Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

библиотека
материалов

Тема “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”

(Интеллектуаль уен)

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар. Без бүген “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән интеллектуаль уен-бәйгегә җыелдык. Бәйгебездә сезне күрүебезгә шатбыз. Без уенчылар белән бергә тел, әдәдият сәнгать дөньясы буйлап сәяхәт итәрбез.

Уен – ул күңелгә куаныч, юаныч бирә торган шөгыль. Уен ул сәләтне үстерү өчен үткәрелә. Бүген без ярышырбыз Уенда үзебезнең дәресләрдә алган белемнәребезне, көчебезне сынап карарбыз. Бәйгедә 2 команда катнаша: 3аб сыйныфы - “Зирәкләр” 1нче команда, 3вг сыйныфы – “Тапкырлар” 2 нче команда. Командалар әзерме? Я, алайса башладык! (Жюри сайлана.)

  1. Командалар белән танышу, сәламләү.

1 команда - “Зирәкләр”

Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр.

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк!

2 команда - “Тапкырлар”.

Ә без исә тапкырлар,

Ярышларда батырлар.

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас!

Командаларның девизы: “Укырга, тырышырга, эзләнергә, табарга!”

1 бәйге: “Зирәк булсаң - әйт тизрәк!”

Зирәкләр” командасына сораулар

1. Кышкы баш киеме.(Бүрек)

2. Гыйнвар аенда ничә көн? (31 көн)

3. Кәҗә белән Сарыкның капчыгында нәрсә бар? (Бүре башы)

4. Көн белән төн арасында нәрсә бар? (Белән сүзе бар)

5. Дәрес беткәч нәрсә башлана? (Тәнәфес)

6. Бер елда ничә ай (12 ай)

7. Хәреф өйрәтүче китап.(Әлифба)

8. Күлмәкне урталай бүлгәч нәрсә була? (Күл һәм мәк сүзләре)

9. Җәй көне нәрсә ява? (Яңгыр)

10. Яз нәрсәгә бетә? (З хәрефенә)

Тапкыр җиңәр, оттырмас!”

Тапкырлар” командасына сораулар

  1. Шүрәле” әкиятенең авторы кем? (Г.Тукай)

  2. Кыш фасылына нинди айлар керә?

  3. Малай башында нәрсә бар? (М хәрефе)

  4. Кайсы айны ашарга ярый? (Май аен)

  5. Татар телендә ничә килеш бар? (6 килеш)

  6. Авыздан аваз ясап буламы? (ы хәрефе урынына а хәрефе куеп)

  7. Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан шәһәрендә)

  8. Су кайда коры була? (Картада)

  9. Елда иң кыска ай.(Февраль ае)

  10. Бер елда ничә фасыл? (4 фасыл)

2 бәйге: “Аш, син кайда пешәсең?” уены

- Дәрес беткәч, малайлар _а_ _ ш _ _ _ _. (чабышалар)

- Аш _ _ _ _ _ аш_ _ пешкән? (Ашыккан, ашка)

- Безгә ул кеше _а _ _ш. (таныш)

- Аягын, _аш_ _ яшерә _аш күлмәге эченә. Ул нәрсә? ( _аш_ _ _ _ ) (Ташбака)

- Без аның белән ашыйбыз. ( _аш_ _)

- Мин аны әйтәм, ә сез җавабын әйтәсез. Ул нәрсә? ( _а _ _ш _ _ _ )

- Без аның белән уйлыйбыз. ( _аш )

- Нинди күмерне ягалар? ( _аш _ _ _ _ _ )

3 бәйге: “К”дан “к”га уены.

Алты хәрефтән торган, “к” хәрефеннән башланып, “к” хәрефенә бетә торган сүзләр уйларга. (Куркак, курчак, карчык, коймак, каймак, күлмәк, капчык, кисмәк, күкрәк, кармак, кәккүк, күзлек һ.б.)

4 бәйге. “Халык әйтсә, хак әйтә”. Хәзер халкыбызның кыска һәм тирән мәгънәле фольклор әсәрләре-мәкальләргә тукталып үтәрбез. Татар халык мәкальләренең икенче өлешен әйтеп бетерергә кирәк булачак.

Тапкырлар” командасына : 1)Кем эшләми, (шул ашамый). 2) Аз сөйлә, (күп эшлә). 3) Калган эшкә (кар ява). 4) Кем арбасына утырсаң,(шуның җырын җырларсың). 5)Сабыр төбе - (сары алтын). 6)Ни чәчсәң ,(шуны урырсың.) 7) Бүгенге эшне (иртәгә калдырма).

8) Эше барның – (ашы бар).


Зирәкләр” командасына : 1)Җиде кат үлчә, (бер кат кис). 2) Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын). 3)Яхшы сүз җанга дәва,(яман сүз җанга яра). 4)Тырышкан табар, (ташка кадак кагар). 5)Туры әйткән котылган, (ялганлаган тотылган). 6) Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың). 7) Күп укыган – (күп белә).

8. Эшләмәгән –( ашамый).

Музыкаль тәнәфес. “Шаян песи баласы” җырын тыңлау.

5 бәйге. “Без кайдан ?” Бирелгән өзекләр нинди шигырьләрдән алынган ?

1. Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.( “Гали белән кәҗә”)

2. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. ( “Кызыклы шәкерт”)

3. Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш. (“Җир йокысы”)

  1. бәйге. Капитаннар ярышы “Өлгер, тиз җавап бир!”. Капитаннарга сүзләр бирелә. Ул сүзләрнең нәрсә аңлатканын бер сүз белән генә әйтергә кирәк.

Тапкырлар” командасы капитанына сораулар


  1. Җ хәрефе рус алфавитында бармы?

  2. Мин барам, ә син ...

  3. Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә. Ул нәрсә?

  4. Салават күпере” - журнал

5. Икеле - билге

6. Чалбар-кием

7.Төнлә кояш яктыртамы?

8. Кыяр - яшелчә.

9. Бүре куяннан куркамы?

10. Кош очамы?


Зирәкләр” командасы капитанына сораулар

1. Кар акмы?

2. Кыш көне үлән үсәме?

3. Без йөзәбез, ә сез ...

4. Җәй көне кар явамы?

5. Сыер очамы?

6. Предметның билгесен белдерә? Ул нәрсә?

7. Кыяр агачта үсәме?

8. Үлән яшелме?

9. Тиен чикләвек яратамы?

10. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтә?

19 Бишле-билге.

20. Каен - агач

  1. бәйге . “Безгә ярдәм кирәк!” уены . Сүзләрне табарга, алардан яңа сүзләр ясап язарга.

Нәрсә? Кем?


лабык - __________ __________

рнаму - __________ __________

армтау - __________ __________

аакчб - __________ __________

ену - ___________ __________

ааашмт - __________ __________



Музыкаль тәнәфес. “Әйлән – бәйлән” җырын тыңлау.


  1. бәйге. “Кайсы яктан укысаң да, мин һәрвакыт бертөрле” Алдан да, арттан да бертөрле укыла торган сүзләр язарга (апа, ана, аша, ара, ага, аса, уку, ата, карак, кадак, кабак, шалаш, әнә, или, сүс, казак).

  1. бәйге. “Зирәкләр” командасы “к” хәрефенә башланган кош исемнәре, “Тапкырлар” командасы “к” хәрефенә беткән кош исемнәре яза.


  1. бәйге. “Без – сезгә”, “Сез – безгә” бәйгесе. Ике команда бер-берсенә табышмак әйтешә.

Тапкырлар:

  1. Яз килсә киенә,

Көз килсә чишенә.(агач)


  1. Канаты бар – оча алмый

Коры җирдә яши алмый.(балык)


3. Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сузем бар:

Колагымнан бор гына

Уятырмын, тор гына.(сәгать)


4. Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыек селкетеп

Йоклап ята көн буе.(песи)


5.Оча, йөзә, чума белә -

Спортсменнарга үрнәк.

Кырныкы һәм өйнеке була,

Исеме аның - ....(үрдәк)


Зирәкләр:

1.Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күпер тактасыз.(суык)


2. Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.(кояш)


3.Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк.(су)


4. Әй кычкыра ул сызып,

Тавыкларын чакыра.

Әти бит ул безнең диеп,

Чебешләр карап тора.(әтәч)


5. Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнисе

Йомшагым диеп сөя.(керпе)


11. Бәйге . “Табышмак” сүзендә яшеренгән сүзләрне табарга


12 бәйге. Ребус чишү.

, hello_html_m14a16a1f.png,hello_html_m40014caf.png,, , hello_html_m1ae1a090.png,,, Ш КАН hello_html_c209ce1.png Р ,


hello_html_3c661ea7.png,,hello_html_2ca1c384.pnghello_html_m4fe0c6b9.png,,, ,,,hello_html_43ad32af.png,,, hello_html_7c583a5c.png р .

(Тырышкан табар, ташка кадак кагар.)

Хөкемдарларның фикере.

Нәтиҗә. Шулай итеп “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” интеллектуаль уены ахырына якынлашты. Нәтиҗә ясау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Хөкемдарларның бәйгегә гомуми нәтиҗәсе.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-171733

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"