Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Тесты / Тесты по татарскому языку и литературе для 10 классов татарских групп

Тесты по татарскому языку и литературе для 10 классов татарских групп

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


10 кл татар теленнән тест

1 нче вариант

1 нче бүлек

Интернет дус.

1)“Бер керсәң, аннан аерыла алмыйсың”, - дип әйтәләр Интернет турында. 2)“Балалар кечкеннәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып үсәләр”, - дип тә әйтәләр. 3)Күзгә, хәтергә зыяны да – Интернетның тискәре сыйфатлары. 4)Әйе, килешәм, Интернетның зыянлы яклары күп.

5)Күз алдыгызга китерегез: бөтен дөньяда Интернетны өзделәр, ди (...) 6)Әби-бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз кебек хис итәчәкләр.

7)Гаиләмдә Интернет бигрәк тә миңа кирәк.8) Дөнья яңалыкларын аннан беләм, дусларым белән аралашам, гзетага язмаларымны җибәрәм, кирәк-ярак әйберләргә дә аннан заказ бирәм.

9)Интернеттан актив файдаланучы – сеңлем. 10)Иптәшләре белән аралашуын әйтеп тә торасы түгел. 11)Өй эшләрен әзерләү, берәр мәгълүматны эзләү, китапханәдә булмаган берәр әсәрне табып уку – барысына ярдәмгә Интернет килә. 12)Һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти-әниләр дә күзәтеп тора.

13)Апама исә Интернет – эше буенча төп булышчы һәм киңәшче. 14)Исәп-хисап кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла. 15)Әнием дә буш вакытында Интернет белән бик дус. 16)Анда хуҗабикәләр өчен киңәшләр дә, аш-су рецептлары да бик күп. 17)Әти өчен Интернет юл картасын карап алу, штрафларны һәм башка түләүләрне башкару өчен бик уңайлы.

18)Кыскасы, Интернет – фән-техника казанышы. 19)Аралашу, белгечләр белән киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү, төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау – анда барысы да мөмкин. 20)Шулай булгач, Интернетның тскәре якларына караганда, уңайлары күбрәк түгелме?

21)Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына үтеп керде, һәм аның файдасы чиксез. 22)Хәзерге көндә интернет кибетләр, банклар, дәресләр бар. 23)Киләчәктә интернет хастаханәләр, интернет югары уку йортлары барлыкка килсә дә аптырамассың. 24)Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Интернетның кайсы яклары файдалы?

1) Аралашу, белгечләр белән киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү, төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау – анда барысы да мөмкин.

2) “Балалар кечкенәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып үсәләр”,- дип тә әйтәләр.


3) Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

4) Әби-бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз кебек хис итәчәкләр.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

1) БӨТЕН сүзендә икенче иҗектә килгән(Э) авазы (Ө)ләшеп әйтелә.

2) ЮЛ сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.

3) КИТАПХАНӘ сүзендә әйтелеш белән язылыш аерыла.

4) УКУЧЫНЫҢ сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта ярашалар.

А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

1) сеңел

2) булышчы

3)Интернет

4) белем

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1) электрон журнал

2)юл картасысы

3) буш вакыт

4) өй эше

А5. МӘГЪЛҮМАТ сүзендә Ъ хәрефе ни өчен язылган?

1) һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне калынауту өчен

3) (г) авазын калынайту өчен

4) аеру билгесен белдерү өчен

А6. Парлы сүзне билгеләгез.

1) күз

2) файда

3) киңәшче

4) әби – бабай

А7. Интернеттан актив файдаланучы – сеңлем.” Җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1) Твоя сестрёнка – активный пользователь Интернетом.

2) Его сестрёнка – активный пользователь Интернетом.

3) Моя сестрёнка - активный пользователь Интернетом.

4) Моя сестрёнка активно пользуется Интернетом.

А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) Интернетның сыйфатлары

2) газетага юллау

3) дуслар белән аралашу

4) берәр әсәр

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

1) сыйфат фигыль

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А10. Дөнья яңалыклары сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) местные новости


2) мировые новости

3) главные новости

4) жизненные новости

А11. Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Исәп – хисап кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла.

1) исәп – хисап кәгазьләре

2) документлар белән эш

3) Интернет аша гына алып барыла

4) эш алып барыла.

2 нче бүлек

В1. 3нче җөмләдән зарарлы сүзенә синоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: .

В2. 20нче җөмләдән азрак сүзенә антоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: .

В3. 7нче җөмләдән алмашлыкларны табып языгыз.

Җавап: .

В4. 4нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап: .

В5. 6-8 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрнең номерын языгыз.

Җавап: .

В6. 18-20 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Бер керсәң, (1)аннан аерыла алмыйсың”, (2)- дип әйтәләр Интернет турында.

Җавап: .

В8. 2-4 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .

В9. 21нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: .

В10. 10нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап: .

В11. 5нче җөмләдә (...) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап: .

В12. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Күзгә, (1) хәтергә зыяны да – (2) интернетның тискәре сыйфатлары. (3)

Җавап: .



10 кл татар теленнән тест

2 вариант

1 нче бүлек.

Чын дус.

1)Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. 2)Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. 3)Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр, урамда да бергә булалар. 4)“Менә ичмасам дуслар!” – диләр алар турында.

5)Укулар тәмамаланырга ай ярым калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. 6)Бу хәбәрне ишетү белән, сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга дәресләр тәмамлангач таралышмаска кушты.

7)Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

8)-Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә, Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул. 9)–Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулы суза?

10)Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. 11)Тик тегесе, ни өчендер, кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыкмады.

12)-Камил (...) ник дәшмисең? 13)Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? – дип сорады Рәсимә апалары, малай партасы янына ук килеп.

14)Камил теләр – теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

-Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.

15) Кемнән – кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. 16)Укытучы апалары сер бирмәде. 17)Иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

-Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.

18) -Рөхсәт итсәгез, мин барам, - диде малай.

19) -Синең мәктәпкә килгәнеңә дә ике – өч көн генә, Кәрим белән танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

20)-Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли. 21)Аның белән без Кәримне тиз терелтербез. 22)Ышаныгыз...

23)Ихлас күңелдән яңгыраган сүзләр умарта кортыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.24) Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

-Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең!, -генә дия алды.


А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Камил шифаханәгә бара алмавын ничек аңлата?

1) Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

2) Минем спорт секциясенә барасым бар.

3) Камил теләр – теләмәс кенә урыныннан торды.


4) Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

1) Йөрергә сүзендә икенче иҗектә килгән (э) авазы (ө)ләшеп әйтелә.

2) Рәхмәт сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.

3) Мәктәп сүзендә әйтелеш белән язылыш аерылмый.

4) Шифаханә сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта яралашалар.

А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

1) урам

2) дәрес

3) хәбәр

4) кеше

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1) чын кеше

2) ихлас күңел

3) спорт секциясы

4) яңа укучы

А5. Шәфкать сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

1) Һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне нечкәртү өчен

3) тартыкны нечкәртү өчен

4) аеру билгесен белдерү өчен

А6. Ясалма сүзне билгеләгез.

1) арткы

2) кыска

3) ике – өч

4) кеше

А7. “Камил белән Кәрим – аерылмас дуслар” җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1)Карим и Камиль – лучшие друзья.

2) Карим и Камиль – закадычные друзья.

3) Карим и Камиль – истинные друзья.

4) Карим и Камиль – верные друзья.

А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) мәктәпкә килү

2) сыйныфны тынычландыру

3) ихлас күңел

4) иртәгә бару

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән тезмә фигыльнең төрен билгеләгез. Рөхсәт итсәгез, мин барам.

1)сыйфат фигыль

2) шарт фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А10. Чын кеше сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) близкий человек

2) умный человек


3) настоящий человек

4) хороший человек

А11. Җөмләнең баш бикәкләрен табыгыз.

Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр.

1)Камил инде дигәндәй

2) малай ягына төбәделәр

3) карашларын төбәделәр

4) барысы да төбәделәр

2 нче бүлек

В1. 5 нче җөмләдән бетәргә сүзенә синоним булган берзәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: . .

В2. 1 нче җөмләдән дошманнар сүзенә антоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: . .

В3. 18 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап : . .

В4. 9 нчы җөмләдән санны табып языгыз.

Җавап: . .

В5. 11 – 13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: . .

В6. 22 – 24 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: . .

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларың языгыз.

Барысы да, (1) Камил инде дигәндәй (2) карашларын малай ягына төбәделәр.(3)

Җавап : . .

В8. 15 – 17 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләләрнең номерын языгыз.

Җавап : . .

В9. 18 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: . .

В10. 16 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап : . .

В11. 12 нче җөмләдә (...) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап : . .

В12. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.

Камил теләр – теләмәс кенә урыныннан торды, (1)үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

-Минем спорт секциясенә барасым бар, (2)безнең тренер бик усал, (3)- диде.

Җавап: . .



10 кл татар әдәбиятыннан еллык тест


А1. Татар әдәбияты тарихының 19 нчы йөзгә кадәрге чорын Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты тәшкил итә. Фәндә аны кыскалык өчен еш кына ничек йөрткәннәр?

А) Урта гасыр әдәбияты

Б) 19 нчы йөз әдәбияты

В) 20 нче гасыр башы әдәбияты

А2. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” (1069) зур күләмле шигъри поэма атамасының мәгънәсен әйтегез.

А) “Бәхет китабы”

Б) “Бәхетлеләр китабы”

В) “Бәхетлеләр өчен китап”

А3. Болгар чорыннан безгә килеп җиткән иң мәшһүр истәлекләрнең берсен атагыз.

А) “Диване лөгатет - төрк” (Төрки телләр сүзлеге – 1072-1074)

Б) “Котадгу белек” (Бәхет китабы - 1069)

В) “Кыйссаи Йосыф” ( борынгы рун ядкяре, 1212-1233)

А4.Бу поэма керештән (анда Алла, Мөхәмәд пәйгамбәр, беренче хәлифләр мактала), төп өлеш һәм бетемнән (“Хатимә”дән) гыйбарәт. Әсәр “фасыл”лардан, ягъни бүлекләрдән тора. Поэма ничек атала?

А) “Диване лөгатет - төрк” (Төрки телләр сүзлеге – 1072-1074)

Б) “Кыйссаи Йосыф” ( борынгы рун ядкяре, 1212-1233)

В) “Котадгу белек” (Бәхет китабы - 1069)

А5. Алтын Урданы төзүче төп сәяси һәм хәрби көч Батый җитәкчелегендәге татарлар була. Шуңа мөнәсәбәттә нинди атама киң таралыш таба?

А) болгарлар

Б) татарлар

В) кыпчаклар

А6. “Хөсрәү вә Ширин” ( Котб – якынчы 1297), “ Мәхәббәтнамә” (Хәрәзми - 1353), “Нәһҗел - фарадис” (Мәхмүд Болгари - 1297), “Җөмҗөмә солтан” (Хисам Кятиб - 1369)

А) Борынгы чор әдәбияты

Б) Алтын Урда чоры әдәбияты

В) Казан ханлыгы чоры әдәбияты

А7. Сәиф Сараи (1321-1396) иҗат иткән әсәрне әйтегез.

А) “Хөсрәү вә Ширин”

Б) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

В) “Ләйлә белән Мәҗнүн”

А8. “Идегәй” – татар халык иҗатының таҗы, күләмле фольклор әсәрләрнең иң борынгыларыннан берсе. Жанры буенча ул ....

А) газәл

Б) кыйсса

В) дастан

А9. Казан ханлыгы чоры татар әдәбияты вакыт һәм җирлек ягыннан киң төшенчә итеп карала. Ул ничәнче гасырларга кадәрге татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятны үз эченә ала?

А) якынча XV гасыр урталарыннан XVI гасырга кадәрге

Б) якынча XV гасыр башыннан XVII гасырга кадәрге

В) якынча XV гасыр урталарыннан XVII гасырга кадәрге


А10. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмаларының авторы кем?

А) Габделмәҗид (XIV йөз – 1410 нчы елдан соң)

Б) Сәйф Сараи (1321-1396)

В) Мөхәммәдьяр (якынча 1497-1549)

А11. XVII йөз шигъри әсәрләргә дә ярлы. Бу дәвернең төп шагыйрьләрен атагыз.

А) Мөхәммәд Әмин һәм Шәрифи

Б) Хәсән Кайгы һәмӨмми Камал

В) Мәүлә Колый һәм Габди

А12. XVIII йөз әдәбиятындагы жанрларны әөтегез.

А) сәяхәтнамә һәм хикәят

Б) мәрсия һәм мәдхия

В) газәл һәм хикмәт

А13. Бу роман төп каһарманнарның берсе булган Зөләйханың серле үлеме белән башлана. Бу гадәттән тыш хәл күпләрне төтрәндерә, һәм алга таба барлык вакыйгалар диярлек шуңа мөнәсәбәттә бәян ителә. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет “10 елга каторга хезмәтенә хөкем ителә”. Әмма тиз арада шик Мусаның танышы Габденнасыйрга төшә. Тикшерү дәвам итә. Мәрхүмәнең әнисенә язылган хаты исә фаҗиганең чын асылын күрсәтә: баксаң, Зөләйха үз-үзен үтергән икән. Алга таба вакыйгалар

чишелеше башлана: Муса төрмәдән азат ителә һәм Хәдичәгә өйләнә. Ә инде мәкерле эш-гамәлләр кылган Габденнасыйр, үз гаебен аңлап, агу-зәһәр эчеп үлә. Әсәрнең авторы һәа әсәр исеме.

А) Гаяз Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”

Б) Заһир Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”

В) Фатих Әмирхан “Хаят”

А14. Гаяз Исхакыйның кайсы әсәрләрендәге геройлар рус милләтеннән булган Анна һәм мулла булырга әзерләнгән татар егете Шәмси.

А) “Өч хатын белән тормыш”

Б) “Ике гашыйк”

В) “Ул әле өйләнмәгән иде”

А15. Ул әдәби герой Төркиядә укып кайткан. Хәзер үз авылында балалар укыта. Игенчелек, сәүдә белән дә шөгыльләнә. Яшь мөгаллим яңалыклар белән дә танышып бара, “Тәрҗеман” газетасын да даими укый. Шушы ук авылның Бикбулат исемле карт мулласы аннан көнләшә, аны авыл җәмәгатьчелеге каршында көлкегә калдырырга уйлый. Әмма егетнең төпле җаваплары, акыллылыгы, сабырлыгы аның ниятләренә чик куя. Геройный исемен һәм әсәрне атагыз.

А) Гаяз Исхакый “Ул әле йөләнмәгән иде”

Б) Заһир Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”

В) Муса Акьегет “Хисаметдин менла” романы




А16*.”Мәхәббәт” мәңгелек тема. Әдәбиятта бу темага кагылышлы нинди әсәрләрне беләсез? Мисаллар китерегез һәм үзегез “Мәхәббәт – илаһи көч” темасына кечкенә күләмле хикәя языгыз.


А17*. Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 еллык юбилей узды. Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез? Шуларны языгыз.



Автор
Дата добавления 22.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Тесты
Просмотров49
Номер материала ДБ-094247
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх