итә.(А- варианты.)

Безнең төп максатыбыз - тормышта югалып калмастай , мөстәкыйль фикерли белгән, көчле әхлаклы шәхесләр тәрбияләү. Әлеге максатка ирешү өчен укыту- тәрбия процессында мин иҗади үсеш технологияләрен кулланам. Бу технология белән укыту нәтиҗәсендә балаларның фәнгә кызыксынуы арта. Алар үз фикерләрен дәлилләп . аңлатып бирәләр. Биремнәрнең дәвамы булып үрнәк тестлар тәкъдим итәм. Бу укучыларны БДИ на хәзерләү этабы да булып тора.

Әлеге биремнәр башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында уңай бәяләнде.

Татар теле дәресләрен индивидуаль һәм дифференциальләштерүдә С. Г. Вәгыйзовның«Кызыклы грамматика», А.Х .Нуриеваның «Мөстәкыйль эшләр»материалларын, Балалар шагыйрләре һәм язучыларының әсәрләрен, якташларыбыз иҗатын, татар халык иҗатын куллану да нык ярдәм итә.

Дәресләрдә әлеге дифференциаль биремннәрне куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларда белемгә мәхәббәт уятуда, аларның кыенсынучанлыгын кисәтүдә, бер эштән икенче эшкә күчү тизлеген арттыруда, балаларны ялыктырмауда, белем һәм күнекмәләрне системалаштыруда укытуны дифференциальләштерүнең роле зур. Мондый эш укучыларның акыл дәрәҗәсен үстереп кенә калмый, ә аларны психологик яктан да камилләштерә һәм тәрбияли.

Укытуны дифференциаль оештыру бурычлары.

Уку, белем алу зур түземлелек, эзлекле һәм киеренке эш ихтыяр көче таләп итә.Белемнәрне ныклап истә калдырырлык иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру, теләк, омтылыш уяту, кирәкле шартлар тудыруһәр педагогның бурычы. Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә дифференциаль укыту технологиясеннән файдалану отышлы. Укучылар үзләштерү дәрәҗәләрнә карап өч төркемгә бүленә. Дәрестә дидактик материаллар һәр төркемгә үзенең яшь һәм шәхси үзенчәлеген истә тотып бирелә. Биремнәрне әзерләгәндә яңа технологияләрне, милли - төбәккомпонентларын кулланып эшләнде.

Биремнәр дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән. Алар һәр төркем укучыларының

• укучыларның иҗади эшләүләрен һәм сәләтен,

• логик фикерләүләрен үстерүгә

• белем һәм күнекмәләрне формалаштыруга

• грамоталы язарга, китап белән эшләргә

• эстетик һәм әхлакый хисле шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелде.

Шул ук вакытта сайланган һәр төр күнегү балаларда

• әхлаклылык,

• кешелеклелек,

• хезмәт сөючәнлек,

• табигатькә мәхәббәт һәм сак караш,

• уку белән кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 719 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.05.2015 4669
    • DOCX 80.4 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Гульсина Галимулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 22435
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 414 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 303 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 199 человек

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 155 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 156 человек

Мини-курс

Финансовые аспекты и ценности: концепции ответственного инвестирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе