Инфоурок / Другое / Статьи / «Үткәнен белгәннең киләчәге матур булыр», статья
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

«Үткәнен белгәннең киләчәге матур булыр», статья

библиотека
материалов

Үз халкының тарихын өйрәнмәгән кеше гомере буе балачакта калачак”,- дигән Рим сәясәтчесе Цицерон.

Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларыннан берсе-нәсел тарихыңны белү.Туган як, авыл, нәсел тарихын өйрәнгән кеше,тамырлары нык агачның бер ботагы кебек, көчле җилләргә дә бирешмәячәк.Ул үзенең киләчәк язмышын да дөрес билгеләячәк.Чын яшәү ул- нәселеңне, аның матур сыйфатларын дәвам итә белү.

Һәр кеше кечкенәдән үзенең нинди нәселдән килеп чыгып,нинди юлдан барырга тиешлеген тоеп яшәргә тиеш. Шул мәгълүм: тамырлары нык булмаган кеше тормыш зилзиләләренә каршы тора алмый.Тамырлар ул- безнең әби-бабаларыбыз,гаилә традицияләре,эш- гамәлләре.

Туган илеңне ярату иң әүвәле үз гаиләңнән үз авылыңнан башлана. Һәр кеше үзеннән соң,яшь буыннарга гыйбрәт булып калырлык,әби-бабаларыбыз турында истәлек калдырырга тиеш. Буыннар чылбырын бербөтен итеп тоташтыручы нәсел җепләре –хәтер җепләре беркайчан да өзелмәсен иде.

Кеше гомере -уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек...Ул шулкадәр кыска ки,әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың,утларында яндырып,сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел.Шуңа күрә гомернең һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә,буыннан-буынга күчә алырлык эш-гамәлләр кылырга кирәктер.Минем әлеге язмам да шундый эш-гамәлләре белән нәселебезнең горурлыгы булган әбием турында.

Көннәрдән бер көнне Сталинның шәхес культы турында сөйләшеп киттек.Әбинең бер кечкенә генә кызыл кенәгәсе бар.Тышына “Свидетельство” дип кенә язылган.Сәяси репрессия корбаннарына бирелә торган таныклык икән ул.

Шуннан әбием 1937нче елда башланган сәяси репрессия турында сөйләп китте.Бер гаепсез кешеләрне кулга ала башлаганнар.Аларның күбесе галимнәр,укытучылар,артистлар-гомүмән интеллегенция вәкилләре булганнар. Сталинның үзе белән бергә революция өчен көрәшеп йөргән партия эшлеклеләре Зиновьев,Каменев,генераллар Тухачевский,Якирь,язучы Галимҗан Ибрагимов,Фатих Кәрим,җырчы Гөлсем Сөләйманова һәм башкалар.

Әбиемнең әтисе Мирза бабай да шул “давылга” эләгә. Мулла малае,атасы белән бергә хуҗалык алып бара дип гаеплиләр.Коммунистлар дингә каршы булалар.Мулла-дин башлыгы.

1937 елның октябрь аенда бабай төрмәгә киткәндә Әлфа ике яшьтә дүрт айлык,ә сеңлесе Наилә бер айлык була. Тормышның бөтен авырлыгы 22 яшьлек Фәүзиягә кала: ягарга утын табу да, сыерга печән салам китерү дә... күкрәк баласын калдырып,еракка юл эшенә дә аны җибәрәләр.

Шуннан соң аларның гаиләләре өчен кара көннәр башлана.

Бәләкәй кызларны тәрбияләү карт әби белән Актүтәйгә кала. 1941 нче елның җәендә бабайның Ленинградтан Разыя сеңлесе ике кызы белән кунакка кайтып төшә. Разыя туталары белән Наиләгә матур күлмәкләр,панамалар алып кайткан.Киенеп-ясанып,кайгы-хәсрәтләрне онытып,урманга Сабантуена китәләр.Урман аланында чәчәкләр,яшел үлән.Кешеләр шат.Көрәш бара.Кулларына кызыл бәйләгән бабайлар читкәрәк чыгарга,түгәрәкне киңәйтергә кушалар.

Атка атланып чабып килгән кеше коточкыч хәбәр сала: “ Сугыш,сугыш башланган,немецлар басып кергән!”

Сабантуй тарала.

Шомлы көннәр башлана.Халык ипи җыя.Кибетләрдә ни бар,барысын җыялар.Алты яшьлек Әлфаны да Шәмсекамал җиңгәсе үзе белән ипи чиратына, керосин чиратына йөртә.Таныса,сатучы бер ипи алган кешегә,икенче кабат керсә,бирми икән.Танытмас өчен,сумка тутырып яулык алып барганнар ипи чиратына.Икенче яулык бәйләп,яңадан чиратка басып,тагын ипи алганнар.Керосин алган кеше яңадан килмәсен дип,бияләйләренә печать сукканнар. Анда да халык җаен тапкан,керосин чиратына берничә бияләй тыгып барганнар.

Бу хәлләр тиздән беткән. Бар нәрсәне дә карточкага бирә башлаганнар.Товар алган көннекен сатучы кайчы белән кисеп ала торган булган. Карточкасын югалткан кеше ай буена иписез,керосинсыз калган.

Гаиләдә өч кенә кеше калган: Әлфа,Наилә,Актүтәй.

Актүтәй сыерын җигә башлаган.Аксак түтәй җир җимертеп дөнья көтә башлый.Сыеры белән колхозда ындырга көлтә ташый.

Хөкүмәткә ашлык тапшыру вакыты җиткәч,Камага баржага ашлык илтә.Бер йөк ашлык илткән өчен ун кило он бирә колхоз . Бәләкәй кызларны да нык эшләтә: сарыкларны көтүгә куарга Әлфа тора,кәҗә дә бар әле,казлар,тавыкларны карыйлар,кич малларны җыеп ябалар. Актүтәй кышын авыл халкына кием тегә. Кием теккәндә , юрган сырганда тегү машинасын кызларына әйләндертә торган булган.

Колхоз эшеннән бушаган арада урманнан,сыерга төяп утын ташыган.Хөкүмәт урман кистерә,бүрәнәләрен ала,ботаклары кала икән. Шул ботакларга билет сатылган.Әлфа белән Наилә чыршы ботакларын арба янына ташыйлар,Актүтәй ылысларын кисеп атып ,арбага төйи.

1942 нче елның декабрь аенда Мирза бабайны Можгага кайтуы турында хәбәр килгән. Балалары аны танымыйлар,аптырап карап торалар.Ул заманда хәерчеләр күп йөри торган була.Балалары да аны “хәерчедер” дип уйлыйлар.Ул да балаларын кочаклап алмый,”куркытырым” дип уйлагандыр.

-Аягын чишендер атаңның,Әлфа!-ди икән Актүтәсе.

-Үзем чишенәм,бала чишендерә алырлык түгел минем киемнәр,- дип аягын чишенә башлаган.Ботинка урынында аякка үлчәп киселгән автомобиль шины икән.Дүрт почмагына тишеп баулар тагылган.Оекбаш урынына сырган телогрейка җиңнәре кигән.Балтырларына да телогрейка җиңнәре киеп,баулар белән бәйләгән.Аркасына да,күкрәгенә дә телогрейка кисәкләрен бәйләгән.

Можгада военкомга барып,сугышка җибәрүләрен үтенгән.

Военком: “Бер ай тәрбиялән әле,җил аударыр бит сине бу ябыклыгың белән”,- дигән.

Бер ай үтүгә сугышка җибәргән. Сул ягына йөрәктән өстә пуля кереп,калак сөяген ватып чыккан.Госпитальдән чыккач, бераз тагын балалары янына кайтып тора.

1945 нче елның январенда Мирза бабайны авыру сәбәпле Армиядән кайтарып җибәрәләр.Шушы елның 9 нчы маенда сугыш та бетә.

Тормышлар ямьләнеп китә.Мирза бабай тарих,математика белән кызыксынган. 1960-1970 нче елларда Марсель Әхмәтҗанов,Шакир Абилов, Камиль Дәүләтшиннар белән аралашып, хат алышып яшәгән. Аларга “Татар әдәбияты тарихы”н язу өчен кирәкле китапларын биргән. КДУ китапханәсенә йөз данә китабын тапшырган.Тарханов Мирза бабам галим кеше булган.Гарәп китапларын,татарча иске китапларны, кулъязмаларны,кабер ташларын аның кебек укый алучы булмаган.

Саклау-Баш мәктәбендә әбием 24 ел рус теле һәм әдәбияты укыта,класс җитәкчесе булып эшли.

Бала чакларында бик күп кайгы- хәсрәт килсә дә,әбием белән Наилә апа исән-сау үскәннәр.Әбиемнең өч кызы,бер улы,ун оныгы, бер оныкчыгы бар.

Балаларым акыллы,тәүфыйклы,бәхетле булсыннар иде,Ходаем,җир йөзенә тынычлык бир,”- ди әбием.

Илебез халкына нинди кыенлыклар килсә дә,олылар да, балалар да төшенкелеккә бирелеп,кайгы-хәсрәткә чумып утырмаганнар,яшәргә тырышканнар,эшләгәннәр,тырышып укыганнар.Тормышта үзләренең урыннарын тапканнар.

Тормыш дәвам итә - Вакыт елгасы туктаусыз ага да ага. Яңадан яңа буыннар җиргә килә тора. Үткәнен белгәннең киләчәге матур булыр.Буыннарыңны онытмас өчен үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк.Әгәр без борынгы әби-бабаларыбызны онытсак,берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Ата-бабаңнар узган юл-ул халыкның тарихы,илебез тарихы.

Хәтер исән чакта истәлекләр исән. Минем әбием кебек шәхесләрнең дә онытылмас эш-гамәлләре башта балалары,туганнары,якыннары күңелендә,аннары тарих битләрендә яңарыр.

Бүгенге матур, тыныч тормышым өчен мин әби-бабамнарыма , үз эшенә бирелгән,бөтен хезмәтен һәм томышын халыкка багышлаган кешеләргә бурычлыдыр.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-312267

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"