Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Тезис по татарской литературы на тему "Г.Тукайның Уральскидагы тормышы"

Тезис по татарской литературы на тему "Г.Тукайның Уральскидагы тормышы"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Г.Тукайның Уральскидагы тормышы һәм эшчәнлеге.

37 нче гимназия

Сморчкова Анастасия, 8 класс

Җитәкче: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Низамиева Н.Г.



Һәр ел саен гимназиябездә “Без-россиялеләр” программасы буенча Талантлар форумы үтә. “Туган тел”проекты буенча күренекле язучыларның, шагыйрьләрнең, галимнәрнең, рәссамнарның һәм башка күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышасың.

Бу хезмәт татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана.

Г.Тукайның тормыш юлын 3 чорга: Кырлай, Уральск һәм Казан чорына бүлеп карыйлар. Эшемнең темасы “Г.Тукайның Уральскидагы тормышы һәм эшчәнлеге”.

Г.Тукайның Уральск чоры үз эченә 1895-1907 нче елларны ала.

1895 нче елның башында әтисенең бертуган сеңлесе Газизә Габдулланы Уральскига алдыра.

Монда ул “Мотыгия ” мәдрәсәсендә укый. Белемгә сусаган Тукай өчьеллык рус мәктәбенә укырга керә, рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. А.С. Пушкин, Лермонтов шигырьләрен яратып укый, Крылов мәсәлләрен татарчага тәрҗемә итә.

1902 нче елда шигырьләр иҗат итә башлый.Ләкин бу шигырьләре сакланмаган. Шагыйрьнең шигырьләре һәм мәкаләләре беренче тапкыр 1905 нче елда кулъязма “Әлгасрелҗәдит” журналында чыга. Булачак шагыйрьгә Мотыйгулла хәзрәт (әтисе белән бергә укыган) шигырь серләренә төшенергә ярдәм итсә, Камил Мотыгый аларны чыгаруда булыша.

1904 нче елда типографиядә эшли башлый. 1905 нче елның 26 нчы ноябрендә “Фикер” газетасы чыга.Г.Тукай газетада төп эшне алып бара, шигырьләр, хикәяләр һәм мәкаләләр яза. Әлеге газетның беренче санында “Мужик йокысы” дигән шигыре басыла бу шигырь беренче тапкыр

Г. Тукаев имзасы белән чыга. Г.Тукай иҗатының башлангыч чорында мәдхияләр язу белән мавыккан.

1906 нчы елның декабрендә Г.Тукай мәдрәсәдән “Казан” кунакханәсенә торырга күчә.1907 нче елның 11 нче мартында әдәби- музыкаль кичәдә “Теләнче ” шигырен укый, ә соңыннан “Төрек маршы”дигән җыр башкара. (Ул җырларга ярата. Тавышы йомшак кына матур тавыш була).

6 нчы майда “Пар ат” шигырен яза.

1905-1907 нче елларда газет-журналларда басылган кайбер шигырьләре:

Шигырьнең исеме

Кайда басылган?

Вакыты

1905 нче ел

Мужик йокысы”

“Фикер”газетасы, №1

26 нчы ноябрь

“Хөррият хакында”

“Фикер”газетасы, №3

11 нче декабрь

“Дусларга бер сүз”

“Фикер”газетасы, №4

18 нче декабрь

“Иттифак хакында”

“Фикер”газетасы, №5

25 нче декабрь

1906 нчы ел

“И каләм”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№2

15 нче февраль

“Яз галәмәтләре”

“Фикер”газетасы, №10

12 нче март

“Ифтирак соңында”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№3

15 нче март

“Пушкинә”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№4

15 нче апрель

“Кечкенә генә бер көйле хикәя”

“Фикер”газетасы, №18

17 нче май

“Дәрдемәнд дәгелмием?”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№5

20 нче май

“Хатирәи “Бакырган”

Уклар”журналы,№1

июнь

“Сорыкортларга”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№7

20 нче июль

“Татар кызларына”

Уклар”журналы,№2

июль

“Пушкиннан”

Уклар”журналы,№3

август

“Мөхәрриргә”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№8

15 нче август

“Государственная думага”

“Фикер”газетасы, №39

22 нче октябрь

1907 нче ел

“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”

“Фикер”газетасы, №4

28 нче гыйнвар

“Хөрриятә”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№2

5 нче февраль

“Теләнче”

Әлгасрел-җәдит”журналы,№3

1907 нче ел

“Пар ат”

“Фикер”газетасы, №4

6 нчы май

“Шүрәле”

-

1907 нче ел


1907 нче елда татарча газет- журналлар чыгу туктатыла.

1907 нче елның сентябрендә Габдулла Тукай Казанга чыгып китә...

Уральскида Габдулла Тукай 12 ел яши һәм монда ул шагыйрь буларак таныла.

Тукайның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Уральскида Тукай торган йортка, укыган мәдрәсәсенә, ул эшләнгән “Уралец” типографиясенә мемориаль такталар эленгән. Уральскның бер урамы Габдулла Тукай исемен йөртә.Өлкә матбугаты басыла торган типографиягә Г.Тукай исеме бирелгән. Шагыйрьгә һәйкәл куелган һәм Г.Тукай музее ачылган.






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 24.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров150
Номер материала ДВ-283693
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх