“Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.”

Предпросмотр материала:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

·         Оештыру моменты. 1

·         Белемнәрне тигезләү. 1

·         Төп өлеш. 1

·         1.Сайланма диктант. 1

·         2.Кагыйдә чыгару. 1

·         3. Ныгыту. “Дәвам ит уены”. 2

·         4.Ял минуты. 2

·         5.Дәреслектән күнегүләр эшләү. 2

·         6.Хәтер диктанты. 2

·         7.Яз турында әңгәмә. 2

·         8.Яз турында, тиңдәш кисәкләр һәм теркәгечләр кертеп ике җөмлә яз. 2

·         9.Өстәмә биремнәр үтәү: 2

·         10.Өй эше (кагыйдәне ятларга, әниеңне туган көне белән котлап открытка яз,тиңдәш кисәкләрне дә куллан.) 2

·         Дәресне йомгаклау. 2

 

Тема: “Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.”

Максат: 1)тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;

2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3)игътибарлылык һәм фәнгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, диктантлар җыентыгы, карточка белән биремнәр, теркәгечләр язылган карточка, Н.Гайсинның “Яз килә” шигыре.

Дәрес барышы

 Оештыру моменты.

 Белемнәрне тигезләү.

1.Матур язу.(Уу, Үү хәрефләренең язылышы)

 Ура,суга, җилгәрә

 Үзе тияп җибәрә.(Комбайн)

2.Үткәнне ныгыту.

-Ия белән хәбәрне тап, алар турында нәрсә әйтә аласың?

(Тиңдәш ия һәм тиңдәш хәбәр кагыйдәсен искә төшерү)

 Төп өлеш.

1.Сайланма диктант.

Ат, сыер, эт, мәче, сарык, кәҗә - йорт хайваннары.

Укучылар тырышып укыйлар һәм өлкәннәргә ярдәм итәләр.

Азат, Рөстәм һәм Гөлнур лагерьда булдылар.

Болында ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.

Гөлия ашады, ләкин өстәлне җыярга ашыкмады.

(Тиңдәш кисәкләрне сайлап яз.)

2.Кагыйдә чыгару.

 Диктантны яңадан уку. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнешенә анализ ясау.(Санау      интонациясе,һәм, ә, әмма, ләкин теркәгечләре.) Теркәгечләр язылган карточкаларны   тактага элү.

-Укыганда игътибар иткән булсагыз, нинди тыныш билгеләре куелган? (Өтер)

-Димәк, санау интонациясе белән бәйләнгәндә тиңдәш кисәкләр арасында, ә, әмма, ләкин теркәгечләре алдыннан өтер куела ,ә һәм теркәгече алдыннан куелмый. (Дәреслектән кагыйдәне уку.)

3. Ныгыту. “Дәвам ит уены”.

-Уку дәресе күңелле һәм ... (кызык үтте).

-Бүген көн аяз әмма ... ( суык).

-Бүген дәрестә укыдык, яздык, ләкин ...(рәсем ясамадык).

-Мәктәпнең һәрбер җирендә дә чисталык һәм ... (тәртип).

-Роза чәчәге матур, әмма ...(чәнечкеле).

-Айгөл матур, сөйкемле,... (тырыш кыз).

-Әнием ягымлы, назлы, ләкин ... (кырыс та).

4.Ял минуты.(Яфрак шаулый, яңгыр ява, яшен яшьни, күк күкри.)

5.Дәреслектән күнегүләр эшләү.

    -59-60 нчы бит күнегү 89 (тиңдәш кисәкләр белән теркәгечләрне күчереп яз).

             -60 нчы бит күнегү 90 (тыныш билгеләрен куеп яз).

6.Хәтер диктанты.

   “Яз килә”

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк,каз,

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.(Н.Гайсин)

(Ия белән хәбәргә сыз, тиңдәш кисәкләр бармы?)

7.Яз турында әңгәмә.

8.Яз турында, тиңдәш кисәкләр һәм теркәгечләр кертеп ике җөмлә яз.

9.Өстәмә биремнәр итәү:

     -тиңдәш кисәкләрне куй;

     -тыныш билгеләрен куй;

     -кушма җөмләләрдән гади җөмләләр ясап яз.

10.Өй эше (кагыйдәне ятларга, әниеңне туган көне белән котлап открытка яз,тиңдәш кисәкләрне дә куллан.)

Дәресне йомгаклау.

-Дәрестә нәрсә эшләдек? Сезгә нәрсә кызык булып тоелды? Дәрестәге кәефеңне төсле карандаш белән билгелә.

 

 

 

Краткое описание материала

“Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.”

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хузяхметова Гульнур Мансуровна

учитель начальных классов

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 9947
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 9947
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хузяхметова Гульнур Мансуровна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~120

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: