Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Тесты / Тестовые задание "Контрольные работы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Тестовые задание "Контрольные работы"

библиотека
материалов

Татар теленнән еллык йомгаклау котроль язма эш текстлары.






5 класс

Диктант

Күгәрчен сынавы

Күрше карт күгәрченнәр тоту белән шөгыльләнә. Аларны ул үзендә асрамый, гади генә читлекләр ясап, шул читлекләр белән бергә урам малайларына бүләк итә. Шулай сыный ул аларны. Малайлар бу хакта белмиләр. Кайберләре күгәрченнәрне кызганып, күккә җибәрәләр. Аларга карап , күрше карты сөенә, димәк, бу бала олы җанлы, әйбәт күңелле булып үсә. Өендә калдырып, читлек эчендә тәрбияләргә, шуннан кызык табарга тырышкан малайларга карап көенә ул. Ниндидер кысанлык бар бу балаларның күңелендә, дип уйлый.

Әнә бүген дә ул күгәрченнәр тотарга китеп бара. Бүген сынау тагын кайсы малай өстенә төшәр икән инде? (87 сүз.)

(Галимҗан Гыйльмановтан)

Бирем.

1 вариант

1. Составында бары тик саңгырау тартыклар булган сүзләрне табып, асларына сызарга.

2. Ясап сүзенә фонетик анализ ясарга.


2 вариант

1. Составында бары тик яңгырау тартыклар булган сүзләрне табып, асларына сызарга.

2. Сөенә сүзенә фонетик анализ ясарга.


Сукыр абый

Өстенә соры пальто кигән, кулына кәкре башлы бер таяк тоткан бер сукыр абый урам уртасында тукталып калган. Үзе елмая. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Ул йөзен борган якка карасам, кар өстендә чыр-чу килеп бала- чага уйный. Ерык авызлары, кызарган йөз, очкынлы күз карашлары, чынлап та, күпләрне елмаеп узарга мәҗбүр итә. Ләкин абый сукыр бит! Коточкыч караңгылыктан башка ул берни дә күрми ич!.

Ә балалар уйный да уйный... Озак кына басып торганнан соң, сукыр абый, таягы белән юлны капшый-капшый, әкрен генә китеп барды. Очраган кешеләр аңа ерактан ук сәлам бирәләр, хөрмәт итеп юл сабалар. Моны күргәч, миңа бик рәхәт, җиңел булып китте. (101 сүз.)

(“Ялкын” журналыннан)

Бирем.

1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне иҗекләргә аерырга 1әм юлдан-юлга күчерергә.

1 вариант

Өстенә, соры сүзләренең язылышын аңлатырга.


2 вариант

Йөзен, очкын сүзләренең язылышын аңлатырга.


Кар бөртекләре

Кар яуганда, тәрәзәдән күзләремне ала алмыйм. Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем җыр димәс?! Урам буйлап үткән саен күңелем яңа җыр дулкыны белән тула. Саф, салкын һава сулап, күкрәгеңә шифасын аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә, учларыңа күбәләк кар килеп куна.

Кар ява! Кар өстендә эзләр калдырып, кешеләр каядыр ашыга.

Кар ява, яусын, әйдә. Шатлыклар чиксез булсын. (72 сүз.)

(К. Шәфыйковадан )

Бирем.

1 вариант. Аклык, шифалы, күкрәгенә сүзләренең ясалышы буенча төрләрен билгеләргә.


2 вариант. Ап-ак, шатлыклар, керфекләреңә сүзләренең ясалышы буенча төрләрен билгеләргә.





























6 класс

Урманнарны саклагыз!


Басу белән урман бер-берсеннән аерылгысыз. Без аларны һәрвакыт бердәй итеп күз алдына китерәбез.

Кешеләргә иген үстерүгә булышкан өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган урман полосаларының да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз! (Натуралист язмаларыннан) (89 сүз)































7 класс

Диктант

Ихтыяр көче.

Кеше тормышында ихтыяр көче искиткеч зур әһәмияткә ия. Халкыбыз: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - ди. Монда сүз ихтыяр көче турында бара. Ул кешедә кинәт барлыкка килми. Аны кечкенәдән үк тәрбияләргә отышлы. Ихтыяр көче кешене шәхес итә, тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгарга булыша. Кыен вакытларда югалып калмас өчен, ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Мәсәлән, кайбер укычыларга физика, математика, химия фәннәре җиңел бирелми. Әмма ихтыяр көченә ия булганнар әлеге фәннәрне яхшы үзләштерә башлыйлар.

Тормышта ихтыяр көченә ия булмаганнарга бик кыен.

Үзеңдә ныклы ихтыяр көчен тәрбияләргә мөмкин. Аны кечкенәдән, мәктәп елларыннан ук башларга кирәк. (91 сүз.)

(М. Әхмәтҗановтан)


Бирем.

1 вариант.

Ихтыяр көче кешене шәхес итә, тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгарга булыша, җөмләсенә тулы морфологик-синтаксик анализ ясарга.


2 вариант.

Әмма ихтыяр көченә ия булганнар әлеге фәннәрне яхшы үзләштерә башлыйлар, җөмләсенә тулы морфологик-синтаксик анализ ясарга.


Диктант.

Табигатьнең алмашыну чоры

Югарыдан аккан кызгылт болытларга утырып, Җәйбикә көзгә юлга чыкты. Җәйнең ияләшкән урыннарын ташлап китәсе килми бугай. Ул, үзе турында матур истәлекләр калдырырга тырышып, яшел пумаласын кояшның алсу нурларына манып ала да чияләрнең, алмаларның битләренә җете буяулар сөртә. Тирә-якта гаҗәеп матур күренеш барлыкка килә. Җәй белән көз арасындагы күзгә күренмәс таңда ниндидер рәссам яши сыман. Ул табигать дип аталган олы картинасына һәр мизгелнең берәр яңа төсмерен кертеп тора. Бу үзгәрешләр әле зур останың иҗат вакытында күзгә чалынмый. Алар бары тик эш тәмамланып беткәч кенә бөтен матурлыгы белән күзгә ташлана.

Яратам мин табигатьнең менә шундый алмашыну чорын. Мондый чакта һич өйдә утырасы килми. Күңел яңалык һәм маҗаралар эзли. (107 сүз.)

(Ф. Яруллиннан)

Бирем.

1 вариант. Җәйнең ияләшкән урыннарын ташлап китәсе килми бугай, җөмләсеннән сүзтезмәләрне аерып чыгарырга һәм тикшерергә.

2 вариант. Бу үзгәрешләр әле зур останың иҗат вакытында күзгә чалынмый, җөмләсеннән сүзтезмәләрне аерып чыгарырга һәм тикшерергә.


Диктант.

Чын дуслык.

Яхшы кешенең дуслары күп була. Һәрвакыт үзен генә кайгырткан, тар күңелле кешене чын дус итүе кыен. Кайберәүләр турында: “Ай, аның дуслары күп!” – диләр. Бу бик зур мактау сүзе булып яңгырый. Киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел кешеләрнең дуслары күп була бит! Андыйлар үз тирәләренә дә яхшы кешеләрне җыялар, иптәшләрен үзара таныштырып, якынайтып бетерәләр. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!” – ди халык. Димәк, бер кешенең йөз дусты була ала. Бу – гаҗәп яхшы!

Чын дуслык ул – башка берәүгә яраклашып яшәү генә түгел. Була шундый очраклар: шактый вакыт дус булып йөргән берәүнең кимчелекләре күренә башлый. Чын дус үзенә якын кешенең хаталарын бетерергә тырыша. Ул моны шундый сак эшли ки, дустының ачуы да килми, күңеле дә рәнҗеми. (113 сүз.)

(М. Маликовтан)


Бирем. Билгеләнгән җөмләдәге тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлатырга.

1 вариант. Иптәшләренә сүзенә морфологик-ситаксик анализ ясарга.

2 вариант. Кимчелекләре сүзенә морфологик-ситаксик анализ ясарга.
























8 сыйныф.

Ат гомере


Мөслим якларында шундый тарих сөйләделәр. Тирә - якта үзенең җитезлеге, елгырлыгы, матурлыгы белән дан тоткан бер ат тәмам картаеп, эшкә ярамас хәлгә килгән: күзләре начар күргән, тояклары сызлаган, тешләре коелган. Әмма бу изгеләштерелгән атны чалырга авылда беркемнең дә кулы бармаган. Ул шулай интегеп яши биргән.

Бер көнне “Ялкын” (атның кушаматы шулай икән) үз абзарыннан чыккан да утлап йөрүче атлар көтүе янына барган, яңакка яңагын куеп, башка атлар белән саубуллашып чыккан, аннары, инде күптән күрелмәгәнчә, юыртып киткән. Шулай чабып барган-барган да таш абзар почмагына ташланган. Аңа сокланып карап торган кешеләрне гаҗәпкә калдырып, гөрселдәп, җиргә авып та төшкән. Шул рәвешле, яшен яшәгән, эшен эшләгән, данын яулаган ат үзен үзе һәлак иткән.

Кызганмадым, сокландым мин аңа. (Г. Гыйльмановтан) (110 сүз.)


Март

Күге дисәң, йөз чыту белми нурланып, кыр һәм болыннары дисәң, якты чаткыланып, күзне камаштыра.

Бүген Кыш бабай сине күпсенде, ахры. Кичен суытты, төн килгәч, чиктән ашты. Елгаларда бозны, урманда агачны, өйләрдә бүрәнәне шартлатты. Иртәгесен генә, бераз йомшартып, гайрәтен киметте. Шуннан инде ак кары белән куркытты: карны ул, бер дә жәлләмичә, бүрек-бүрек ыргытты. Матур яз кире чигенә, Кыш бабай кире килә кебек тоелды.

Ишелеп яуган кар көн уртасында басылды. Биек күктә яктырып, зәңгәр тәрәзәләр ачылды, күңелле итеп, кояш карады, суыкның эзе дә калмады.

Өй тирәсендәге тавыклар март аеның “чыпчык эчәрлек” суын йоткалап алды. Сыерлар, кояшка сыртларын куеп, изрәп торды. Бала-чага, чыр-чулап, шатланышып, тамчы суларында ак “куян” тотты. Кич булгач, Кыш бабай тагын күзен ачты. Әлеге якты тамчыларга карады. Аларны туңдырып, түбә буйлап тезә башлады.

Язны агачлар да сизде. Күләгә яктан шактый тар, кояшлы яктан киң булып, тирәләре ачылды. Бүрәнкәләрдә былтыргы үләннәр күренде.

Бирем. Тулы синтаксик анализ ясарга.

1 вариант. Өй тирәсендәге тавыклар март аеның “чыпчык эчәрлек” суын йоткалап алды.

2 вариант. Сыерлар, кояшка сыртларын куеп, изрәп торды.








9 класс

Контроль диктант

Бала

Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф, бик гаҗәпләнеп, янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы, аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары 
оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы. (151сүз)

Әмирхан Еникидән

Бирем. 1. Тезмә кушма җөмләләрне табып, җөмлә чикләрен билгеләргә, схемасын сызарга.





























10 класс

Хезмәт


Кыйммәтле ташларны ялтыратыр өчен, станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен, мичләрдә яндыралар. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә ничә корал кулланалар. Ә язучының миче дә, коралы да, станогы да – сизгер күңеле белән камилләшүне белми торган каләме. Башка эшләрнең авырлыгын машиналар җилкәсенә күчерәләр, заманалар алга киткән саен, кешене ялыктыргыч эшләрдән азат итәләр. Бары тик язучы хезмәте генә шул килеш кала.

Бары тик игенче хезмәте генә язучы хезмәтенә беркадәр охшаштыр.

Игенче дә бит, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, җирне никадәр кадерли: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра... Икмәге өлгерсә - җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый.

Ә шагыйрь? Шагыйрь кулга китап кергәч тә тынычлана алмый әле. Укучылар ничек кабул итәрләр, китапның гомере озын булырмы? Әсәрләр кешеләр күңеленә хуш килерме? (Ф. Яруллин) (137 сүз)



Бирем:

Текстта күтәрелгән проблеманы ачыклагыз. Текстка карата үзегезнең фикерегезне языгыз.










11 класс


Кырмыскалар.

Кырмыскаларның тырышлыгы турында бик күп мактау сүзләре әйтелгән. Чыннан да, кырмыскаларның һәркайсы эштә. Табыш – уртак. Очраган бер бөҗәкне сырып алалар, тешлилиәр, өстенә кислота сибәләр дә ояларына өстериләр.

Кырмыскалар урманның билгеле бер җирен саклыйлар. Бигрәк тә, җирән кырмыскалар файдалы. Җәй буена бер оя кырмыска биш миллион корткычны юк итә. Ә кошлар белән чагыштырсак? Бер песнәк көненә биш йөз – алты йөз корт, ә тукран меңгә якын бөҗәк чүпли. Кырмыскалар юк иткән бөҗәкләр саны дистәләрчә тапкыр артыграк булып китә.

Кырмыска белән кем көч сынаша алыр икән? Фил үз авырлыгы кадәр йөкне күтәрә алмый. Кырмыска үзеннән берничә тапкыр авыррак бөҗәкне җилтерәтеп күтәреп бара!

Әмма кырмыскаларның дошманнары да юк түгел. Алар белән кошлар, керпеләр, тычканнар, бакалар туклана. Еш кына кырмыскаларга кешеләр дә зур зыян китерә. Кайберәүләр кырмыска оясын туздыралар да анда купкан ыгы-зыгыны карап торалар. Балыкчылар кайчак кырмыска курчаклары белән балык тоталар. Табигатькә нинди зур зыян!

Бирем:

Текстта күтәрелгән проблеманы ачыклагыз. Текстка карата үзегезнең фикерегезне языгыз.
























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Тесты
Просмотров66
Номер материала ДБ-322487
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх