Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыТылсымлы сүзләр сыйныфтан тыш чара

Тылсымлы сүзләр сыйныфтан тыш чара

Скачать материал

Тылсымлы сүзләр.

Максат: 1. Балаларны матур сөйләм белән сөйләргә күнектерү.

                        2. Тылсымлы сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга

                          өйрәтү.

                        3. Олыларга, иптәшләреңә һәм кечкенәләргә ихтирам

                          көчен уяту.

                         4. “ Яхшы сүз җанга рәхәт” дигән мәкальнең мәгънә-

                              сен ачу.

Җиһазлау:  Алда “ Яхшы сүз җанга рәхәт” мәкале куелган. Презентациядә башка мәкальләр дә язылган.

1.    Бер рәхмәт мең бәладән коткара.

2.    Яхшы сүз-җан азыгы.

3.    Яхшылыкның кадерен ил белер.

4.    Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне

Яхшы сүз җанга рәхәт- ди халык.Дөрестән дә кешегә ягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, кешенең күңеле күтәрелә, аңа җиңел булып китә. Җанга рәхәт яхшы сүзләр нинди сүзләр соң алар?

-         ( Исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, һ.б).

-         Бу сүзләрне нинди сүзләр диләр?

-         Тылсымлы сүзләр.

Тылсымлы сүзләрне белү генә җитми әле, балалар. Аларны дөрес итеп куллана белергә дә кирәк. Менә бүген тылсымлы сүзләрне дөрес итеп куллана белергә өйрәнәбез.

Хәзер без сезнең белән Тылсымлы сүзләр белән бергә сәяхәт итәрбез.

 Мин сезгә хәзер бер мәктәптә булган вакыйга турында сөйләргә телим.

 Кич иде. Дәресләр бетү белән укучылар таралышкан, укытучылар да кайтып киткәннәр. Класста беркем юк. Бары тик бер почмакта искерәк ручка гына бик

тырышып класс эчен күзәтеп ята иде.Кинәт ул кара савыты янына йөгереп килде дә:

-         Әйтегез әле, сез бернәрсә дә ишетмисезме?

-         Гадәттә бу вакытта китаплар тыныч кына торалар иде. Анда нәрсәдер бар,-дип гаҗәпләнде кара савыты. Дөрестән дә китаплар белән нидер булган иде. Шкафтан китап битләре кыштырдаган, пышылдаган тавышлар ишетелә иде. Кинәт шкафтан кечкенә генә кешеләр чыга башлады, берәм-берәм идәнгә сикерделәр.

-         Кемнәр болар, кемнәр? Ә мин  боларны беләм, күргәнем бар. Болар бит сүзләр.

-         Мин дә бит аларны яхшы беләм.Каләмем исән чакта аларны бик күпләп язарга туры килә иде,- дип исенә төшерде ручка- кызык, нәрсә эшләргә җыеналар икән алар.

( Ручка белән Кара савыты бер почмакка посып тыңлап тора башладылар).

-Ә сүзләр укытучы өстәленә җыелдылар да бер-берсен бүлә-бүлә сөйләшә башладылар.

-Ах, бу балалар, ничек безне рәнҗетәләр алар, хаталарны күп ясыйлар,-дип сүз башлады “ Оят” сүзе.

-Менә без шуңа күрә җыелдык та инде. Без балаларга өйрәтергә тиешбез,- дип белдерде “ абый” сүзе.

-Ләкин иң элек председатель сайлыйбыз,-дип ашыктырды “ сәгать” сүзе.

-Мине сайлагыз, мине, -дип кычкырды “ тимер” сүзе.

-Туктагыз әле-дип бүлдерде “алтын”  сүзе. Карагыз әле миңа, ничек матур ялтырыйм мин.Мине бары да ярата,мине сайлагыз. Шунда “Җир шары” сүз башлады.

-Иптәшләр, мин председатель итеп кемне сайларга кирәклеген беләм.Олылар да, балалар да бу сүзне яраталар.Бу- “ тынычлык” сүзе.

Сүзләр бер тавыштан риза булдылар.” Тынычлык” сүзен председатель итеп сайладылар. Сүзне председательгә бирделәр.

-Сез монда ни өчен җыелуыбызны беләсез инде. Ләкин мин монда барыгызны да күрмим әле.Безнең “ Тылсымлы сүзләр” ебез кайда соң? дип сорады ул.Шул вакыт “ Тылсымлы сүзләр” килеп чыктылар. Алар арасында “ Исәнмесез”, “ Хушыгыз”,” Хәерле иртә”, “ Рәхмәт”һ.б.

Алар исәнләштеләр соңа калулары өчен гафу үтенделәр. Сүзләр тагын нәрсә сөйләшкәннәрдер, мин тыңлап тормадым. Соңыннан гына рөхсәт сорап “ Гафу итегез!” “ Мөмкинме?”,” Рөхсәт итегез!”- дигән тылсымлы сүзләр керәләр. Укучылар бу тылсымлы сүзләрне хөрмәт йөзеннән басып каршы алалар.

-Кемнәр безгә кунакка килгәннәр?

-Тылсымлы сүзләр

- Ягез әле, бергәләп “ Тылсымлы сүзләр “ белән танышып алыйк.( укучылар тәртибе белән укыйлар, сүзләр баш ияләр).

-Бәлки сез аларны үзегез дә әйткәнегез бардыр.Шуны тикшерү өчен бер уен уйнап алыйк. Бу уенда “ Тылсымлы сүзләребез” сезне тикшереп исәпләп барачаклар.

1 рәт : Өйдә кулланыла торган “ Тылсымлы сүзләр”.

2 рәт: Мәктәптәге “ Тылсымлы сүзләр”

3 рәт: Урамда һәм шәһәр транспортында кулланыла торган тылсымлы сүзләр санарга.( уен уздырыла,йомгак)

-Менә мин хәзер сезнең үз тормышыгызда шушы тылсымлы сүзләрне ничек куллана белүегезне белдем-диде укытучы.

- Ә ни өчен соң бу сүзләрне “ тылсымлы сүзләр” диләр?

- Ә бит бу сүзләр чынлап та тылсымлы. Алар нинди көчле сүзләр.

-Менә бер мисал тыңлап карыйк әле.

- Әти бервакыт ( тылсымлы) кыйммәтле вазаны төшереп ватты. Әби  белән әни аңа ачулы гына карап куйдылар. Ә әти кыюсыз гына аларга карап:

- Гафу итегез, зинһар!- диде. Әби дә, әни дә елмайдылар.

- Зинһар, борчылмагыз, без яңаны, тагын да яхшыракны сатып алырбыз, -диделәр.

-Сез ничек уйлыйсыз? Әби белән әни ни өчен елмаялар?

-Димәк, гафу итегез, зинһар өчен!- дигән сүзләр- тылсымлы сүзләр. Сез аларның көчен күрдегез.

- Әйдәгез әле укучылар, бераз ял итеп алыйк. Музыка тыңлыйк.

- Хәзер халык җырчысы И. Шакировның бер җырын тыңлагыз. Ул үз җырында нинди тылсымлы сүзләр кулланып җырлар икән? ( Саумы, кояш! М. Мозаф. муз,Ә Фәйзи сүз)

-Нинди тылсымлы сүзләр ишеттегез?

- Саумы, кояш! Хәерле иртә! дигән сүзләр.

-Ә менә бу җырда нинди тылсымлы сүзләр кергән ( “ Кичер мине әнкәй, гафу ит! Р. Хәсәнов сүз, Г. Идрисов муз).

Укучылар, сез бик бәхетле чорда яшисез. Әлегә сез укучылар. Ләкин тиздән үсеп, врачлар, эшчеләр, очучылар, төзүчеләр булырсыз. Ләкин кем генә булсагыз да,сез иң элек әдәпле, тәртипле кешеләр булырга тиешсез. Туган илебезгә шундый кешеләр кирәк. Ә “ Тылсымлы сүзләр” әдәплелек юлдашы. Яхшы сүз кешенең күңелен күтәрә, авыр вакытта ярдәм итә. Халык телендә “ Бер рәхмәт, мең бәладән коткара”- дигән мәкаль бар. Халык тагын “ Яхшы сүз-җан азыгы” дип әйтә. Бу мәкальләр тылсымлы сүзләр турында әйтелгәннәр. Сез нинди тылсымлы мәкальләр беләсез?

-         Олыласаң  олыны- олыларлар үзеңне.

-         Яхшының кадерен ил белер.

-         Алтын тутыкмас, яхшылык онытылмас

-         Яхшының үзе үлсә дә, исеме калыр

-         Әйткән сүз- аткан ук

-         Сүзең белән эшең бер булсын.

Тылсымлы сүзләрне безнең бөек татар язучыларыбыз үзләренең шигырьләрендә дә бирәләр.

 Менә Ш. Галиевның “ Тылсымлы көзге” җыентыгыннан берничә шигырьне тыңлап карыйк әле.

                                 “ Рәхмәтләр турында”

Җиргә төшкәч бияләе

Гафур алып биргән иде

Динә аңа “ Рәхмәт”- диде

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәефе килде

Елмайды да

_ Рәхмәтеңә- Рәхмәт!-диде.

                                   Кыз җавапсыз

                                   Калсын диме?

                                   Җавап бирде

                                   _Рәхмәтемә

                                   Рәхмәт өчен

                                   Рәхмәт инде!

Малай аңа башын иде

-         Рәхмәтемә рәхмәт өчен

-         Рәхмәтеңә

-         Рәхмәт- диде.

                                    Дилә көлде

                                     Бик күңелле

                                     Рәхәт иде

                                     -Җиргә төшкән

                                     Бияләйгә

                                     Рәхмәт инде.

-Менә нинди матур шигырьләр беләсез икән? Ни өчен бу шигырьләр күңеллерәк?

- Алар тылсымлы сүзләр белән бизәлгәннәр. Ләкин Тылсымлы сүзләрне белү генә җитми әле, аларны дөрес итеп әйтә белергә дә кирәк.Мин сезгә хәзер бер малайның  Тылсымлы сүзләрне ничек куллануын сөйлим.

...Фәрит әдәпле булырга сүз бирде.

-         Бөтенесен хөрмәт итәм, исәнләшәм,-диде. Икенче көнне Фәрит каравылчы өе алдында бусагада каравылчы бабайны күреп алды.Бабай төне буе постында торып арыган, әле генә йокыга киткән иде.

-         Хәерле иртә бабай!- дип кычкырды Фәрит. Бабай йокы аралаш малайга ачуланды.Ә малай бик гаҗәпләнеп китеп барды. Юлда ул үзе белән бер класста укучы кызны очратып:

-         Тукта, тукта мин синең белән исәнләшергә телим,- дип аның чәченнән тартты. Ә кыз аны төртеп җибәрде һәм үз юлы белән китеп барды.

-         Укучылар, Фәрит тылсымлы сүзләрне беләме?

-         Белә.

-         Ә нигә соң бабай да, кыз да аңа ачуланалар.

-         Шуңа күрә сүзләрне ничек итеп әйтергә кирәк?

( әйтә торган кешегә карап, кычкырмыйча гына әйтергә кирәк).

-Менә икенче укучы болай сөйләшкән:Бер әби бик авыр сумка күтәреп барган.Аның каршысына Марат килгән. Ул әбигә: Әби, мөмкинме, сумкагызны күтәреп барырга? Азапланмагыз, зинһар өчен! Әби аңа елмаеп караган да шунда ук сумкасын Маратка биргән.Әбигә ярдәм итә алуына Марат шатланган.

-Әбекәй, миңа ышанганыгыз өчен, сезгә зур рәхмәт! дип китеп барган.

- Бу малай тылсымлы сүзләрне ничек кулланган? ( ягымлы һәм ышанычлы итеп урынлы)

Ш .Галиевның “ Ике тәүфыйкъ” шигырен сөйлиләр.

-Кем В.Осеевның “ Тылсымлы сүз” дигән мәкаләсен укыды.Бу хикәядә нинди малай турында сүз бара.Павликка тылсымлы сүзләр ничек ярдәм итәләр.

- Укучылар, әгәр теләкләрегез тормышка ашсын дисәгез, кирәкле урында һәрвакыт тылсымлы сүзләр куллана белегез.

                            Уен

Хәзер бер уен уйнап алабыз. Уенда бүген өйрәнгән тылсымлы сүзләрне дөрес куллана белүегез тикшерелә.Мин сезгә хикәя сөйләрмен. Ә сез мин әйтмичә калган кирәкле сүзләрне хор белән әйтергә тиешсез.

-         Таң атты.Кояш үзенең алтын нурларын җир өстенә сибә, кешеләрне иркәли башлады. Азат йокысыннан уянды да кояшка карап

-         Хор: Хәерле иртә!- диде.

Юынды, киенде, иртәнге ашны ашагач Азат әнисенә:

-Рәхмәт!-диде.

Сумкасын алды, өйдән чыгып киткәндә

-         Хушыгыз- диде.

-         Әбисе аңа: Хәерле юл, улым!- дип озатып карап калды. Азат автобуска керде. Буш урынга утырды. Икенче тукталышта бер бабай керде. Азат урыныннан сикереп торды да бабайга: Зинһар! Минем урыныма утырыгыз! – диде. Бабай елмайды һәм аңа: Рәхмәт, улым, акыллы бала икәнсең,- диде. Азатка төшәргә вакыт җитте, ялгышлык белән бер апаның аягына басты һәм шунда ук апага: Гафу итегез, зинһар,- дип гафу үтенде. Менә ул мәктәпкә таба юнәлде. Алда бер әбинең  авыр сумка күтәреп барганын күреп: Мөмкинме, әби сезнең сумканы күтәреп барырга. Яңадан өстәп куйды:

-          Зинһар, рөхсәт итегез!- диде. Әби ирексездән малайга сумкасын бирергә мәҗбүр булды. Әби аңа:Рәхмәт! Дәү үс, улым! –диде. Азат шатланып:- Рәхим итегез!-диде дә саубуллашып китеп барды. Юлда классташларын очратты һәм аларга: “ Исәнмесез”- диде. Класска керер алдыннан ишекне шакыды һәм- мөмкинме класска керергә?-диде. Дәрес беткәч Азат укытучысына: Хушыгыз! Хәерле көн!- диде. Азат көндезге ашны ашады, өстәлне җыештырды, дәресләрен яхшы хәзерләде, сеңлесен бакчадан алып кайтты. Сеңлесе өйдә рәсем ясарга утырды. – Рөхсәт итче миңа, карандашларыңны алырга- диде. Рәхим ит,-диде абыйсы. Әтисе белән әнисе эштән кайттылар. Балалар: Хәерле кич!- диделәр. Кичке ашны ашагач Азат әнисенә Рәхмәт-диде. Юынды, йокларга ятар алдыннан барысына да “ тыныч йокы” теләде. Әйдәгез әле без дә Азатка Тыныч йокы! телик- диде.

       Без сезнең белән бик матур уйнадык. Сез дә Азат кебек һәр җирдә һәр вакытта да тылсымлы сүзләр белән кешенең күңелен күтәрергә тәкъдим итәм. Укучылар, без бүген сөйләшкәннәрне онытмагыз. Һәрвакыт тылсымлы сүзләр кулланырга тырышыгыз. Матур итеп сөйләшергә иптәшләрегезне дә өйрәтегез.

 

 

 

 

                            

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тылсымлы сүзләр сыйныфтан тыш чара"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный аналитик

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 997 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.09.2015 1638
    • DOCX 21.1 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметзянова Римма Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 34913
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 566 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 476 человек

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 250 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 208 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 424 человека

Мини-курс

Основы работы в After Effects

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические основы профессиональной деятельности педагога-психолога

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные медиа: экономика, системы и технологии

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе